ТАТ РУС ENG

Мөхәммәтгали бабай

Мусыл шәһәрендә һәркем тарафыннан игътибар вә тәгъзыйм ителгән (Тәгъзыйм ителү — олылану,  ихтирам  ителү.) Мөхәммәтгали исемле бер карт бар иде. Кайсы кешеләр бу картны хәдсез-төпсез байлыгы вә һәр тарафларга канатын җәйгән киң тиҗарәте (Тиҗарәт — сәүдә.) өчен олугълаганнары шикелле, кайсылар бабайның кунакка каршы булган ачык йөзе вә икмәк-тозы өчен тәгъзим итәләр иде. Бабайның зиннәтле вә солтанәтле (Солтанәтле — патшаларныкы кебек.) сарае һәр мөсафир (Мөсафир –юлчы.) вә һәр миһман (Миһман – кунак.) өчен ачык иде. Мөсафир теләсә бай булсын, теләсә фәкыйрь булсын, Мөхәммәтгали бабай бер дә аермый иде. Һәм һәр икесенә тип-тигез ингам-ихсан кыйладыр (Ингам-ихсан кыйлу — хөрмәт, ярдәм күрсәтү.) иде. Килгән кунакны җыйнаклы гына бүлмәгә кертәләр иде. Вә бабай гаиләсе эчендәге кешеләр һәрберсе кунакның алдында кул багълап, хезмәтендә хәзер иделәр. Тагы бәгъзе кешеләр Мөхәммәтгали бабайны үткен вә саф гакыллы һәм дөрест вә гадаләтле (Гадаләтле — гадел.) табигате өчен яраталар иде. Кайвакытта мәмләкәттә болганчык вә фетнәләр булса, бу татулык сөючән, тирән гакыллы картны хәлифә дә киңәшкә чакыра иде. Мусыл халкы бабайның сүзен шулкадәр газиз тоталар иде ки, хәтта даулашкан вә тартышкан вакытларында казыйларга бармыйча:— Әйдә Мөхәммәтгали бабайга, әйдә Мөхәммәтгали бабайга,— диешеп, бабайга киләләр иде. Бабайның хөкеме һәр заманда тиешле вә тугъры хөкем булып кала иде, бабай мәзлумнәр (Мәзлумнәр — җәберләнүчеләр.) ягыннан бик каты тора иде. Аның бик тырышкан вә һәммә көчен сарыф иткән җире ничек булса да ике дошманны килештерү иде. Бабайның бу карт көненә кадәр ярдәме берлә файдаланган гарипләр вә ихсаны аркасында җанланган үлекләрнең исәбе-хисабы юк иде. Бар тарафтан, бик юаш, тәвазыгълы (Тәвазыгъ – кечелек.), иркен күңелле иде. Ул үзенең бөек шөһрәте һәм дә дөнья   халкына   иткән   яхшылыклары илә бер дә мактанмый вә, бездәге сыра мичкәсе булган байлар шикелле, байлыгы вә акчалылыгына горурланмыйдыр иде. Бу дәрәҗәләр    вә бу байлыкларның һәммәсе тик аллаһе тәгаләнең лотыф (Лотыф – киң күңеллелек.) вә мәрхәмәтеннән генә икәненә бабай бик каты иман китергән иде. Бабайның дөньяда вакытта бер шатланган вә   яраткан   нәрсәсе булса, ул да күз нурлары вә җигәр  парәләре  (Җигәр парәләре — бавыр, бәгырь кисәкләре.) булган ике угылы иде. Бу угыллар үсеп җитәр вакытларда Мөхәммәтгали бабай зур-зур яшьләргә ирешкән вә башы кар төсле агарган; бу балаларның аналары да күптән дөньяда юк иде. Олугъ   угылы   Җәгъфәр   килешле сурәттә озын буйлы, киң җилкәле вә киң күкрәкле, солтанәтле бер егет иде. Аның күзенең