Иртәгә «Яшен» чыгасы дигән көнне кич йокыга яткан идем.
Шул кичне йокымда, дулкын артыннан дулкын килгән кеби, миңа да төш артыннан төш күренде дә торды.
Шәйлә ки: өч минут йоклыйм да бер төш күрәм, биш минут йоклыйм да тагы бер төш күрәм — тәмам аптырап беттем.
Төшемдә күргәннәрем арасында үземчә кызыклы вә, аз булса да, көлкеле дип белгәннәремне менә бу номеру «Яшен»гә бастырам, ахры.
Төшемдә җәннәтел фирдәвеснең эчен күрдем. Һәр тараф нур. Стеналар да нурдан, түшәмнәр дә. Җанлылар да нурдан, җансызлар да. Хур кызлары да нурдан, вилдан вә гыйльманнар да*.
Бер тарафта балдан вә сөттән гыйбарәт Кәүсәр елгасы** агып ята. Икенче тарафта зифа вә мәһабәт буйлы туба йыгачлары үсеп утырмакта. Һавада кәбаб булып пешкән матур-матур кошлар, һәрбере: «Мине ашагыз, мине ашагыз!» — дип кычкырып очып йөриләр. Болар тавышлары илә яшел ефәк киемле оҗмах әһелләренең колакларыны шаулаталар.
Боларны күрдем; соңра күземә кып-кызыл якуттан салынган бер хөҗрә күренде. Хөҗрәнең ишеге алтын илә йолдызлы-йолдызлы итеп нәкышләнгән хәрир чаршау илә капланган. Мин, хөҗрәнең эчендә кем бар икән дип, чаршауның бер читен әкрен генә ачтым. Ярыктан карасам, анда мәрхүм Әхмәт бай*** утыра. Янындагы наз вә нигъмәтенә, хурларның әллә нинди, йөрәкне өзеп китә торган сәмави вә илаһи тавыш илә җырлауларын һич тәгъриф итеп бетерә алмыйм.
Бәс, хөҗрәдәге Әхмәт байны мин дөньяда замандук таныганга, чаршауны ачып җибәреп: «Әссәламегаләйкем!» — дип сәлам биреп, эчкә кердем. Әхмәт бай җәнабләре үзенең гарык булдыгы тәләззез вә рәхәт эченнән башын күтәрде дә, миңа озын мөддәт тегәлеп карап торгач: «Вәгаләйкем әссәлам!» — диде. Исәнме-саумыларны кат-кат әйтешкәч, ул миңа урын күрсәтте. Мин дә алтын-көмеш сәрирләрнең берсенә утырдым.
Утыргач, арамызда бәр вәҗһе ати мөкяләмә башланды:
— Син дөньядан килдеңме әле?
— Әйе, дөньядан, бай абзый.
— Безнең Орынбур ни хәлдә?
— Орынбур әүвәлгечә, үзгәреш юк.
— Ничек юк?
— Ягъни һаман син киткәндәге рәвештә; мәсәлән, «Вакыт» һаман «Новое время» илә кычкырыша, «Чүкеч» һаман сүгенә.
— Мин балаларыма, кыямәт таңы атканчы җитсен дип, һәртөрле азыклар калдырган идем. Шул ничек, җитәрлекме? Черемиме? Күселәр, тычканнар ашамыймы?
— Ул нинди азык?
— Әй ахмак! Мин дөньяда вакытымдук киная белән сөйләргә ярата торган идем; шуны да аңламыйсыңмы? Үз исемемә салдырган Мәдрәсәи Хөсәенияне әйтәм.
Хәзер мин, Әхмәт байның киная сөйгәнене аңлагач, үзем дә бер нәүгы киная илә:
— Әйе, әйе, син калдырган азык өстендә ак башлы күселәр, тычканнар күп күренә; ахрысы, ашый торганнардыр.
— Ә Мәмдүх бай**** ни эшләп йөри, ул ни карый?
— Ул да шул, төнлә сәгать 3тә рестораннан чыгып: «Менә бу минут минем үземә махсус трамвай килсен, хәзер 2 мең тәңкә бирәм», — диеп, гайрәт вә һиммәт күрсәткән кеше төсле, җөри шунда һиммәтләр күрсәтеп.
— Ә «Вакыт» мөхәррире***** үз гәзитәсендә шул тычканнар вә күселәргә каршы бер-бер тәдбир күрсәтмиме? Мин дөньяда вакытымда аңар ихсаннар иткән идем. Ул миңа миннәтдар иде. Лязим вакытта, мин үлгәч, минем азыгымны саклаудан да кире тормаячак иде, ул ни эшләгән?
— Казанның сулрак гәзитәләре вә Орынбурның «Чүкеч»е: «Тычканнар вә күселәргә бер-бер тәдбир итәргә кирәк. Аларны тәмам һәлак итәргә кирәк», — дип сөйлиләр дә, «Вакыт» мөхәррире аларга каршы: «Сез вөҗданны үзеңездә генә дип беләсезме, ул ак башлы тычканнарда намус вә вөҗдан кисәге юкмыни?» — дип игътиразлар итә. Хәтта шуларны мөдафәга иткән мәкаләсенә чын үз имзасын куя.
