Сәгыйть Рәмиев:
— Толстой — мин, мин — Толстой. Дөньяга ләгънәт көле чәчәм. Һәм шуның өчен мин — Толстой шикелле, вә Толстой — минем шикелле; дәлил кирәк булса, менә шигырь: «Бәрдем-суктым — ачылды, ләгънәтләре чәчелде… Әлхасыйль, мин — Толстой, Толстой — мин. Ул да үлмәде — мин дә үлмим.
Әхмәтһади Максуди:
— Толстой — карт алпавыт, имеш. Хатынына үпкәләп, йортыннан качкан, имеш. Безнең авыл халкы аны белми, имеш. Аның китапларына миллион сум бирсәләр дә, ул, халыкны шаккаттыру өчен, алмаган, имеш. Әмма миңа шул акчаның уннан берен генә бирсәләр дә, халыкны шаккаттырыйм дип тормас идем, алган булыр идем. Без шулай бөтен нәселемез белән акыллы кешеләр инде. Безнең Садретдин, әлеге Дума әгъзасы Садретдин, минем энем дә, миллион сум түгел, кимрәк булса да алган булыр иде. Хәтта безнең Сәлахетдин дә алган булыр иде. Без алай халыкның шаккатуын теләмимез. Толстой — яхшы кеше, ләкин, бичара, минем «Мизанел әфкяр»не моталәга кыйлып чыкмый вафат булган, имеш. Мантыйктан хәбәрсез килеш үлеп киткән, имеш. Ходай һидаять бирмәгәч, шулай була, имеш.
Мөхәммәтхан Чәйдәшев(1):
— Талыстуй, Талыстуй, әмма аның үлеме аркылы игълан җыярга юл ачыла бит. Атнасына өч чыга торган «Чүплег»емдә яңадан бер кат урысча мәкалә дәреҗ итәргә мөмкин була бит. Талыстуй үлде, да здравствует сыра заводларының игъланнары!
Печән базарының Шәмретдин хаҗи(2):
— Тулстуй, Тулстуй, дип гәҗит тутыралар, мин сиңа әйтим, урыс алпавытында шундый әкәмәт эшләр була инде ул, мин сиңа әйтим. Китап тавары күп булган булырга кирәк; милиум (миллион) сум биргәннәр икән дә, «юк, фаидә (файда) аз бирәсез» дип сатмаган, ди. Тамак тук, мин сиңа әйтим, өст бөтен, мин сиңа әйтим, маена чыдый алмыйча, йортыннан качкан, ди, мин сиңа әйтим.
Әлхасыйль — кыскасы.
Моталәга кыйлу — җентекләп уку.
Мантыйк — формаль логика.
Һидаять бирү — туры юлга төшерү.
("Толстой хакында мәшһүр татарларның фикерләре". «Ялт-йолт» журналының 1910 елгы 12 нче (1 сентябрь) санында «Имзасыз да Яраретдинов» имзасы белән баш мәкалә булып басылган. Беренче мәртәбә өчтомлыкка кертелгән. Текст журналдан алынган.
1. Мөхәммәтхан Чәйдәшев — Мөхәммәтҗан Сәйдәшев.
2. Шәмретдин хаҗи — «Чәйче Шәмси» дип йөртелгән Казан сәүдәгәре.
(Чыганак: Тукай Г. Сайланма әсәрләр: 2 томда/Габдулла Тукай. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006 (2 т.: Мәкаләләр, истәлекләр, хатлар/Төз.: Н.Хисамов, З.Мөхәммәтшин. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. – 383 б.)).