Сәгъде Вәкъкас әфәнде, моннан берничә нөсхә элекке «Шура» журналында бер мәкалә язып, ике юллы татар шигырендә бер юлның ахыргы сүзе «нәрсәгә» булып, икенчесенең ахыры «мәсьәлә» булуын вәзне шигырь җәһәтеннән дөрест күрми.
Әле моңар кадәр бездә бертөрле һәркемне икънагъ итәрлек вә тәхриратны бер нәүгы кагыйдә астына җыярдай «кавагыйде лисан» — «теория словесности» — мәйданга килмәгән булса да, мин «нәрсәгә» белән «мәсьәлә»нең вәзен булырга яраганлыгын дәгъва итәмен. Бу дәгъвама игътимаде галәннәфсем сәбәп, һәм үз файдама хәтеремдә берничә мисаллар да бар.
Мисаллар:
Провозглашать я стал любви
И правды чистые ученья:
В меня все ближние мои
Бросали бешено каменья.
Менә бу дүрт сәтырлык шигырьдә вәзен сүзләре «ученья» белән «каменья» икеседер. Сәгъде Вәкъкас әфәндечә, Лермонтов, яңлышып, «ученья» белән «каменья»не бер-беренә каршы вәзен ясаган булырга кирәк. Чөнки «ученья»гә «мученья» яхшырак вәзендәш ич!
Төрекчәдән:
Собхыдәм дугъмыш күрәнчә афтабе әнвәри,
Нурдан якьпарә бер айинә сандым хавари.
Сәгъде Вәкъкас әфәнде фикеренчә, монда да «әнвәри» һәм «хавари» кафияләре яңлыш булып чыгадыр. Чөнки бер сәтырның ахыры «әнвәри» булгач, икенчесенеке, әлбәттә, «канвәри», «шәнвәри» булырга тиештер.
Гарәпчәдән:
Вәәҗмәле минкә лям тара катты гайнин
Вәәхсәне минкә лям тәлиден-нисаэ
Холикътә мөбәррәән мин көлли гайбин
Кәәннәкә кад холикътә кәма тәшаэ.
Сәгъде Вәкъкас әфәнде фикеренчә, бу шигырьдә дә «нисаэ» белән «тәшаэ» сүзләре вәзенгә килмәгәннәр. «Нисаэ»гә каршы шагыйрь әфәнде «кисаэ» дигән булса, артыграк булмасмы иде?!
Татарчадан:
Мин, димен мин*! Мин, дидисәм,
Миңа бер зур көч керә.
Әнә алар, шаһлар, кануннар
Булалар бер чүп кенә.
Бу шигырьдәге «көч керә» белән «чүп кенә» сүзләре дә бер дә ятышмыйлар кебек.
Мин, сүз ахыры уларак, ушбуны әйтәм: һичбер шагыйрь, шигыренең бер юлы ахырын «такмак» дип язгач та, каләмен колагына кыстырып, мич арасыннан кыштыр-кыштыр «шакмак» эзләп йөрергә мәҗбүр түгелдер.
Шулай ук һичбер назыйм бер юл ахырын «сукмак» дип туктаткач та, өйалдына чыгып, «тукмак» эзләргә бурычлы түгелдер.
Такылдамак белән мәүзүн сүз сөйләмәк икесе башка-башка булырга кирәк.
Шигырь
Бер үлчәүдә: кырау, сорау, мияу, мырау,
Һәм кылтырау, һәм шылтырау, һәм кыңгырау;
Вә «өркетик», вә «беркетик», вә «куркытыйк»,
«Бетик», «көтик» берлән «сатыйк» һәм «кыт-кытыйк»!
Менә, шигырьдә юл ахырлары вәзен җәһәтеннән дөрест булса да, шигырьнең эчендә мәчеләр кычкырып, тавыклар кытакларга тотынсалар, бер дә күңелле түгел инде!
*Мин, димен мин! — С.Рәмиевнең «Мин» дигән шигыреннән («Әнә алар» урынында С.Рәмиевтә «Аллалар» сүзе).
Вәзне шигырь — шигырь үлчәме.
Икънагъ итәрлек — канәгатьләндерерлек.
Тәхрират — язылган, иҗат ителгән әсәрләр.
Игътимаде галәннәфсем — үз-үземә ышануым.
Кафия — рифма.
Назыйм — тезмә әсәр язучы, шагыйрь.
Мәүзүн сүз — тезмә сүз.
("Сәгъде Вәкъкас әфәндегә". (Чыганак: Тукай Г. Сайланма әсәрләр: 2 томда/Габдулла Тукай. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006 (1 т.: Шигырьләр, поэмалар/Төз.: Н.Хисамов, З.Мөхәммәтшин. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. – 271 б.)). «Ялт-йолт» журналының 1911 елгы 29 нчы (18 ноябрь) санында имзасыз басылган. Беренче мәртәбә өчтомлыкка кертелгән. Текст журналдан алынган. Сәгъде Вәкъкас имзалы бер автор (бу кеше Сәгыйть Сүнчәләй дигән фикер бар) «Шура» журналының 1911 елгы 18 нче (15 сентябрь) санында Тукайның «Мияубикә» исемле шигыренә уңай рецензия бастыра һәм кимчелеге итеп рифмаларының «ямьле оеша алмаулары»н, «өстән-өстәнлек»леген күрсәтә. Тукайның бу язмасы шушы рецензиягә җавап булып тора).