ТАТ РУС ENG

Хәзер җиләк-җимеш вакыты

Карбыз — Пуришкевич* вә әтбагының башы. Эче тулы кара орлык.

Кавын — бу җимеш татар голямасының башы. Моның орлыгын ярган кеше сиксән хокыб тәмугда яначак. Һәр хокыб сиксән мең ел бугай.

Чөгендер — бу бик иҗтиһад белән эчүчеләрнең борыннары урынына чыга торган җимеш.

Бәрәңге — мужикларның гаять тә сабырлылыгы өчен килеп чыккан сабыр төбе.

Кабакъ — кабактан бер дә кайтмаучыларның башы. Андый пьяницаларга «кабак тастымалы» вә «кабакъбаш» диерләр.

Кәбестә — гомум монафикъ муллалар башы, чөнки ул баш катлау-катлау. Һәр катлавында бер кирегә атлау.

Арыш, богъдай, солы, арпа башлары — чын галимнәр башы. Мәгънә вә авырлык — башларында.

Торма — гомер буе корсак үстергән бай. Төптән юан, баш юк.

Сарымсак — яһүдинең ашказанында үсәр бер җимештер.

Миләш — исереп, дин ачуы чыккан агай-эненең күз алмасы.

Шомырт — татар мөхәррире хыялына матур кыз тасвиры төшкәч, аның күз урынына куя торган җимеше.

Борчак — маклерның авыз капчыгыннан бертуктамый коела торган орлык.

Җир җиләге — мөтәвазигъ кешене, халык яратса да, өстеннән таптап йөрүләренә мисал бер җиләктер.

Кура җиләге — «үз дәрәҗәмне беләм, үземне поставить итәм» дигән мәгърурдыр. Күңелеңне авырттырганына чыдамасаң, аннан хәер күреп булмас.

Суган — исерек байларның «тегенди» җирдән кайтканда алтын сәгатьләре урынына тагып кайта торган җимешләре; энҗеле кәләпүш урынына карбыз кабыгы киеп кайтулары 4 нче ел «Ислах»та** язылган иде. Алай иске нәрсәләрне күп актарсаң, Себер китәрсең. Бәлки, Себер дә китмәссең дә, ихтимал, «Сибирия» мөхәррирләренә охшарсың.

Шалкан — кызлар күкрәге. Авыл егетләренең күн бияләй кеби каты кулларына шулай тоела, ди. Йомшаграк куллы кеше помидор диер иде. Ләкин авыл Гайнетдине белән бәхәс итеп буламыни? Ул: «Икмәктер, кояштыр, шулай булмаса, иманым кяфер китсен!» — ди дә авызыңны каплый.

Кызыл вә кара карлыганны, бүтән исем табудан «гаҗиз» булганлыгымнан, ашый торган мәрҗән дип кенә атыйм.

Барлык җиләк-җимешнең хәлен чорт белеп бетерә аның!

Аны мин түгел, башына җилпуч күтәреп: «Малина! Малина! Хорош! Малина! Биктури! Биктури!» — дип кычкыручы мөтәхассыйс Казан татары да белә алмас.

 

*Пуришкевич — Россиянең сәяси эшлеклесе, монархия тарафдары, «Рус халкы союзы» лидерларыннан, эре помещик.

**«Ислах» — «Әл-ислах» газетасы.
Әтбагъ — иярченнәр.
Голяма — галимнәр (муллалар).
Монафикъ — икейөзле.
Мөтәвазигъ — түбәнчелекле.
Мөтәхассыйс — белгеч, специалист.


("Хәзер җиләк-җимеш вакыты". (Чыганак: Тукай Г. Сайланма әсәрләр: 2 томда/Габдулла Тукай. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006 (1 т.: Шигырьләр, поэмалар/Төз.: Н.Хисамов, З.Мөхәммәтшин. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. – 271 б.)). «Ялт-йолт» журналының 1912 елгы 42 нче (5 август) санында «Шүрәле» имзасы белән басылган. Беренче мәртәбә өчтомлыкка кертелгән. Текст журналдан алынган).


 

Комментарий язарга


*