Хөрмәтле Фатих әл-Әмирхан әфәнде! «Әлгасрел җәдит» журналына махсус җибәрдекеңез «Коммуна» әсәре — заманымызда табгы вә интишаре (Табгы вә интишаре — басылуы һәм халык арасында таралуы.) гаять мөһим бер әсәрдер. Шуның өчен Сездән риҗа итәмез (Риҗа итү — сорау, өмет итү.), мәзкүр (Мәзкүр — әлеге.) әсәрең дөрест басылмасы өчен беловойга язып (Беловойга язып — акка күчереп.) җибәрәсез; бер бозып, бер сызып язган черновоеңызны (Черновой — каралама.) аңламак, хосусән мөрәттибләр өчен (Хосусән мөрәттибләр өчен — бигрәк тә корректорлар өчен.), бик мөшкелдер. Мадам ки (Мадам ки — шулай булгач.), тәрҗемәсенә һиммәт итмешсез (Тәрҗемәсенә һиммәт итмешсез — тәрҗемәсен тырышып эшләгәнсез.), бер дә беловойга язмага да иренмәңез.
Яңа Яндуфкада гыйззәтлү (Гыйззәтлү — кадерле.) Әхмәтсафа әфәнде! «Фикер»гә мөхбирлек итәргә (Мөхбирлек итү — язышу, хәбәрчесе булу.) дәртеңез булса, мөмкин кадәр файдалы вә хикмәтле нәрсәләр язарга тырышыңыз мәктүбләреңезең (Мәктүб — хат.) арасында мөляхәзсезрәк (Мөляхәзәсезрәк — игътибарсызрак, талымсызрак.) язылганнар да булганлыктан, сайлап вә чүпләп кенә басарга тугъры киләдер.