ул падишаһ гаять шәфкатьсездер,
аның исеме — Ачлыктыр.
Ачлык-падишаһ
(Русчадан тәрҗемә)
Әгәр без, үземезнең гомеремезнең ачылыкларыны вә шәхси хәсрәтләремезне вакытча онытып, үземезне чорнап алган дөньядагы тормышларга вә гомерләргә бик нечкәләп кенә карасак, әүвәл карауда бу тормышлар әллә нинди гаҗәп, әллә ни төсле ят күренер, һәр селкенү, һәр хәрәкәт безгә чишүе мөмкин булмаган чуалчык бер мәсьәлә шикелле күренер.
Берәүләр кан-тирләргә батып эшлиләр, берәүләр бернәрсә дә эшләмиләр; берәүләр ачыгалар, һәртөрле авырулардан чебеннәр шикелле каталар (үләләр); икенчеләре биек-биек пулатларда гына торып, алтын-көмеш савытлардан гына ашыйлар; бәгъзеләр (Бәгъзеләр — кайберәүләр.) хәсрәтләнәләр һәм зәхмәт чигәләр; бәгъзеләр куанышалар, шатланышалар. Гадәләтчә (Гадаләтчә — гаделлек таләп итүенчә.), китапча уйлаганда, туп-туры эшчән, тырышучан вә икътисадлы (Икътисадлы — әйберен саклап тотучы, экономлы.) кеше рәхәт тора, аның һәр эше уңга бара, алга китә, менә аның пулатлары, ул алтын-көмеш табаклардан гына ашый, хрусталь касәләрдән генә эчә, дип әйтергә тиеш шикелле күренә. Шулай ук бернәрсә дә эшләми торган ялкау кеше кайгы таулары төбендә хәсрәтләнеп, кулын яңагына куеп утыра, ачы-ачы күз яшьләре агызып җылый, аның өчен ул ялкау яки пьянчук; болай булгач, үзенә төшкән кайгы тауларына үзе сәбәп, үзе гаепле дип әйтсәк, бик чын сүз әйткән төсле буламыз. Тәңренең шәригатендә дә, адәм законнарында да эш шулай булырга тиеш бит! Ләкин, юк, алай түгел: ачыгалар, туңалар, өшиләр, чебеннә шикелле, төрле авырулардан кырылалар; бәлаләр, казалар астында изеләләр; хәсрәтләнәләр, золым, җәбер вә кыеннарны күтәрәләр; шул кешеләр ки, кайсылары кан-тирләргә батып эшлиләр — хезмәт итәләр.
Ә теге, бернәрсә дә эшләмәүчеләр? Алар дөньяда гомер итмиләр, бәлки бәйрәм итәләр; ул — гомер түгел, гаед (Гаед – бәйрәм.) дип әйтеләдер. Бер кеше бар, үзе мутлыктан башканы белми, ә аның акчасын тавык та чүпләп бетерә алмас. Кайда гадаләт? Кайда тигезлек?
Әгәр син дөньяга бай баласы булып тумасаң, синең маңлаеңа язылган инде: син бөтен гомереңне әллә нишләп, чуалып үткәрәсең. Син әле яңа тугансың бит, җирдән аз гына күренәсең. Сине шундук хәсрәт берлән бәла саклап кына, эзеңә генә басып йөриләр, һәм икесе ике кулыңнан тоталар да, әйдә бөтен якты дөнья буенча сөйрәргә! Син, мәсәлән, бер авыл муҗигының баласы, инде син дүрт яшькә җиттең, син хәзер муеныңда бер авыр җөк барлыгын сизә башлыйсың. Синең уйныйсын, җөгерәсең килә; юк, сиңа бер тал чыбык бирәләр дә казлар көтәргә кушалар. Тагы азрак үстең, сиңа шул тәртип буенча сарыклар, бозаулар, хәтта дуңгызлар көтәргә бирәләр. Ну, болар әле чәчәкләре генә, син бу хезмәтләрне уйнап кына эшлисең. Мә, менә сиңа җимешләре: син 8 яшькә җиттең. Кыш көне килде: баерак кешеләр балаларын мәдрәсәгә бирәләр. Мәдрәсәдә балалар күп. Анда бик күңелле, синең дә барасың килә.
Юк! Тукта әле, шаярма, синең сызыклардан чыгасың юк әле. Әткәңнең арышы уңмаган. Иманалар, бурычлар түлисе бар, бер тиен акчасы юк, ә авызлар әллә ничәү, ашарга кирәк. Менә атаң, бозга бәрелгән балык шикелле, сугыла-сикерә, нишләргә белми аптырый. Әткәң ишетте: күрше барин шырпы фабригы ача икән. Менә рәхимле кеше чыкты: бу яшь балаларга да эш бирә. Синең фабрикка барырга теләвең дә бөтенләй гөнаһлы кешенең эссе таба яларга теләве шикелле генә дә бит, нишләргә кирәк! Әткәй кулдан тоткан, җитәкләп алып бара. Синең көненә 14 сәгать, 12 сәгать хезмәтеңә фабрикта 10 тиен генә биргәннәрен атаң да бик яхшы белә; ул синең шырпы исеннән, фосфордан, күкерттән авыруга сабышачагыңны да белә; синең, җөткерә башлап, чахотка буласыңны да белә, Соң, белсә — нишләсен!
Ахрысы, семья асрарга кирәк. Синең ул ун тиенең тормыш файдасына керә бит. Әгәр сине, бәхетең аркасында, кечкенәдән авыру эләктермичә һәм бер төрле завод машинасы кулыңны яки муеныңны өзмичә, ничек тә булса азапланып, 18 яшькә җитсәң, сиңа тагы үз көнеңне үзең күрергә туры килә. Шырпы фабригыннан сине куып чыгардылар, чөнки анда яшь балалар да эшли алалар. Аларны зурларга биргән хактан бик күп ким бәһагә эшләтеп була; сиңа көненә 10 тиенгә хезмәт итү хурлык инде. Авылда торырга сиңа тагы туры килми: ашлыгыңыз да бик аз, бурычларыңыз күп. Сиңа, кая булса да китеп, кәсеп эзләргә тиеш була. Юк исә сезнең семьяңез әллә нинди чуалчыкларга очрасыдыр.
Син шәһәргә юнәләсең. Мәсәлән, син анда бер ситсы фабригына керештең. Сине бер машинаның станогы янына китереп кададылар. Бу сиңа бик ят, бик кызык күренде. Машинаны йөртү бик кыен; ары карасаң — тегәрҗепне бозар дип куркасың, бире борсаң — кулыңны эләктерер дип куркасың. Шулай булса да, син бу эшкә көннән-көн ияләнә барасың. Бер ел, ике ел хезмәт иткәч, ситсы эшенә бөтенләй остардың, һәм син яхшы бер ткач (Ткач — тукучы.) булып чыктың. Шул рәвешчә син торасың; күңелеңнән гомереңне ситсычы булып үткәрәм дим уйлыйсың; менә бер заман локаут! Кисәктән хуҗа игьлам итә: «Мин хезмәтчеләремнең яртысын чыгарам, аның өчен бер дә ситсыны соратучы юк. Мин үземә зарар итәм»,— ди. Шул форма илә син үзеңнең иптәшләрең илән морҗадан чыгып китәсең. Икенче фабрикантка барып борын төртәсез. Ул әйтә: «Юк, голубчиклар, мин әле үзем дә хезмәтчеләрдән туеп беттем һәм шулар өчен палисәләргә (Палисә — полиция.) йөреп азапланып беттем, гаеп итмәңез, туганнар!»
Менә син үзеңнең ситсы һөнәрең берлә бергә табадагы рак (Рак — кысла.) шикелле калдың. Сине сораучы да юк, алучы да юк! Ә шулай да ашарга-эчәргә кирәк. Нишләргә кирәк? Син инде, ниндәй генә фабрикка алсалар да, бармакчы буласың.
Мәсәлән, син чуен, тимер заводына эләктең. Синең, теге ситсычылыкны оныта-оныта, бу эшне өйрәнеп җиткәнче нинди җәһәннәм газаплары күргәнеңне бер алла гына беләдер.
Ничек син өйрәнеп кенә җиткән идең, сине тагы куалар; әйдә, тагы өченче эшкә сызгана башла. Менә шул рәвештә син бөтен гомерең буенча әйләнәсең. Кайда барганыңны һәм сине бәхетсезлек кайсы яктан сугып җыгачагын үзең бер дә белмисең.
Як-ягыңга карыйсың. Сиңа, үзеңә карасаң да, иптәшләргә карасаң да, бик ачы, бик хурлык күренә.
Син дә бит шулук «кеше» дип аталасың. Сине дә шул башкаларны яраткан алла ук яраткан, ә синең иркең, ихтыярың диңгез дулкыны чайкап, батырып, калкытып йөргән бер йомычка ихтыярыннан бер дә артык түгел. Шуның төслүк, сине дә явыз язмыш теләсә ни кыйландырып, изеп, яньчеп, ватып бетерәдер. Сине бөтенләй мунчалаландырып, йомшатып бетергәч, күпер астынамы, канау төбенәме тота да ыргыта: «Бет шунда! Җаның чыксын!» — ди.
Бу нинди күрмеш соң бу? Нинди күзгә күренмәгән куәт соң бу,— адәмнәрне бу кадәр каты командовайт итә, кешеләр берлә йомычка берлә уйнаган шикелле генә уйный, ихтыярны тартып ала? Бу көч — би…и…и…ик зур көч.
Дөньяда бер падишаһ бар ки, ул падишаһ гаять шәфкатьсездер, аның исеме дә — А ч л ы к т ы р.
Менә ул нинди көч! Аңладыгызмы? Ачлык падишаһ инсаннар өстеннән менә шундый куәтле хөкем итә. Ул Ачлык ул кадәр үк куркынычлы да булмас иде, ләкин адәмнәр үзләренең ясаган, эшкә ярамаган тәртипләре берлән аңар бик күп, бик күп көч бирәләр. Берәүгә ни өчен тормыш яхшы да, берәүгә ни өчен начар? Ни өчен берәүләр корсак киерәләр, кабаралар, күперәләр дә, ни сәбәпле икенчеләр ачлыктан каталар — үләләр? Инсанның җаны бу мәсьәләне хәл кыйла-кыйла бик күп газаплар чикте, дөнья тормышларындагы тәртипләр эчендә кайсы туры, кайсы кәкре икәнен аера-аера бик күп зиһеннәр, бик күп гакыллар сарыф итте. Менә без хәзер шул кешеләр ясаган тәртипләрнең турылыгы, кәкрелеге хакында сүз сөйләмәкче булабыз. Әгәр безгә боларның һәммәсе ап-ачык беленсә, дөньядагы изелгән, яньчелгән халыкның хәленә ярдәм итү җиңелрәк булыр.
Без, бу хәзерге тәртипнең чын төбен аңлату вә аңлау җиңелрәк булсын өчен, бик еракдин тотынамыз.
Әгәр без бер кешене, танымакчы, белмәкче булсак, иң элек аның кече яшьтән бирле ни рәвештә торганын һәм нишләгәнен сораша башлыйбыз. Ул кешенең үткән гомере бөтенләй безнең уч төбемездәге шикелле беленсә, без аның ни төсле кеше икәнлеген буын-буын санап, сөйләп күрсәтә алабыз. Менә адәмнәрнең бөтен тормышы да шулай.
Борын заманда, әллә кайчангы иске вакытларда, инсаннар авылсыз, шәһәрсез, юлсыз, күперсез бу замандагы урманнарда, чокырларда тора торган ялангач вәхшиләр кеби торганнар. Бу вәхши адәм дигән нәрсә бик аянычлы, бик кызганычлы бер нәрсәдер. Аның көче аз, ә табигать биргән коралы бер дә юк. Табигать үгезгә — мөгез, бүрегә — үткен теш, арысланга көчле тырнак биргән. Бу әйтелгән коралларның барчасы да дошманның һөҗүменнән саклану өчендер. Ә безнең вәхши адәмдә нәрсә бар? Тик андый-мондый очлы таягы бар. Менә аның барлык коралы шушы. Шулай да аның да дөньяда торасы килә. Азык табарга да кирәк. Бигрәк тә явыз, ерткучы хайваннардан үзен-үзе коткарырга кирәк. Билгеле инде, аңгар һәртөрле шакшы нәрсәләр берлә генә туенырга кирәк; аю яки арсланнар, ичмаса, иртә чәйгә бер кыр кәҗәсе яки бер үгез хәзерлиләр.
Сүз дошманнарга килсә, безнең вәхшине үзеннән көчлерәк хайваннар һәрберсе рәнҗетә, хәтта кайсы инсафсызы куй урынына истигъмаль итеп (Истигъмаль итү — куллану.), көндезге чәйгә жаркой ясаудан да тарсынмый. Вәхши, мискин, мондый золымнарга үкереп җылаудан башка бер хәйлә дә кора алмый. Кайда инде аңгар ярдәм, кайда булышучы?
Менә бер заман вәхши адәмнәр җыелыша башлыйлар, җыелышуда хикмәт барлыгын сизә башлыйлар. Җыелышу вә берләшүнең иң беренче файдасы уларак, бу вәхши инсаннар иң әүвәл бик зур бер кыр кәҗәсе үтерделәр, алар шул кыр кәҗәсен көн буенча ашадылар. Әгәр боларга аю яки каплан туры килсә, аны хәзер безнең вәхшиләр җыелышып, бергәләшеп үтерәләр; аның иске усаллыкларын бөтенләй түли башладылар. Әгәр бу вәхшиләр берләшмичә, ялгыз-ялгыз торсалар, бичараларның һичберсе кәҗә итен, үзләренең колакларын күрмәгән шикелле, күрмәс иде. Ә аю яки каплан дисәң, аларны ялгыз-ялгыз үтерү кайда,— вәхшиләр үзләре аюның табагына аш булырлар иде.
Ә хәзер безнең вәхшиләрнең һәрберсе кәҗә ите ашаган; аюга да һәрберсе таяк төрткән. Инде вәхши абзыйлар аюларга, бүреләргә, арысланнарга шундый курку салдылар ки, алар инсаннарның көчен гомергә онытмаслык булдылар. Шул рәвешчә, вәхшиләрнең башына бергәләшмәкнең файдалылыгы фикере урнашкач, аларның һичберсе әүвәлге рәхимсез вә кызганыч гомерне яңгартмаска вә бергәләшмәктән аерылмаска вәгъдәләр куештылар.
Шул рәвешләрдән без күрәбез ки, вәхши кешеләрне бер җиргә җыелып, куәт беректереп торырга мәҗбүр итүче — нужда (Нужда — мохтаҗлык, ихтыяҗ.) һәм чарасызлык икән. Аларның бу җыелышлары дошманнардан котылырга да уңгайлы, азык табарга да бик җайлы. Менә шундый берләшүне, шундый җыелышуны берләшмәк (сотрудничество) дип атыйлар. Бу берләшмәкнең никадәр кирәклеген, никадәр лөзүмлелеген (Лөзүмлелек — кирәклек, тиешлек.) аңлату өчен мин ушбу мисалны китерәм.
Мәсәлән, һәрберсенең авырлыклары 20 шәр поттан булган 10 данә чуен багананы бер җирдән икенче җиргә күчермәкче булып, 10 кеше тотындылар. Әгәр дә бу 10 кешенең һәрберсе үзенә бер багана алып, шуны күчермәкче булып азапланса, теләсә ул кеше гомер буе мышкылдап ятсын, багананы урыныннан кузгата алмас.
Әмма ул 10 кеше, көчләрен берләштереп, унавы бер багананы күчерсәләр, алар бу эшне хәзер эшләп ташларлар. Баганаларның ничек күчкәннәрен тоймый да калырсың.
Менә берләшмәктә нинди зур көч бар! Һәм шуның өчен нужда вә кыенлык кешеләрне җыелып вә көч берләштереп, зур-зур кавемнәр вә кабиләләр булып торырга мәҗбүр итә. Һәрбер кавем үзенең тереклеген тәэмин өчен, үзен-үзе бетүдән саклар өчен кулыннан килгәнчә тырышырга, хезмәт итәргә тиеш. Шул үлчәү буенча инсан, үзенең гакылы киңәйгән, белеме арткан саен, үзенең рәхәте өчен тырыша-тырмаша башлады. Мәсәлән, бертөрле кавем иген чәчә, сукалый, тырмалый, җанлы мал көтә, җимешләр җыя һәм гайреләр… Ләкин җир йөзендәге һәр урыннар бертөсле түгел бит. Бер кавемгә бик яхшы кара туфраклы җир эләккән, ул кавем бик күп иген чәчә. Икенче кавемгә бик матур үләнлек, печәнлек җир туры килде, ул кавем хайваннар көтә, мал асрый. Өченче кавемгә бик баткак, балчыклы җир очрады; ул җирдә, билгеле, икмәк үсми, ну, аның урынына баткакта тимер мәгъдәне (Мәгъдән — чыганак; рудник, шахта; руда.) бар, һәм бу кавем тимерчелек эшен эшли башлады. Кыскасы гына, һәр кавем үзенең җиренчә, тормышынча нинди эш уңгай булса, шул эшне эшлидер. Моннан нәрсә чыга?
Бер кавемнең ашарга икмәге күп, ләкин ул балта, пычак вә гайре тимер кораллары юклыктан зәхмәт чигәдер (Зәхмәт чигү — кыенлык кичерү.). Ә икенче кавемнең тимер-томырлары бик күп, ләкин икмәге бик аз; монда нишләргә кирәк? Бер кавемгә бик яхшы туры килә дә, икенчесенә бик начар; менә бер заман бу кавемнәр сораша-сораша берсе-берсен табалар. Бер кавем әйтә: «Безнең икмәгемез бик күп тә, тимеремез юк»,— ди. Икенчесе: «Безнең тимерләремез хәдсез-хисапсыз да, ашарга икмәк юк»,— ди. Боларның бер-берсе арасында алмашу була: бу ике кавем үз тапкан нәрсәләрен кара-каршы алмаштыра башлыйлар. Хәзер һәр ике якта икмәк тә бар, тимер, дә бар.
