ТАТ РУС ENG

Фәлсәфи сүзләр

«Җәүһәр җирдә ятмый», — дигән булалар, вәхаләнки ул үзе җирдән чыга.
«Кешегә баз казысаң, үзең төшәрсең», — дигән булалар, вәхаләнки кабер казучылар көненә икешәр кешегә баз казыйлар да, үзләре төшмиләр.
«Сүзең көмеш булса, тик торуың алтын», — дигән булалар; алай булса, телсезләр һәммәсе миллионер булып беткән булырлар иде.
«Аз ашасаң, күп ашарсың», — дигән булалар, вәхаләнки татар эшчеләре гомерләре буенча аз ашыйлар да, берсенең дә күп ашар дәрәҗәгә җиткәннәре күренми әле.
«Бирмәсә дә — бай яхшы», — дигән булалар, вәхаләнки Кәримевләрнең бай булуыннан дөньяда берәүгә дә яхшылык килгәне юк әле.
«Үлемгә каршы дәва юк», — дигән булалар, вәхаләнки терек тору үлемгә каршы иң яхшы дәва.
«Канәгать — үзе хәзинә», — дигән булалар; сата башласаң, бер тиенгә дә алучы булмагач, мин аның хәзинәлеге белән нишлим?
«Байлар сәдакага йөрми», — дигән булалар; әллә Оренбургның Госманов, әллә кай җирнең Ишмөхәммәтевләрен бай түгел дип уйлыйлармы?
Хәзрәтләремез: «Дөнья — үләксә, аңар гашыйк — эт», — дигән булалар; әллә үзләрен эт дип беләләрме?
Билсез казакиле шәкерт: «Милләткә хезмәт итәргә кирәк», — дигән була да, үз башындагы чүпләрен китап базарына ата, әллә «милләт» дигән нәрсәне чүп кәрзинкәсе дип уйлыймы, бичара?
Иске татар шарт итеп кикерә дә: «Әлхәмделилла!» — дип кычкырган була; әллә бичара мигъдәсе бозыклыкны бик зур нигъмәт дип беләме?
«Гашыйк булсаң, рәкыйбләр бик күп чыга», — дигән булалар. Алай булгач, үз-үзеңә генә гашыйк булырга кирәк, һичбер рәкыйб хафаланмас. Көн буе көзгегә карап утырып рәхәтлән.
«Сабыр төбе сары алтын», — дигән булалар. «Шура» идарәсенең 75әр тиен генә бәһа куеп, «Басылмаган шигырьләр мәҗмугасе» вә «Тел ярышы» кеби чүпләр таратуына милләт сабыр итә дә, сабыр төбеннән сары алтын түгел, сары бәрәңге дә чыкмый әле.
«Ли көлли имриин ма нәва: фәмән кяинат һиҗрәтеһү иләтдөнья йосыйбеһа вә ила имрәәтин янкихеһа»*, — диләр.
Вә хәлбуки Әхмәтҗан Биктимерев подвалдан вә Вагыйз Нәүрузи сухтәлектән(1) чыкканнан бирле мөхәррир булырга ният итәләр, ләкин мөхәррир түгел, «мәхрәр» дә булганнары юк әле.
«Әйткән сүз — аткан ук», — дигән булалар, хәлбуки Фатих Әмирхан әфәнде Риза казый тугърысындагы сүзләрен кире ала.
«Безнең милләт неблагодарный, ягъни үзенә хезмәт иткән кешеләрен оныта», — дип язгалыйлар. Вә хәлбуки күптән түгел генә Болак күпере астында бер зур кешемезгә памятник(2) салынды.
Имза: фәйләсүфләр.
Идарәдән: «Ялт-йолт» журналына хәзер «фәлсәфи сүзләр» нам бер кыйсем ачылып, зур фәйләсүфләремез кулына тапшырылганлыктан, мөхтәрәм кариэләремезнең әнзаре галияләре** алдына һәр номерда гаять тирән вә бөек мәгънәле фәлсәфәләр дәреҗ ителәчәктер.
Инабәт. — Әгәр берәүгә аны кыйлмасаң: «Син миңа ышанмыйсың!» — дип ачуландыра торган сүздер. Монда мөмкин кадәр кеше ачуыннан курыкмаска тиешледер.
