Әлхәмде лимән халәкаль-инсанә минәт-таши вәттупрак. Вә зәййәнәһү билбаши вәлборный вәлколак. Вәлләгънәтел лиш шәйтан әлләзи зәййәнәл-болака «Билпьяныл хап»(1). Вә нәууарәл-Печән базарә биләнвагыйн нәҗасати вәлпычрак. Вә әмләә бәлдәтел Орски биәнвагый сәфсәтатин Әхмәд әл-Исхак(2). Вә бәшарә фирмәтел Кәримеф әл-Хөсәенефи билкаулил-мөбәшаре «Шарт»! Вә зәййәнә «Әддинә вәл-мәгыйшәтә» биәнвагыйль-айгырат. Вә зәййәнә идарәтә — «Әшшура» биәнвагыйль-мөхәрриринәм-саламинәс-сыйрак. Вә нәууарә вөҗүһә инсаинәл-хәшарәти биәнвагыйль акбурәти вәлакшарат. Вә һөннә ямшинә фильярминкәтит-Ташаяк. Вә нәббәхә галя әшрафина Мөхәммәтҗанәл-хафизә вә Низамиял-аксак(3). Вә әгътана мәбгусәйниш-Шәрмәхүтефә вәл-Байбулыймә кәбирәл-колак(4). Вә әгъҗәза билҗәүгый вәл-гаташи «Труппәтәнәссәйарә» фи көлли биладиәр-Русияти вә фи көллил-мәкянәт. Вә галләмәл мәймүнәл-гавамәз-Зөттатария(5) биәнвагыйль-мәкамәт. Вә бәррәкәл-Мәмдүх байә(6) бихөббиш-шәһәвати минән-нисаи вә бикөлли ләзаизил-хайванәт.
Вәлләгънәте сөммәл-ләгънәте галәл-имамәйнил-һөмамәйнил-җүләрәйни — «әссуга сигәнәйнил»-җаһиләйнил-мәкруһәйнил-мәнфүрәйнил-мәхрумәйни мин җәмигый фәзаилил-инсанияти әл-Ишмиил мөбарәки вә Такырҗанил-Хәсән(7). Вә галя мән табигыһем минәл-мөридинәл-мәрдүдинә кәсирән кәсира.
Әмма бәгъдә фә-йа Гыйбадуллаһ! Игъләмү әннәд-дөнья җифатен вәталибеһа вәгашикыһа инсан. Хосусән Зәйнуллаһи вә Хәйбуллаһил-ишан(8).
Аллаһөммә әнсыр мән нәсырәт-тәрәкъкыя вәл-иртикаэ. Вә йөссир ләна баһил-иртика. Аллаһөммә әнсыр нисаинәт-тайибат. Лиәннәһөннә гафиватен-хөррат. Вәлиәннәһөннә йөзәййинәт-театрат. Вә йәскунур-риҗалә лилгыйффәти вәссаламәти вә лиәнвагыйт-тәрәкъкыят. Вә ля төгассир ләһөннәттансавайт. Иләх…
Тәрҗемәсе:
Керешү сүзе
Кешене таш һәм туфрактан яраткан, аны баш, борын һәм колак белән зиннәтләгән затка мактау. Болакны «Пьяныл хап» белән, Печән базарын төрле пычрак һәм шакшылар белән нурландырган, Орск шәһәрен Әхмәт Исхакның төрле чүп-чарлары белән тутырган, Кәримев-Хөсәеневләр фирмасына «Шарт» дигән сүз белән сөенеч биргән, «Дин-мәгыйшәт» редакциясен төрле айгырлар белән, «Шура» редакциясен төрле салам сыйрак язучылар белән зиннәтләгән, ямьсез йөзле хатын-кызларыбызның (алар Ташаяк ярминкәсендә йөриләр) йөзләрен төрле акбур һәм акшарлар белән нурландырган шәйтанга ләгънәт. Ул (шәйтан) безнең олыларыбыз өстенә Мөхәммәтҗан хафиз белән Низамый аксак дигән этләрне өстерде. Депутат итеп (Дәүләт Думасына) җибәрү өчен безгә Шәрмәхүтев белән озын колак Байбулыймны бирде. Безнең труппабыз «Сәйяр»не Россиянең барлык шәһәрләрендә һәм барлык урыннарында ачлык, сусызлыктан гаҗиз итте. Гавам Зөлтатари дигән маймылга төрле мәкамнәр (Коръән укый торган көйләр) өйрәтте. Мәмдух байны хатыннарга мөнәсәбәттә җенси тотнаксызлык һәм һәртөрле хайвани ләззәтләр сөю белән зурлады.