Бер мәртәбә танышкач, бу кавемнәр алдагы елларда да шулай алыштыра-алмаша башладылар.
Качан ки эш рәтләнеп киткәч, тимерчеләр: «Безнең җиребез барыбер баткак — иген аз чыга, без тик бушка гына вакыт үткәрәбез; алай иткәнче, без ялгыз тимер эше генә эшлик тә, шул эшләремезне (китапча ничек диләр соң әле), «ма хасәлемезне (Ма хасәл — әйбер, нәрсә, продукт.) күрше кавемнәрдән кирәк нәрсәләремезгә алмаштырырмыз»,— дип уйладылар.
Һәм ике кавемнең һәр икесенә икмәк тә кирәк, тимер дә кирәк. Хәзер без шулай ясыйк ки, яхшы җирле кавем тик иген генә чәчсен, баткак җирле кавем тик тимер генә эшләсен дә башканы белмәсен, дип хөкем иттеләр.
Шул рәвешчә болар «эшне бүлмәк» ысулы да чыгардылар. Мондин соң һәр кавем үзенә яраган эшне генә эшләп, кавемнәр арасында гомуми эш бүлмәк ысулы мәйдан сөреп китте. Әмма һәр кавемнең үз арасында эшне, хезмәтне бүлеп, ияләренә (осталарына) тапшырмыйча туры килмәде. Мәсәлән, берәүнең көче бик күп, агачларны тамыры берлән куптара, теләсәң нинди авыр хезмәткә кушсаң да, көче җитә.
Әмма син аны итек тегәргә кушып кара әле. Ул сиңа шундый итекләр тегеп бирер ки, кешегә күрсәтү бөтенләй оят булыр.
Ә бер кеше бар: үзе бетерешкән, көчсез, чалгы да күтәрә алмый, ләкин итекне бик матур тегә. Боларның икәвенә дә икмәк тә кирәк, итек тә кирәк. Бәс, җир сукалаучыга, итек эшлим дип, буш вакыт уздырганчы, шулай ук итекчегә хәленнән килмәгәнгә чалгы күтәрергә азапланганчы, һәр икесе бер генә эш эшлиләр: итекче итек тегә, сукачы җир сөрә, печән чаба.
Соңыннан болар үзләренең ма хасәлләрен алмаштыралар. Менә шулай иттереп, болар үз араларындагы ыппе бүлделәр.
Шулай ук һәр кеше үзенең табигате яраткан вә фитърәтендә (Фитърәт — яратылыш.) булган эшне бик ярата һәм шул эшкә бик дәртләнеп тотына. Болай булгач, эшне, тырышуны бүлмичә, уртакламыйча бер дә туры килми.
Әгәр бер кавем эчендә 30 кеше булса, әлбәттә, аларның эчендә 17 сукачы, 2 итекче, 3 тегүче, 2 тимерче, 5 балта остасы, 1 пич салучы булырга кирәк. Бу 30 кешенең һәрберсе бертөрле эш эшли; ләкин бәргәләшкәч, болар барча кавемнең кирәк нәрсәләрен җитештерәләр. Гаммәнең (Гаммә — масса (халык).) тормыш өчен лябеддә минһе (Лябеддә минһе — ансыз яшәп булмый торган.) булган икмәк, итек вә гайре, вә гайре нәрсәләрне хәзерли алалар. Ул кавем вә җыелышның һәр әгъзасы да эшли, хезмәт итә, ләкин аларның хезмәте аерым-аерым бүленгән: һәрберсе бертөрле эш эшли — ягъни: «Ике куянны бер җулы кусаң, берсен дә тота алмассың»,— дигән мәкальне бик яхшы беләләр.
һәр ничек эшне бүлмәк — бик файдалы, бик уңгайлы бер нәрсәдер. Аның никадәр яхшы вә тиешле икәне ушбу алдымыздагы мисалдан беленер.
Оста итекче бер пар итекне 2 көн эчендә тегеп бетерәдер. Әгәр тимерче, үзенең эшен ташлап, итек тегәргә тотынса, бер пар итекне 2 атнада да тегә алмас. Итекчедә дә, әгәр итеген ташлап, пычак ясарга керешсә, шулук хикмәт чыгачак. Кыскасы гына, хезмәт бүлгәндә, үзенә охшаган бер эшне сайлап алып, тик шул эшне генә эшләгән кеше кулында 20 төрле эш тоткан кешедән тизрәк һәм уңгайрак эшлидер.
Эшне уртаклашу тырышуның зураюына, киңәюенә сәбәп буладыр.
Эшне бүлгән вакытта һәркем үзе өчен бик кирәкле булган эшне эшлидер һәм үзенә дөнья тормышы өчен кирәкле нәрсәләрне шул эшләгән ма хасәлсенә алмаштырып аладыр, һәр кеше махсус бер генә эш эшләгәч, алмашмак ысулын йөртмичә мөмкин түгелдер.
Һәрбер эш иясе үзе эшләп чыгарган ма хасәлдән үзе өчен атап бик аз тынасын алып каладыр. Ел буена 150 пар итек теккән бер итекче үзе кияр өчен, мәсәлән, тик ике пар итек алып каладыр, калган 148 парны һәрбер тереклек кирәкләренә алмаштырадыр, һәм бу 148 пар итек «товар» дип аталадыр.
Һәрбер алмашмак өчен (яки сатмак өчен) чыгарылган нәрсәләр товар дип әйтеләдер.
Бәс, хезмәтне бүлмәк алмашуның кирәклеген, ма хасәлләрене алмашу өчен (сату өчен) йөртеп товар ясауның тиешлеген чыгарадыр.
Әгәр без буңгарчы сөйләгәннәремезне онытмасак, беләмез ки: нужда һәм кыенлык кешеләрне берләшмәккә кушты вә, кавем-кавем булып җыелышып ялгызлыктан качарга өйрәтте. Мондин соң җирләрнең, көчләрнең, сәляхиятләрнең башка-башкалыгы һәр кавем эчендә, аерым-аерым гөруһлардагы төслүк, тырышуны, хезмәтне бүлергә мәҗбүр итте. Һәр кавем, һәр җәмгыятьнең әгъзалары үз араларында эшне бүләрга бурычлы булдылар.
Эшне, хезмәтне бүлү ма хасәлләрне алмаштыруны чыгарадыр, ма хасәлләрнең алмашынмак өчен чыгуы товарларны хасил итәдер.
Товарларның кыйммәте
Без инде эшне, хезмәтне уртаклашмак, бүлмәк товарлар алмашуны чыгарганын белдек. Тик хәзер безгә: бер товарны икенче товарга алмаштырганда күпме, никадәрле бирергә кирәк? — сөале үз алдына килеп торадыр.
Иң элек мисал күрсәтү өчен иң простой гына нәрсәне тотыйк әле.
Итекче ткачтан, бер пар итек биреп, киндер алмакчы була. Җә инде, итекче үзенең итеге өчен никадәр киндер алырга тиеш?
Билгеле инде, итекче ничек тә булса киндерне күбрәк эләктерәсе килә, ә ткачның киндерне күп ычкындырмыйча гына итек киясе килә. Болар ничек килешәләр соң?
Әгәр итекче үзенең итегенә чиктән тыш күп, мәсәлән, кырык аршин киндер сораса, ткачның: «Ай-яй, син акыллы баш икәнсең, үзеңнең күп булса 2 көндә эшләми бер пар итегең өчен минем 4 көндә эшләгән 40 аршин киндеремне сыпырмакчы буласың! — дип әйтәсе ап-ачык мәгълүм. Әгәр, киресенчә, ткач итекчегә тик 10 гына аршин киндер биреп итек алмакчы булса, итекче дә: «Тот капчыгыңны! Мин бер пар итек өчен 2 (ике) көн бөкрәйдем, ә син бер көндә ясаган 10 аршин киндергә алмаштырмакчы буласың. Юк, иптәш, авызың пешәр,— дип әйтер.— Ботка пешми!»
Шулай да итекчегә ыштан тегеп кияргә киндер бик кирәк, ткач мискин күптән бирле җаланаяк җөгереп җөри. Итеге әллә кайчан искергән, ничек тә булса итек алырга селкенми туры килми.
Менә бер заман ткач итекчегә әйтә: «Тыңла әле, иптәш, син бер пар итегеңне 2 көндә эшләдең бит; ярый. Алай булгач, син миннән дә шулай ук минем 2 көндә эшләгән киндеремне ал. Мә сиңа 20 аршин киндер. Болай итсәк, миңа да җәбер, сиңа да җәбер булмас, моңгар күнсәң, безнең ботка пешәр»,— ди. Шул рәвешчә болар һәм килештеләр.
Без күрәбез ки, ткач та, итекче дә үзләренең товарларына шул товарларны эшләп чыгарырга никадәр вакыт кирәк булса, шул кадәр кыйммәт (бәһа) куялар.
Әлбәттә, ткачка бер аршин киндерне эшләп чыгаруга күпме вакыт кирәк икәнен һәрбер итекче белмәгән шикелле, шулай ук итекченең бер пар итек тегәргә никадәр вакыты киткәнен һәр ткач та белми: һәр останың бөтен дөньядагы һөнәрне белеп бетерүе лазем түгел бит инде.
Ну, мәсәлән, икенче сурәттә, әгәр безнең итекче берлән ткачымыз үзләренең товарларын алмаштыра белмәсәләр, ягъни кемнең товары кемгә, күпме тиеш икәнлеген аңлый алмасалар да, алар ахырларның ахырында, күп уйлый торгач, шулук товарны эшләп чыгарырга никадәр вакыт киткәнен хисаплап, шул вакыт хисабынча товарларын алмаштырырлар яки бәһа куярлар. Бу менә ничек булып чыга: фараз итәбез, итекчеләр ткачларны алдарга тотындылар, инде итекчеләр бер пар итеккә 20 аршин гына киндер алмыйлар, ә 25 аршин алалар. Болай булгач, билгеле, итекчеләр җырлап кына гомер итәрләр иде, ә ткачлар көнен-төнен эш өстендә утырып, бөкрәеп бетәрләр иде. Дөньяда һәр кеше үзенә нәрсә файдалы, шуны эзли; шуның өчен ткачларның күбрәге үз балаларын итекчелек һөнәренә өйрәтә башларлар иде, һәм берничә ел аркылы дөньяны шул кадәр күп итекче басар иде ки, хәтта аларның эшләп чыгарган итекләрен алырга кеше табылмас иде. Ихтыярлы-ихтыярсыз, итекчеләр берсеннән-берсе очсызрак сатарга тырышырлар иде, инде бер пар итекне 20 аршинга түгел, 15 аршин киндергә дә шатлана-шатлана бирерләр иде. Базарда итекнең кыйммәте бик түбән төшеп, итекчелек һөнәре иң файдасыз һөнәрләрдән санала башлап, ул һөнәр илә шөгыльләнүчеләр бик аз калыр иде.
Мондин соң итекнең кыйммәте тагы югары менәр иде. Чөнки бу һөнәр илә шөгыльләнүчеләр аз булгач, базарда итек тә аз булыр иде.
Әгәр ткачлар итекчеләрне, балта осталарын, игенчеләрне алдарга керешсәләр, янә шул ук чуалчык чыгар иде. Халыкның барлыгы ткачлыкка тотынып, бихисап күп киндер хәзерләрләр иде. Киндер бик түбән дәрәҗәгә төшеп арзанаер иде дә, киндер эше берлә вакыт үткәрүдә дә файда булмас иде. Бара торгач, ничек әйләндерсәләр дә, товарга бәһа куйганда, һаман да шул товарны эшләп чыгарырга киткән вакытны хисапларлар иде.
Ахрысы чынлап ук, кешеләр бер-берсе илә товар алмаштырганда, берсенә берсе тип-тигез хезмәтләрен дә алмаштыралар, ягъни Вәли Гали өчен никадәр вакыт эшләсә, Гали дә Вәли өчен һич кимчелексез шулкадәр вакыт эшләргә кирәк икән. Болай, без әйткәнчә булмаса, товарларны башкача, башка игътибар берлән алмаштырып буламы соң?
Өсттән генә караганда, бәгъзе кешегә товарларга кыйммәт кую товарның инсаннарга китергән файдасы кадәр булу тиеш төсле күренер, ягъни товар никадәр файдалы булса, аңгар шул кадәр кыйммәт куярлар.
Хәер, әгәр товарлар үзләренең файдалылыгына карап йөртелсәләр, моннан чуалчыктан башка бернәрсә дә чыкмас иде. Берәүгә бүген итек бик кирәк, ул бүген, итеккә 3 бәһасен сорасалар да, куанып бирергә тора: яланаяк җөгерергә бик суык; ә иртәгә аңгар итек бушка да кирәкми, чөнки ул кичә генә бер пар итек алды бит.
Соң, товарларның кайсы файдалырак, кайсы кирәклерәк икәнен ничек белергә кирәк? Бүген миңа итек кирәк, иртәгә — киндер. Бүген миңа икмәк бушка да кирәкми. Ә иртәгә миңа икмәк тә, итек тә, киндер дә кирәк булып киттеләр, һава берлән су һәркем өчен лябед (Лябед — чарасыз, котылгысыз.), һәр кешегә кирәк; ә шулай булса да, аларга һичкем акча түләми, аның өчен ул һава берлән суны һичкем тырышып, көч берлән тапмаган, бәлки аларны табигать үзе биргәнлектән, алар кешеләргә бушлай килгәннәр.
Ну, шулук суны табар өчен, китерер өчен хезмәт-көч сарыф ителсә, янә дә акча түләргә туры киләдер. Мәсәлән, шәһәрләрдә су йөртә торган машиналарга яки су ташучыларга акча түлиләр.
Бәс, мәгълүм булды ки, товарларга шул товарны табар өчен яки эшләп чыгарыр өчен киткән тырышу-хезмәт буенча кыйммәт куярга кирәк икән.
Яхшы. Ну, без күз алдымызга менә мондый мәсьәлә куйыйк. Безнең теге киндергә итек алмаштыра торган итекчемез — бик эчүне, пьянчуклыкны ярата торган кеше. Ул шул исерек күзләре берлән бер итекне тиешенчә ике көндә генә эшләп бетерә алмады, ә 4 көндә эшләп чыгарды, һәм, кисәктән, безнең итекче ткачтан шул 4 көн эшләве буенча киндерне 20 аршин гына сорамый, бәлки 40 аршин сорый: «Мин, ди, итекне 4 көндә эшләдем, ди, син дә үзеңнең дүрт көндә эшләгән киндереңне бир; бир миңа 40 аршин киндер!»—ди. Бу вакытта, билгеле инде, һәркем итекчегә: «Син, дустым, тагы күбрәк эчеп, пич башында күбрәк ятасың калган; син, бәлки, ул вакытта бер пар итекне 10 көндә теккән булыр идең; шуның өчен син хәзер шундый бер дурак эзлә ки, синең шул эшең өчен синең алдыңга 100 аршин киндер өеп ташласын»,—дип каплар иде. Ткач та: «Мин, иптәш, алай иткәнче, итекне ике көндә генә эшләп чыгарган һәм миннән 20 аршин гына киндер сорый торган итекче берлән алмаштырам; безнең бер пар итекне 4 көн эшләгән кеше берлән боткамыз пешмәс»,— диер иде. Ткач шулай дигәч, әгәр итекченең, итеген сөйрәп, киндерсез өенә кайтасы килмәсә, итекне 20 аршинга бирергә туры килер иде. Беленде ки, итекченең эше тугъры түгел икән; ул итек берлән 4 көн эшләгән булып азаплангач, аңгар 20 аршин гына сорамыйча, артык сорады. Инде ап-ачык аңладык бит: итекче үзенең товарына кыйммәт куйганда, шул итек өчен күпме утырганын исәпләмичә, шул итекне эшләп чыгарырга чын-чыннан күпме вакыт кирәк, шул вакыт буенча кыйммәт куярга тиеш. Әгәр һәммә итекчеләр һәр ике көндә берәр пар итектән тексәләр, бу безнең итекченең дә итекләренә шул ике көн хезмәт исәбенчә кыйммәт куеладыр. Әгәр ул, берәр төрле сәбәп аркылы, итекне озаграк теккән булса, анысы игътибар ителмидер. Кыскасы гына: безнең һөнәрчеләр арасында товарлар алмаштырылган чакта шул товарларны эшләп чыгарырга киткән вакыт хисабынча товарга кыйммәт (бәһа) куеладыр. Димәк ки, товарның кыйммәте шул товарны чыгарганчы үткәрми мөмкин булмаган бер вакыт илә үлчәнәдер.
Бу кагыйдәне онытмаска кирәк. Моннан башка эшче халкына бу кадәр ачылыклар күрсәткән тормыш тәртипләрен аңлап булмыйдыр,
Акчалар
Югарыда сөйләгәнемездән без күрдек ки, итек берлә киндерне алмаштырганда, бу ике товарны эшләп чыгарырга киткән тип-тигез вакыт игътибарга алынды* (* Борын заманнарда кешеләр арасында простой алмашу булган. Болай итеп, товарларны простой гына алмашу аркасында, кешеләр бер-берсенә тип-тигез хезмәт итешкәннәр; шөйлә ки (Шөйлә ки — менә болай.): һичбер кешегә җәбер булмаган. (Берәү бер кешегә ничаклы хезмәт итсә, икенчесе дә аңгар тәхминнән (Тәхминнән — чама белән алганда.) тип-тигез хезмәт иткән, ягъни болар «әлмөэминун кальбениан яшд…» әлх. хәдисе буенча гамәл иткәннәр. Бу уйлый торган стансадыр, уйларга кирәк.) (Мөтәрҗим (Мөтәрҗим — тәрҗемәче.).*) һәм шул вакыт буенча алмаштырылды. Аны эшләп чыгарырга 2 көн сарыф итәргә кирәк булган бер пар итек шулук ясап, киндер итеп чыгарырга 2 көн кирәк булган 20 аршин киндергә алмаштырылды. Шуның шикелле үк, базарга чыгарылган товарлар гомумән үзләрен эшләп чыгарырга киткән хезмәт вакыты хисабынча алмаштырыла алалар.