Өч кешедән дөньяда качып котылып булмый: берсе — кендек әбиседер ки, ул сине теләсәң дә, теләмәсәң дә дөньяга тартып чыгарыр. Икенчесе — җаучы карчыктыр. Ул сине, аласы кызыңны күрсәң дә, күрмәсәң дә, алырга теләсәң дә, теләмәсәң дә — өйләндерер. Өченчесе — мөәззиндер. Ул сине, теләсәң дә, теләмәсәң дә — җуар да күмәр.
«Әйләнеч булса да, юл яхшы», — дип, һәммә китап мөштәриләре «Юл» көтепханәсенә тулалар.
Сәдакать — безнең анчак үземездән башкалардан гына таләп итә торган бер нәрсәмездер. «Кәҗә бәете» сахибенең:
Ул кәҗәне кайда күрсәң, шунда кыйна, —
Язык булмас, бәлки сәвап булыр имди, — дигән мисрагы «Факътәлу-әлмөшрикинә хәйсе вәҗәд-төмуһем» аяте кәримәсеннән мокътәбәс*** дип, төрле кыйль вә кальләр йөри.
Ләкин сахибе «Кәҗә бәете»(3) бу тугърыда үзе сөкүт итә. Бу сөкүт гаҗәп түгел: татар мөхәррирләре арасында кеше язган мәфһүмне үз итү бар эштер.
Мәсәлән: Закир Һади язган китапларны бер «корсаклы мөхәррир» үз исемен куеп нәшер итте. Хәррас Айдаров язган «Моназәрә» китабын безнең арыслан йөрәкле «Фикер» мөхәррире(4) үзенеке итә язды.
Ләкин бу кемнеке булса да, сәхибенә фәхер вә гыйззәт түгелдер.
«Рәхмәте илаһия гомуми»дер. Ләкин М.ә.Б. мәрхүм Заһир әфәнде рисаләләренә нидәндер шул гомуми рәхмәттән бер тамчы да тиермидер(5). Ул рисаләләргә дөньяга чыгуга ирек бирмичә, һаман әгърәфта тотадыр.
Халык исә «Катилә» белән «Мөртәд»нең киң рәхмәте илаһия сәясендә азат ителәчәген көтәдер.
Һади Максуди әфәнде үзенең яңа чыккан «Төрки нәхү»ендә болай дип әйтә:
«Өтерләр, күбесенчә, мәшһүр затларның исемнәренең һәр ике ягына куелалар: халыкларны тугъры юлга күндерү өчен «Аллаһе Тәгалә» хәзрәтләре «Мөхәммәт пәйгамбәр» хәзрәтләрен юллаган; «Йолдыз» гәзитәсе Казан шәһәрендә чыга кеби».
Ләкин монда шуны әйтәсем килә: әстәгъфирулла, мин үзем мөселман булганым хәлдә, Аллаһе Тәгаләне өтерләр, бөтерләр, көтерләрсез дә таныр идем.
«Йолдыз» гәзитәсе дип әйтү максуд булганда, бүтән Зөһрә вә Фатима йолдызларыннан аерма өчен, әлеге өтерләр, шөтерләр, мөтерләр кирәк булса да, Аллаһе Тәгалә вә Мөхәммәт пәйгамбәр хәзрәтләре алардан мөстәгънәдерләр.
Өтерләр мәшһүр затларның ике тарафына куелса куелыр, ләкин «Йолдыз» гәзитәсе үзен халикъ вә мәгъбудемез Аллаһе Тәгалә вә нәбиемез Мөхәммәт Мостафа (гъм)**** кадәр үк мәшһүрмен дип уйлый күрмәсен.
«Пьяный шап»(6) Большой Мещанскийдә чакта батмас кеби күренә иде. Хәзер бичараны аннан әллә нинди бер усал көч күчергән дә Болак буена китергән.
Безнең фәйләсүфнең фикеренчә, хәзер «Пьяный шап», Болак елгасыннан ике генә адым еракта булганга, аз гына бер ихтыятсызлык сәбәпле, Болакка җимерелеп төшеп, алдымыздагы кышта шунда ятачак. Язлар җитеп, сулар ташыды исә, завод-мунча сулары илә бергә агып китәчәк (белмим, кая!).

