Шәкерт мулла булды — ну ашый инде ул!
Мулла ишан булды — ну алдый инде ул!
Татар баеды — ну хатын җыя инде ул!
Тимершаһ каләм тотты — ну сүгенә инде ул!
Бәшири мөнаҗәт язды — ну мырылдый инде ул!
Ончы Хаҗи пәрдә ертты — ну мактана инде ул!
("Ну-ну-ну!" – «Яшен»нең 1909 ел 6 нчы (31 гыйнвар) санында «Актык сүзләр»дән соң имзасыз басылган. Беренче тапкыр Икенче дүрттомлыкның 4 нче томына (1977) кертелде.
Текст «Яшен»нән алынган.
Тимершаһ каләм тотты — ну сүгенә инде ул. — «Чүкеч» журналының нашире һәм редакторы Тимерша Соловьевның журналында әдәп киртәсенә сыймаган (бигрәк тә «Әлислах» белән «Яшен»гә карата) язмаларга урын бирүенә ишарә.
Бәшири — Зариф Бәшири.
Ончы Хаҗи — Гыйльметдин Ибраһимов, Казан сәүдәгәре, реакционлыгы, әхлаксызлыгы белән танылган адәм. (Чыганак: Г.Тукай әсәрләр: 5 томда: 4 том: Проза. Публицистика. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1985. – 351 б.)).