Мәсәлән, 4 пот бодайны эшләп чыгарырга — 2 көн, бер пар итекне тегеп чыгарырга — 2 көн, 20 аршин киндерне эшләргә — 2 көн, 5 аршин пустауны чыгарырга — 2 көн, бер көзгене ясап чыгарырга янә 2 көн кирәк булса, бу әйтелгән товарларны берсен берсенә теләгәнчә алмаштырып була. Ягъни бер пар итеккә теләсәң 4 пот бодай аласың, теләсәң 5 аршин пустау яки бер көзге аласың.
Әгәр көзге эшләп чыгарып, аны алмаштырмакчы булсаң, аңгар янә 4 пот бодай, яки 5 аршин постау яки 20 аршин киндер алып була.
Хәзер без күз алдыбызга шундый вакыйга китерәбез. Мәсәлән: безнең итекчегә киндер кирәк. Ул итеген текте дә ткачка китте, шул итеген киндергә алмаштырмакчы була.
Гөнаһ шомлыгы, ткач кичә генә итек алган икән, аңгар яңа итек тә кирәкми: «Мин, ди, синең итегеңне алып кая куйыйм?— ди. — Әгәр синдә миңа кирәклерәк бер товар булса, мин алмаштырыр идем. Әмма минем хатыныма да әле күлмәклек киндер кирәк»,— ди. Нишләмәк кирәк, итекче ул ткачка, бу ткачка бара, шул ук җавапны бирәләр: итек һичкемгә кирәкми. Итекче эченнән генә уйлый: «Ах, мин бикяр (Бикяр — юкка.) икмәкче булмаганмын: икмәк — бик үтә торган товар, бүген ашасаң, иртәгә тагы кирәк, һәм икмәккә теләгән вакытында теләсәң нәрсә алмаштырып була»,—ди. Бәхеткә каршы, икмәкче күнде, итеккә кирәге кадәр икмәк бирде; һәм итекче дә баягы ткачка икмәк күтәреп барды; ткач та икмәккә тиешенчә киндер бирде. Ләкин икмәкче дә үзенең тәкъдиренең начарлыгыннан мыгырдана. Дөрест, аның товары — үтә торган һәм һәр кешегә кирәк товар; һичкем икмәксез тора алмый. Әмма кайвакытта икмәкне дә алмаштыру читен була. Фараз итәбез, тере мал багучыда икмәкчегә бик кирәкле сыер бар, мал багучыга да икмәк һәр көн кирәк.
Ләкин бер сыерга бигрәк күп икмәк бирергә кирәк. Ул икмәк тагы бик тиз искерә бит, мал багучы ул кадәр искергән икмәкләрне кая куйсын? Шулай ук бәгъзе бер урында мал багучыга да кыенлык килә: гәрчә аның сыерлары, куйлары һәркемгә кирәк һәм алар икмәк шикелле искермиләр. Әмма бер көнне мал багучыга инә кирәк булды. Шөйлә ки: куй йә сыер биреп инә алырга кирәк. Мал багучыга бер сыер өчен шулкадәр күп инә бирерләр ки, ул аларны гомер буе тегү өстендә утырса да бетерә алмас. Бәс, беленде ки, алмаштыру шул кешегә уңгай икән, кайсының кулында иң күп үтә торган вә кешеләр арасында иң күп әйләнә торган товар бар, һәм ул товар берлә үзенең эшләп чыгарган ма хасәлсен алмаштырырга һәркем атылып кына тора. Әгәр ул товар аңгар хәзер кирәк булмаса, ул аны җыеп саклап куя ала, һәм ул товар бер дә бозылмый, һәртөрле кечкенә вә зур кисәкләргә бүленә, шул сәбәпле ул кеше, үзенең йөргеч товары аркасында, үзенә кирәк булган кечкенә нәрсән булсын, зур нәрсәне булсын — җиңел генә алмаштырып ала ала.
Бу нинди товар соң? Бу товар, әлбәттә, безнең «акча» булырга тугъры киләдер: аңгар һәр нәрсәне алырга һәр нәрсәне сатарга мөмкин. Кешеләр иң әүвәл үзләренең эшләп чыгарган нәрсәләрен шул йөргеч товарга алмаштырып, соңра кирәкле нәрсәне шуңгар алмаштырып алганнар.
Шундый товар акрын-акрын алмашуның иң зур васитасы (Васита — чара.), коралы була башлаган*. (*Төрле вакытларда, төрле тарафлардагы кешеләр, бу алмашу вә алмаштыруга васита ясар өчен, төрле товар сайлаганнар. Болар галибән (Галибән — күбесенчә.) үзләренең җирләрендә кайсы товар күбрәк булса, шуны алмашу васитасы итеп сайлаганнар. Русларның бабалары славяннар заграница (Заграница — чит ил, чит мәмләкәт.) товарларын вәхши хайваннар тиресенә алмаштырып алганнар, аның өчен ул вакытта славян җирендәге урманнарда һәртөрле вәхши хайваннар бик күп булган, һәм чит мәмләкәт сәүдәгәрләре дә шул хайваннарның тиреләрен, мехларын бик яратып алганнар. Бәгъзе урыннарда тере малларны шулай васита итеп йөрткәннәр. Мәсәлән, бу товар фәлән кадәр сарык яки фәлән кадәр сыер, яки атка тора дип сөйләшкәннәр.
Һәм хәзердә дә бәгъзе вәхши адәмнәр бертөрле ракларны (кыскычларны) васита ясыйлар. (Бу ракларны алар һәртөрле зиннәтләргә истигъмаль итеп, үзләре бик яраталар.) Аларны диңгез буйларыннан җыеп йөриләр дә, җыйгач, тәсбих шикелле итеп, җепкә тезәләр һәм шуңгар теләгән нәрсәләрен алмаштырып алалар.
Ләкин буның шикелле товарларның һәммәсе дә алмаштыру васитасы ясар өчен бөтенләй уңгай түгел. Чөнки аларның кыйммәте (әгәр аларга сарыф ителгән хезмәт илә куелса) җылдан җылга үзгәрәдер. Кайвакытта аларның бәһасе югары менәдер, кайвакытта түбән төшәдер, ягъни син үзеңнең эшләп чыгарган товарың өчен теге алмаштыру васитасы (средство обмена) булган товарны күпме алачагыңны бер дә белмисең. Бу, әлбәттә, уңгай түгел. Тагы да аларның (икмәк, тере мал, мех кеби нәрсәләрнең) акча урынына алмашу васитасы булып йөрүләре аларны саклавы кыен булуыннан һәм тиз бозылуларыннан һәм күп урын ишгаль итүләре җәһәтеннән бигрәк тә уңгансыздыр. Менә шуның өчен дә, бара торгач, кешеләр, үзләренең товарларын шундый бер махсус товарга алмаштыра башладылар ки, ул товарның кыйммәте бик сирәк үзгәрә, һәм ул товар тиз бозылмый да һәм күп урын да ишгаль итми. Бу товар — алтын һәм көмештер. Бу икесен алмашу васитасы урынына истигъмаль итү бу җәһәттән уңгай ки, бер кисәк алтынны яки көмешне бик вак кисәкләргә бүлеп була. Һәм иң кечкенә кисәге дә беркадәр кыйммәт тота. Димәк ки, алтын берлән көмешкә зур нәрсәләрне, кечкенә нәрсәләрне, кыйбатлы нәрсәләрне, арзанлы нәрсәләрне — һәммәсен алмаштырып алып буладыр. Тагы алтын-көмешнең уңгайлыгы: аларны һәртөрле кисәкләргә бүлеп була. Әмма теге, борын заманда акча урынына йөргән тиреләрне киссәң, бозылалар, эшкә ярамыйча калалар. Тагы: алтын, көмеш кисәкләренең һәммәсе дә бертигез, ә тиреләрнең һәммәсе дә бертигез түгел — берсе яхшы, берсе начар. Әгәр, мәсәлән, бу сыер 5 данә төлке тиресе бәрабәренә тора дисәң, бәгъзе бер төлке тиресе ялгызы 3 сыер кыйммәтенә торадыр. Сиңа нинди төлке тиресе кирәк? Мәгълүм түгел. Ә син бу сыер 30 тәңкә тора дисәң, утыз тәңкә акчаның һәммәсе дә бер. Бер акча бер акчадан бер дә артык түгел. Менә шул алтын берлә көмешнең уңганлыгы өчен дә, көмешне кисәкләргә кисә башлаганнар, һәм бу кисәкләр рубль дип аталганнар. Әүвәлдәрәк бу көмешләр теләсә нинди формада, төрле рәвешләрдән киселеп йөргәннәр. Соңрак, көмешкә башка төрле мәгъдәннәр катыштырып алдау, алдану булмасын дип, көмешне махсус государственный монетный двордан (Государственный монетный двор — дәүләтнең акча сугу сарае.), государственный (Орелъ)лар куеп (Государственный орелълар куеп — иске Россия дәүләт гербындагы ике башлы каракош сурәте куеп.), өстенә язып чыгара башлаганнар. Мондин соң простой монетлар урынына чын акчалар чыкты.
4 мыскал, 21 доля авырлыгындагы акча — бер рублә, моның ике өлеш артыгы — 2 рублә, яртысы — полтина, 4 тән берсен четвертак дип атадылар. Бәгъзе акчаларның исемнәре дә үзләренең ни рәвештә дөньяга чыкканнарын күрсәтеп торалар.*)
Качан ки, дөньяга акча чыккач, һәр товарның кыйммәтен (бәһасен) белү бик җиңгел була башлады, товарларны берсен берсе илә үлчәргә уңгайлы булды, һәммә товарларны акча өстенә генә ташлый башладылар. Бу бөтенләй кибетләрдәге үлчәү шикелледер. Мәсәлән, ике данә ташның бер-берсеннән никадәр авырлыгын ничек белер идек? Әгәр боларның авырлыгын потлык, кадаклык тимер герләр өстенә ташласак, эш гүя ки уч төбендәге шикелле мәгълүм булып чыга. Герләр бер нәрсәнең авырлыгын белер өчен хезмәт иткән шикелле, акчалар, да бер нәрсәнең кыйммәтен белер өчен хезмәт итәләр. Ничек ки герләр илә нәрсәләрнең авырлыгын белү герләрнең үзләре дә авырлык иясе булганлыктан килгән кеби, акчалар берлән нәрсәләрнең кыйммәтен белү дә акчаларның үзләре һәм кыйммәт иясе булганлыктандыр.
Алар (акчалар) алтыннан, көмештән ясалалар. Ә болар — бик йөргеч товарлар. Алтын берлә көмешнең кыйммәте акчаларда гына түгел, бәлки алтын, көмеш савытлар, алтын, көмештән акча ясамастан борын ук, халык арасында ходка (йөрергә) киткәннәр иде.
Көмештән шуның өчен акча ясадылар: чөнки көмеш — ышанычлы, бәһале товар. Кечкенә генә кисәге дә бәһале була. Үзе бозылмый һәм күп урын да алмый. Кыскасы гына, товар алмашырга васита ясар өчен бик уңгайлы нәрсәдер. Әгәр дүрт мыскал (Мыскал — дүрт грамм авырлыгындагы үлчәү берәмлеге.) авырлыгындагы бер көмеш кисәген җир астыннан казып табып, акча ясап чыгарыр өчен бер көн хезмәт сарыф итәргә кирәк булса, шулай ук бер бүрекне тегеп чыгарырга бер көн вакыт китсә, бу вакытта бүрекнең кыйммәте дә теге 4 мыскал көмешнең кыйммәте кадәр буладыр.
Ул 4 мыскал көмештән бер көмеш акча ясыйлар да, менә бу бүрекнең кыйммәте бер тәңкә булды, диләр.
Менә шулай итеп дөньяга акча чыга. Мондин без күрәбез ки, акча да барыбер башка товарлар төслүк икән. Акчаларның да кыйммәте шул акча ясала торган мәгъдәнне җир астыннан казып чыгарып, аны акча сурәтенә кертеп чыгарганчыга чаклы киткән хәзмәт буенча гына куела икән. Шөйлә ки: мәгъдән бик йөри торган һәм кыйммәте даими вә ышанычлы булган товар булганлыктан, башка товарларның кыйммәтен аның өстенә ташлыйлар да, бу мәгъдән-товар акчага әйләнәдер.
Онытмаган булсагыз, бая мин товарларның кыйммәтен бодай кыйммәте өстенә ташлаган вакытымда: 20 аршин киндер яки 5 аршин пустау яки бер пар итек 4 пот бодайга торалар, дидем. Хәзер товарларның кыйммәтен акчалар кыйммәтенә ташлаган вакытымда мин: 20 аршин киндер, 5 аршин пустау яки бер пар итек 4 тәңкә (4 кисәк көмеш)гә тора дип әйтәм, ягъни акча димәк — һәммә товарларның кыйммәтен күрсәтә торган товар дигән сүз, яки товарлар үлчи торган бер үлчәү дигән сүздер.
Базарда акчалар товарларның кыйммәтен күрсәтәләр һәм үзләренә һәртөрле товарларны алмаштыралар (акчага нинди товар теләсәң, шундыйны ала аласың), ягъни акчалар алмашу васитасы булып хезмәт итәләр.
Акчалар да барыбер, башка товарлар төслүк, бер товардыр. Аларга да үзләренең мәгъдәннәренең җир астыннан табылуларына киткән хезмәт өчен генә кыйммәт куеладыр.
Тагы да тик шуның өчен генә ул акчаларга базарда һәрнәрсәне дә алырга мөмкин.
Чынлап та, һичкем үзенең товарын һичбер бәһасез, кыйммәтсез, һавадагы торнага яки урамда очып йөргән конфет кәгазенә алмаштырасы килмәс. Ярый.
Ләкин кәгазь акча турысында ни әйтәбез? Кәгазь акчаны ясавы бик ансат: аны бер көндә әллә ничә йөз мең ясап була. Ә базарда шул кәгазьләргә айлар, җыллар кадәр хезмәт иткән тау-тау товарлар бирерләр.
Моннан чыгадыр: акчаларның кыйммәте асла аларны табарга киткән хезмәт буенча үлчәнми икән.
Әгәр шул ике тиен грошлык кыйммәте булмаган кәгазь акчаларга базарда теләсәң ни нәрсә алып булса, кәгазь акчаларда үзенә башка бер куәт барлыгы күренәдер.
Туктагыз әле азрак.
Ихтимал, монда да хакыйкатькә барып җитәрбез. Кайчан алтын берлә көмеш җир астыннан табылгач һәм тиешенчә эшләп чыгарылгач, аларны һәртөрле кисәкләргә бүлеп үлчиләр дә алардан һәртөрле акчалар: бер тәңкәлекләр, 50 тиенлекләр, четвертаклар вә гайреләр, вә гайреләрне ясыйлар.
Әгәр, мәсәлән, бер кисәк көмешне казып табарга һәм аннан бер тәнкәлек акча ясарга бер көн хезмәт, шулай ук бер бүрекне яки бер бияләйне эшләп чыгарырга бер көн кирәк булса, шул вакытта бу бер бүрекнең яки бер бияләйнең кыйммәте бер сум көмеш буладыр. Бер сум көмеш алмашуга җибәрелде. Китте ул базар буенча гуләйт итәргә. Ул меңнәрчә уч төпләрендә җомарлана, меңнәрчә кесәләрдә ятып чыга. Ул шул рәвешчә бер ун ел йөри, бер заман карыйсың — безнең бер сум көмеш бөтенләй үзенең төсен югалткан. Ул тырналган, бөтенләй кырылган. Орелы шомарган, ә риш ягындагы «Монета рубль серебром» дигән язуын көчкә-көчкә генә танырсың. Аны үлчәвечкә ташласаң, ул инде үзенең дүрттән бер авырлыгын югалткан, ягъни аның әүвәлге көмешенең дүрттән бер өлеше кимегән. Шуңгар караганда, бу шомарган бер сум көмешнең кыйммәте дә 4 тән өч кисәгенә генә карап куелырга кирәк иде. Ә базарга чыксаң, барыбер, яңа акчага алган шикелле, шомарган бер сум көмешкә дә шул ук бүрекне яки бияләйне сатып алып була. Бу — нәрсәдән соң? Ә менә нәрсәдән:
Безнең теге шомарган бер сум көмешкә бүрек сата торган бүрекчебез бу бер сум акчаның көмеше ким икәнен бик яхшы белә һәм бүрегенең бөтен кыйммәтен алмаганын да аңлый (4 мыскал түгел, тик 3 кенә мыскал), ләкин бүрекче болай уйлый: миңга бу көмештән алка коярга түгел, минем ул бер сумлыкта күпме көмеш барлыгында эшем юк, тик миңа ул бер сум көмештә «Монета рубль» дигән галәмәте булса ярый. Ә иртәгә мин барыбер шул ук шомарган акчага бодай яки бияләй алырмын.
Шулай ки, акчаларның иң баш хезмәте шунда гынадыр: акчалар товарларның кыйммәтен күрсәтәләр, алмашу васиталыгы хезмәтен итәләр, ә базарда, гүя иттифакъ берлә (Иттифакь берлә — үзара килешеп.) эшләгән төсле, акчаның тик өстендәге язуына гына игътибар итәләр, ә ул нәрсәдән ясалган, анысы игътибарсыз каладыр.
Барыбер түгелме: бер ташка «рубль» дип язылган булыр, йә бер чүпрәккә? Тик базарда һәммә халык шуны икърар итсеннәр (Икърар итү — тану.), һәм, шуңгар алмаштырып, бүрек жә бияләй алырга мөмкин булсын. Менә шул килеш, шул рәвеш берлән үк дөньяга кәгазь акчалар чыгалар. Хөкүмәт кәгазьләргә «Один рубль серебром», «Три рубля серебром» вә гайреләр, вә гайреләр дип басарга куша. Ә базарда һәммә кешеләр шул кәгазьләрне чын акча дип танырга бурычлы булалар.
