Былтыр «17 нче октябрь партиясе»нең* башында йөреп, сайлау эшләрен беренче мәртәбә генә күргән аңсыз халыкны һәммәсен бер капчыкка төяп, бюрократларга тоттыра язып кына калган тиречегә вә аңгар ияргән берничә салам башларга быел да алданмаганнары өчен, без Уральск мөселманнарына күңелдән тәшәккер итәбез.
Быел ул әфәнде дин саклау исеменнән үзенең тиреләре илә корсагын сакларга халыкны чакырса да, халык сарык тиресе ябынып килгән бүрене таныдылар.
Аңгар алданмадылар, иярмәделәр.
Халкымызның фәкыйрьләре быел үзләренең сайлау кәгазьләрен үз файдаларына вә киләчәк көннәренең яктылыгына вә бәхетлелегенә салдылар.
Кайсыбер фатиха вә бәддога сатучылар теге тиреченең корсагын саклашырга бармаган халыкны җәһәннәмнәр, җәхимнәр берлә куркытсалар да, халык ни сәбәптәндер җәһәннәмнән дә курыкмадылар.
Ахрысы, халык чиркәү картларына ярдәм итүдә, русларның 3 йөз еллардан бирле ашатып та туйдыра алмаган попларын ашатышуда, һәммә китапларымызның урыс хәрефләре берлә язылуына риза булуда, Череванскийның кыргызларны мәҗүси диюенә кул куюда вә башка да шуңгар охшашлы, ислам диненә зарарлы нәрсәләргә кул чабуда җәннәт юклыгын аңлаганнардыр; христиан диненең диннәр башлыгы булып, башка диннәрне теләсә ничек командовайт итүенә собрание ясауда да ислам өчен бер рәваҗ юклыгын белгәннәрдер.
Шуның өчен халык үзенең программасында һәммә милләтләргә, һәммә диннәргә бертигез хокук бирелүен требовайт иткән партияләргә кушылдылар. Кыскасы гына, быел халык «17 нче октябрь партиясе»нә вә башка уң партияләргә колак асмайуб, «сулларның сулы» партиясенә җан атып кушылмайа муаффәкъ улдылар. Яңлышлык берлә адашканнары да киредән тугъры юлга киттеләр.
Тирече** әфәнделәр, аю, маймыл, кәҗә, ишәкләрнең музыка уйнарга утырганнары*** төсле, үзара иске мунчага җыелып: «Әхмәтҗан абзый, син выборщик бул, юк, Мөхәммәтҗан абзый, син бул, син карт кеше; юк, Миңлебай абзый, син булчы, син мәчет карты», — дип төртешә, тартыша, берничә аксак-туксакларны выборщик тәгъйин иттеләр.
Итсәләр дә, кечкенә балаларның бер-берсенә: «Син утаман булган бул, ди, мин солдат булыйм, ди», — дип уйнаган уеннарыннан бер дә аермалары булмады.
Бу карагруһлар әүвәлдә йөзләп булсалар да, бара-бара берничә шара-бара гына калганга, мөселманнарның йөзенә кара яга алмадылар. Алар, үз уйларынча, бер дә кәләпүшсезләргә һәм русларга кушылмаска вә Думадагы рус, әрмән, яһүди, татар депутатларына йөзе бер тәңкәлек чуклы кәләпүшләр алып баручы бер кәләпүшле вә яшел читекле мөселманны гына Думага җибәрмәкчеләр иде. Бу, әлбәттә, кәләпүш берлә сату итүче мөритләргә зур файда булачак иде.
Әгәр боларга иярүчеләр күп булып та, шулай курчак уены уйнап йөрсәләр, шөбһәсез, рус ватандашлар илә мөселманнар арасына зур бер салкынлык төшәчәк иде.
Күп шөкерләр улсын ки, мөселманнар алданмадылар. Сайлау эшләре яхшы гына бер сурәттә үтеп китте.
*17 октябрь партиясе — төгәл исеме: «17 октябрь союзы», монархистик партия.
**Тирече — Хәйрулла Гадельшин.
***Аю, маймыл, кәҗә, ишәкләрнең музыка уйнарга утырганнары — И.А.Крыловның атаклы «Квартет» мәсәле истә тотыла.
Тәшәккер — яхшылыкка каршы рәхмәт белдерү.
Фатиха — изге дога.
Бәддога — явыз дога.
Җәхим — тәмуг.
Рәваҗ — алга китеш.
Муаффәкъ улдылар — ирештеләр.
Тәгъйин итү — билгеләү.
("Тәшәккер". «Фикер» газетасының 1907 елгы 28 гыйнвар (4 нче) санында «Г.Тукаев» имзасы белән басылган. Беренче мәртәбә академик басмага кертелгән. Текст газетадан алынган. Мәкалә Уральск шәһәрендә II Дәүләт Думасына сайлаулар һәм сайлауларда прогрессистларның җиңүе уңае белән язылган. (Чыганак: Тукай Г. Сайланма әсәрләр: 2 томда/Габдулла Тукай. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006 (2 т.: Мәкаләләр, истәлекләр, хатлар/Төз.: Н.Хисамов, З.Мөхәммәтшин. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. – 383 б.)).