Адәмнәр диңгезенең тормыш дулкыннары арасында бер йомычка төсле, җил кайда иссә, шунда таба селкенеп йөргән кешеләрнең һәммәсе дә йомшак кына вә сөйкемле генә бер бәхет җиле илә бер сәламәтлек җәзирәсенә чыгулары мөмкин түгелдер.
Бик күп кешеләр шул мохтаҗлык, фәкыйрьлек дулкыннары арасында күмелеп, һич төпсез-нисез тирән диңгез астына төшеп киткән яки, диңгездә агып йөргәндә, җарлары гаять тә текә вә биек һәм шома булган бер коры җиргә очрап, шул җардан менәм дип тырмашып, тырнаклары каерылып бетеп, актыкта ике дошман арасында аптырап калып изелгәндер.
Заманымызның мәдәният вә образованиесе тудырган мохтаҗлык туфаны арасында һичбер кешенең ялгыз башына гомер итүе мөмкин булмыйдыр.
Һәр мохтаҗлыкка каршы — тырышу вә эш эшләү; күкрәген киереп кенә рәхәт вә тыныч, азат торып булмыйдыр.
Аңсыздан йә бер авыру, яки башка бер бәла-каза ирешеп, адәмнең хәятын әллә ничәгә бөгә вә сындырадыр.
Һич кеше һичбер кешенең ярдәм соравына колак салмыйдыр; гүя кыямәт көнендәге кеби, һәр кеше үз нәфсе илән генә мәшгульдер.
Һәркемнән бернәрсә сорасаң: «Ул минем үземә кирәк, сине кызгансам, үзем кызганычка калам», — дип җавап аласың.
Фәкыйрьлек, мохтаҗлык бик авыр. Аны җиңеләйтүче юк. Вакыйган, мәдәният мәркәзләре һәммәсе үзенә бертөрле шатлык илә шат, бертөрле күңеллелек илә күңелләнеп торадыр.
Мәдәнияттә торучыларның бер кыйсьме мәдәниятлек ләтафәте вә матурлыгы илә кәефләнеп торадыр, ләкин бер кыйсьме мәдәниятнең зәһәре илә агулангандыр. Менә шул сәфаләт зәһәренең актык тамчысына кадәр эчеп, фикрән вә бәдәнән авыру вә хәстә булган бер кеше шәфкатьле вә хәер хаһ бер кулның үзен сөюенә вә башыннан мәрхәмәт илә сыйпавына мөзаһһәр булмаса, билгеле инде, ул кешенең китә торган җире мискинлек вә хурлык зинданы яки юклык вә бетмәк мәзарыдыр.
Бер дә шиксез, бу бичараларның бәхетсез хәлләреннән ушбу күз алдымыздагы һәйьәте бәшәрия, ягъни инсаннар җыены тоткын ителәдер.
Бу күз яшьләренә, бу гөнаһсыз адәмнәрнең хурлыклы хәлләренең барчасына шул һәйьәте иҗтимагыяләрнең һиммәтсезлеге вә инсаниятсезлеге* сәбәптер.
Мөтәрәкъкый милләтләр бу мәсьүлиятне, бу тоткынлыкны күптән сизгәннәр. Алар, һич булмаса, үз милләттәшләренең аянычлы хәлләрен бөтенләй бетерү булмаса да, бераз җиңеләйтү өчен, җәмгыяте хәйрияләр ясап, милләт эчендәге байларның лотеф вә гыйнаятьләренә махсус бер хөрмәтле акча сандыгы хәзерләгәннәрдер.
Инсаният хисләренең иң киң мәгънәсе илә сахәи хәергә чыккан бу җәмгыяте хәйрияләр шул җәмгыяте хәйрияне ясаган милләтнең өмид кәгъбәләредер.
Хурлык, фәкыйрьлек тавышы шунда барып туктар, ярдәм сорау фөрьядлары шул урында кабул ителер.
