ТАТ РУС ENG

Бюрократлар   нәсихәте   

«И гыйззәтлү өтелгән халык!
Крестьяннәргә җир бирергә ярамый, чөнки җир бирелсә, элгәредәй күп мәртәбә фәкыйрь булмакыңыз ихтимал.
Мөсавәт мөмкин түгел. Әгәр халыкка тигез хокук бирелсә, инсанның кадере бетәчәк.
Тагы да министрларны хөкем каршысында мәсьүлиятле кыйлынса, сукырлар да күрә башлап, төрле фетнәләр туачак».
Бюрократларның бу сүзе әбиләрнең: «Май ашама, сукыр булырсың»,— дигән сүзләренә бик охшый икән. Борынгылар әйткәннәр: «Картлар сүзен капчыкка сал»,— дип, әмма кайда ташларга? Ансын әйтмәгәннәр.
 
Мөсавәт — тигезлек.
Инсан — кеше.
Мәсьүлиятле — җаваплы.

Комментарий язарга


*