гайрәт илә уйнап торуыннан егетнең киләчәктә арыслан булачагын аңламак мөмкин иде. Җәгъфәрнең гәүдәсе бик калын вә таза булган шикелле, жаны да очарга торган төсле тынычсыз вә карарсыз иде. Җәгъфәр, бала вакытларыннан   бирле,   шөһрәт   казанмак,   халык   арасында   гади булмаган,  гараиб  (Гараиб — сирәк очрый торган.) һөнәрләр   күрсәтү   кебиләрне  уйлый иде. Аның күңеле, укуда булсын, һөнәрдә булсын, һәр җәһәттән үзенең тиңдәшләреннән өстен  булырга  ашыга иде. Кечкенә угылы Нуретдин бик уйлаучан вә фәйләсуф (Фәйләсуф — философ.) табигатьле иде. Аның җылы җанлылыгы вә шәфкатьлелеге Мусыл шәһәрендә хәерчеләргә, хәтта сабый балаларга кадәр мәгълүм иде. Нуретдиннең һәрбер эше сабыр вә вәкар берлән (Вәкар берлән — тотнаклылык белән.) нә эшләнә иде. Нуретдиннең агасы һәртөре коралларны вә куркынычларны, канлы сугышларны һәм дә бәгъзе күңел ачуларны сөя иде. Нуретдиннең табигате исә йолдызлы кичәләрдән, ай яктысында тын гына, тавышсыз гына ялтырап яткан күлләрдән һәм дә таң алдында моңлы иттереп сайрашкан кошлардан ләззәтләнә иде. Ул, үзләренең идән   шикелле   тип-тигез өй түбәләренә менеп, күзен күккә җибәреп, һәртөрлә әфкяр (Әфкяр — уйлар.) вә хыялларга китеп, яки җәнабе аллаһны тәкъдис вә тәхмид иткән (Тәкъдис вә тәхмид итү — мактау.) мөнәҗәтләр вә гаҗаибе мәхлукатка даир мәнзумәләрне (Гаҗаибе мәхлукатка даир манзумәләрне — тереклек дөньясындагы искиткеч хәлләргә бәйләнешле шигырьләрне.) көйләп моңланып ята иде. Халык бу ике борадәрнең (Бөрадәр — туган.) берсен якты вә эссе көн уртасына охшаталар вә икенчесе тын гына, ачык һавалы кичне искә төшерә дип сөйлиләр иде. Әмма боларның кайсы яхшырак икәнен аера алмыйлар иде. Җәгъфәр һәрвакыт: «Мин зур кеше буласым килә»,— дип, үз-үзенә сөйләнә иде. Шул вакытта аның йөзендә бертөсле баһадирлык вә куркусызлык әсәре күренә иде, аның күзләре гүя бер куркынычлы нәрсә күргән шикелле янып тора иде.
Мөхәммәтгали бабай да, угылының башын сыйпый-сыйпый, акрын гына: «И угылым, чын зур кеше булу, хәкыйкать зурлык (Хакыйкать зурлык — «чын абруй» мәгънәсендә.) табу җиңел эш түгел»,— дия иде.
Нуретдин, кечкенә вакытта ук күзләрен урамга таба сузып: «Минем яхшы кеше буласым килә»,— дия иде. Урамда эссе көннәрдә утлы көл шикелле кызган комнан яланаяк, яланбаш хезмәтчеләр, төяләргә, ишәкләргә йөк төятеп, йөк яныннан җәяү баралар иде, һәм ярлы гаиләләрнең аналары, чапаннарын ябынып, ашыга-ашыга, ач-ялангач бала-чагаларына азык эзли иде. Тагы бер җирдә бүре талаган шикелле ертык киемле теләнче малае, миләрне кайната вә башларны әйләндерә торган кояштан качар өчен, күләнкәле бер урын, бер почмак эзли иде.
