Бер татар приказчигы: — Тамчы, тамчы тамар да күл булыр, — дип әйтте дә, ди, байның кассасын аз-азлап чиертергә тотынды, ди. Күп тә үтмичә, самавырчы малайлыктан «Печән базары бае»лыкка тәрәкъкый итте, ди.
Бер татар бае: — Асылынсаң асылын агачның асылына, — дип әйтте дә, ди, Мәскәүгә барып, йөз меңлек бурычка чумды, ди; шул елда ук шарт итте, ди.
Бер татар кызы: — Гыйшык тоту пәйгамбәрләрдән калган, — дип әйтте дә, ди, урамнан узган бер кәкре шәкерткә «гыйшык» булды, ди.
Бер татар мулласы: — Татысын әле матбугат безнең тоякларның тәмен! — дип әйтте дә «Исабәт» язды(1), ди. Тоягы канагач кына, тимер кадакларга типкәнен сизде, ди.
Бер татар фирмасы: — Шәригатькә ябышкан ким-хур булмас, — дип әйтте дә, ди, «шәргый сабын» ясатты, ди.
Бер татар мөхәррире: — Ары лап-лап, бире лап-лап, сөңге саплап, киез каплап — ул нәрсә? — дип әйтте дә «Табаныл хак»(2) дигән җавап ишетте, ди.
Бер татар карчыгы: — Сөлек һәрнәрсәгә шифа, — дип әйтте дә, ди, бер зур корсаклы бай тарафыннан хәрап ителгән асрауны приказчикка бирерлек итә алды*, ди.
Бер татар шагыйре:
Сәна лил-халикый габра вә әфлакъ!**
Пич астыннан песи чыкты прахлап.
Сәмават әүене тотты могалләкъ,***
Песине судка алдылар богаулап.
Кыйлып габра мәдарен зиммәи хут,****
Песине нишләтә инде бүген суд, —
шигырен укыды да, ди, аннан мең өлеш начар иттереп, «Сөбател гаҗизин»гә тәкълид итте, ди(3).
Шуннан «Замана шигырьләре» килеп чыкты, ди.
Бер мишәр: — Шәйтан гына ярлы, — дип әйтте дә, ди, «Йолдыз»дагы әдәбиятымызга мишәр теле катыштыруны килештерми язылган мәкаләгә каршы мәкалә язды, ди. Мәкаләсендә биш-алты данә здоровый мишәрләрне бармак белән төрткәләп күрсәтте, ди. Шулай итеп, мишәрләрнең байлыгын һәм «шәплеген» исбат итте, ди.
Һинди Минһаҗ(4): — Иртә уңмаган кич уңмас, кич уңмаган һич уңмас, барыбер дарелфөнүн салынмас; ахры, 60 мең чакрым юл йөрдем дип булса да, Собраниегә хисап бирми булмас, — дип әйтте дә, ди, Уфага китте, ди.
* Бу — күптән түгел Казанда булган кызыклы бер вакыйгага ишарәдер. (Г.Тукай искәрмәсе.)
** Җирне һәм күкне яраткан Аллага дан һәм мактау!
*** Күк йортын терәксез тора торган итте.
**** Җирне хут балыгы аркасына урнаштырды.
Шәргый сабын — шәригатьчә эшләнгән сабын.
Тәкълид итү — иярү.
Дарелфөнүн — югары уку йорты.
("Акыллы башлар". «Ялт-йолт» журналының 1910 елгы 6 нчы (1 июнь) санында «Гөмберррт» имзасы белән басылган. Беренче мәртәбә өчтомлыкка кертелгән. Текст журналдан алынган.
1. «Исабәт» язды — Г.Гафуров-Чыгътай истә тотыла.
2. «Табаныл хак» — «Бәянел хак» газетасы.
3. «Сөбател гаҗизин»гә тәкълид итте, ди — Мәҗит Гафури 1909 елда Уфада «Замана шигырьләре» исемле китап бастыра. Ул Суфи Аллаһиярның «Сөбател гаҗизин» дигән шигъри китабына ияреп язылган.
4. Һинди Минһаҗ — Минһаҗетдин Кадермәти (Кадермәтев).
(Чыганак: Тукай Г. Сайланма әсәрләр: 2 томда/Габдулла Тукай. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006 (2 т.: Мәкаләләр, истәлекләр, хатлар/Төз.: Н.Хисамов, З.Мөхәммәтшин. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. – 383 б.)).