ТАТ РУС ENG

Өч баш

Күп акчаларга кызыктырып баш кистерүләр вәхши кавемнәрдә бик искедән бирле бар эштер.

Хикәядә укыгансыз бит*: ниндидер Җәнадил шәһәренең кяфер «пашча»сы, Гали батырның башын кисеп китерер өчен, үзенең бер пәһлеванына ярым дәүләтен, аның өстенә бик матур кызын да биргән.

Мәми авыз кяфер батыры әмма кызык булган соң! Мискин, ул Мәдинә шәһәренә килгән дә Гали батыр башы урынына яңлыш Әхтәм сәхабәнең генә башын кисеп кайткан.

Ха-ха-ха-ха-ха-ха-ха! ха! Эчемне тота алмыйм. Әй, кяфер батыры юлда: «Гали башы минем кулда», — дип куана бугай!

Теге пашчасы да аңгыра. Гали батыр башын алып килгән дип, шул әкәмәт батырга кызын биргән була. Туй иткән була.

Надан дисәң надан шул: пашча башың белән Гали батыр башын таныма, имеш!

Әбәү!

Әхтәм сәхабә Мәдинәдән югалып, 3 әр көн мәсҗедләрдә күренми башлагач, бөтен Мәдинә шау килә: «Кая киткән? Кая киткән?!»

Аның каялыгы билгеле инде. Ул, Гали батырны кызганганлыктан, кяфер батырына үзен Гали дип әйтеп, көче җитмәсә дә, аның белән сугышкан. Сугышкан да, башы киселеп, шәһит киткән. (Р. Г.)

Ну Гали батыр да кызык иткән! Ул үзенең «башын» кисеп, туй итеп ятучы кяферне, аның шәһәренә барып, кыз яныннан чакырып чыгарган. Үзенең сугышырга килгәнлеген бәян иткән.

Теге кяфер батыры әллә нинди ляфләр белән мактана башлаган икән, Гали батыр аның колагыннан тотып һавага аткан.

Шундый көч белән аткан ки, һавада очып йөргән карга вә тилгәннәрнең, кяфер батырына бәрелеп, канатлары сынган. Алар җиргә җыгылып төшкәннәр. (Бу кадәресене күргән кешеләрдән сорадым.)

Әле мин баш кисү гадәтен вәхши кавемнәргә генә иснат иттем дә калдырдым.

Ләкин ул гадәт Европада хәзер бик худта.

Гәзитә укыган кешеләргә Париж вә Петербург кеби шәһәрләрдә мирас вә башка юк нәрсәләр өчен кеше үтерергә «кеше» яллыйлар, башлар кисәләр, ләкин Европада һәрнәрсә европалашкан кеби, баш кисү дә шомара.

Тик ул, шагыйрь Бальмонт әйтмешли:

Этот ту же песню тянет, только он ведь просвещенный;
Он оформит, он запишет, дверь запрет он на крючок**, —

кына була.

Булса булсын инде. Күп мәгълүмат сатмыйм. Менә хәзер безнең кыска гомеремездә күз алдында бер Гали батырның башын кисәргә кешеләр яллыйлар. Башта сөйләгән хикәя белән моның аермасы шул гына; моның пашчасы Җәнадилдә тормый, Таһранда тора.

Батыры да коры «Гали батыр» гына түгел, бәлки Мөхәммәтгали батыр***. Моның пашчасы да, халкы да кяфер түгел, бәлки мөселман, җитмәсә шига мәзһәбендә.

Мөхәммәтгали батырның башын кисәргә хәзер Таһран шәһәрендә хисапсыз күп батыр сайлана. Батырның башын китереп, чын-чын Мөхәммәтгали батыр башы, Әхтәм … түгел лә, бер әлләкемелдәүлә, яки әлләкемелмалик**** башы түгеллеген исбат иткән кешегә ике йөз мең сум акча биреләчәк. Күп акча бит! Бу акча хәзерге заманда артык күпкә хисапланмаса да, көчсез, ялгыз бер Гали батырдан курыккан Җәнадил патшасының ярты дәүләте кадәр бардыр әле. Акчасы бар, кызы юк, диерсез. Мин: «Акчасы булса, кыз табылыр, — дим, — табылмаса, Казанның Яңа бистә карчыкларына кушарбыз», — дим. Чөнки алар шундый зур «эш»нең хакыннан килгән батырга түгел, Төркстаннан адашкан чалбарсыз, бүрексез сартларга да менә дигән, шыгырдап тора торган кызлар табалар.