Нуретдин, бу күренешләрне карагач, ихтыярсыз, үзенең яхшы, җәй көне салкын, кыш көне җылы була торган сарайларда торганлыгын, анда һәрнәрсә дә күп булганлыгын исенә төшерә иде. Һәм дә бу урамдагы, бер дә ял итмичә, тамак кайгысында йөргән халыкны, эсселектән, сусызлыктан кая барачагыны белмәгән теләнче малайларын чагыштырып карый иде. Мондин соң Нуретдин, күзләреннән яшь мөлдерәтеп, әллә нәрсәләр әйтмәкче булып, атасының күзенә карый иде. Атасы да, моның ни әйтәсе килгәнен белгәнгә, гаять шәфкатьле бер рәвештә угылының башын сыйпый башлый иде. Шул арада асрау кызны теге теләнче малаен чакырырга куша иде. Асрау кыз да теләнче малаен чакырып китергәч, ул бичарага тәмле-тәмле сүзләр әйтеп, ангар ашарга-эчәргә биреп, киемлекләр биреп, акчалар биреп озаталар. Боларның өенә кереп чыккан һәр теләнче кеби, бу да аллага шөкерләр итеп, шатланып, көлеп чыгып китә иде. Ахырга таба Нуретдин, үскәч, үзенең фитъри (Фитъри — тумыштан килә торган.) табигате теләгән ишне үзе эшли башлады. Ул иртүк торып, һичберәүгә әйтмичә генә, өеннән чыгып китә иде, аның бу эшеннән һәртөрле теләнчеләр, фәкыйрьләр, хәстә кешеләр хәбәрдар иделәр, Нуретдин дә аларга кулыннан килгәнчә изгелек итә иде. Атасының юмартлыгы аңа фәкыйрьне фәкыйрьлектән коткарырга бик зур бер юл иде. Тагы да Нуретдин урыныннан торырга хәле булмаган картлар нә ялгызларга, һәртөрле зәгыйфь-зогафага дарулар берлән ярдәм итүне, бигрәк тә үз кулы берлән дару сөртүләрне бик ярата иде. Ул нинди тилчәле авырулардан да җирәнми иде; аның чын күңелдән иткән нәсихәте вә яхшы сүзләре нинди хәсрәтле кешене дә шатландыра һәм нинди таш күңелләрне дә йомшарта иде. Шәһәр халкы Нуретдиннең кечкенә өенә бер авыруны яки бер хәерчене җитәкләп кайтканны һәм аның әйләнәсендә һәр яктан күңелле тавышлар берлә урам балалары йөгергәнен күрәләр иде. Кунакны өенә керткәч, ул бичараның һәртөрле кирәкләрен вә һәртөрле рәхәтләрен тәмам карап бетергәч, балалар янына чыгып, үзенә бер уңгайлы гына почмакны сайлап утыргач, һәр тарафы балалар көтүе берлән чолганган хәлдә, аларга кызык-кызык хикәятләр сөйләп һәм бергәләшеп «Мөхәммәдия»ләр вә касыйдәләр (Касыйдә — көйле әсәр.) укып, аларның да күңелен таба иде. Ул бу эшләрен шулкадәр шома, шулкадәр оста эшли иде, хәтта күп кеше моның бу түбәнчелекләрен күрми дә кала иде. Агасы Җәгъфәр исә: «Энем бу эшләрдән, бу балалыклардан ни кәеф таба икән»,— дип гаҗәпләнеп карап тора иде.