Боларның һәммәсе дә тик шуның өчен генә мөмкин: товар-акча үзеннән башка товарларның кыйммәтен күрсәтергә бурычлы. Ә тагы башка товарларның кыйммәтен күрсәтергә кәгазь дә барыбер, көмеш акча төслүк, хезмәт итә ала. Шул рәвешчә дә базарда әкрен-әкрен товар-акча урынына тик аларның кыйммәтенең кәгазьгә язылган галәмәте — кәгазь галәмәт, яки кәгазь акчалар гына каладыр. Ә чын мәгъдәннән ясалган акчалар, йөреп кырылмасын, шомармасын дип, складларда гына сакланалар. Алар урынына дөньяда кәгазь акча йөри. Ул кәгазь өстендә шуның өчен:
«Государственный банк разменяет кредитные билеты» ила ахириһи* (* «Дәүләт банкысы кәгазь акчаларны алмаштыра» һәм башкалар.) дип язылган. Кәгазь акчалар чын мәгъдән акчаларның шәһадәтнамәләре (Шәһадәтнамә — таныклык кәгазе.) урынындадыр. Ул кәгазьләрнең кыйммәте дә тик шуның аркасында гынадыр.
Әгәр ниндидер бер падишаһ дөньяга чәчелгән кәгазь акчалар урынына подвалда ята торган алтын-көмешне эчеп, исраф итеп, түгеп бетерсә, шул вакыт чын зур бәла булыр иде. Безнең рус сәүдәгәренә хөдүд (Хөдүд – чикләр.) тышыннан (заграницадан) товар алырга кирәк; чит мәмләкәттә безнең кәгазьләргә бик күп инабәт итмиләр (Инабәт итмәү — ышанмау.).
Әгәр заграницада рус хәзинәсендә чын мәгъдән акчаларның сирәк калганын ишетсәләр, анда безнең бер тәңкәбезгә әүвәлге кыйммәтенең яртысын да бирмәсләр. Син аларга чын алтын яки чын көмеш бир.
Безнең сәүдәгәр Государственный банкыга барып бәрелә, аннан 1000 тәнкәлек кәгазь акчага 1000 тәнкәлек алтыннар алмаштырып алмакчы була. Икенче сәүдәгәр бара, өченче сәүдәгәр, дүртенче сәүдәгәр бара. Банкыдан инде кәгазьгә алтын алу мөмкин булмаска охшый. Ялган өсткә йөзеп, калкып чыкты. Күренә ки, кәгазь акча, кәгазь арзан булганлыктан, чиксез күп ясалган, чын акчалар исә исраф ителеп, юк җирләргә тәләф ителеп (Тәләф ителү — туздырылу.) беткән, ә чын мәгъдән акчага алмаштырылмаган мөддәттә (Мөддәт — чак, вакыт.) ул кәгазь акчаның кыйммәте тик бер урталай сындырылып ташланган сукыр грош кынадыр.
Бәс, хәзинә үзенең эше туры түгеллеген игътираф итәргә (Игътираф итү — тану.) мәҗбүр була. Инде хәзинә бер тәнкәлек кәгазь акчага саф үз кыйммәтенчә көмеш бирми, тик 60—70 тиен яки 50 тиен генә бирә, башка кәгазьләргә тагы шулай.
Бу барыбер вексель берлә акча алып-алып, һәммә малын гуләйт итеп бетереп, банкрот булган сәүдәгәр шикелле үк буладыр. Простой кешеләр һәм яхшук соры кешеләр монда нинди машиннә (Машиннә — мошенниклык; «алдау, хыянәт итү» мәгънәсендә.), нинди яшерен хәйлә бар икәнен аңламыйлар. Кайвакытта кисәктән товар кыйбатланып китә дә, теге кешеләр, моның нәрсәдән икәнен аңламыйча, ах-вах итәләр.
Ә хакыйкатьтә товарлар кыйбатланмаган, акчалар арзанайган. Хәзинәдән бик күп кәгазь акча халык арасына таратылган. Ул кәгазьләрне җиңел уйлы халык җыеп алган. Мондин соң күренде ки, хәзинә янә дә яхшы эшләмәгән икән. Ул кәгазьләрне хәддән тыш (Хәддән тыш — чиктән тыш.), складларда яткан мәгъдән акчалардан әллә ничә кат артык җибәргән. Заграницада да бу эшне иснәп белгәннәр. Алар безнең кәгазебезгә һәр товарны әүвәлгедән яхшук ким бирәләр; заграничный товарлар кыйммәтләнә башлады, бара-бара безнең үз товарыбыз да кыйбатлана башлый.
Менә шулай итеп, падишаһ хәзинәсе үзенең кулы астындагыларны яхшук агач аргамакка атландырды.
Әгәр, мәсәлән, син, укучы, борынрак чыккан 5 тәнкәлек алтынны хәзерге 5 тәнкәлек алтын берлә үлчәп карасаң, иске биш тәнкәлекнең өстендә дә язуы барыбер 5 тәнкә булса да, аның зуррак икәнен һәм алтыны күбрәк, кыйммәте артыграк икәнен күрүең бер дә читен түгел.
Әгәр дә, нечкәләп, дөньяга кәгазь акчаларның ничек чыкканлыгын һәм безнең бу көнебезгә чаклы нинди кыйммәт берлә алмашылып йөрүен карасак, бу — хәзинәнең, сиздермичә генә, үзенең кул астындагыларны алдавы булып күренәдер. Тагы белергә мөмкин ки, фальшивый акча ясаучылар бу һөнәрләрен үзләреннән уйлап чыгармаганнар, бәлки менә шул хәзинәче (казначей) ләрдәп генә өйрәнгәннәрдер.
Бу ике фальшивый акча ясаучыларның аермалары бары шул гына: боларның берсен Себергә җибәрәләр, ә икенчеләре хөрмәттә, гыйззәттә (Гыйззәт — кадер.) генә торалар, җефәк, хәтфә киемнәр генә кияләр, тәмле, татлы гына ашыйлар, ә чын мөхтәрәм вә гали затларга тик югарыдан гына карыйлар.
Бәс, мәгъдән акчалар бер товардыр ки, бу товар һәммә башка товарларның кыйммәтен күрсәтәдер, һәр кыйммәтнең үлчәвече булып хезмәт итәдер, һәр алмашу (сату) вакытында үзенә һәммә товарларны алмаштырадыр, кыскасы гына, алмашу васитасы булып хезмәт итәдер.
Кәгазь акчалар исә мәгъдән акчалардан калган бер әсәр яки бер галәмәттер. Бу кәгазь акчалар гаммәнең иттифакы (Гаммәнең иттифакы — халыкның сүз берләштерүе.) илә (ихтыярлы-ихтыярсыз) алмашу васитасы булып йөридер.
Бу сүз берлә без акчалар мәсьәләсен бетерәбез.
Сорау-сорату. Чыгару. Конкуренция
Моңгар чаклы без базарда товарлар үзләренең кыйммәтләре буенча, ягъни аларны эшләп чыгарырга киткән тырышу хисабынча алмашыналар дип сөйләп килдек. Бу һәм шулай булырга да тиештер. Ләкин товарлар базарда күп вакытта үзенең тиешле кыйммәтеннән бәгъзан (Бәгъзан — кайвакыт.) югары менәләр вә бәгъзан түбән төшәләр. Карап карыйк, бу нидән болай була икән. Итекче ике көн эчендә бер пар итек текте, саткан вакытта ул аңгар теге 2 көн хезмәт хисабынча 4 тәнкә алырга тиеш: ну, итекче итекләрен базарга чыгара.
Ләкин менә нинди вакыйга туры килде: бүген базарга итек бик аз чыккан, ә алучылар бер көтү өелеп тора. Шул авыл яки шәһәр аркылы солдатлар поход йөреп бара: аларның казенный итекләре кәгазь табанлы булды, аларга үзләренә яңга итекләр алырга туры килде. Бу авыл яки шәһәрдәге итекчеләр мондый вакыйгане көтмәгәннәр иде, алар бу аңсыздан килгән кунаклар өчен бер дә артык итек хәзерләмәгәннәр иде. Солдатлар безнең итекчегә ташландылар,
— Күпме тора итегең?
— 4 тәнкә.
Бер солдат бу итекне алам дип, кесәсенә акча алырга тыгылган гына иде, шул арада бер яктан икенче солдат кычкыра:
— Тукта! Әй, тукта, артык 10 тиен кушам, бир миңа итегеңне: бөтенләй яланаяк йөрим!
Тагы өченче солдат:
— Алайса мин 25 тиен арттырам!
— 4 тәнкә ярым!
— Мә, ал 5 тәнкә!
Тавыш һәр яктан күтәрелде. Безнең итекче аптырады, җедәде, ни эшләргә дә белми, тик, сарык абзарына япкан бүре шикелле, як ягына гына карангалый. Шул арада ук ниндидер солдат, итекченең кулына 5 тәнкәлек кәгазь төртеп, итек алып маташа. Итекче кәгазьне кулына йомарлап тота да, тиле кеше шикелле, өенә таба йөгерә. Шатлык. Чөнки 4 тәнкә урынына уйламаган җирдән 5 тәнкә алды. Бер заман бу хәбәрне башка итекчеләр ишеттеләр һәм эчләреннән генә уйлыйлар: һәр итек башына бер тәнкә артык бирәләр! Әйдә күп итеп хәзерлибез. Вакыйган (Вакыйган — чыннан да.), болар киләсе базарга дип тау кадәр өеп хәзерләделәр, һәр пар башына бер тәнкәдән никадәр файда алачакларын да исәпләп куйдылар. Ләкин базарда алар уйлаганча түгел! Хәзер инде беркөнге солдатларның эзләре дә калмаган. Базарда тик гади мөштәриләр (Мөштәри – сатып алучы.) генә калган. Аларга исә ул кадәр күп итек кирәкми. Безнең итекчеләрнең борыннары салынды. Бер аман итекчегә бер мөштәри килә дә:
— Итегеңә күпме сорыйсың? — ди.
Итекче күрә ки, хәзер, беркөнге шикелле, итеккә 5 тәнкә сорарга ярамый, ул хәзер итекнең чын тиеш хакын сорый:
— 4 тәнкә.
— 3 тәнкә җитмәсме?
— Мәрхәмәт ит!
Итекче көчкә генә җыламый:
— Үзең беләсең, мин бу итекне тегәр өчен тәмам 2 көн утырдым. Ә син тик 3 тәнкә бирәсең. Синең динең бармы, юкмы? Ай-яй, син утыртмакчы буласың!
Мөштәри көлә:
— Бүген базарда итек бәрәңге хакы гына, әле мин 3 тәнкәне дә яңлыш ычкындырдым бугай.
Шул вакыт итекче исенә төшерде: аның өендә семьясе икмәксез, сусыз утыра; әгәр хәзер итекне 3 тәнкәгә бирмәсә, семьясе бөтенләй икмәксез калачак. Нишләргә кирәк, итекче итекне 3 тәнкәгә булса да бирде, һәм мохтаҗлыгы артык чигенә җиткән һәр итекче дә, билгеле, шулай итәргә мәҗбүр булды.
Ә бәгъзе бер запас икмәге булган итекче, ихтимал, итекләрен шул хакка сатудан котылгандыр. Итекчеләр күрделәр ки, итекләр хәддән зиядә (Хәддән зиядә — чиктән тыш.) күбәеп киттеләр; Әгәр болар итек эшләү хезмәтләрен озайтсалар, һаман да итекләрне өчәр тәнкәдән генә сатарга туры килә; Менә итекчеләр итек эшен ташладылар. Кайсы анда, кайсы монда китеп, үзләре өчен тагы да файдалы булган хезмәтләр берлә шөгыльләнә башладылар. Итек товары базарда азая башлады. Тагы итекчеләр аякны тери башладылар. Инде итекне 3 тәнкәгә генә бирмиләр, кыйбатрак сорый башладылар.
Без күрәбез ки, итекләр бер вакытта үзләренең чын бәһәләреннән кыйбат сатылдылар, ә икенче вакыт арзанрак сатылдылар.
Итекләрнең кыйммәте әүвәлгечә калды (ягъни 4 тәнкә, 2 көн хезмәт); әмма итекләрнең базар хакы (базарда итекләр күпмегә сатылдылар) төрле-төрле булды: бервакыт 5 тәнкә, бервакыт 3 тәнкә булды.
Бу нәрсәдән болай була соң? Менә нәрсәдән: әүвәлге сурәттә базарга итек бик аз чыгарылган иде, ә мөштәриләр бик күп иде, требование (сорау-сорату) күп булды, ә предложение (чыгару-тәкъдим) аз булды.
Ул вакыт һәрбер мөштәри товарны, икенче мөштәридән тартып алып, үзенә каратырга тырышты. Менә шул сәбәпле итекнең бәһасе дә югары күтәрелде. Безнең теге солдатларымызның һәрберсе дә итекнең чын бәһасе 4 сум икәнен бик яхшы беләдер. Ләкин ул күз алдында итек алырга кызыгучы бик күп мөштәриләр күрә дә, товарны үзенә каратыр өчен, белсә дә, итеккә артык бирә. Ул яланаяк йөрсенмени?
Менә икенче тапкыр бөтенләй моның киресенчә: итекләр бик күп, алучылар аз, чыгару күп, ә сорау-сорату аз.
Һәрбер сатучы, тик үзенең товарын ничек тә булса сатарга тырышканлыктан, бәһане киметергә мәҗбүр буладыр. Итекче (үзенең гурбуны илә (Гурбуны (горбуны) илә — бөкресе белән.)) итекнең 4 тәнкә торганын бик яхшы белә. Ләкин ул итекне алырга теләүчеләр аз икәнен күрәдер, ә итекне, ни бәһагә булса да булсын, сатарга кирәк. Ахрысы, ачка үлмәскә кирәк бит. Менә ул 3 тәнкәгә чаклы төшә. Әүвәлге мәртәбәдә, аз чыгару — күп сорауда, алучылар, берсен-берсе кагышып, конкуренция ясап, товарның бәһасен арттырганнар иде. Икенче мәртәбәдә исә, күп чыгару — аз сорауда, моның киресенчә: сатучылар арасында конкуренция чыкты да товарның бәһасе төште.
Кайчан итекнең бәһасе 5 тәнкәгә күтәрелгәндә, аларны чыгару да зурайды. Ягъни сорау-сорату күп булган вакытта чыгару-тәкъдим дә зурая икән. Чыгару зурайгач, бәһа 5 тәнкә көенчә тора алмады; аның өчен сатучылар арасында конкуренция чыкты да бәһа төшәргә тиешле булды. Ну, кайчан бәһа бигрәк түбән төшкәч, димәк, сорау азайгач, чыгару-тәкъдим азайды. Товар ясалып чыгарылмый башлагач, янәдән алучылар арасында конкуренция чыгып, яңадан товарның бәһасе күтәрелде. Кайчан ки итекнең бәһасе үзенең чын кыйммәтеннән югары (ягъни 4 тәнкәдән 5 кә) күтәрелгәч, аны чыгару күбәйде дә, сатучыларның конкуренциясе бәһане төшерде. Ә кайчан ки бәһалар чын кыйммәттән түбән (ягъни 4 тән 3 кә) төшкәч, чыгару азайды да, алучыларның конкуренциясе бәһане югары күтәрде, Моннан безгә ачык күренәдер ки, конкуренция товарның бәһасен чын кыйммәтенә (аны эшләп чыгаруына киткән вакыт микъдарына) якынлаштырырга атлаудыр. Әгәр бәһа товарның кыйммәтеннән югары күтәрелсә, ул бәһане сатучыларның конкуренциясе төшерәдер. Әгәр бәһа товарның тиешле кыйммәтеннән түбән төшсә, аны алучыларның конкуренциясе югары күтәрәдер. Менә бу кәйфияттән (Бу кәйфияттән — бу хәлдән.), әгәр базарда сорау һәм чыгару һәр икесе тигез булсалар, ул вакыт товарның бәһасе чын, тиешле кыйммәткә тигез вә бәрабәр буладыр. Әгәр базарга итекләр нәкъ кирәге кадәр генә чыгарылган булса һәм әгәр итекнең пары 4 тәнкә булса, ул вакыт алучыларга да, итекле булу өчен, бәһа күтәрүнең кирәге юк, чөнки итек барчасына да җитә бит; шулай ук сатучыларга да итекләрен сату өчен бәһа төшерү кирәк түгел; чөнки аларның товарларына сорау бар. Һәр итекләр сатылачак.
Ачык күренә ки, без монда простой алмашу берлә эш итәбез һәм дә бер дә конкуренция катышмаган алмашу берлә эш итәбез. Без ул алмашу хакында китапның башында сөйләгән идек.
Шулай ки, инсаннарның (Инсан — кеше.) аерым-аерым тормышларыннан товарлар алмашу киләдер, шул ук сәбәп буенча инсаннар бу минутта, бу хәлдә кемгә күпме товар кирәк икәнен белә алмыйлар. Шуның өчен чыгару вә сорауда тигезсезлек вакыйгъ буладыр да (Вакыйгъ булу — барлыкка килү.), йә алучылар ягыннан яки сатучылар ягыннан конкуренция чыгадыр. Алучыларның конкуренциясе товарларның бәһасен югары күтәрәдер, ә сатучыларның конкуренциясе түбән төшерәдер. Гомумиятлә (Гомумиятлә — гомумән.), конкуренция товарларның базар бәясен товарның чын кыйммәтенә якынлаштырырга, чыгару белән сорауны тигезләштерергә барадыр.
Киләчәктәге изахәтләр (Изахәт — аңлатмалар.) бездә конкуренциянең тормыш рәтләрендә халык арасында нинди көче булганлыгын һәм эшче халыкны ачлыкка, бәлагә, теләнчелеккә вә һәртөрле кызганычлыкларга төшергәне бәян ителер.
