Лично-почетный потомственный гражданин — кәвеш тегүче Шәрәфетдин абзыйның өендә 5 нче июльдә бик зур голяма җәмгыяте (Голяма җәмгыяте — галимнәр җыелышы.) булды. Беләсең инде: һәркем үз тиңе вә үз шәриге берлән азаплана бит. Моның өенә лично-почетный потомственный гражданин Хәйрулла Гаделшин хәзрәтләре дә килде. «Исәнме-саумы?», «Исәнме-саумы?», «Сәламәтме-саумы?» сүзләре кат-кат тәкрарлангач, бик озын, бик нечкә бер дога да кыйлынды. Шундин соң Пиршин-Пирлиннәрне вә Биниевләрнең ишеге өстеннән коелган штукатураларны, вә черегән толыпларны, вә 50 тәңкә акчаларны, вә Карамалыдан сөрелеп килгән формаларны хәзер дә бик яхшы белә торган бер мулла, шәһәремезнең мәзине илә Фәссах карыйга карап, күзләрен имансыз кешенең җан биргәнендәге шикелле акайтып:
— Чыгарыңыз шуларны, алар «Фикер» гәзитәсен яклыйлар! — дип кычкырды.
Бу тавышка югарыдагы ике гражданинның берсе булган Хәйрулла Гаделшин сикереп торды да, Фәссах карыйның кулыннан тотып: «Чык мәҗлестән, вон! шпион!»— дип куа башлады. Фәссах карый, бичара, мәҗлестәге кешеләрдән бер дә мәрхәмәт әсәре күренмәгәч, Габдерәкыйп хәзрәткә карап: «Хәзрәт! Ни әйтәсез, мин, сез чыгарсаңыз — чыгам, сез чыгармасаңыз — чыкмыйм, бу мәҗлестә сездән башка чын кеше юк»,— диде.
Бу рәвешчә Фәссах карый кат-кат сораса да, Габдерәкыйп хәзрәт җавап бирмәде. Ягъни: «Чыкмасаң чыкма»,— дип ишарәт итте. Шулай да Фәссах карыйга чыкмыйча тугъры килмәде. Теге почетный гражданин, үзе генә чыгара алмагач, кәвешче почетный гражданинны ярдәмгә чакырды. Соңгы гражданин өй хуҗасы булгач, чар-начар (Чар-начар — ирекле-ирексез.), Фәссах карый хурлыгыннан вә хәкарәтләүләренә (Хәкарәтләү — хурлау, кимсетү.) егълый-егълый чыгып китте. Җә инде, Хәйрулла Гаделшин берлән Сәхип Пиршин, Гайниҗамал хәзрәткә тыныч калды. Манигъ мөндәфәгъ булды (Манигъ мөндәфәгъ булды — тоткарлык бетте.).
Инде сөйләгән сүзләрен карыйк. Хәйрулла Гаделшин шундагы иптәшләренә карап: «Иптәшләр! без болай итик. Киләсе чәһаршәнбегә мин кырык кеше хәзерлим, аларга үзем командир булам да, «Фикер» идарәханәсендәге (Идарәханә — монда «редакция» мәгънәсендә.) машиналарны, кассаларны — һәммәсен ватамыз. Камил әфәнденең үзен һәм бала-чагасын кыйныймыз, изәмез»,— диде. Гайниҗамал хәзрәт тә 20 кеше тапмакчы булды, инде чәһаршәнбе көн киләчәкләр дә «Фикер» идарәсен тар вә мар итәчәкләр. Гайниҗамал хәзрәт «Фикер»нең шагыйренә дә бармак селкеп куйды: «Эләктерсәңез, аны да кыйнагыз»,— диде.