Борадәрләр шул рәвешчә үстеләр; гәрчә боларның табигатьләре вә теләкләре бөтенләй башка-башка булса да, бу ике карендәш үз араларында бик дуст вә берсе берсенә тәмам багъланган иделәр. Җәгъфәр егерменче яшькә җитте. Инде нинди шөһрәт вә нинди гали шан (Гали шан — бөек исем.) вә мәртәбә алмак вә ничек зур кеше булмак фаразлары моны бигрәк тә тынычсызлый башладылар, Аллаһе тәгалә тарафыннан да Җәгъфәргә иң беренче көчлелек вә Мусыл шәһәрендәге егетләрдән һәртөрле сугыш һөнәрләрендә өстенлек ихсан ителгән (Ихсан ителү — бирелү.) иде. Ул үзенә үзе: — Җиңү, өстен булу минеке!—дип пышылдый иде. Һәм, ниятенә, күрә, вакыйга моңгар булышты. Бу Җәгъфәрләрнең хәлифәсе башка бер хәлифә берлән сугыш ачты. Һәр ике як  бик  каты  сугыша   башладылар.  Хәлифәнең яхшы-яхшы гаскәр башлыклары үлделәр. Гаскәрләре җиңелә башладылар. Җәгъфәр, бу хәлне күргәч, үзенә шөһрәт тапмак заманы килгәнен сизде дә, дәрхаль (Дәрхаль – шунда ук.) атасына барып, сугышка барырга рөхсәтен сорый башлады. Сугышка киткәндә Җәгъфәр, атасы берлән бәхилләшә-бәхилләшә.— И сәвеклү әткәм!    Мин кайтканда үземә бөек-бөек мәртәбә вә гали шан алып кайтырмын,— диде. Бабай, һичбер сүз сөйли алмыйча, мөтәхәссиранә (Мөтәхәссиранә — хәсрәтле.) бер сурәттә угылын озатты.
Бер ел үтте. Ике ел, өч ел… Ахырда сугыш бетте. Җәгъфәр, үзенең дошманга каршы каты вә гайрәтле һөҗүмнәре вә сугыш фәнендә күрсәткән мәһарәтләре (Мәһарәт – осталык.) аркасында, гаскәр арасында бик сөекле вә дәрәҗәле булганлыгыннан, ахырда сәргаскәрлеккә (Сәргаскәрлек — гаскәр башлыгы булу.) тәгъийн ителде (Тәгъийн ителү — билгеләнү.). Ул дошман гаскәрен тәмам кырды, качырды, кайсыларын әсир алды һәм берничә шәһәрләр алды.
Моның галәбәсе (Галәбә — жиңү.) илә хәлифәнең хөдүдләре (Хөдүд – чикләр.) киңәйде, алынган шәһәрләр барчасы хәлифәгә хираҗ (Хираҗ – салым, ясак.) түләргә мәҗбүр булдылар. Менә бер заман Мусыл шәһәрендә зур бәйрәм булды. Хәлифә әмере буенча шәһәрләрдә һәртөрле зиннәтләр вә чуарлаулар булган шикелле, Мусыл шәһәрендә дә моңарчы күренмәгән бер газәмәтле (Газәмәтле – олы.) вә тантаналы гаед (Гаед – бәйрәм.) булды. Бөек дәрәҗәле сәргаскәр Җәгъфәр сугыштан кайтышлый үзенең гаскәре вә әсирләре илә Мусыл шәһәре аркылы чыгарга карар бирде. Шәһәр капкалары төбендә, чебен шикелле, кап-кара халык көтеп торалар иде. Шәһәрнең шөһрәте вә ватанның намусы вә хәлифәнең дусты булган мозаффар (Мозаффар — жиңүче, өстен булучы.) Җәгъфәрнең юл өстенә хәтфә паласлар җәелгән вә әлван-әлван (Әлван-әлван — төрле-төрле.) чәчәкләр утыртылган иде. Мусыл шәһәренең картлары, яшьләре, хатыннары, бала-чагалары җыелып, күзләрен еракларга җибәреп, тәгърифе (Тәгъриф – сөйләп аңлату.) мөмкин булмаган бер каты интизар (Интизар — өзелеп көтү.) илә Җәгъфәрне көтәләр иде. Менә бер заман якынлашып килгән, һәркем өчен мәхбүб (Мәхбүб – сөекле.) гаскәр күренде. Гаскәрнең иң алдында матур ак аргамак өстендә Җәгъфәр килә иде. Шул заман халык диңгезе дулкынланып китте, меңнәрчә сөйкемле күз караулары Җәгъфәрнең өстенә атылды. Төрле-төрле сөенеч вә шатлык авазлары илә Җәгъфәрне урамнан урамга озаталар иде. Баһадир Җәгъфәрнең артындин аяк-куллары зынҗырланган (Зынҗырланган — чылбыр, богау салынган.) вә һәр ягы гаскәрләр берлә чолганган әсирләр килә иде.