Без әле моңар кадәрле товар алмаштыру тугърысында булган мосахәбәләребездә (Мосахәбә — әңгәмә.) товарны эшләп, ясап чыгарган кешеләр үзләре алмаштыралар, үзләре саталар дип сөйләгән идек. Ткач үзенең станында үзенең җебе илә эшләп чыгарган киндерен сата, зирагать иясе (Зирагать иясе — игенче.), иген чәчүче, үзенең орлыгын чәчеп, үз сабаны илә сөреп, үзе урган бодаен сата илх. (Илх. — һәм башкалар.) димеш идек. Соң бу хакыйкатьтә дә шулай без дигәнчәме? Җефәкне, ситсыны, пустауны фабрикантлар саталар, вәхаләнки (Вәхаләнки — чынында.) — кем белер? — ул фабрикантлар үзләре ул товарларга бармак очларын да тидермәгәннәр. Бодайны алпавыт сатса, хәлбуки, ул бодайның ничек вә ни рәвештә үскәнен күзе берлән күрмәгән дә. Бу товарларны чын эшләп чыгаручылар үзләре кая киткәннәр соң? Кайда соң ул «тәңренең эшчеләре», ул тырышу гаскәрләре ки, кайсыларның җан тирләре вә каннары илә бу байлыклар хасил булганнар? Монда алар; монда аларсыз базарда эш буламы соң! Менә ул таланган, өтелгән, яртылай ач «тәңренең эшчеләре»; менә ич алар базарларда гөруһ-гөруһ йөриләр. Алар да базарга товар алып чыкканнар. Ләкин үзләре эшләп чыгарган товарны түгел. Юк! Юк! Һәртөрле фабрикантлар вә алпавытлар күптән инде аларның эшләп чыгарган товарларымы, үзләренә ана сөте шикелле хәләл күреп, ияләнеп алганнар.
Эшчеләр базарда бөтенләй башка товар саталар: алар базарга үзләренең «эшче кул»ларын алып чыкканнар. Алар көчләрен саталар… Бу ничек булган соң? Эшчеләрнең үзләре эшләп чыгарган «ма хасәл»ләрен үзләреннән тартып алганнар? Ни өчен соң ул эшчеләр базарга, үзләре эшләп чыгарган «ма хасәл»ләрне чыгармыйча, тик коры «эшче кул»ларын гына чыгарганнар?
Инсанияткә (Инсаният — кешелек, кешелек дөньясы.) бу тәртипләргә барып җиткәнче, бик күп җәбер вә золым, җәбер вә җәфа, кан түгү, ачлык, зәхмәтләр юлы берлә барырга тиеш булды. Инсаниятнең бу хәсрәтле вә хурлыклы хикәясен укып чыгыйк!
Безнең алдыбызда җир эшләүче (әһле зирагать) җәмәгате. Күптән, күп заманнан бирле ул җәмәгать җирне чәчеп, сөреп килә. Җир дә аңгар күп-күп икмәк тудыра!
Эшне-тырышуны бүлмәк — ул җәмәгатьне һәртөрле үзләренә кирәкле вә лябед булган нәрсәләрдән, «ма хасәл»ләрдән тәэмин итә. Тик ул җәмәгатькә бәгъзе вакытта икенче җәмәгатьләрдән тимер, бакыр кеби нәрсәләр алмаштырып алырга гына туры килә. Алдыбызда күренгәнчә, бу җәмәгать тату вә күңелле рәвештә гомер итә. Җәмәгатьнең һәр фәрде (Фәрде — члены, әгъзасы.) хезмәт итә һәм шуның өчен һәр фәрде рәхәт вә киңчелектә тора. Ләкин дөньяда һәрбер җәмәгатькә дә мондый яхшы өлеш чыкмаган. Бер җәмәгать, яхшы җир булмаганлыктан, баткакка утырган. Ә икенче җәмәгать кара урманга утырган. Ну бит, борынгы заманнарда да, хәзер дә булган шикелле, кеше аркасында көн күрергә яратучылар булган.
Кем батыррак булса, ул кайда нинди нәрсәнең йомшак ятканын иснәп кенә йөргән. Ул вакытта бичара көчсезләргә бәла инде!
Мәсәлән, ниндидер бер урманның җәмәгате үзләрен икмәкме йә башкамы — нинди булса да бер «ма хасәл»нең җитмәгәнлеген сизәләр. Нишләргә кирәк?
Шунда араларыннан бер җуаш кеше тора да әйтә: «Иптәшләр, безнең урмандагы җүкә күп, әйдәңез, шулардан чабаталар үрик, чыпталар тукыйк, тубалла ясыйк, умарта оялары ясыйк — һәм боларның барчасы икмәккә бай җәмәгатьтән икмәккә алмаштырырбыз».
Ләкин бу җәмәгатьнең эчендә чыпта туку, чабата үрү кеби мәшәкатьләр тешләренә килешмәгән кешеләр бик күп. Аларның ничек тә булса мәшәкатьсез, зәхмәтсез генә аш табасылары килә. Менә бер заман аларның иң батыр, иң тазаларыннан берсе сикереп тора да менә шундый нотык сөйли: «Мужиклар! Сез әле җуаш. Сез шомармаган, менә нидән сез җуаш! Сез ул җүкә эшләреннән күпме файда килер дип уйлыйсыз? Сез, бичаралар, үзегезнең саф тырышуыгыз вә гурбуныгыз берлә азык тапмакчы буласыз. Сез алай икмәк табарга уйласагыз, дөньяда рәхәт тормышның ни төсле булганын да күрә алмыйча, ачлыктан үләрсез. Безнең көчебез күп. Әйдәгез, ул икмәккә бай җәмәгатьнең өстен сугыш берлә барып, үзебезгә бер елга җитәрлек азык тартып алыйк. Әгәр безнең арабызда хатын йөрәкле кеше булса, әйдә ул үз йортында, бөкреләрен чыгарып, чабата үреп утырсын!»
Бу нотык урман җәмәгатенә бик килеште дә, алар бу батыр артыннан сугышка барырга карар бирделәр. Мөгезләрне кычкырталар, сугыш сәфәренә җыелалар. Җир сөрүче җәмәгать өстендә бәла болыты күренде, күк күкрәде. Ул җәмәгать теге көтелмәгән кунакларны ишетте һәм ачы-ачы күз яшьләре илә үзенең туган җирен сакларга, әҗәлгә хәзерләнә; менә дошманнары һөҗүм иттеләр. Канлы сугыш ачылды. Алар бик озак һәм бик каты сугыштылар. Бара торгач, урман әһле җиңделәр. Аларның саны да күп иде. Тагы бер яктаналар, «ач кешенең ачуы яман» мәаленчә (Мәаленчә — дигән кебек.), ачлыктан гайрәткә дә килгәннәр иде. Җир сөрүчеләрнең кайсы үлгән, кайсы урманнарга качып беткән.
Ә җиңүчеләр, ни бар икмәкләрене җыеп, хатын, балаларыны әсир алып, үзләренең йортларына бай ганимәт (Ганимәт — сугышта таләп алган мал, трофей.) берлә кайттылар. Теге, барча урман җәмәгатен башлап баручы батыр, дошман берлә бик гайрәтле, бик каты сугышты. Ул бик күп дошманны теге дөньяга да җибәрде. Шуның өчен аңа үзенең иптәшләре арасында зур хөрмәт бирелде, һәм аңгар ганимәтне дә башкаларга караганда күбрәк бирделәр.
Бу яңа кәсеп урман-җәмәгатенең бик тешенә килеште. Чәчмиләр дә, урмыйлар да, ә һәммә азык үз кулларында; һәм, әлбәттә, алар икенче сугышта теге, иң башта бу яңа кәшеф (Яңа кәшеф — яна ачылган.) кәсепне иткән, аны гаять осталык илә яхшы нәтиҗәгә илтеп терәгән батырны сайлыйлар. Урман әһле тагы сугышка сәфәр иттеләр. Тагы да башлыкларының хәйләлелеге, баһадирлыгы вә осталыгы аркасында янә галиб (Галиб — җиңүче.) булдылар: әүвәлгедән дә күбрәк мал таладылар; әлбәттә, теге башлыкны күрсәткән һөнәрләре өчен тагы да ганимәт малдан күбрәк бүләкләделәр. Аңгар тагы да күбрәк хөрмәт күрсәтә башладылар. Акрын-акрын гына бу башлык, сугыш вакытында гына түгел, тыныч вакытта да үзенең халкын командовайт итә башлый. Башлыкның һәрбер сугыштан күп-күп акчасы вә малы кала.
Ул үзенә хас бер дружина (гаскәр) җыя. Аларны ашата, эчерә, киендерә; алар исә, галәлгомъя (Галәлгомъя — сукырларча.), моның алдында баш ияләр. Башлык әфәнде, үзенең ушбу дружинасына таянып, үзенең җәмәгатенә зур көч (власть) йөртә. Ул җәмәгатькә: «Мине яхшылык берлә тыңлаңыз, югыйсә — хәсрәт сезгә»,— ди.
Әгәр бер-бер кеше теге башлыкны хөрмәт вә олугълауда кимчелек күрсәтсә, аңгар хәзер теге дружина кирәген бирәдер. Башлык, шулай итеп, һәркемгә хуҗалык итеп, һәркемнең җилкәсенә аягын сала башлый.
Менә шул рәвеш илә әксәрияткә (Әксәрият — күпчелек.) баш булучылык (начальство) дөньяга чыга. Бу башлыклардан кайсы хәйләлерәк вә көчлерәк булса, шунысы үзенә бик күп җәмәгатьләрне ияртә дә таларга китә. Аңгар һичбер җир сөрүче җәмәгать каршы тора алмый, ул кайда гына барса да, анда җылау һәм һәлакәт. Аның золымыннан мужиклар үкереп җылыйлар.
«Нужда (ихтыяҗ) бәлеш пешерергә өйрәтә»,— диләр: мужиклар уйладылар, уйладылар да, уйлый торгач, ахры, бер хикмәт чыгардылар. Алар теге мәһабәтле башлыкка менә шундый нотык берлә бер вәкил җибәрәләр: «Гайрәтле башлык, син безне талап вәйран вә хәрап итеп (Вәйран итү — хәрабә хәленә китерү.), җаныбызны кыйганчы, син бездән һәр җылны үзең теләгәнчә дань (вирге) ал, тик син безгә тимә, ул вакытта сиңга тагы да уңгайрак булыр. Шөйлә ки: син безне хәзер бер вәйран итеп китсәң, андин соң безнең бер дә җолкырлык җиребез калмый, әмма син ул вакытта һәр елны дань алырсың…»
Башлык күрә ки, мужикларның сөйләгән вә күрсәткән эшләре эш. һәм дә аның өчен бик файдалы эш. Ну, шуннан соң башлык әфәнде мөтәкәббиранә (Мөтәкәббиранә — тәкәбберләрчә.) генә бер сурәттә мужик вәкилләренә: «Сез көчекләрне миңга тәмам җир йөзеннән калдырырга, сезнең шикелле чүпләрне дөньядан себереп түгәргә тиеш булса да, дөньяда сезнең исегез дә калмасын. Ләкин мин сезне, үземнең галижәнаблегем берлә кызганып, мәрхәмәт итеп, сезне талаудан, вәйран итүдән кулымны тартам. Әмма сез миңга шул изгелегем өчен бик зур дань түләрсез. Ну, исеңездә булсын, сез минем колларымсыз. Теләсәм — гафу итәрмен, теләсәм — дөньядан сөрермен».
Аның бу илтифатына мужиклар җиргә кадәр иелделәр дә шатланып өйләренә кайтып киттеләр. Башлыкка инде (ул инде үзен кенәз ип тәгъзыйм итәргә фәрман (Тәгъзыйм итәргә фәрман — олыларга боерык.) бирде) тормыш түгел — бәйрәм. Үзенең дружинасы илә бер җәмәгатьтән икенче җәмәгатькә чаба, дань җыя. Халык эчендә бөтенләй май эчендәге эремчек шикелле йөзә. Ул кая гына барса да, халык, курыкканлыктан, аңа ихтирам вә тәгъзыйм күрсәтәләр. Кенәз үзендә моның кеби зур куәт күргәч, үзенең башка кешеләр төслүк бер кеше икәнене онытып җибәрәдер. Ул үзенең көчен (властен) сугыш илә, золым илә алганлыгын искә төшерергә теләмичә, һәркемгә үзенең көчен (властен) алладан дип иман китерергә көчлидер. Ул халыктан үзен чын тәгъзыйм берлә тәгъзыйм иттерергә сорыйдыр. Ул бөтен җир йөзен һәм аның халкын вә мал-әмлякен (Мал-әмляк — байлык, мөлкәт.) үзенең чын милке вә алар берлә теләсә ничек мөгамәлә кыйлырга ихтыярым бар дип ышанадыр.
Моннан бер мең сәнә борын Россиядә шундый, халыкны талап, вәйран итеп, аның өстенә авыр-авыр дань салган кенәзләр бик күп иде. Үзенең кул астына әллә никадәр җәмәгатьләрне ияртеп алган һәрбер кенәз үзенә бер кенәзлек ясый иде. Ләкин, озак үтмичә, ул кенәзләргә бик «печән өсте» булып китте. Алар үз араларында сугышлар торгыздылар. Алар бер-берсенең кенәзлеген таладылар, вәйран иттеләр. Төрле нифакълар (Нифакъ — хәйлә-мәкер, икейөзлелек.) илә, каршы кешеләрне кырдылар,— һәр нә исә, шул кенәзләрнең һәрберсе шул замандагы зур Россиягә үзләре генә хуҗа булырга тырыштылар. Алар үзара 400 ел сугыштылар. Халык каны иделләр кадәр коела иде. Халык һич туктаусыз һәлакәтләрдән төрлесе-төрле якка качып таралалар иде. Ахры бер көн шул кенәзләрнең берсенә һәммә башка кенәзләргә хуҗа булу насыйп булды: ул аларның кайсын үтерде, кайсын нәфи итте (Нәфи итү — илдән-җирдән сөрү.), калганнары исә барчасы, курыкканнарыннан, ул кенәзне великий князь һәм патша дип икърар иттеләр. Менә шул вакытта Мәскәү патшалыгы китте.
Мәскәү патшасы Россия халкын, аларның өстендә эшләгән һәм сөргән җирләрен, малларын — һәммәсен үзенең хас милке дип санап, аларга теләсә ничек хөкем йөртә иде. Борын заманнарда тагы Мәскәү кенәзләрендә шундый гадәт бар иде: алар үзләренең дружинникларына (гаскәрләренә) дөрест хезмәт иткәннәре өчен бөтен җәмәгатьләрне бүләк итәләр иде. Бу бүләк ителгән җәмәгать үзләренең яңа хуҗаларына да дань түләргә мәҗбүр иделәр. Хуҗалар да, үз чиратында, кенәзгә түлиләр иде. Билгеле инде, әүвәлгегә караганда дань түләве тагы да күп артты. Кайчан ки Мәскәү патшалыгы ясалгач, Мәскәү кенәзе дә, башка кенәзләр төслүк, бөтен-бөтен җәмәгать халыкларын үзенә яхшы хезмәт иткән боярларга өләшүдә дәвам итте.
Боярлар аның бәрабәренә, сугыш ихтималы өчен, мөгайян (Мөгайян — билгеләнгән.) бер микъдарда үзләренең «коллары» — мужиклардан гаскәр сакларга һәм патша хәзинәсенә налог түләргә бурычлылар иде. Боярлар һәм башка хуҗалар, билгеле, үзләренең савым сыерлары мужиклардан күбрәк файдаланырга тырышалар һәм мужикларны гаять кысалар иде. Һәртөрле хуҗалар кулына бирелми калган крестьяннәр исә патшаның үзенә хас милек булып саналалар иде. Алар өстеннән тик патшаның приказчиклары гына хөкем итәләр иде. Шулай итеп, мискин крестьяннарга бер яктан патша вә икенче яктан боярларның кысулары вә изүләре бик читен булганлыктан, крестьяннәр кеше утырган җирләрдән качып, һичбер боярның кулына бирелмәгән буш җирләргә күчә башладылар. Боярларның коллардан гыйбарәт җәмәгатьләре буш кала башлады. Бу хуҗаларның тешләренә бер дә килешмәде.
Боярлар тизрәк патшага: «Безнең җиребездән крестьяннәр качалар, шул сәбәпле боярларга бик читен булды. Безгә патша хезмәтен итү бик авыр»,— дип зарлана вә шикаять итә башладылар. Патшалар да боярлар күз яшенә, алпавытлар шикаятенә мәрхәмәт иттеләр.
Акрын-акрын гына патшалар крестьяннәрнең ирекләрен бик чикли башладылар. Аларга инде бер җәмәгатьтән икенче җәмәгатькә күчеп йөрергә тик елга 2 мәртәбә генә рөхсәт бирелә, шуннан артыгы манигъ ителә (Манигъ ителү — тыелу.).
Шуның артыннан ук бер патша крестьяннәрне җиргә ябыштыра.
Крестьяннәр җаннары-тәннәре берлә алпавытның, кулына (властена) биреләләр.
Халыкның бу әсирлеге тәмам 300 ел кадәр озайды, бу мөддәт эчендә халык алпавытлардан никадәр газаплар, нинди хурлыклар, нинди золымнар гына күрмәде. Ул крепостное право вакыты ниләр генә күрсәтмәде. Моны инде сөйләргә дә хаҗәте юк: чөнки бу һәрбер инсафлы рус кешесенең йөрәгенә утлы хәрефләр берлә казылып язылгандыр.
Стенька Разин берлә Пугачев вакытында халык үзләрен талаучыларга каршы ике мәртәбә аякланды. Патшалар үзләренең тирәсендә йөргән монафикълары (Монафикъ — ялагай, холуй.) вә тәрилкәчеләре илә бергә тиреләреннән куркып калтырадылар. Ләкин халык чын иттифакъ илә хәрәкәт итмәде, һәм патшалар боярлары илә җиңгүче булып калдылар. Алар диңгезләр кадәр крестьяннәр канын түгеп, крестьянский бунтны сүндерделәр.