Укучы әфәнделәр шуны да белсеннәр ки, минем бу җиргә кадәр язып килгән сәтырларым анчак мөкаддимә рәвешендә бернәрсә генәдер, югыйсә минем төп максудым бөтенләй башка.

Укучылар, әгәр мине Әхтәм белән Җәнадил кыйссасын гына сөйли дисәләр, бөтенләй хата итәләр.

Түгел, мең кәррә түгел. Ул кыйссаларны 20 миллион Русия мөселманнары һәммәсе укымасалар да, 10 миллион Идел буе татары бары да укыган инде, хәтта күңелдән бикләгән.

Әгәр мәзкүр микъдар халык надан вакытта шул кыйссаларны укып гомер сарыф итмәгән булса иде, хәзерге борадәран Җаһилефләрнең Казанда беренче диярлек трехсветный магазиннары кайдан салыныр иде дисез?

Бары да без кыйсса укыганныкы. Бары да без батырлар белән селәгәй агызганныкы! Шулай булмаганда, алар дегет, ислемай, мичкә, китап, тәсбих, догалык, бәрәңге, гатырша мае сатып кына баемаганнар бит, андый һәр нәрсәсе мөкәммәл кибетләр Печән базарында хисапсыз күп бит. Башкалар берсе дә үзләренең миләре кебек череп баемаганнар. Ә болар? Болар тынчып баеганнар.

Гаяз әфәнденең «Кыямәт»ендә әйтмешли, алар хәзерге Кышири*****, Гафури, тагы әллә кемиләр кеби «мөтәмаймуллар»га 5 тәңкә сәдака белән «шөһрәт» бирәләр дә, тик баеп, үзләренең шәһвәте акчавияләренә көч биреп яталар. (Биэсәл-мөхәррире вә бәэсән-нашире!******)

Моннан да күчәм. Чөнки бу сүзләр дә болай гына, сүз җае чыккач кына сөйләнде. Асыл мәсьәлә баш кисү тугърысында иде бит. Ике баш санадым, әмма өченчесе һаман чыкмый әле.

 

*Хикәядә укыгансыз бит — «Бакырган китабы»ндагы бер риваятьтә Гали батырны (дүртенче хәлифә) үтерү өчен җибәрелгән кешеләрнең Гали урынына Әхтәм сәхабәнең башын кисүләре турында сөйләнә. Әхтәм сәхабә, Галине исән калдыру өчен, үзен Гали итеп күрсәткән була.
**Бу да шул ук җырны җырлый, ләкин ул бит укыган; ул формалаштырыр, язып куяр, ишекне элгеч белән бикләр.
***Мөхәммәтгали батыр — Иран шаһы.
****Әлләкемелдәүлә… әлләкемелмалик — бу кушма сүзләрдәге «дәүлә», «малик» дигән кисәкләре «патша», «хөкемдар» дигәнне аңлата һәм исемгә кушылып языла.
*****Кышири — Зариф Бәшири
******Язучысы да начар, бастыручысы да начар.
Пашча — патша; монда ирония белән бозып әйтелгән.
Р. Г. — Рәхмәтуллаһи галәйһи — аңа Алланың рәхмәте булсын.
Ляф — буш сүз, мактану сүзе.
Иснат итү — терәп, (шуларга) кайтарып калдыру.
Мәзкүр микъдар — шул кадәр.
Мөтәмаймул — маймыл, тәмам шул.
Шәһвәте акчавия — акчага кызыгу.


 

Мәкаләм «Өч баш» сәрләүхәсе астында иде.

Төп максуд менә нәрсә.