Мөхәммәтгали бабай, угылын каршыларга шәһәр капкасына бармыйча, үзенең крылсасында кечкенә угылы Нуретдиннең иңбашына таянып көтеп тора иде. Нуретдиннең йөзендә мисле (Мисле – охшашы.) күренмәгән бер шатлык беленсә дә, Мөхәммәтгали бабай табигый хәлендә тик кенә, тыныч кына тора иде.
Җәгъфәр, атасы йортына җиткәч, атын туктатты, сикереп төште дә леп-леп итеп торган йөрәге вә нурланган йөзе илә атасы янына килде (урталык сөкүт (Сөкүт — тын, тып-тын.)). Шул вакыт Җәгъфәр атасының аягына дөп итеп егылды, карт атасы да угылының йөзеннән үбеп, кочаклап урыныннан торгызган вакытта, Җәгъфәр акрын гына атасыннан: «Мин зур кеше булдыммы?» — дип сорады. Атасы тагы да шыпыртрак: «Юк әле, балам»,— диде. Бу сүзләрне һичкем ишетмәде. Шулай да Җәгъфәрнең йөзенә чыккан кәефсезлек галәмәтләрен һәркем күрде. Вә аның яңа гына дошманнарның рәтсез, тәртипсез пәришан вә сәфил (Пәришан вә сәфил — пыр туздырылган.) бер хәлдә арка биреп качканнарын күргән күзләреннән яшь килгәне дә шунда хәзер булган һәммә кешеләргә күренде. Олугъ сәргаскәрнең, башын салындырып, әллә нинди уйга китең, аты янына килгәнен, атына сикереп менеп, мөтәфәккиранә (Мөтәфәккиранә — уйга чумып.) вә мөтәхәссиранә бер рәвештә юл берлә киткәнен һәр кеше дә күрде. Баягы сөенечле тавышлар вә куанычлы авазлар, юл өстенә түшәлгән хәтфә паласлар вә сәргаскәрнең аяк астына ыргытылып торган чәчәкләр — һичберсе аны шатландыра алмыйлар иде.
Күп тә үтмәде, мәмләкәтнең терәге булган Җәгъфәрнең гаиб булган (Гаиб булу — югалу, юкка чыгу.) хәбәре чыкты; кайда киткәне билгеле түгел.  Берничә елдан соң бер олугъ мәмләкәттә әллә нинди бер галим вә фәйләсуф зоһур иткәне (Зоһур итү – килеп чыгу.) ишетелде. Бу яшь галим аз заманда шөһрәте илә дөньяны тотты, һәр җирдә ул галимнең падишаһны бик каты авырып яткан  җиреннән  сәламәтләндергәне  сөйләнә  иде.  Һәм дә падишаһ, терелгәч, ул галимгә: — Ни теләсәң, шуны ал,— дигән имеш дип сөйлиләр иде. Теге галим дә падишаһтан тик бер   ком сахрасы    гына сорап алды. Ул галим, нәбатат, ягъни үсемлекләр гыйльменең әллә нинди яшерен серләрен  белгәнгә күрә,  үзенең алган ком сахрасын   чәчәкләнеп,   чуарланып,   сандугачлар  сайрап тора торган бер бакча хәленә китерде, һәм аны хөкүмәт файдасына ташлады. Бу заманга чаклы ташлык, комлык булып яткан вилайәтләр (Вилайәт — өлкә.) хәзер ямь-яшел болынлык булып, кешеләр мәгыйшәт итә (Мәгыйшәт итү — яшәү, тормыш итү.) башладылар, һәммә халык Җәгъфәрне, кайсы әүлия дип, кайсы ишан дип, ничек мактарга  сүз  тапмыйлар  иде.   Әмма  Җәгъфәрнең кай җирдән килгән һәм нинди таифәдән (Таифә — төркем, бер диндәге кешеләр.) вә кем угылы икәнен белүче юк иде.