1861 нче елда крестьяннәрне крепостной зависимостьтан азат итү булды.
Крестьяннәрнең дә азат, хөр кеше икәнлеге, крестьяннәрне беркадәр вакытлар йорт хайваннары төсле хокуксыз, правасыз, коллыкта тоту алла шәригатенә вә адәмнәр законына каршылык икәне игътираф ителде. Бу хәл Россиягә гаед көне булды. Ничек гаед булмасын, ахрысы крестьяннәргә һичбер хокуксыз тартып алынган права вә ирекләр бирделәр.
Әлбәттә, крестьяннәргә мондый зур шәфкать иткән «Царь-освободитель»не мактадылар, аңгар рәхмәтләр укыдылар. Ник мактамаска, ул бит крестьяннәргә әүвәлге хөррият вә ирекләрен кайтарып бирде.
Ә җир ничек соң? — Крестьяннәрнең меңнәрчә җыллардан бирле җан тирләрен вә каннарын түгеп килгән җирләре крестьяннәр милке булса кирәк. Соң җирне дә алпавытлардан азат итеп крестьяннәргә бирделәрме? Юк!
Җир алпавытларныкы дип хөкем ителгән, крестьяннәрнең үзләренең үк выкупка (сатылырга) киткән, алпавытлар үзләренә иң яхшы җирләрне кисеп алып, крестьяннәргә иң начар җирне калдырып, аңа да имана түләргә мәҗбүр иттеләр. Крестьяннәрнең җирләре вә аның өстендә эшләгән эшләре (наделлары) алпавытлар тарафыннан усаллык илә, крестьяннәр бер дә көн күрә алмаслык дәрәҗәдә чикләнгән иде. Шулай итеп, крестьяннәрнең наделлары аз булгач, ихтыярсыз, алпавытлардан авыр хаклар илә җир алырга тиеш була иде.
Җыллар үткән саен халык артканлыктан, бичара крестьяннәрнең хәлләре тагы да мөшкелләнә барды.
Түләүләр һич үлчәүсез күбәеп, крестьяннәргә җирдән һичбер файда килми иде.
Крестьяннар, мискиннәр, нишләсәләр дә, һәммә эшләгәннәре хәзинәгә китеп, үзләренә ачка үләргә туры килгән иде.
Менә тагы, борын замандагы кеби, җыен әрәмтамаклар, сорыкортлар баскан җирне ташлап, крестьяннәргә торган җирләреннән качарга кирәк булды. Соң, җирне ташлап та кая барырга кирәк? Хәзер һич кайда иясез вә ишгаль ителмәгән (Ишгаль ителмәгән — биләнмәгән, файдаланылмаган.) җир җук, хәзер борынгы шикелле аерым-аерым җәмәгатьләр ясап тору мөмкин түгел. Хәзер инде алпавытлар, боярлар тырнагыннан котыла алмассың!
Кайда барсаң да, староста вә становой сине аларның тырнагына куып кертер.
Менә шулай итеп, җирсез, ирексез крестьяннар яки алпавытка кол (батрак) булырга яки, тугъры килсә, фабрикка барырга ихтыярлы-ихтыярсыз көчләнәләр.
Менә Ачлык падишаһ үзенең каһәрен җирсез крестьян башы өстендә йөртә башлый.
Ул аны йә алпавыт яки фабрикант тырнагына куып илтә. Алар исә шуны гына көтеп яталар. Алпавытка батраклыкка эләккән крестьянин үзенең ата-бабаларының әллә ничә гасырлардан бирле сукалап килгән җирен шул ук сука берлә сукалый.
Ләкин шул батракның тырышуы, батракның җан тире берлә хасил булган ма хасәл, батракның үзенә булмыйча, алпавытның амбарларына туладыр. Батракның үзенә исә гаять кызганычлы һәм дә үзен, семьясен көчкә-көчкә генә туйдырырлык эш хакы гына эләгәдер.
Менә шуның өчен дә базарда алпавыт — җир биләүче, үзе бер дә тырышу сарыф итмичә, бодай сата, ә батрак — җир эшләүче шул ук алпавытка үзенең эшче кулын сата. Ул кул әле тагы да ул алпавытка, хода белер, күпме бодай эшләп чыгарыр!
Без инде хәзер чын җир эшләүченең ни рәвеш илә алпавытка эшче кул булганын аермачык күрдек. Инде карыйк, һенәрче-эшчегә ниләр булыр икән.
Борын заманнарда кечкенә-кечкенә генә җәмәгатьләргә тормыш шактый читен иде. Алар азык ягыннан үзләрен бертөрле тәэмин итсәләр дә, һәртөрле куркынычлардан тәэмин итә алмыйлар иде. Дошманнар аларның өстенә җыш-җыш һөҗүм итеп, бөтенләй вәйран итеп ташлыйлар иде.
Үзләрен шундый һөҗүмнәрдән аз-аз саклар өчен, ул кечкенә җәмәгатьләр берләшү (сотрудничество) гә башладылар. Вәхши инсаннарның да ничек берләшкәннәре башта сөйләнгән иде. «Берләшү» вәхшиләрне һәртөрле җәмәгатьләргә җыйды. Шул җәмәгатьләр бер шәһәр булып утыра башладылар, һәр якка таралган җәмәгатьләргә караганда, мондый җыелып-җыелып утырган җәмәгатьләргә дошманнар берлә көрәшү җиңел була башлады.
Шәһәр тирәсендәге вак-вак җәмәгатьләргә дә бәла вакытында шәһәргә кереп сыгынырга уңгай булды.
Эшне-хезмәтне бүлмәк һәр җәмәгатьтә дә итекче, читекче, тегүче, тимерче кеби һөнәр ияләренең чыгуына сәбәп буладыр.
Ләкин кечкенә җәмәгатьләр эчендә һөнәр ияләренең саны, әлбәттә, чикле генә. Әгәр бер җәмәгатьнең кирәге өчен бер тимерче җитсә, ул вакытта икенче артык тимерчегә җәмәгать эченнән чыгып китәргә яки икенче бер эшкә ябышырга кирәк буладыр. Шәһәр бит ул, анда торучылар бик күп; тагы да читтән дә кешеләр үзләренең товарларын алмаштырырга анда киләләр. Монда һәрбер сәнагый товарларга (Сәнагый товарлар — промышленность товарлары.) зур спрос бар, шуның өчен һәртөрле һөнәрчеләр шәһәргә таба юнәләләр, һәм шәһәрдә генә һәртөрле һөнәр ма хасәлләре чәчәк аталар. Һәрбер һөнәр иясе үзенең эше өчен лябед кирәк булган корал вә әсбабларга малик (Малик – ия.) булырга тиеш. Үзенең эшләп чыгара торган маддәләрен (материалларын) алырга вә икътидары (Икътидар — сәләт.) булырга тиеш.
Кыскасы гына, ул үзендә үзенең ма хасәлсен эшләп чыгару өчен кирәкле булган һәммә коралларны (орудие производствоны) булдырырга тиешле.
Мәсәлән, шәһәргә бер слесарь килде. Аның янында һәртөрле кораллары, әсбаблары бар. Ул дәрхаль (Дәрхаль — шунда ук.) үзенә бер санагатьханә (Санагатьханә — мастерской.) ясап ала да эшләргә дә тотына. Ул яхшы эшче инде. Тормышы да начар түгел. Ләкин, шулай һәйбәт кенә торганда, аңгар бәла ирешә: ул бер җирдән җыгылды да аягын сындырды. Эш эшли алмый, ә ашарга кирәк. Андин соң ул үзенең кара көн өчен саклаган запас акчасын да ашап бетерә. Ну, нишләргә кирәк? Ахырысы, эш коралларын да сатыл җибәрер гә туры килә. Аңгар ул җанына сөекле коралларда аерылу бик читен. Җаны авырта. Әмма ни чара. Ул шулай берничә айлар яткач, аягына басты. Ләкин ни берлә эш эшләргә? Кораллар әллә кайчан сатылып, ашалып беткән.
Безнең слесарь үзенең бер иптәшенә бара. Аннан вакытлыча гына, эшләп торырга гына кораллар сорый шөйлә ки, ул моңгар кораллар һәм дә бераз гына эш бирмәс микән, чөнки аның алган заказлары бик күп. Ләкин, бәлагә каршы, бу иптәш слесаре бик «акыллыбаш» кеше икән. Ул хәзер эшне уйлап ала да: «Юк, мин сиңга кораллар бирмим; менә без болай итик: менә миндә заказ күп, җиңеңне сызган да миңа хезмәт ит, мин сиңа тиешле хакыңны бирермен, әмма эшләгән товарың минеке булыр»,— ди.
Бичара слесарь бу акыллыбашның сүзе кая барганын бик яхшы аңлады. Ләкин нишләмәк кирәк, ахырысы үлмәскә кирәк бит. Ул ахырда киемен сала да, чар-начар (Чар-начар — теләсә-теләмәсә дә.), шул вафасыз (Вафасыз — эчкерле, хәйләкәр.) дустында эшләргә тотына. Ул акыллыбаш слесарь моны бушка ауга төшермәгән. Ул бу хезмәтчедән саф файда гына савып тора. Аның тагы да кеше мәшәкате илә файдаланырга дәрте арта башлый. Менә ул коралларыннан аерылган слесарьларны, тугърысы, канатларыннан аерылган кошларны үзенә каратыр өчен һәр яктан эзли башлый, һәм, әлбәттә, эзләгәнен таба. Дөньяда шундый һөнәр ияләрен аяктан җыккан сәбәпләр азмыни?
Бер слесарьның бөтен йорт-җире янып беткән, ялангач калган. Икенчесе, ниндидер бер кенәз боларның авылларын талап вәйран иткәнлектән, горбәттә (Горбәттә калу — илсез-жирсез калу.) калган, илаһ ма ля ниһаять (Илаһ ма ля ниһаять — «алланың ирекле кошы» мәгънәсендә.).
Шулай иттереп, теге акыллыбаш слесарь мондыйларның һәммәсен үзенә җыя. Ул санагатьханәсен зурайтты. Корал вә әсбабларны да күбәйтте. Аның эше полный ходта, ул үзе инде күптән эштән туктаган һәм аның эшләргә вакыты да юк; чөнки, белә инде, мондый зур идарәне мануфактура* (* Мануфактура дип кул берләме, машина берләме эшләнеп чыккан товарга әйтәләр, һәм фабрика вә завод эшләп чыгарган эшләр гомумән мануфактура аталадыр. (Г. Тукай искәрмәсе.)) дип атарга да мөмкин. Мәсәлән, ул шул эшләнеп чыккан товарга: «Әхмәтҗан Шалканов мануфактурасы» дип «келәймә» (клеймо) ябыштырырга куша. Мануфактура — ул шундый товар эшләп чыгара торган способ (өслүбтер). Бер мөгайян салда эшчеләр хуҗа санагатьханәсендә, хуҗа маддәләре (материаллары), хуҗа кораллары берлә эшлиләр.
Боларның эшләп чыгарган ма хасәлләре барчасы хуҗага була. Ә эшләүчеләргә, һөнәр ияләренә азрак хак бирелә. Мануфактура хуҗасы инде капиталист (сәрма-ядар) дип аталадыр.
Ул үзенең капиталын тиешле урыннарга чәчә, санагатьханә ала, хезмәтчеләр җаллый, материаллар ала. Шулай итеп, кеше тырышуы аркасында капиталын тагын да күбәйтеп файдаланырга тырыша.
Һөнәр тырышлыгының барча областьларында да, кай җирдә генә тырышуның кыйбатлы коралы кирәк булса, анда мануфактура барып тыгыладыр. Чөнки һәр җирдә дә үзенең карендәшен бәлагә тартучы акыллыбашлар күп буладыр.
Күбрәк мондый акыллыбашлар сәүдәгәрләрдән, скупщиклардан (Скупщик — әйберне арзан бәягә күпләп (оптом) алып, икенче кулларга (сәүдәгәрләргә) кыйммәтрәк бәядән сатучы.) чыгадыр. Тик һөнәр ияләренең бер кисәге генә заказ буенча эшли алалар. Тагы да аларга да төрле көннәр була. Йә заказчик җук, көне буе кулыңны салындырып утыр, йә кайсы көнне халык заказны өеп ташлый: күрше авылларда икмәк үңган, мужикларның артык акчалары булган, алар үзләренең чабаталарын, ыштырларын итеккә алмаштырырга киткәннәр. Бәс, кулны салындырып эшсез утырмас өчен һәм кирәк вакытында готовый (хәзер) товар булсын өчен, заказны-фәләнне көтеп тормыйча, тоташтан бер дә туктамый эшләргә кирәк булды. Менә заказчыларга эшләүдән аерма шул. Болай тоташ эшләү кустарный промысел дип аталадыр. Россиядә әллә ничә губернада шундый кустарный промысел — тоташ эшләү берлә шөгыльләнәләр; бер авыл кадак ясаучылар, бер авыл балта осталары, бер авыл итекчеләр булып, һәр авыл үзенә бер төрле эш эшлидер.
Һәм ул авыллар шулай бик күп товар хәзерлиләр: аларны ярминкәләргә илтеп сатарга кирәк буладыр. Ә ул кадәр күп товарны сатып йөрү бик уңгайсыз, аны шәһәрләргә илткәндә бик осталык берлә, саклап кына илтергә кирәк буладыр. Тагы да: андый эшне әйләндерү өчен оборотный капитал (Оборотный капитал — әйләнештәге капитал (акча).) булырга кирәк. Менә шулай итеп, безнең кустарьлар (тоташтан эшләүче һөнәрчеләр) скупщикларның тырнагына эләгәләр.
Скупщик аларның эшләп чыгарган товарларын тоташы белән ала. Кайчагында алда эшләнәсе товарлар өчен дә задатка (Задатка — алачак әйбер өчен акчаның бер өлешен алдан биреп кую.) биреп куя. Кустарь бу скупщикка бөтенләй фабрикка вә заводка хезмәт иткән кебек хезмәт итте. Кустарьның «үз-үзенә хуҗа» исеме тик телдә генә. Ә эштә ул барыбер шулай ук ихтыярсыз. Аңгар скупщиктан башка бер адым атлау мөмкин түгел. Бөтен сәүдә скупщиклар кулында, алар задатка бирәләр. Алар жыш-җыш чи материаллар да алалар.
Эш скупщик кулында — бәла! Ул, теләсә, товарларны кабул итмәс тә, ачлыктан үләргә калдырыр. Билгеле инде, саф файда һаман да скупщикка, ә кустарьның үз өлешенә тырышу һәм теләнчелек кенә каладыр.
Авыл кустарьларына да читен, шәһәр һөнәрчеләренә дә уңгай түгел. Анда аларны готовый (хәзерләнгән) товарлар һәм подрядчиклар изәләр, бәгъзе берсе бар — үзе итек җамый да белми, ә шәһәр думасыннан йә башка сәүдәгәрләрдән 1000 пар итекне подряд ала. Залог сала, ә эшне чын итекчеләргә өләшәдер. Бармагын бармакка да тидермичә, һәрбер итек башыннан үзе теләгәнчә файда ала да тагы, шуның өстенә, мактана: «Мин сезнең вәлиел-нигъмәтеңез (Вәлиел-нигъмәт — ашатучы-эчертүче.). Мин сезгә эш бирәм, әгәр мин булмасам, сез ачка үләр идеңез»,— ди. Ә итек магазины, һәртөрле заказлар кабул итәм, дип игълан тарата, ул да шулай ук берничә ялланган итекчеләргә өләшә.
Шулай итеп, мөстәкыйль хужа-һөнәрче һәртөрле тозакларга, хәтта үзенең аркага-арка тиеп торган күршесенең тозагына эләгә; кем белер, әле ул күптән түгел генә үзе дә аркасын бөкрәйтеп, башын да күтәрмичә эшләгәндер. Ә хәзер аңгар кулың берлә сузылып җитә алмассың. Ул хәзер ничек кенә кеше тырышуы берлә туенырга гадәтләнде, һәм ничек кенә ул үзенең иптәш һөнәрчеләрен әкрен генә, җиңел генә кулына төшереп, нинди зур мануфактура ясады. Искитәрлек!
Без кайтыйк инде теге акыллыбаш слесарьга. Яхшы. Ул үзенә бик шәп бер мануфактура ясады. Эшләре бик шәп бара. Теге файдалы кәсептән аның корсагы да шактый гына түгәрәкләнеп, әллә нинди мендәрләнеп китә башлады. Инде аңгар «хаҗи абзый», «бай абзый» дип кенә эндәшә башладылар. Ул җыш-җыш мәсҗедкә дә баргалый, мәсҗедкә утын, шәм, рамазаннарда — хөрмәләр илтә. Муллаларга да яудыргалый. Мәүлүдләр-фәләннәр уздыра. Муллалар, шәкертләр, тагы шундый эштән чыккан ялкаулар: «Менә ихсанлы (Ихсанлы — ярдәмле, изге.) кеше, менә ихсанлы кеше»,— дип рәхмәтләр укыйлар, дога кыйлалар, шулук вакытта аның мануфактурасындагы эшчеләр, ул ихсанлы кешенең (?) туган көненең сәгатен, минутын әллә нинди начар вә әшәке сүзләр берлә сүгәләр. Чөнки алар аңгар тәкатьләреннән тыш хезмәт итәләр дә ачтан үлмәслек кадәр генә ашыйлар.
— Бу бер нәрсә дә түгел!
Теге дөньяда әле бу эше өчен ул ихсанлы кешенең кирәген бирерләр.
Без хәзер теге акыллыбаш слесарьның мануфактурасы ничек иттереп, үзләреннән эшләгән ялгыз-ялгыз слесарьларның товарына галиб булганлыгын карыйк. Мәсәлән, акыллыбаш слесарьның мануфактурасында 10 кеше эшли. Алар өчен аңгар бер санагатьханә тотарга кирәк, ә мөстәкыйль ялгыз-ялгыз слесарьларга үзләренә аерым-аерым санагатьханәләр кирәк.