Авыру түшәгеннән яңа гына баш күтәргән, ләкин мәгыйшәт дәрте берлән күңеле тырналган бер балалар атасына эш табып бирмәк яки эш тапканчы аның мохтаҗлыгыны үтәп тормак һиммәтле кешеләр өчен тәгърифе мөмкин түгел бер рухани рәхәт вә ләззәттер.
Ул нинди гали күңелләрдер ки, бу мәгънәви зәвекъ вә ләззәтне сизеп, үзләренең тырышып тапкан байлыкларыннан бер ярдәм өлеше аерып чыгаралар. Бу затлар нинди гали затлардыр ки, милләтләрнең шөкер вә сәнасыннан ясалган бер хөрмәтле көрсигә утырып торалар.
Менә инсан дип, шул рәвешчә үзенең тырышып тапкан яки бәхетле бер очрау (тәсадеф) аркасында тапкан бер байлыгыннан үзенең милләтенең фөкара вә әйтамә сыйнфына да өлеш чыгарган кешеләргә әйтәләр.
Безнең татар халкы моңар кадәр дә бөтенләй сәдакасыз-нисез тормадылар, муллаларга, мөәззиннәргә, шәкертләргә, мәдрәсәләргә, ишаннарга, Мәдинә габдессаттарларына** вә гайре урыннарга бер дә кызганмыйча сәдакалар сачтылар. Алар мәсҗед алдындагы теләнчеләрне дә күздән ташламадылар. Әлхасыйль, кулында хәерче капчыгы яки маңлаенда теләнчелек вывескасы, ягъни чалмасы булган һәр кешегә тиешле-тиешсез акча тараттылар.
Татарлар Коръәннең «Тәсаддык» аятеннән баш тарталар дип әйтер хәл юк. Әлхәмделилләһи, баш тартмыйлар, ләкин үзләренең гаять наданлыкларыннан, хөрмәтле сәдакаларыннан күп-күп ялганчыларга өлеш чыгаралар иде.
Шуның өчен аларга, һәр милләттә булдыгы кеби, сәдакаларны бер җиргә җыеп, җәмгыяте хәйрия ясау лөзүме күптән хис ителмәктә иде. Һәр кеше аерым-аерым үзенең милләттәшләренә ярдәм итә иде һәм моны сөя-сөя эшли иде.
Ләкин шул һәр кешенең биргән акчаларын бер тәртип астына алып, бер җиргә җыеп, тагы да файдалырак рәвештә сарыф ителү күзгә алынмый иде.
Шөкер, мең шөкер булсын ки, мөселманлыкның өстенә салынган бу рәтсезлек, бу беспорядканы моннан соңра тәхәммел итәргә түземнәре калмаган берничә гайрәтле интеллигентлар вә сәүдәгәрләр чыгып, «Уральск мөселманнары җәмгыяте хәйриясе» исеме илә бер хәйрат сандыгы ясадылар.
Моның шикелле хәерле вә киләчәгемез өчен өмидле бер изге эш һәрбер үзен мөселманмын дип йөргән татарны мыек астыннан гына бер куаныч илә көлдергәне шикелле, таланган, ертылган киемле, саргайган йөзле бичара бер теләнченең: «Абзый, бер генә тиен бир инде! Әрвахлар хакы өчен», — дип кычкырган кызганычлы тавышы да вөҗданлы, йомшак күңелле бер мөселманның күңелен җәрәхәтләми калдыруы мөмкин түгелдер.
Менә шул җан кискеч, аянычлы тавышларны моннан соң мөселманнар арасыннан югалтыр өчен, бер шәфкатьле ана шикелле, мәйданга чыгып, җәмгыяте хәйрия ясаган кардәшләремезне әүвәлән инсаният яки, хаслап әйткәндә, миллият наменә тәбрик итәмез.
Шул кешеләр шикелле һиммәтле затларның меңнәр яшәвен теләгәнемез кеби, җәмгыяте хәйрия төсле мөкаддәс бер эшкә каршы торучы монафикъларның кадалуын яки тәүфикъка килүләрен телимез.