Кадерле укучылар! Сезнең бәгъзеңез «Әгәр бер биэргә «дин вә мәгыйшәт»че төшсә, ничә чиләк су чыгарылырга тиеш?» кеби фәтвалар язылган «Дин вә чүплек»* журналын укыганыңыз бардыр бит. Күрәсез, укыйсыз, ләкин мәзкүр журналда бер бик кызыклы нәрсәне күрми калдырасыз, чөнки сез, укысаңыз да, маңлай күзе берлән генә укыйсыз, ә мин, сәвап вә әҗер өмид иткәнлегемнән, «Дин вә чүплек»не күңел күзем берлән укыйм. Бабайлар: «Күңел күзе булмаса, күз ботак тишеге генә», — дип дөрест әйткәннәр шул. Ләкин, укучы әфәнделәр, моннан соңра «Дин вә чүплек»не күңел күзеңез белән каравыңызны риҗаэ итәм.

Әллә өстәлгә куеп карарга җирәнәбез дисезме? Моңар акыл бар: кулыңызга күн бияләй киеңез, борыныңызга мамык тыгыңыз. Һәр шәһәрдә үзенә күрә чүплек башы була бит, әйбәтләп шунда җәеп кенә караңыз. Таки борыныңызга сатлык Моратлар белән эштән чыккан Ф.Сәйманиләр сасысы кермәсен!

Менә күз алдыңызда «Дин вә чүплек» журналы; дуңгызның арт саны дигән кебек, менә аның иң актык сәхифәсе. Актык сәхифәсе дигәч, эченең актык сәхифәсен карамаңыз, хикмәт тышында, ягъни оболочкасында.

Анда болай инә-җеп саплап тегү авыр булганга, тегү машинасы ихтирагъ иткән «Зингер»нең осуле җәдит игъланы бар.

Бу игълан бөтенләй иҗек белән уку авырлыгын әйтеп, кара тактаны игълан итү кеби гөнаһлы бер игълан булса да, Вәли мулла** моны ни өчендер журналына керткән. Әле теге, баягы динен кыстырмаган.

Куен сәгатьләре тугърысында Маузер никадәр мәшһүр булса, тегү машиналары хакында Зингер аннан да мәгълүмрәк.

Ул үзе Америкада, ягъни җир астында. Ничек дисезме? Шулай, менә, мәсәлән, безнең Печән базарыннан җирне казып, казылган урыннан ике потлы бер герне, калын арканга бәйләп, җир астына төшерсәң, нәкъ Зингер дигән еврейнең борынына бәрелә инде. Безнең җәгърафия шулай ди. Хәлфәбез дә, әллә ничек кулына җәгърафия китабы төшергәч, шул фикергә килгән иде. Чөнки Җир хәлфәнең тозлы аш ашап, азрак йоклап торгач, тәмләп чәй эчкәндәге лимоны төсле түгәрәк бит. Ул әле, лимон очын кисеп, самоварга да саладыр иде. Күп сөйли димәсеннәр өчен, анысын әйтмим әле.

Әмма көйгән лимон кабыгының исе шәп тә соң!

Менә шул җир астындагы еврей үзенең осуле җәдит машиналары хакында Американың үзендә, Европада, Азиядә, Африкада вә хәтта Австралиядә игълан тарата.

Моның игъланын — урамда булсын, өйдә булсын — һәркем күргәндер дип уйлыйм. Күрмәгән кешеләр өчен тәгъриф итми.

Игъланның клишесендә бик һәйбәт бер аяк машинасы. Машинаны яңа гына төшкән бер килен үзенең килешле аяклары белән басып утыра. Килен дигәч тә, сезнең күз алдыңызга Гайнетдин мәми авызның усал анасы килеп, кайнана таягы астында көн күрә торган Миңсылу килмәсен. Аның рекламында, йөзендә вә күзендә үк сәгадәт галәмәте булган тулы йөзле, европейский киемле бер невеста утыра.

Бу игълан, Әхмәт вә Мәхмүт байлар хисапсыз күп сәдака өләшкәндә, Вәли муллага да тими калуы мөхаль булган бер яшел кәгазь шикелле, ничектер, «Дин вә чүплек»кә дә кергән; кермәскә, бу игълан бөтен дөньяны тоткан «динен» дә, «мәгыйшәтен» дә баскан. Чөнки Зингер ширкәте һәр номер игъланга бәрфараз, өчәр генә тәңкә түләсә дә, Гани угылы*** фәкыйрьгә бер атналык әфиюн була. Ул әфиюн белән ул минутында йөз мәртәбә Бохараи шәрифкә бара, бәтчәләр коча, иләх… Кирәкми аэропланың, кирәкми очкычың!..

