Дәүликам стансасында фазыйләтле Ибраһим әфәнде Сәйфуллин җәнабләре «Бәянел хак» гәзитәсенең кабахәт мәсләктә улып, укучыларыны җәфа итдеке тугърысында безә бик озын мәкалә язмыштыр. Бу хакта гәзитәмездә бик күп кәррәләр язылдыгына күрә, Ибраһим әфәнденең бу мәктүбене дәреҗ итмәйүрез. Фәкать кыскача фикерене укучыларымыза аңлатыр исәк, зарар итмәз.
Ибраһим әфәнде әйтәдер:
«Бәянел хак» гәзитәсенең нашире Ахмакҗан бабай гаять мөтәгассыйб вә монафикъ адәмдер. Гәзитәсенең ике тарафы «Аркадия» бакчаларында матур апаларның игъланнары һәм һәртөрле эчемлек вә сыраларның игъланнары илә тулып торса да, хатыннар качып йөрсен, качмасалар, урыска охшау була, ди. Хәлбуки, үзе матур-матур марҗалар янына сәергә чакырып, һәркөн гәзитәсендә игълан баса. Әгәр Ахмакҗан бабай монафикъ вә җаһил кеше булмаса иде, бу тарика эш кыйлмаз иде.
Ибраһим Сәйфуллин карендәшемезең бу сүзләре гаять дугърыдыр. Укучыларымыза гыйбрәт.
Фазыйләтле — хөрмәтле, яхшы кеше.
Мәсләк — юнәлеш.
Кәррә — тапкыр.
Мәктүбне дәреҗ итмәйүрез — хатны басмыйбыз.
Мөтәгассыйб вә монафикъ — фанатик, үҗәт һәм икейөзле.
Сәергә — барырга.
Җаһил — надан.
Тарика — юл белән.