Әгәр җәмгыяте хәйрия, безнең дуст вә дошманнарымыз арасында теләнеп йөреп, дошманнарымызны куандырган вә дустларымызның күз яшьләрен чыгарткан теләнчеләрнең бетүе өчен чынлап тырышса, мөселманнарның йөзенә сөйләп-язып бетерә алмаслык бер аклык китергән буладыр.
Җәмгыяте хәйрия, Алланың гыйнаяте илә капчыклы теләнчеләрне бетергән шикелле, мәдрәсә вә дарелфөнүн исемен пычратып, ала каргалар төсле үләксә артыннан йөгерүче, бер бай мәсҗедтә колак какса да: «Мине ашка чакыра, ахрысы: кулын югары күтәрде», — дип, җыгыла-сөртенә йөгергән чалмалы теләнчеләрне — шәкертләрне дә бетерсә, татарлык исемемезгә ягылган караны тәмамән кырып, юып ташлаган буладыр.
Тота белүчеләр булса, милләтнең акчасы мәктәп вә мәдрәсәләргә дә, шәкертләргә дә, гәзитәләргә дә — һәммәсенә йитәчәктер. Милләт акчасы ялгыз милләт файдасы өчендер.
Милләт акчасының ханәкаһ конюшнясендәге ялкау сыерларның авызына гына агып торуы дәвам итсә, без бетәчәкбез. Әгәр милләт акчасы илә шул ук милләтнең кирәкләрен карасак, бик тиз алга да китәчәкбез.
Бинаән галәйһи һәрничек җәмгыяте хәйриянең сумасын күбәйтергә, мондин соңра сәдакаларның урынсыз җирләргә акмавына һиммәт итәргә кирәк.
*Социаль төркемнәрнең тырышмавы, кайгыртмавы һәм кешелексезлеге.
**Хаҗга баргач, Согуд Гарәбстанындагы Мәдинә шәһәре хәерчеләренә сәдака өләшү мәгънәсендә.
Җәзирә — утрау, җир кисәге.
Ләтафәт — нәфислек.
Сәфаләт — түбәнлек.
Фикрән вә бәдәнән — уй-фикер һәм тән ягыннан.
Мөзаһһәр булмаса — ирешмәсә.
Мәзар — каберлек.
Һәйьәте бәшәрия — кешелек коллективы.
Мөтәрәкъкый — культуралы.
Мәсьүлият — җаваплылык.
Лотеф вә гыйнаятьләр — мәрхәмәт һәм ярдәмнәр.
Сахәи хәер — изгелек мәйданы.
Өмид кәгъбәләре — өмете юнәлә торган нокталары.
Фөрьяд — ачынулы аваз.
Мәгыйшәт — тормыш, яшәү, тереклек.
Тәгъриф — сөйләп аңлату.
Шөкер вә сәна — шатлану һәм мактау.
Көрси — урындык.
Фөкара вә әйтамә — фәкыйрьләр һәм ятимнәр.
Әлхасыйль — кыскасы.
«Тәсаддык» аятеннән — сәдака бирергә өндәгән аятьтән.
Лөзүме — кирәклеге.
Тәхәммел итү — күтәреп йөрү.
Хәйрат сандыгы — ярдәм сандыгы (кассасы).
Монафикъ — икейөзле кеше.
Дарелфөнүн — югары уку йорты.
Ханәкаһ — ишан бүлмәсе, шулай ук суфи-дәрвишләр тора торган урын.
Бинаән галәйһи — шуңа күрә.
("Җәмгыяте хәйрия". «Фикер» газетасының 1906 елгы 17 декабрь (48 нче) санында, «Төрек» газетасыннан татарлар хәленә борыбрак, «Мөтәрҗим Г.Тукаев» имзасы белән, ахыры газетаның 31 декабрь (50 нче) санында имзасыз басылган. Беренче мәртәбә өчтомлыкка кертелгән. Текст газетадан алынды).