Фәйләсүф

Тәсхыйх:
Үткән номерда «Фәлсәфи сүзләр» мәкаләсендә «Тел ярышы» дигән сүзләрне «Тиле ярыш» дип укырга кирәк.

Вәхаләнки — чынлыкта.
Әлхәмделилла! — Аллага дан булсын!
Мигъдәсе — ашказаны.
Рәкыйб — конкурент.
*«Һәрбер ирнең үз теләге: әгәр дөньяны теләсә — аңа ирешә. Әгәр берәүгә өйләнергә теләсә — өйләнә».
**Укучыларыбызның югары карашлары.
Сухтәлек — шәкертлек.
Кыйсем — бүлек.
Инабәт — ышаныч.
Сәдакать — турылык.
Сахиб — ия.
***«Мәҗүсиләрне кайда күрсәгез, шунда үтерегез». Коръән аятеннән алынган.
Мисрагъ — куплет, строфа.
Кыйль вә кальләр — сүзләр.
Сөкүт итү — эндәшмәү.
Мәфһүм — мәгънә, эчтәлек.
Фәхер вә гыйззәт — мактаныч һәм зурлык.
Әгърәфта тота — оҗмах белән тәмуг арасында тота, ягъни «югалтмый да, бастырып та чыгармый» мәгънәсендә.
Рәхмәте илаһия сәясендә — Алла рәхмәте аркасында.
Алардан мөстәгънәдерләр — аларга мохтаҗ түгелләр.
****Безне бар итүче һәм табына торганыбыз бөек Алла һәм пәйгамбәребез (аңа сәлам булсын).
Ихтыятсызлык — саксызлык.
Тәсхыйх — төзәтү.

("Фәлсәфи сүзләр". «Ялт-йолт» журналының 1910 елгы 8 нче (1 июль) санында «Имза: Фәйләсүфләр» имзасы, дәвамы 9 нчы (15 июль) санында «Фәйләсүф» имзасы белән басылган. Беренче мәртәбә өчтомлыкка кертелгән. Текст журналдан алынган.
1. Әхмәтҗан Биктимерев подвалдан вә Вагыйз Нәүрузи сухтәлектән — әдәби әсәрләр язган Ә.Биктимеров һәм журналист, редактор В.Нәүрузи (Нәүрузов) истә тотыла.
2. бер зур кешемезгә памятник — Әхмәтҗан Сәйдәшев. Журналның 8 нче санында карикатурада ул Болак күпере астында һәйкәл булып күрсәтелгән.
3. сахибе «Кәҗә бәете» — Тукай үзе.
4. «Фикер» мөхәррире — Камил Мотыйгый.
5. М.ә.Б. мәрхүм Заһир әфәнде рисаләләренә… бер тамчы да тиермидер — Муса Бигиевнең абыйсы Заһир Бигиев язган «Катилә» һәм «Мөртәд» романнарын бастырмавына ишарә ителә.
6. «Пьяный шап» — «Бәянел хак» газетасы.
(Чыганак: Тукай Г. Сайланма әсәрләр: 2 томда/Габдулла Тукай. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006 (2 т.: Мәкаләләр, истәлекләр, хатлар/Төз.: Н.Хисамов, З.Мөхәммәтшин. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. – 383 б.)).


Комментарий язарга


*