Әй, күзләреңне хәсәд, тәмгы, хирыс (Хәсәд, тәмгы, хирыс — көнчелек, кеше малына кызыгу, комсызлык.) берлән кан баскан Гайниҗамал хәзрәт! Син бу кадәр эшләр эшләүне әллә Шәрәфи абзыйның бәлешен кимерү дип белдеңме? Әллә Пиршиннән әллә ничә мең тәңкә мал алып ашап, соңра сумына бер тиен дә түләми котылу дип белдеңмени? Әллә син аны Мәннафовтан алып ашаган закускаларың дидеңме? Әллә син ялкаулар хикәяте сөйләү дип белдеңме? Бар әле, «Фикер» идарәсен ват әле! Аннан сине Карамалыдан сөргән шикелле генә сөрмәсләр. Тагы катырак эләктерерләр. Син, кулыңнан килсә, дөньяда бер гәзитә дә калдырмас идең. Юк, ул алай булмый шул. Әллә син бу мәхәлләгә имам булмакчы буласыңмы? Ул да булмас. Чөнки син — әллә ничә җирдән сөрелгән кеше; тамагыңны туйдыра алмагач, төрле-төрле сурәтләргә кереп, бөлгән, шартлаган кеше һәм, хөкүмәт тарафыннан замечен (Замечен — «күзәтү астына алынган аферист» мәгънәсендә.) булып, төрмәдә черүдән тик рәззакъ (Рәззакъ — туйдыручы.) байларың аркасында гына котылган кеше. Син «Фикер» мөхәрриренең иманына, исламына ябыштың. Ул гына җитмәде, тагы аның җанына вә бала-чагасына касд кыйлмакчы (Җанына касд кыйлмакчы — кыйнарга, үтерергә ниятләнмәкче.) буласыңмыни? Казандагы Мөхәммәди хәзрәт угылы Гариф мулла да, «Тәрҗеман» мөхәррире берлән талаша-талаша, таулар биеклек кәгазьләр өйгәч кенә туктаган иде. Син дә шулай үзеңне яратмаганнарны кяферләндереп, фаҗирләндереп (Кяферләндерү, фаҗирләндерү — кяфер, бозык кеше итеп күрсәтү.) ташламакчы булдыңмы?
Инсаф кирәк, хәзрәт, инсаф кирәк! Җитәр инде, болай да гәзитәдә һич хыялга килмәгән мәкаләләр басылып, мөхәррирләр сезгә каршы тормакчы булдылар. Әүвәл сезнең шикелле сорыкортларны бетереп, дәфгы мәзаррат (Дәфгы мәзаррат — зарарларны юк итү.) кыйлмакчы булдылар да, аннан соң гына гәзитәне милләт файдасына хаслап, җәлбе мәнфәгать кыйлмакчы (Җәлбе мәнфәгать кыйлу — файдалыны тарту, китерү.) булдылар. Бу эш «Тәрҗеман» мөхәррире башыннан да кичте. Ул да сезнең шикелле чалмалы җаһилләр (Җаһилләр — наданнар.) берлән бик озак тартышты. Гакыйбәт (Гакыйбәт — соң чиктә.) чалмалылар мәгълүб булдылар (Мәгълүб булу — җиңелү.). Бәгъзесе (Бәгъзесе — кайберсе.) инсафка килде. Бәгъзесе никадәр тырышып та пешерә алмагач, шул иске гыйнадлары (Гыйнад — кирелек, тискәрелек.), иске тәгассыблары (Тәгассыб — фанатизм, искелек.) илә каберләренә керделәр. Әле онытканмын икән, хәзрәт, син беркөн мәҗлестә, кымызны хәрам дип эчәм, дидең, җылкы итен хәрам дип ашыйм, дидең,— ялган дисәң, шаһитләр дә бар. Бөтен мәҗлес халкы ишетте.
Инде редакцияне дә щулай хәрам дип ватасыңмыни? Пиршин малын да шулай хәрам дип ашадыңмыни? Сез бит беренче суфилык, хәтта вәлилек (Вәлилек — изгелек.) дәгъвасы кыйлган кеше; алай булгач, ник хәрамны бик батырлык берлән эшлисең? Бу сөальләр җавапсыз калмасын.