Мин баярак Вәли мулла Зингер игъланы тугърысында, «мәгыйшәтен» генә караган, «дин»ен кыстырмаган, дигән идем бугай. Юк, ул хата. «Ат тоягын куйганда, бака ботын кыстырыр» дигән кеби, Вәли мулла да, Зингер баеганда, үзенең «дин»ен китереп кыстырган. Ни эшләгән дисез инде.

Ни эшләгән булсын! Зингернең кургашын клишесендәге мин тасвир иткән яшь киленнең башын кискән. Тәмам 15–20 номердан бирле карап киләм инде, «Дин вә чүплек»нең ахыр битендәге яшь киленнең башы юк. Бер башсыз гәүдә машина тегеп утыра. Күңел күзе белән карасаңыз, укучылар, сез дә күрерсез.

Кызык, валлаһи! Бөтен татар хатыннары йөзенә арыш капчыгы киертергә тырышкан Ахмакҗан картлар хәзерге көндә «Жигули» сырасына гәзитәләрендә мәдхияләр язалар. Чәчен тап-такыр кырган шикелле, тиресе һәм мие белән күптән башын кырып ташларлык кына чүбек башлы Вәли муллалар Зингернең матур марҗасының башын кырган булалар!

Актык сүз буларак шуны әйтәм: әй Вәли мулла! Менә Ахмакҗан абзаң чәй сәүдәсе вакытыннан бирле үк килгән гадәләте белән «Жигули» бутылкасының башын да, фәләнен дә кырмыйча, туп-туры игълан итеп килә бит. Син дә, бер мәртәбә ширкәттән акча алгач, Зингер марҗасын башсыз калдырырга ирекле түгелсең. Аның башы матур, синең башың төсле ярты пот чүпрәк чорнамаган.

Юк, мин ифрат җитди әйтәм: «Вәли мулла! Кая югалттың син Зингер марҗасының башын? Падсуд пайдуш, указ гуҗмут****. Монда законлы җир».

Чынлап та, ул «сурәт»[не] ни өчен кырасың? «Мән савварә сурәтән…»***** дипме? Аны син ясамаган. Кяфер ясаган. Әллә Зингер марҗасының башы киселмәсә, «Дин вә мәгыйшәт» айгырларының шәһвәтен кузгатыр да, мөэмин арасында фитнәгә сәбәп булыр дипме? Алай булырга ул ит түгел. Кургашын гына, клише генә бит; әллә кургашын булса да, кәгазьгә төшкәч, матур булганлыктан, сезнең шуңар карап миегездә әллә нинди «Бибифаразия» абыстайлар мөртәсәм булып, үзеңезгә госел ваҗиб булудан куркасыңмы?

Ни булса да, өч данә интересный башлар. Берсе Җәнадилдә, икенчесе Таһранда, өченчесе Оренбургта.

Моннан чыккан нәтиҗә шул гына: «Дин вә чүплек»челәр тарафыннан, кече хатын дип, олугъ хатын дип вә башка юллар белән, елына әллә ничәшәр мең үскән кызлар һәлак ителгәне җитмәгән кеби, алар тагы әллә кайдагы Зингер марҗалары башын кисәргә керешкәннәр. 

 

*«Дин вә чүплек» — «Дин вә мәгыйшәт» журналы.
**Вәли мулла — Вәли Хөсәенев.
***Гани угылы фәкыйрь — монда сүз уйнату: «гани» — «бай» дигән сүз; бай улы фәкыйрь булып чыга.
****Хөкемгә тартылырсың, указыңны алырлар.
*****«Мән савварә сурәтән…» — «Берәү сурәт төшерсә…»
Биэр — кое.
Риҗаэ итү — үтенү.
Ихтирагъ итү — уйлап табу.
Тәгъриф итү — аңлатып бирү.
Мөхаль булган — мөмкин булмаган.
Бәрфараз — уйлап карасаң.
Иләх (ила ахириһи) — һ.б. (һәм башкалар).
Гадәләт — гаделлек.
Мөртәсәм булу — рәсемләнү, сурәтләнү.
Госел ваҗиб — юынып пакьләнү кирәк.