Мануфактурный (хуҗа кулындагы) слесарьлар тик бер санагатьханәгә сыялар, ә ялгыз-ялгыз слесарьларга 10 санагатьханә кирәк. Ягъни мануфактура хуҗасы мөстәкыйль* (* Максуд бер генә сүз белән аңлашылсын өчен «мөстәкыйль» слесарь дип йөртәбез. (Г. Тукай искәрмәсе.)) слесарьларга караганда ягу-яктырту ягыннан да күп файда итә икән. Ләкин әле бу гына түгел.
Һәрбер мөстәкыйль слесарь үзендә һәртөрле кораллар мөкәммәл булындырырга тиеш. Әгәр, мәсәлән, ул бер эшкә бер корал берлә тотынса, икенче кораллары бөтенләй эшсез каладыр… Мәсәлән, ул тимер кыздырып яки турайтып азапланса, аның тимер кыра торган коралы буш ятадыр. Ә безнең акыллыбаш слесарь үзенең санагатьханәсендә эшне башкача йөртә: анда бертөрле эшчеләр йозакның дугасын эшләсә, башкалары йозакның эчендәге нәрсәләрен эшли. Шулай иттереп, анда һичбер коралга буш торырга туры килми. Димәк, теге акыллыбаш мөстәкыйль эшчеләрне корал ягыннан җыга икән. Ләкин әле моның берлә генә калмый, мөстәкыйль слесарь [га], мәсәлән, йозак эшләгәндә, иң әүвәл йозакның бер кисәген эшләп алырга, аннан соң бөгәргә, аннан соң чистартырга, аннан соң, шул кисәкләрдә җыеп, бөтен йозак ясап чыгарырга кирәк.
Шул рәвешчә ул, бер коралдан икенче коралга күчеп, бушка әллә никадәр вакыт әрәм итәргә мәжбүр буладыр. Әгәр һаман бер корал берлә генә эшләсәң, эшнең башын бер җайга салып җибәргәч, көн буе бик уңгай, бик тиз эшләп буладыр. Әгәр җыш-җыш корал алмаштырып эшләсәң, ул вакытта эшнең очына чыга алмыйча, бер эшкә әллә никадәр вакыт әрәм итәргә кирәк буладыр.
Безнең акыллыбаш слесарьлар, болай коралдан коралга күчеп йөрүнең уңгансызлыгын күргәч, үз файдасы өчен, үз мануфактурасында үз тәртибатын (Тәртибат — тәртипләр.) йөртә һәм әйтә: «Җитәр инде сезгә тимерче өе берлә санагатьханә арасында ары-бире сөйрәлеп йөрергә; алай иткәнче, сезнең өчәвеңез тимерче өендә йозак кисәкләрен кара вә пычрак көенчә эшләсен, бишәвеңез пакьләп, чистартып торсын, ә икәвеңез кисәкләрне җыеп, йозак оештырып торсын»,— ди. Кыскасы гына, бу үзенең өе эчендә бүлү (разделение труда) ясый. Гомуми эшне тәкъсимдә (Тәкъсим — бүлү, бүлешеп эшләү.) һәркем үзе махсус бер ма хасәл ясап чыгара. Ә мануфактурный эшне бүлмәктә (тәкъсимдә) һәрбер эшче бер бөтен ма хасәлнең тик бер кисәген генә ясап чыгара.
Мануфактурный эшне бүлмәк, гомуми эшне бүлмәккә караганда, күп уңгайлы вә күп файдалыдыр.
Әүвәле, эшчеләр бер коралдан икенче коралга күчеп вакыт үткәрмиләр, икенче, һаман бер корал берлә урыныннан бер дә кузгалмыйча эшләгән эшче аз вакытта күп һәм җайлы эшлидер. Менә мануфактурный эш бүлмәкнең бу файдасына мөстәкыйль слесарьлар малик була алмыйлар.
10 мөстәкыйль слесарь, үзләре аерым-аерым эшләп, кеше башына 5 әр йозактан көненә 50 йозак эшлиләр. Ә 10 мануфактурный слесарьлар, бергә эшләп, хуҗаларына көненә 60 яки 70 йозак эшлиләр.
Шулай итеп, мануфактура хуҗасы мөстәкыйль слесарьлар каршысында бик файдалы булып тора. Чөнки ул, мөстәкыйль слесарьлар берлә бертигез эшчеләр, бертигез кораллар берлә, шул ук эшче, шул ук коралларга аз расход тота. Ә ма хасәлне шактый артык ала. Ул маддәләрне вә коралларны сатып алганда күпләп — тоташ ала. Шуның өчен аңгар киметү — скидка була. Әле ул товарны саткан вакытта базар бәһасе күтәрелгәнгә чаклы сатмыйча тора ала. Чөнки аның ашап ятырга запас акчасы бар. Димәк, бу, хосуста да (Хосуста да — очракта да.), вак мөстәкыйль слесарьлардан алда киләдер.
Базарга мануфактура хуҗасы — үз товарын, мөстәкыйль слесарь үз товарын чыгаралар.
Аларның товарлары барыбер бер төрле, ә бәһаләре ике төрле. Мануфактура хуҗасының һәрбер эшчесе 7 шәр йозак ясаган. Ә мөстәкыйль слесарьлар 5 әр генә йозак  nbsp; ясаганнар.
Билгеле инде, мануфактура хуҗасы үзенең товарын бераз арзанрак та сата ала.
Менә мануфактура хуҗасы белән мөстәкыйль слесарьлар арасында конкуренция чыга. Бу кыйммәтне (7 йозак — көн хезмәт) төшерә торган сатучылар конкуренцияседер.
Гәрчә мөстәкыйль слесарьлар көненә тик 5 әр генә йозак эшләп чыгарган булсалар да, лябед аларга да товарны мануфактура хуҗалары саткан бәһагә сатарга кирәк, югыйсә аларның товарын һичкем алмаячак. Билгеле инде, качан да булса бервакытта вак мөстәкыйль слесарьлар, бөтенләй вәйран булып, мөстәкыйль эшләүне ташларга мәҗбүр булалар.
Үз кулында югарыда сөйләп күрсәттекемез уңгайлыклар булганлыктан, мануфактура хуҗасы яки мануфактурист конкуренция берлә вак-төяк һөнәрчеләрне бөтенләй эштән чыгара, мөстәкыйль һөнәрчеләрне ма хасәл өчен лябеддә булган кораллардан аерып, канатын каерып, ирекле һөнәрчеләрне бай батрагы ясап калдырадыр.
Ләкин ул мануфактуралар вак һөнәрчеләргә генә конкуренция ясап туктамыйлар, бәлки алар бер-берсе арасында да конкуренция ясашалар. Бер мануфактура никадәр зур булса, кечкенәләренә караганда әллә никадәр артык файдаланадыр. Ягъни мануфактура никадәр зур булса, шулкадәр эшлекле вә шулкадәр арзан сата торган буладыр.
Зур мануфактура берлә кечкенә мануфактура арасында даимән конкуренция булып торадыр, һәм зур мануфактура һаман да кечкенә мануфактураларны йотып торадыр. Нитәк ки (Нитәк ки — шулай ук, шуның кебек.), кечкенә мануфактура вак һөнәрчеләрне йоткан иде. Мануфактура, аларның конкуренциясе шуннан буладыр ки, аларның һәрберсе базарны үзенә генә каратырга тырыша, моның өчен аларның һәрберсе мөмкин кадәр товарны арзанрак сатарга тырыша
Ул мануфактура, әлбәттә, товарны эшләп чыгарырга эшченең хезмәте аз киткән булса гына арзан сатадыр. Менә шулай итеп, мануфактурист эшче тырышуыннан моңсыз калып, товарны мөмкин кадәр аз вакытт күп чыгарып, аны арзан бәһагә сатып, мәшһүр бер фирма булырга тырышадыр.
Машиналар заһир булалар (Заһир булу — килеп чыгу, барлыкка килү.).
Машинаны туп-туры һөнәр эше урынын ала дип әйтергә ярый. Бер кол һөнәрчесенең әллә никадәр осталыклар, әллә никадәр хезмәтләр сарыф итеп эшләгән бер ма хасәлсен машина аз гына бер вакытта ялт иттереп эшләп ташлыйдыр.
Ткач булу өчен осталык вә озак заманнар өйрәнү кирәктер. Шуның өчен ткачның һөнәре җир казучының һөнәренә караганда күп кадерледер. Чөнки җир казырга һичбертөрле өйрәнүнең кирәге юктыр. Мануфактура ачарга теләгән бер капиталист иң әүвәл коралларыннан аерылган һөнәрче-ткачларны эзләргә керешәдер. Аларга бераз хак биреп, үзенә хезмәт итәргә куша.
Моның хакы, әлбәттә, кара хезмәтченең хакыннан артык буладыр.
Ну, менә бер заман ткацкий паровой станок чыгарылды. Бу станок инде ткачтан тиз һәм җитез эшли. Үзенә паровой станок алган мануфактурист, әлбәттә, инде ткачтан һәм аның осталыгыннан вә өйрәнгәнлегеннән — һәммәсеннән моңсыз (мөстәгъни) каладыр. Шуның өчен оста ткач урынына тик бер кара хезмәтче генә яллыйдыр. Чөнки паровой станок янында сөялеп торырга бер дә осталык кирәкми, һәм кара хезмәтчегә һөнәрле ткачка караганда хакны да арзан бирә.
Шулай итеп, машина һөнәрченең осталыгын бөтенләй игътибардан төшереп, үзе шуның урынын алып, капиталистка оста эшчесез торырга да имкян (юл) калдырып, аның урынына кара эшчене генә алмаштырадыр.
Фабрика заһир була.
Димәк ки, фабрикада кул һөнәре берлә эшләүчеләр, дән әллә никадәр осталыклар вә мәһарәтләр (Мәһарәт — булдыклылык.) сорап торган эшләрне машина эшли, һәм ул һөнәрчеләр урынында аларның һичбер төрле өйрәнүләре вә өйрәнер өчен озак заманнар сарыф итүләре соралмаган кара эшчеләр торалар.
Кайсыдыр бер һөнәрче кул берлә көненә 600 кадак ясаса, аңгар каршы фабрикадагы бер кара эшче әллә ничә меңнәр кадак ясыйдыр.
Мәгълүмдер ки, машинный кадаклар кул берлә эшләнгән кадаклардан әллә никадәр арзандыр.
Гомумән, фабрика вак һөнәрчеләрне, мануфактураларны йотадыр, бетерәдер дә кара эшчеләр өчен үзенең ишеген төбенә чаклы ачык куядыр. Кул берлә эшләнгән нәрсәләрнең бөтенләй бәрәкәтен очырадыр.
Һөнәрчеләр бичаралар исә йә ачлыктан үләләр яки фабрикант өчен чын батраклыкка вә фабрикага эшче куллыкка әйләнәләр.
Без инде моңгар чаклы аерып-аерып сөйләгәннәремезне бер җиргә җыеп әҗмалән (Әҗмалән — йомгаклап.) сөйләп чыгыйк.
Борын заманнарда дошманнарның һөҗүменнән саклану өчен гаскәр җыю уртадан кыяфәтчә вә гайрәтчә көчле булган бер төрле башлыклар чыгарды. Ул башлыклар, акрын-акрын гына, үзләренә ияргән халыкны кол итәргә вә үзләрен тәгъзыйм иттерергә башладылар. Алар үзләре өчен үзләре азык хәзерләүдән туктадылар, ул башлыклар үзләренең янындагы могыйннәре (дружинниклары) илән халыктан алынган дань яки башка җәмәгатьләрдән алынган ганимәтләр хисабыннан ашый башладылар.
Даимән булып торган сугышлар эшне шуңгар китерде ки, көчлерәк башлыклар зәгыйфь башлыкларны талап, үзләренә баш идерделәр вә аларны даньгә (виргегә) бәйләп куйдылар. Тагы да шул көч вә талау илә үзләренә күп җәмәгатьләр иярткән башлыклар үзара сугыша башладылар. Шулай күп җыллар сугышкач, шул сугышучы башлыкларның ахырда берсе зафәр (Зафәр — өстенлек.) табып, башкаларны кайсын качырып, кайсын үзенә кол ясады. Башлык үзенә генә калды.
Государство (дәүләт) заһир булды. Бу дәүләтнең башына башлык яки кенәз куелды.
Шул рәвешчә Россия дәүләте дә заһир булды.
Рус кенәзләре тоташ-тоташ жәмәгатьләрне үзләренең дружиниклары боярларга өләштеләр.
Боярлар, алпавытлар җәмәгатьләрнең доходын бик кыса башладылар. Шулай да җир гомум милкендә хисап кыйлына иде. Боярлар җәмәгатьләрнең һичбер төрле җир тәртипләренә керешмиләр иде. Боярлар бик каты талаганлыктан, халык качып тарала башлагач, патшалар крестьяннәрне җиргә ябыштырып куйдылар.
Боярлар, алпавытлар крестьяннәрнең чын хуҗалары булып калдылар. Җир һаман да крестьян җәмәгатьләренең милке булып күренә иде.
Андин соң крестьяннәргә азатлык бирелгәч, крестьяннәр үзләре алпавытлар милке булып күренмичә (монысы шәригатькә хилаф (Хилаф — каршы.) имеш), бәлки меңнәрчә җылдан бирле эшләгән җирләре боярлар, алпавытлар милке булып калды. Бу бөтенләй «кыйнама, катырак бир» законы булды: крестьяннәр җирсез нишләсеннәр? Алар алпавыттан авыр бәһаләргә җир сатып алырга яки алпавытка батраклыкка барырга мәҗбүр булдылар.
Алпавыт вә бояр исә борын заманда да, хәзер дә мужикның җилкәсенә менеп утырган да канын суыруында сәбат&nbnbsp; итә (Сәбат итү — нык тору, кымшанмый дәвам итү.).
Шул рәвешчә җир эшләүче эшче кулга әйләнде, һөнәрчеләрнең дә эшче кул булулары бу рәвешчә булды, һөнәрчеләрнең дә акыллырак башлары бераз ахмаграк башларны яки бер каза сәбәпле бәхетсезлеккә очраган иптәшләрен, коралдан вә эштән аерып, кулларына алырга тырыштылар. Шулай иттереп, мануфактура чыкты. Ул, чыккач та, вак һөнәрчеләрне һәртөрле конкуренцияләр илә аяктан җыга башлап, бөтен сәүдәне үз кулына гына алырга кереште.
Мануфактураларның конкуренциясе товарларның эшләнеп чыгуын вә таралуын киңәйтергә вә ничек булса да товарны арзан төшерергә тырышканлыктан, машиналар вә фабрикалар пәйда булды.
Ул фабрикада машина, инсанның мәһарәтен игътибардан калдырып, оста һөнәрче урынына кара эшчене алмаштырды.
Фабрика конкуренция берлә мануфактураны һәм вак һөнәрчеләрне җыкты, һәммә корал әсбабларыннан аерылган һөнәрченең үзен машиналар өчен ялангач бер эшче куллыкка әйләндерде.
Инсаннарның берләшеп торуларының вә эшне бүлгәләп эшләүләренең таңы инсаннарны зур-зур ике сыйныфка аерды: җир эшләүче һәм һөнәрче-эшче.
Озак-озак заманнардан бирле бу ике сыйныф гомум инсаният тырышуының үзләренә чикләп бирелгән өлешен тәмамлап эшләп торалар.
Җир эшләүче үзенең гомер чуалчыкларын алпавыт, бояр кулы аркылы атлап чыга. Ә һөнәрче-эшче — мануфактура вә фабрика аркылы.
Һәм менә инде бу ике сыйныф эшче, үзләрен туйдыра торган кораллар вә әсбабларыннан аерылганнары хәлдә, фабрика машинасы янында бер-берсе илә очраштылар. Инде аларның арасында һичбер фәрекъ (Фәрекъ — аерма.) юк, алар икесе дә эшче кул булдылар.
Аны борын заманнарда эшне бүлмәк ысулын белмәгән вәхши инсаннар бу ике эшчеләрнең ахырга таба тапкан гыйлемнәрен тапмаганнар вә болар кадәр мәгълүматларын киңәйтә алмаганнар иде бит.
Шуның кеби, фабрикага кереп эшләр өчен һичбер төрле гыйлем вә белем кирәк булмаганга, бу ике эшчеләр дә әүвәлдә белгән белемнәреннән вә һөнәрләреннән дә аерылып калдылар. Аларның кораллары да коры бер йомычка, үзләре дә бер чурбан булып калдылар.
Бу начарлыкларның һәммәсен машина эшләде. Ул эшчедән һичбер төрле белем сорамый, тик эшче кешене бер капиталист өчен эшче кулга әйләндерә дә куя, димәк ки, эшче кеше, вәхши заманыннан чыгып, һөнәр вә белемнең ушбу дәрәҗәсенә җиткәч, янәдән вәхшилеккә әвереләдер!
Әгәр дә һәммә ирекне патшалар вә капиталистлар кулына гына бирсәң, чынлап та шулай булыр иде. Ләкин, хәмед улсын (Хәмед улсын — шөкер булсын.), инсаннар вә инсаният бөтенләй үк алар кулына бирелмәгән әле. Капиталистлар, һәр җирдә ничаклы үзләренең җаннарына сөекле тәртипләр йөртсәләр дә, һаман да әле тәмамлый алмаганнар. Әле хәзергә конкуренция кирәге кадәр канатын җәеп бетерә алмаган. Әле вак һөнәрче дә капиталның ерткычлыгы илә яхшы гына вә җәсүранә (Җәсүранә — кыю рәвештә.) генә көрәшеп торадыр.
Эшче инсанның тиз генә үзенең иркеннән һәм коралларыннан аерылып эшче кул буласы килми. Алай булу аңгар бик ачы, бик авыр. Шуның өчен, без күрәбез ки, бичара авыл кешесе, тик үзен үз эшендә ихтыярлы хуҗа вә ирекле кеше кеби хис кыйлу өчен, коры салам артыннан селкенеп йөри. Әмма һаман да крестьяннәрне җирсезләндерү көнләп түгел, сәгатьләп артмакта.