Бер заман иртә берлән иртүк Мөхәммәтгали бабайның сарае янына өсте-башы тузанланган, арган, кулында корган таягы бар җәяүле бер кеше килеп, саран ишеген шакылдата башлады. Тавышка хезмәтче кыз йөгереп чыкты. Теге кеше хезмәтче кыздан хуҗа янына кертүен үтенә башлады, Хезмәтче кыз баштарак, хуҗа йоклый, фәлән-төгән дип, кертмәскә теләсә дә, мөсафирнең даими вә сәбатлы (Сәбатлы – нык, чыдам.) үтенече каршысында җиңелеп, мөсафирне хуҗаның йокы бүлмәсенә кертеп җибәрде. Мөхәммәтгали бабай, кәнәфигә кырын ятып, куфи (Куфи – кофе.) эчә иде. Мөсафир, ишек төбендә туктап, гадәтчә сәлам бирде. Бу тавыш Мөхәммәтгали бабайның бөтен әгъзаларын хәрәкәткә китерде.
—    Син Җәгъфәрме?
—    Мин, әткәй! — дип, Җәгъфәр җавап бирде.
Мөхәммәтгали бабай, угылының каршысына атылып:
—    Син кайда йөрдең?— дип кычкырды.
— Мин шөһрәт эзләдем һәм аны таптым. Син падишаһны сәламәтләндергән шөһрәтле табиб хакында берәр сүз ишеттеңме? Син ком сахраларын гөлбостан (Гөлбостан — гөл бакчасы.) иткән галим вә фәйләсуфны ишеттеңме? Ул — мин идем. Хәзер мин һәлакәт кылычы, мәмләкәт һадиме (Һадим — юкка чыгаручы.) сурәтемнән чыгып, сезнең хозурыгызга гадәтән бер татулык ботагы булып килдем. Хәзер үз халкымыз вә чит халыклар һәммәсе мактыйлар, һәрберсе минем исемемне гыйззәтле (Гыйззәтле  -хөрмәтле.) тоталар. Җә, әткәй! Инде минем зурлыгымны вә галилегемне игътираф итәсеңме (Игътираф итү – тану.)?
Карт, моның өстенә мәхзүн (Мәхзүн – кайгылы.) карап, акрын гына, ләкин ачык кына: — Юк әле! — дип җавапланды.
Кәефсезләнеп:
—    Тагы «юкмы»?! — дип, бик каты сулыш алып, башы илә әткәсен сәламләде дә тагы туган шәһәреннән чыгып, әллә кая китте.
Янәдән берничә еллар үтте. Бер заман барча мөселман шәһәрләрендә шөһрәтле бер шагыйрьнең шигырьләре һәркем тарафыннан дәрт илә укыла башлады. Борынгы шагыйрьләрнең исемнәре, кояш каршында йолдызләр югалуы шикелле, югалып китте. Моның шигырьләре һәр җирдә укыла иде. Бу шигырьләр илә яшьләр генә түгел, картлар да дәртләнә иде. Җәгъфәрнең шөһрәте туган шәһәренә дә җитте. Хәлифә, шагыйрьне ишеткәч, һәр якка эзләүчеләр җибәрде. Җәгъфәрне сарай шагыйре итмәкче булды. Ләкин Җәгъфәр һаман кача вә яшеренә иде. Халык Җәгъфәр дигән исемне генә күреп калалар иде.