 
Америкадан Вәли муллага телеграм

Безнең Америка халкы, җирәнгәнлектән, сезнең «Дин вә мәгыйшәт»не Америка җиренә кертмиләр. Шул сәбәпле безнең Зингер ширкәтенең Америкадагы баш идарәсе синең безгә булган хыянәтеңнән хәбәрсез торды. Әгәр «Ялт-йолт» журналы укымаган булсак, һәнүз әле синең башсыз чыгарган марҗаңа елга әллә ничәшәр сум түләп торыр идек. Дин белән мәгыйшәтнең бу заманда бергә җыелып бетә алмавы сезгә дә, безгә дә мәгълүмдер. Бинаән галәйһи, син «мән савварә сурәтән» хәдисенә мөхаләфәт итеп булса да, безнең игъландагы марҗаның башын кырмыйча журналыңда басарга дип, бездән акча алдың вә алмактасың. Шулай булгач, син безнең гафләттән истифадә итеп, андый хыянәт эшләмәскә тиеш.

Кыямәт көнне безнең җансыз марҗабыз тирәсендә, урманда үлгән мужик янында иснәнгән аю шикелле, тик әйләнеп җөр. Барыбер син аңар җан кертә алмассың. Шәкертләреңне чакырып өшкертерсең, һаман да җан кертә алмассың. Сукыр суфилар чакырып төкертерсең, һаман да җан кертә алмассың. Җан кертә алмасаң, мәңгегә җәһәннәмдә җанарсың; әмма җан әбәдән кермәс. Бәс, син дә әбәдән җанарсың. Анысында безнең эшемез юк. Җан, көй, ләкин безнең марҗамызны моннан соң башлы итеп чыгар! Югыйсә без бу көннән игъланны туктатабыз вә, башсыз чыккан игъланнарны ләгу санап, акчаны суд белән кире сорыйбыз. Яхшы бел ки, без динен мәгыйшәткә саткан кешеләр белән шулай мөгамәлә кыйлабыз. Рустан дуңгыз асрарга аласың икән, аның башын кисеп асрама. Гомумән, баш булмау кимчелеге «Дин вә мәгыйшәт» мөхәррирләренә генә мәгъфудыр.

«Зингер ширкәте баш идарәсе».

Вәли мулладан — Америкага

Мая сам ни бидал. Набуршик вашы баришнә галава ысламал. Пичатник тужы минә ничава ни калякал. Динга, пожалыста, пускайти. Избини, тәпире галава будит. Мая читатыл ругатса. Зачим, гаварит, сам мулла, гаварит, «сурәт» пичатыш, гаварит. Тәпирә мая ява ысматрит ни будит. Тәпирә ваша абъявлиния галава поставим, дингә пускайти*.

Вәли мулла.

Оренбург. Вәли мулла, матбагага үзе кереп, Зингер игъланына баш ясаткан. (Әстәгъфирулла!)

Нью-Йорк. Яңа, башлы клише җибәрдек. Күзеңезне ачып караңыз.

Оренбург. Яңа килеше. Мәскәүдә генә ясалып, Америкадан ук килмәгән, имеш.

Казан. «Дин вә мәгыйшәт»нең тышында Зингер игъланы марҗасының башы яңадан урынына утырган.

«Ялт-йолт»

Укучыларга мәгълүмдер ки, моннан ун номер, бәлки артык мөкаддәм Зингер марҗасының кырылган башы хакында журналыбызда «Өч баш» сәрләүхәле зур вә һәркем көлмәсә дә җылмаерлык бер мәкалә язылган иде.