Тычканнарга җил дә тиерттерми. Сез тактикасызлар, фәлән-төгән, ди.
Сүз шул җирдә икән, уяндым.
Төшемдә мәрхүм Мөхәммәтзаһир Бигиевне****** күрдем.
Мәрхүм уртача гына зурлыкта бер сарайда, имеш, дим. Сарай тактадан эшләнгән. Түшәм такталарына күзем салсам, аның һәр тактасына «Гөнаһе кәбаир» дип алтын илә язылган. Идәнен карасам, аның да һәр тактасына
«Өлүф, яхуд Гүзәл кыз Хәдичә» дип язылган. Соңра 4 як стенаны да карадым. Стенасы яңарак кына ясалганга охшап, һәрбер тактасына «Мавәраэннәһердә сәяхәт» дип язганнар.
Мәрхүм шул сарай уртасында, бер кечерәк кенә өстәл янындагы урындыкка күзен түбән салып, кәефсез бер кыяфәт илә генә утырган.
Мәрхүм шулкадәр күңелсез булырга кирәк ки, мин ярты сәгать кадәр үзен тамаша итеп торганчы күрмәде.
Бераздан башын күтәргәч, мине күрде: «Ә, исәнме, әфәнде, син дөньядан килгәндерсең?» — диде.
Аның шул сүзеннән соң безнең арабызда түбәндәге сүзләр башланды:
— Ник, бу ахирәтмени әле? Миңа дөньядан килгәндерсең дидегез?
— Әйе, ахирәт; бу — минем ахирәттәге сараем.
Шул вакыт мин карап күрдем ки, сарайның түбәсендә ачык урын бар. Әгәр шулар ямалса, сарай булачак. Заһир әфәндедән мин моның сәбәбен сорамыйча, эчемнән генә тындым.
Соңра ул, сүзгә башлап:
— Минем «Мөртәт» илә «Катилә»м басылдымы әле?
— Юк.
— Ник юк? Мин ахирәттә булсам да, дөньядан мин китеп, берничә еллардан соң хөрриятләр булган, имеш; анда һәртөрле әсәрләр бастырырга хөкүмәттән рөхсәт булып, яхшы гына нәширләр дә мәйданга атылганнар дип ишетәм. Ник минем ул әсәрләрем алай басылмыйлар?
— Шулай, басылмыйлар. Синең энең Муса Бигиев үзенең һичкемгә кирәкмәс таҗвидләрен вә башка да иске китапларын атна саен бастырса да, сезнең китаплар тугърысында сабыр берлә эш күрә әле.
Мин шул сүзне әйткәч, Заһир әфәнденең тәмам төсе бозылды. Кәефе китте дә: «Ул Муса нишләгән?» — дип куйды.
Мин: «Аһ, әдәбият бәһарымызның иң әүвәлге чәчкәләре! Ник алай кояш төшмәгән җирдә яталар икән!» — дигәндә уянып киттем.
*Вилдан вә гыйльманнар — оҗмахтагы хезмәтче егетләр.
**Кәүсәр елгасы — оҗмахтагы татлы сулы елга.
***Әхмәт бай — Әхмәт Хөсәенев. Фельетонда вафат булыр алдыннан килере «Хөсәения» мәдрәсәсе файдасына калдырган вакыфы тирәсендә булган хәлләргә ишарә ителә. Ак башлы күселәр — муллалар.
****Мәмдүх бай — Мәхмүт бай Хөсәенев (Әхмәт байның энесе) әлеге вакыф акчасын тиешенчә тотмавы турында сүз бара.
*****«Вакыт» мөхәррире — Фатыйх Кәрими.
******Мөхәммәтзаһир Бигиев — фельетонда телгә алынган романнар һәм сәяхәтнамәсеннән тыш Заһир Бигиевнең «Мөртәд» һәм «Катилә» исемле романнары да булган. Аларның басылмый ятуларына энесе Муса Бигиев гаепле итеп күрсәтелә.
Җәннәтел фирдәвес — оҗмах.
Бер нәүгы — бертөрле.
Һиммәт — кызу дәрт; бу урында «бозыклыкка, фәхешкә атлыгып тору» мәгънәсендә.
Тәдбир — чара.
Ихсан — ярдәм, яхшылык-изгелек.
Миннәтдар — мораль бурычлы, рәхмәтле.
Игътираз итү — бәхәскә керү, каршы килү.
Мөдафәга итү — яклау.
("Төшемдә күргәннәрем". «Яшен» журналының 1908 елгы 4 нче (5 ноябрь) санында «Шүрәле» имзасы белән (ахыры булуы әйтелеп) басылган. Беренче мәртәбә өчтомлыкка кертелгән. Текст журналдан алынган. (Чыганак: Тукай Г. Сайланма әсәрләр: 2 томда/Габдулла Тукай. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006 (2 т.: Мәкаләләр, истәлекләр, хатлар/Төз.: Н.Хисамов, З.Мөхәммәтшин. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. – 383 б.)).