ТАТ РУС ENG

Идарәдән

Мөхтәрәм рәфикъләремезә гарыз тәшәккер.
«Бәянел хак» клишесе астындагы гәзитәнең тәшвикъ вә тәргыйбләре саясендә идарәмези берничә карагруһларың ватмак эстәдекләри хосуста «Таң йолдызы», «Борһане тәрәкъкый», «Әлгаләмел ислами» гәзитәләре гаять инсаният вә өхуввәт сүзләр яздылар.
Рәфикъләремезең бу хосуста безә вә мәгънән милләтә күстәрдекләре мәгунәт ичүн без, бөтен һәйьәт идарә бер агыздан: «Яшәңез, мөхтәрәм рәфикъләр, яшәңез, карендәшләр!» сүзләре илә ибраз мәүдәт вә тәшәккер идийерез.
Инсан ата берлек илә карендәш улмаз, бәлки фикер вә мәсләк берлеге илә карендәш улыр. Бинаән галәйһи Гариф хәзрәтләри вә Садыйк хәзрәтләри, безә дин чишмәсе күстәреб, милләти янә шунларың бак аләтендә ничә вә ничә гасырлар изеп, гакыйбәт татарның намене биля җир йөзеннән калдырмайа чалыйшан «Бәянел хак»тан башка барча гәзитәләр бере дигәри илә кардәшчә генә мөгамәлә итмәдедер. Без гәзитә галәменә шу хәясыз милләт кортларыннан качып кердек дәгелмә?
Артык анларың тавышларын ишетмәйә вә анларый онытмайа карар вирмәдекмә? Бөйлә исә, бәр фәраз: анлар кәндиләринә «Бәянел хак» кеби бер мөтәгассыйб тарафдар булып та, янә безә аяк чалмак эстәсәләр, янә бези әсфәлес сафилинә инмәйә дәгъвәт итсәләр, без анларый әл берлекилә дүкеб вә, яхуд «ләкем мәсләккем вә ляна мәсләк?» кеби бер йомшак сүз сөйләб, һәр нәсылсә озаклашдыралым.
Йитәр дин исемендән инсан таламак, йитәр шәригать исемендән халыкны каралтмак, йитәр болганчык суда балык ауламак! Батсын мөтәгассыйбләр! Яшәсен яңа, яшь милләт каһреманнары!
 

ИДАРӘДӘН


Хөрмәтле   иптәшләребезгә   рәхмәт   белдерү.
«Бәянел хак» клишесе астындагы гәзитәнең котырту һәм өстерүләре аркасында редакциябезне берничә карагруһларның ватарга ниятләнүләренә бәйләнештә «Таң йолдызы», «Борһане тәрәкъкый», «Әлгаләмел ислами» газеталары гаять кешелеклелек, кардәшлек хисләре тулы сүзләр яздылар.
Иптәшләребезнең безгә һәм чынында милләткә ярдәм итәргә теләүләре өчен без, бөтен редакция, бер авыздан: “Яшәгез, хөрмәтле иптәшләр, яшәгез, карендәшләр!” сүлләре белән дуслык хисләре һәм рәхмәтебезне белдерәбез.
Кеше ата берлек белән туган түгел, бәлки фикер һәм тоткан юлы белән кардәш була. Шуңа күрә Гариф хәзрәтләре һәм Садыйк хәзрәтләре, безгә дин чишмәсен күрсәтеп, милләтне тагын да шуларның коралы белән ничә һәм ничә гасырлар изеп, нәтиҗәдә татарның исемен дә җир йөзендә калдырмаска тырышкан «Бәянел хак»тан башка барлык газеталар бер-бере белән кардәшләрчә генә эш итәргә тиешләр. Без газеталар дөньясына шушы оятсыз милләт кортларыннан качып кердек түгелмени?
Аларның тавышларын бүтән ишетмәскә, аларны онытырга карар бирдек түгелме? Шулай булып, уйлап карыйк: алар, үзләренең «Бәянел хак» ише бер фанатик яклаучылары булгач, яңадан да безгә аяк чалырга маташсалар, янә безне алар белән кычкырышу кебек түбәнлеккә сөйрәсәләр, без аларны бергәләшеп юлдан илып ташлап, яки «безнең юл беләнме, әллә түгелме?» дигән сорау куеп, ничек тә аларны ераклаштырыйк (изолировать итик).
Җитәр дин исеменнән кеше талау, җитәр шәригать исеменнән халыкны каралту, җитәр болганчык суда балык тоту! Батсын фанатиклар! Яшәсен яңа, яшь милләт каһарманнары!
 

Комментарий язарга


*