Бөтен укучы халык вә шаһиде гадил булган кояшлар, айлар, йолдызлар күрмәгән бичара кызның башы кырылганын без «Ялт-йолт» белән ялтыратып күрсәткән идек. Берничә ай үтте. Ки күрәбез: әле шушы арада чыккан «Дин вә мәгыйшәт» номерларында Зингер марҗасы башлы булып чыга башлады. Бу хәлдән матбугатның, вә хосусилә көлке матбугатның, никадәр куәткә малик икәнлеген аңларга мөмкин. Көлке матбугат шулкадәр көчле ки, кисек башларны яңадан муенга утырта ала.

«Ялт-йолт», әлбәттә, бу хезмәтне Зингергә файда булсын дип түгел, фәкать башсызлыктан көлү үз вазифасы булганга гына ифа итте. Чөнки, Зингернең Вәли муллага биргән телеграмында әйткәнчә, «баш юклык кимчелеге анчак «Дин вә мәгыйшәт» мөхәррирләренә генә якышып», Зингер марҗасында булса көлкедер.

Холәсател кәлям, моңар кадәр «Дин вә мәгыйшәт» тышында башсыз марҗа күреп туеп, инде башлысын күрәсе килгәннәргә мәзкүр журналның соңгы номерларын карарга тәүсыя ителер.

 

Көлеп язмыйбыз, көлеп әйтмибез

Без «Ялт-йолт»та: «Зингер марҗасының башын кырган өчен «Дин вә мәгыйшәт» мөхәррире Вәли муллага: «Падсуд пайдуш!» — дисәк, көлеп әйтәбез.

Без «Ялт-йолт»та: «Бәянел хак» мөхәррирләренең русчадан тәрҗемәләре ни төсле икәнен, «поднос» — «борын асты», — дисәк, көлеп әйтәбез.

Без «Ялт-йолт»та: «Печән базар халкы итальяннар белән сугыша», — дип әйтсәк, көлеп әйтәбез.

Әгәр дә без «Ялт-йолт»та: «Журналымыз 15 көндә бер чыга. Бәһасе җылына 3 сум, ярты җылга тәңкә ярым, өч айга бер сум. Шул хакка алыңыз. Сезгә дә җәбер, безгә дә золым булмас», — дисәк, көлеп әйтмибез.



*Мин үзем күрмәдем. Наборщик сезнең туташның башын җимергән. Басучы да миңа бер сүз дә әйтмәде. Зинһар, акча җибәрегез. Гафу ит, хәзер баш булыр. Минем укучы тиргәнә: ни өчен, ди, үзең мулла була торып, ди, сурәт бастырасың, ди. Хәзер минеке аны карап тормас. Хәзер сезнең белдерүгә баш куярбыз. Акча җибәрегез.
Бинаән галәйһи — шуңа күрә.
Хәдисенә мөхаләфәт итеп — пәйгамбәр сүзенә каршы килеп.
Гафләттән истифадә итеп — күрми-белми торганнан файдаланып.
Әбәдән — мәңге.
Ләгу — буш, файдасыз.
Шаһиде гадил — гадел шаһит.
Хосусилә — бигрәк тә.
Ифа итү — үтәү.
Холәсател кәлям — озын сүзнең кыскасы.
Тәүсыя ителер — киңәш бирелер.
Зар-сәргәрдан — аптырап-тинтерәп йөрүче.

 

("Өч баш". (Чыганак: Тукай Г. Сайланма әсәрләр: 2 томда/Габдулла Тукай. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006 (1 т.: Шигырьләр, поэмалар/Төз.: Н.Хисамов, З.Мөхәммәтшин. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. – 271 б.)). «Ялт-йолт» журналының 1911 елгы 26 нчы (15 август) санында «Шүрәле» имзасы белән басылган. Бу текст журналның 1912 елгы 36 нчы (31 март) санында «Гөмберррт» имзасы белән чыккан «Америкадан Вәли муллага телеграм», «Вәли мулладан Америкага», «Ялт-йолт», «Көлеп язмыйбыз, көлеп әйтмибез» исемле язмалар белән тыгыз бәйләнешле, шунлыктан аларны бер тирәгә туплап бирү мәгъкуль күрелде. Бу мәкаләләр беренче мәртәбә өчтомлыкка кертелгәннәр. Басмага текстлар «Ялт-йолт» журналыннан алынган).


 

Комментарий язарга


*