ТАТ РУС ENG

Кеше — хайваннар

Үрдәк — чапан эчендә симергән бай хатыныдыр. Ары да авып, бире дә авып, сатай-матай йөрер.
Мәче башлы ябалак — татар суфи вә хафизыдыр. Үзенең ризыгын караңгыда гына табар.
Күке — «Кәримев-Хөсәенев» ширкәтедер(1). Үзе оя ясамыйча, йомыркасын кеше оясына гына салыр.
Төя — иске татар шәкертедер. Ул үзенең өркәчләренә үлгән кешеләр төяр дә, каберстанга баргач, лып итеп чүгәр.
Төя кошы — Чыгътай хәзрәтләредер(2). Искеләр алдында: «Әттаибе минәз-зәнби — мин», — диер. Башкалар алдында: «Ул болай гына», — диер.
Сыер — ишан мөритедер. Дөнья сахрасында барча утлап хасил иткәнен ишан хәзрәт чүлмәгенә барып саудырыр.
Дуңгыз — «Дингә мишәйт»тер(3). Гомерендә бер мәртәбә дә аңар тәрәкъкый күкләренә күтәрелеп карау мөяссәр булмас, һаман шул чүплегеннән борынын күтәрә алмас.
Эт — С.Р.(4) Кыйнасалар да, суксалар да, ач тотсалар да, хуҗалары — бөлгән байларга рәнҗемәс әрсез хайвандыр. Хуҗалары калган вә яланган сөякне ташласалар, ул шуңар һәр заман койрыгын селкеп рәхмәт әйтүдән ялыкмас.
Качыр — төрек белән татар арасында калган «Шура» әдипләредер(5).
Куян — татар кызыдыр. Кешедән дә куркыр, песидән дә куркыр, каргадан да куркыр, үзеннән үзе дә куркыр.
Чакал — мөәззиндер. Ул үзенә мәетләрдән башка ризык таба алмас.
Сарык — бернәрсә белмәс мөкаллид татарлардыр.
Кәҗә — мулладыр. Шул сарыклар алдында сакалын селкетеп, көтү башында йөреп рәислек итәр.
Песи — тәнкыйтьчеләремездер. Алар матбугат вә әдәбиятымызга зарарлы идән асты хайваннарына сәясәт күрсәтерләр.
Тычкан — болар әдәбият вә матбугатны кимермәк нияте илә идән астыннан чыксалар да, бер кәррә тәхзир ителгәч, идән ярыгыннан башларын чыгарып карарга җөрьәт итә алмаслар. Д. Җ. Т. кебиләр шушы җөмләдәндер.

 

 


Хафиз — Коръәнне күңелдән ятлаган һәм шуны рамазанда мәчетләрдә укып көн күрүче кеше.
Ширкәт — сәүдә берләшмәсе, сәүдә компаниясе.
Әттаибе минәз-зәнби — гөнаһтан тәүбә итүче.
Тәрәкъкый — алга китү.
Мөяссәр булу — насыйп булу.
Чакал — шакал.
Мөкаллид — аңламыйча, сукырларча иярүче.
Сәясәт күрсәтү — җәза бирү.
Бер кәррә тәхзир ителгәч — бер тапкыр куркытылгач.

("Кеше — хайваннар". «Ялт-йолт» журналының 1910 елгы 5 нче (15 май) санында «Гөмберррт» имзасы белән (ахыры булуы әйтелеп) басылган. Беренче мәртәбә өчтомлыкка кертелгән. Текст журналдан алынган.
1. «Кәримев-Хөсәенев» ширкәте — Оренбургта һәм Уфада эшләгән бу компания үз китапларын башка көтепханәләр аша саттыра торган булган.
2. Чыгътай хәзрәтләре — язучы, мулла Галиәсгар Гафуров-Чыгътай (1867–1942) «Исабәт» исемле китабы өчен Диния Нәзарәтендә тәүбә итәргә мәҗбүр була. Бу турыда Тукай «Мәҗрух указ» исемле шигырь дә язган иде.
3. «Дингә мишәйт» — «Дин вә мәгыйшәт» журналы турында сүз бара.
4. С.Р. — Сәгыйть Рәмиев, берара «Бәянел хак» газетасында эшли һәм Тукай тарафыннан тәнкыйть ителә.
5. «Шура» әдипләре — бу журналда басылган мәкаләләрнең теле төрек теленә якын булган, гомумән, аның битләрендә төрек матбугатыннан алынган язмалар да басылган.
(Чыганак: Тукай Г. Сайланма әсәрләр: 2 томда/Габдулла Тукай. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006 (2 т.: Мәкаләләр, истәлекләр, хатлар/Төз.: Н.Хисамов, З.Мөхәммәтшин. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. – 383 б.)).

 

Комментарий язарга


*