Бер вакытта, тын гына җәйге кич иде, чибәр генә киенгән бер яшь кеше Мусыл шәһәренә керде дә, Мөхәммәтгали бабай сарае янына җиткәч, ишек төбендә туктады. Инде асраулар да Җәгъфәрне таныдылар. Шатлык тавышлары сарайны яңгыратып җибәрде. Җәгъфәрне өйгә  кертеп  җибәрделәр.  Җәгъфәр  керде,  атасы  ястү намазы илә мәшгуль икән, Җәгъфәргә көтәргә тугъры килде. Атасы намаздан бушагач, угылына сәвекле сурәттә илтифат итте. Еллар, айлар үтүе бабайны бөкрәйткән, йөзен дә җыерчыкландырган булса да, шул ук борынгы якты караулары, шыгрым тулган гакыллы башы вә иске мәхәббәте бер дә үзгәрмәгән иде. Бабай угылын кочакламакчы булган иде, ләкин Җәгъфәр, аягына егылып, кабзыятьле (Кабзыятьле – каушау-тотлыгулы.) тавыш илә бу сүзләрне сөйли башлады: — Менә, әткәй, мин сезнең хозурыңызга тагы килдем, сезнең сүзеңезне ишетергә яндым, ашыктым. Минем шигырьләрем һәркемгә рухани бер рәхәт бирә, байларга да, фәкыйрьләргә дә гыйбрәтләр күрсәтә. Минем исемем шөһрәт тапты, минем язган шигырьләрем үзем үлсәм дә үлмәсләр, алар, мин тере вакыттагы шикелле, мин кабердә ятканда да гаммәи халык (Гаммәи халык — барлык кешеләр, масса.) тарафындин хозур вә ләззәт илә укылырлар. Әйтче, әткәй! Син хәзер минем зурлыгымны вә галиҗәнаблегемне игътираф итәсеңме?
Мондин соң Мөхәммәтгали бабай угылын җирдән торгыза-торгыза: — И балам, мин сине кызганам, син һаман да чын хәкыйкать, зурлыкны тапканың юк,— диде. Җәгъфәр: — Ну, мин табам аны! — дип, ачуланып чыгып китте дә тагын әллә кая нам-нишансыз гаиб булды (Нам-нишансыз гаиб  булды — исемсез-хәбәрсез  югалды.).
Биш ел үтте. Бер матур гына айлы кичәдә Мөхәммәтгали бабай яхшы вә саф һавалар тәнәффес итмәк (Тәнәффес итү — сулау.) өчен үзләренең мәгьлүм рәвешчә тип-тигез түбәләренә менеп ятты. Ул мөтәфәккиранә генә күктәге йолдызларны сәер вә тамаша итеп ята иде. Бабай, түбәдән башын түбән таба салындырып карагач, сарай әйләнәсендә әйләнеп йөргән әллә нинди бер кешене күрде, һәм дә ул кеше сарай ишеген дөбердәтим микән, дөбердәтмим микән дип курыккан вә шикләнгән төсле күренде. Бабай нечкәләбрәк караса, теге кешенең киеме таланган, терсәкләре күренеп тора, яланаяклы, башы ялангач икәнен күрде һәм, бу сыйфатлардан аның бер дәрвиш (Дәрвиш – дөньядан бизгән.) мөсафир икәнлегенә хөкем итеп: — И мөсафир! Курыкмыйча дөбердәт, минем сараем һәрвакытта мөсафирләр вә юлчылар өчен ачыктыр,— дип кычкырды. Дәрвиш, бу тавышны ишеткәч, калтырап китте дә, башын югары күтәреп, тавыш иясен карый башлады. Ай да бабайның ябыккан вә җыерчыкланган йөзен яктыртып тора иде. Бабай да, пәрәвезләнгән начар күзләре берлән карый торгач, угылының киемнәре таланган вә йөзләре саргайган булса да, таныды да: — Син Җәгъфәрме? — диде. Җәгъфәр дә: — Әйе, әткәй! Менә минем сыйфатым ни рәвешкә керде?! Шөһрәт шикеллеләрнең нәрсә икәнен аңладым, хәзер инде бөтен гомеремне вә гакылымны аллаһе тәгалә юлына фида иттем, һәм тау тишекләрендә саумәга (Саумәга – гыйбадәт бүлмәсе.) ясап, ялгыз аллаһе тәгаләгә коллык итәмен, зурлык вә шөһрәт таҗын да алла киертер дип өмид итәмен, мин инде дөньядагы дәрәҗәләрне талак иттем (Талак итү – ташлау, аерылу.), аларның чебен канаты кадәр дә кыйммәте юк икәнен белдем, минем аларны эзләп йөрмәгем тик мәгърурлыгымнан гына икән.

Комментарий язарга


*