Юләр, «суга сигән», консыз, җирәнгеч, кешелекнең бөтен яхшы сыйфатларыннан мәхрүм булган ике муллага — Ишми мөбарәк белән Такырҗан Хәсәнгә ләгънәт соңында ләгънәт булсын. Һәм аларга ияргән мөритләргә дә күптән күп ләгънәт булсын.
Моннан соң, и Алла коллары! Белегез ки, дөнья бер үләксәдер, кешеләр исә аңа гашыйклар. Бигрәк тә Зәйнулла һәм Хәйбулла ишаннар.
И Алла! Алга китүебезгә, югары күтәрелүебезгә булышлык итүчеләргә ярдәм бир. И Алла! Безнең гүзәл хатын-кызларыбызга ярдәм бир! Чөнки алар саф-пакьләр, азатлар. Чөнки алар театрны матурлыйлар һәм ирләрне дә намуслы булырга (бозык эшләр эшләмәскә), сәламәтлеккә һәм культурага әйдиләр. Син (Алла) аларга танцыны авыр кылма һ.б.
("Керешү хотбәсе". «Ялт-йолт» журналының 1910 елгы 5 нче (15 май) санында «Яңа хотбә» дип исемләнеп, «Имам хатыйб» имзасы белән (ахыры булуы әйтелгән), «Яшен ташлары» җыентыгында (1 нче җөзьә) текст бераз үзгәртелеп, «Керешү хотбәсе» дип аталып басылган. Беренче мәртәбә өчтомлыкка кертелгән. Текст «Яшен ташлары» җыентыгыннан алынган.
Памфлет мәчетләрдә муллалар укый торган хотбәләр (вәгазьләр) стиленнән файдаланып язылган.
1. «Билпьяныл хап» — «Бәянел хак» газетасында сыра заводлары игъланнарын бик еш бастыруына ишарә ителә.
2. Әхмәд әл-Исхак — Орск шәһәрендә «Шәрекъ көтепханәсе» исемле кибет ачып, китап бастыру һәм аны сату эше белән шөгыльләнгән кеше. Күбесенчә төрек һәм гарәп телендәге китаплар белән сату иткән.
3. Мөхәммәтҗанәл-хафизә вә Низамиял-аксак — Мөхәммәтҗан хафиз — Печән базары сәүдәгәре, һәртөрле яңалыкка каршы булуы сәбәпле, демократик матбугатта көлке объекты булып торган. Аксак Низами исә Мөхәммәтҗан хафизның фикердәше.
4. мәбгусәйниш-Шәрмәхүтефә вәл-Байбулыймә кәбирәл-колак — III Дәүләт Думасы депутатлары Шәрәфетдин Мәхмүтев белән Җиһангир Байбуриннар турында сүз бара.
5. мәймүнәл-гавамәз-Зөттатария — Казанда Коръәнне төрле көйләргә салып укыган кари Кыйвам Зөлфөкари.
6. бәррәкәл-Мәмдүх байә — Мәхмүт бай Хөсәенев.
7. әл-Ишмиил мөбарәки вә Такырҗанил-Хәсән — Түнтәр авылы мулласы Ишмөхәммәд Динмөхәммәдев (Ишми ишан) һәм Уфа мулласы Сабир Хәсәни, ул чор матбугатында тәнкыйть угына эләккән кешеләр.
8. Зәйнуллаһи вә Хәйбуллаһил-ишан — Троицк шәһәрендә яшәгән Зәйнулла Рәсүлев (Зәйнулла ишан) һәм Зимничә авылы ишаны Хәбибулла Хансүәров.
(Чыганак: Тукай Г. Сайланма әсәрләр: 2 томда/Габдулла Тукай. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006 (2 т.: Мәкаләләр, истәлекләр, хатлар/Төз.: Н.Хисамов, З.Мөхәммәтшин. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. – 383 б.)).