Хәзер бездә җирсез крестьяннәр тәмам 7 миллион бар. Әгәр безнең тормыш тәртипләре төзәлмәсә, ул өлешсез бичаралар, Россиядә эшче кул аз дип күз яшен түккән капиталистларның шатлыгына вә аларның җуануына, тагы да әллә ничә кат артачактыр.
Карап карыйк әле, капиталистлар үзләренең тырнакларына эләккән эшче кулларны ничек кысалар икән. Карыйк әле, алар эшче куллардан нинди ачкүзлелек илә ничек иттереп файда сыгып чыгаралар икән.
Бер-бер төрле эш өчен акча (капитал) тоткан бер капиталист, әлбәттә, шул акчаны сарыф итүдән үзенә бер файда көтәдер. Әгәр һичбер төрле табыш (файда) булмаса, һичбер капиталист акча сарыф итмәс иде.
Без күрәбез ки, капитал, яңгыр артындагы гөмбә кеби, һаман да үсеп тора. Әлбәттә, ул капиталистларга аз файда бирми торгандыр.
Капиталга бу файда кайдан килә соң? Тыштан гына караганда, табыш сату-алудан килә. Арзан алалар да кыйммәт саталар, ягъни табыш базарда товар алмаштырудан килә. Карап карыйк, дөрес микән бу? Ситсы фабрикантына, мәсәлән, паровой ткацкий станок алырга кирәк. Ул базарга — аны эшләп чыгарырга 500 көн хезмәт киткән һәм аның чын кыйммәте, мәсәлән, 500 тәнкә булган ситсы чыгара. Җә, базарда, фабрикант сатарга ситсы чыгарды дип, шул кыйммәт үзгәрәме? Әлбәттә, үзгәрми.
Фабрикантның 500 тәнкә кадәр товар хакы бар, ә мөштәринең (алучының) 500 тәнкәлек акча хакы бар. Болар алмашу ясаганда да һаман да базарда алмашу сумасы 100 тәнкә булып калды, һәм, алмашканга карап, бу 1000 тәнкәгә һичбер җирдән бер тиен дә кушылмады.
Фабрикантка файда кайдан гына килде соң?
Җә, әйтик инде, фабрикант үзенең товарын чын кыйммәтеннән кыйбат сатсын. Инде товарын 500 тәнкәгә түгел, 600 тәнкәгә сатсын.
Базарда товарга яңа бәһа куелгач та, һаман да бернәрсә дә артмый. Кыйммәтләр әүвәлдә 1100 тәнкә иде (фабрикантның 500 тәнкә товары, алучының 600 тәнкә акчасы), хәзер дә шулай гына. Моның берлә кыйммәтләр бер дә үзгәрмичә әүвәлгечә калды. Тик фабрикант 100 тәнкә артык акча алды. Гаҗәп түгел, фабрикантка бу 100 тәнкә табыш була торгандыр. Буламы соң?
Әгәр һәрбер фабрикантлар үзләренең товарларын чын кыйммәтеннән артыкка сатсалар, моннан һичберсе бер файда күрмәячәкләр. Безнең фабрикант әле чын кыйммәте 500 тәнкә булган товарын 100 тәнкә артыкка сатып, 600 тәнкә акча алды бит. Ул аның да кыйммәте 500 тәнкә булган бер ткацкий станок алырга тели. Аның аннан башка эше пешми. Ләкин станоклар фабриканты шулай ук станокка чын кыйммәтеннән артык 600 тәнкә алырга тиеш.
Безнең ситсы сатканда 100 тәнкә файда иткән фабрикантымыз хәзер, станок алганда, шул 100 тәнкәне югалтырга тиеш. Чөнки ул станоктан башка аңгар эш итү мөмкин түгел. Шулай итеп, без күрәбез ки, болай алмашудан һичбер яңа кыйммәт чыгуы мөмкин түгел, һәм капиталистның капиталына табыш китерүче бу алмашу түгел икән. Ләкин шулай да ситсы фабрикантына үзенең товарын сатарга һәм кайдан булса да файда алырга кирәк бит.
Шулай булмаганда, ул эш тә йөртмәс иде. Әлбәттә, фабрикант файданы җә товарны сатмас борын яки сатар алдыннан гына аладыр. Ләкин алмашудан аңгар бер дә файда юктыр. Шулай булгач инде, табыш капиталистның башына күктән төшмәс бит инде. Монда инде анчак табышның товарны эшләгән вакытта гына килгәне беленеп каладыр.
Әмма товарны эшләгәндә, билгеле, эшче куллар эшлиләр. Димәк ки, капиталистка файданы тик бу мискин эшче куллар гына китерәләр икән.
Карыйк әле, бу ничек булып чыга.
Капиталист ситсы фабрикасы салмакчы булды. Ул бинаны салды, машиналар да сатып алды. Станок та бар. Ну, әле аңгар эшче куллар кирәк. Алардан башка капиталистка һәммә машиналары белән бергә дөнья якты түгел.
Без беләбез инде, эшче кулларны, башка товарлар төслүк, базарга чыксаң, табып була. Капиталист та үзенең хирыс күзләрен шул базарга табан атадыр.
Ул эшче кулларны яллый. Бу ни дигән сүз? Бу — эшчеләрнең көчләрен көнгәме, айгамы җә аннан артыккамы, мәгълүм бер мөддәткә сатып алу дигән сүз. Ул көчләре өчен капиталист эшчеләргә күпме түли?
Инде эшче көче базарларда сатылгач, ул да барыбер башка товар шикелле үк. Аның да кыйммәте барыбер, башка товарлар шикелле, аны чыгарырга вә тәхсил итәргә (Тәхсил итү — булдыру.) киткән хезмәт илә үлчәнәдер. Эшче көче, башка товарлардан аерым сурәттә, инсанның тәнендә эшләнәдер.
Инсанга эшче көчкә ия булыр өчен, әлбәттә, ашарга, эчәргә, кием кияргә һәм тора торган бер өй булырга кирәк. Менә боларның һәммәсен табу өчен, әлбәттә, хезмәт, тырышу кирәк.
Бәс, эшче көченең кыйммәте эшче кешенең дөньяда торуына сәбәп булган нәрсәләрне эшләп чыгарырга киткән хезмәт белән үлчәнәдер.
Ләкин рабочий — үлә торган нәрсә. Ә эшче көче һаман да соралып тора. Эшченең үлүе белән аның эшче көче дә бетәдер. Ә капиталистның эшче кулларсыз калуы мөмкин. Димәк, эшче үзенең урынына капиталистка үзе кеби эшче көче бирә торган каим мәкам (Каим мәкам — үз урынын алучы.) калдырырга тиешле. Шуның өчен эшче көчләрнең кыйммәте эшченең һәм аның семьясенең тере торуы өчен лябеддә булган нәрсәләрне табарга киткән хезмәт илә үлчәнәдер. Бу кыйммәтне исә эшче эш хакы сурәтендә аладыр. Шулай итеп, ситсы фабриканты булган капиталист эшчеләргә үзләренең эшче көчләренең кыйммәтен түләргә бурычлыдыр.
Ул үзе алардан нәрсә ала соң?
Ул базардан бер көтү эшчене җыеп ала да аларны үзенең фабрикасына китереп эшкә куша.
Эшче куллар аңгар ситсы эшләп чыгара башлыйлар. Фабрикант эшчеләргә аларның эшче көчләре өчен мәгълүм бер вакыт өчен акча түли. Ә үзе шул ук вакытларда эшчеләрдән аларның эшче көчләрен аладыр.
Без инде беләбез ки, эшне-хезмәтне бүлмәк тырышуны бик эшлекле ясый. Мәсәлән, һәрбер эшче бер көндә үзенә бер көнгә җитәрлек микъдардан әллә никадәр артык ма хасәл ясап чыгара. Ачыграк әйткәндә, эшче бер көндә үзенең эшче көченең торган кыйммәтеннән артык кыйммәттә ма хасәл ясап чыгарадыр.
Әгәр эшчегә үзенә азык, кием һәм башка кирәк нәрсәләрне эшләп чыгару өчен көненә 6 сәгать эшләргә кирәк булса, ул вакыт бу 6 сәгать хезмәт лябеддә хезмәт дип аталадыр. Эшчегә үзен-үзе тотарга һәм үзенең эшче көченең кыйммәтен эшләп чыгарырга көненә 6 сәгать хезмәт лябеддер. Әгәр ул көненә 6 сәгатьтән артык эшләсә, аның ул хезмәте кушылган хезмәт — прибавочный труд (Прибавочный труд — өстәмә хезмәт.) дип аталадыр. Шулай итеп, эшче көче үзенең эченә лябеддә хезмәт (эшче көченең кыйммәте) һәм кушылган хезмәтне аладыр. Китапча әйтсәк, шамил буладыр (Шамил булу — үз эченә алу.).
Безнең ситсы фабриканты эшчеләрне яллый, һәм ул эшчеләргә көн саен эшче көч кыйммәтен түләргә бурычлыдыр, ягъни ул фабрикант һәр көнне эшчеләргә лябеддә хезмәт булган 6 сәгать өчен түлидер.
Әгәр дә эшчеләр көненә 6 сәгать кенә эшләсәләр, алар тик үзләренең ашау-эчү вә торуларына кирәк кадәр генә эшләп, капиталист бер тиен дә табыш ала алмас иде. Ә алай түгел — капиталист аларны тәүлегенә 12 сәгать эшләргә куша. Шулай итеп, ул эшчеләрдән һәр көнне 6 сәгать артык хезмәт аладыр. Ягъни кушылган хезмәт аладыр ки, аның бәрабәренә ул эшчеләргә бернәрсә дә түләмидер.
Эшчеләр һәр көнне, иң әүвәлге үзләренең лябеддә булган 6 сәгать эшләрен эшләп, үзләренең эшче көчләренең кыйммәтен хасил итәләр, ягъни алар үзләренең капиталисттан эш хакы (жалуние) сурәтендә алганнары кадәр эшләрен әүвәлге 6 сәгатьтә тәмам итәләр. Ә мондин соңгы 6 сәгатьтә эшчеләр кушылган бер кыйммәт (прибавочная ценность) эшләп чыгаралар ки, моның бәрабәренә фабрикант аларга бернәрсә дә бирмидер.
Менә аңладыгызмы: фабрикантның табышы ушбу соңгы 6 сәгатьтәдер.
Бер мисал алыйк әле. Һәрбер эшче, мәсәлән, көненә 10 аршин ситсы эшли ала. Ул ситсы исә аршины 20 тиеннән сатыладыр. Әйтик инде, һәр аршинга киткән жеп 5 тиен тора, һәм машиналарга, йортка вә башка жирләргә киткән расход аршин башына бишәр тиен була. Шөйлә ки, фабрикантка һәр аршин ситсы 10 тиеннән төшә.
Эшче эшли башлады һәм ярты көн (6 сәгать) эшләде. Ул шул вакыт эчендә 5 аршин ситсы эшләп чыгарды. Ул бу вакыт нинди кыйммәт эшләп чыгарды? Әлбәттә, 5 аршин ситсы 20 шәр тиеннән — 1 тәнкә эшләп чыгарды. Ләкин фабрикантка һәр аршинның маддәсе (материалы) 10 тиеннән булып, 5 аршин ситсы 50 тиенгә төште.
Бәс, эшче ярты көндә саф кыйммәт 50 тиен эшләп чыгарды. Бу исә капиталистның эшчегә көнозын эшләгән эшче көче бәрабәренә түләгәннең нәкъ үзедер. Бу 6 сәгать хезмәт, билгеле, лябеддә хезмәттер, һәм эшләп чыгарган 50 тиен кыйммәт тә лябеддә кыйммәттер.
Әгәр эшче бу 6 сәгатьтән соң эш ташласа, безнең фабрикант һичбер төрле табыш ала алмас иде. Чөнки ул 50 тиен — эшчегә, 50 тиен —5 аршинга, материалга тотты, һәм, шулай булгач, ул тик бер тәнкә генә алыр иде.
Ләкин эшче әле тагы 6 сәгать тырыша; аның бу кушылган хезмәте тагы 5 аршин ситсы эшләп чыгарадыр. Ул хәзер нинди кыйммәт эшләп чыгарды? 5 аршин ситсы 20 шәр тиеннән — 1 тәнкә. Материал өчен 50 тиен чигерәбез дә, саф 50 тиен артып кала. Эшче үзенең кушылган хезмәте берлә 50 тиен кушылган кыйммәт эшләп чыгарды. Менә бу 50 тиен туп-туры, сөальсез-нисез, капиталистның кесәсенә керәдер. Менә табыш вә файда дигәнемез дә шушының үзедер.
Шул рәвешчә, безнең фабрикант һәрбер эшчедән көн саен 50 тиен кушылган кыйммәт яки файда аладыр. Хәзер инде безгә капиталистларның ни өчен, бездә эшче куллар аз, дип җылаганнары аңланган булса кирәк; ул эшче куллар аларга кушылган кыйммәт, яхуд файда сыгып чыгару өчен бик кирәкледер.
Ул файданың килүенә бигрәк тә капиталист файдасына эшләүче эшчеләрнең күплеге, икенче — эш вакытының озынлыгы, өченче — хезмәтнең җәелүе вә эшкә әйләнүе юл ачадыр.
Капиталистта эшче куллар никадәр күп мәшгуль булсалар, аңгар шулкадәр күп кушылган кыйммәт һәм шулкадәр күп файда артадыр. Эшченең эш вакыты никадәр озын булса, капиталист шулкадәр күп кушылган хезмәт һәм шулкадәр күп кушылган кыйммәт, ягъни файда аладыр.
Әгәр безнең фабрикант хәйләкәрләнсә, эшчеләрне 12 сәгать кенә түгел, 18 сәгать эшләргә кушар. Ул вакытта бер эшче көненә 6 сәгать кенә артык хезмәт итмичә, 12 сәгать артык тырышып, капиталистка көн саен 15 әр аршин ситсы эшләр. Бу вакытта инде бер эшче капиталистка көненә 50 тиен генә түгел, тәмам бер тәнкә файда, яхуд кушылган кыйммәт китерер. Эшченең тырышуы арткан саен, аның үз файдасына иткән хезмәте, ягъни, лябеддә хезмәте кими барып, капиталист файдасына иткән хезмәте, ягъни кушылган хезмәте арта барадыр.
Безнең фабриканттан эшче көненә 50 тиен аладыр һәм 10 аршин ситсы эшләп чыгарадыр; димәк, эшчегә бер аршиннан 5 тиен тиядер. Фабрикант ситсының аршинын 20 тиеннән сатадыр. Шул 20 тиеннең 10 тиене материалга китә, калган 10 тиен эшче белән капиталист өлешенә каладыр. 5 тиенне эшче, бер аршин ситсы эшләгән өчен, эш хакы итеп аладыр. Ә 5 тиенне капиталист үзенә табыш итеп аладыр. Димәк ки, материалны исәпләмәгәндә, товарның саф кыйммәте эшченең эш хакыннан һәм капиталистның файдасыннан гыйбарәт булып каладыр. Моннан күренәдер ки, эш хакы никадәр күп булса, файда шулкадәр аз буладыр, һәм моның киресенчә.
Әгәр эшченең эш хакы көненә 70 тиенгә күтәрелсә, ул вакыт капиталистның файдасы 30 тиенгә генә төшеп каладыр. Шөйлә ки, бер аршин ситсының саф кыйммәтеннән ул вакыт эшче 7 тиен алыр иде, ә капиталист — 3 кенә тиен.
Моннан күрдек ки, капиталист белән эшче арасында бер дә өзелмәслек даими көрәш вә тартыш булырга тиеш. Капиталист эш көнен озайтып, эш хакын азайтырга тели. Ә эшче эш көнен кыскартып, эш хакын арттырырга тели. Алда сөйләнәчәк изахатләремездә (Изахат — аңлатулар, төшендерүләр.) без бу көрәштә эшчегә каршы капиталистка нинди галәбәләр (Галәбә — өстенлек.) булганын күрербез. Менә бу галәбәләр бичара эшченең аягын-кулын бәйләп, капиталистның тырнагына тапшырадыр.
Без әле генә, эш хакы ни кадәр артса, капиталистның файдасы шулкадәр кими, дигән идек. Ләкин, ихтимал, ул капиталист бу югалган файданы башка бер юл белән кайтарыр. Мәсәлән, ул ситсының аршинын 22 тиеннән сатар. Юк, ул алай булмый. Гәрчә ул ситсының бәһасен күтәрергә теләсә дә, башка фабрикаларның конкуренциясе аны ул эшкә җибәрмидер. Ул вакытта башка фабрикантлар ситсының аршинын 20 тиеннән генә сатарлар да, безнең фабрикант алучысыз калыр.
Фабрикант тик шул файда белән рәхәтләнергә тиеш ки, кайсы файда аңгар эш хакыннан һәм башка расходлардан артып, саф кына, төгәл генә киләдер.
Хәзер без ап-ачык күрдек ки, капиталист файданы товар сатудан ала алмый икән. Капиталистка файда, сатудан элек, бөтенләй базардан тыш, эшченең 6 сәгатьтән артык эшләгәнлегеннән кушылган кыйммәт сурәтендә киләдер. Ләкин тик саткан вакытта капиталистның файдасы тышка чыгып, күзгә күренәдер.
Тик хәзер генә капиталистның товар сурәтендә үзенең эшчеләренең эшче көчләрен сатканлыгы ачык күренәдер. Ул фабрикант, эшчеләрнең бөтен хезмәтләре өчен, ягъни 12 сәгать яки 18 сәгать өчен түләмичә, тик лябеддә хезмәт булган 6 сәгать өчен генә түләде.
Менә бу сөйләп күрсәтдекемез мисал капиталистның эшчене ни рәвештә тунаганын вә талаганын (эксплуатациясен) бик ачык сурәттә күрсәтте.