ТАТ РУС ENG

Фатиха базары, яки Макарья ярминкәсе   

Богырыслан өязе Мәчәләй һәм Әсәкәй карьяләрендә, Макарьяга зур фабрикантлар җыйналган кеби, зур-зур чалмалы муллалар җыйналалар икән. Монда бәләкәйрәк фирмалар мөәззин исемендә булалар. Мужиклар фатиха алмага гөруһ-гөруһ булып киләләр. Бу фатиха базарының башлыгы — Габбас ишан, главный советник Каһәрман хәзрәт буладыр. Башка муллалар бу икесенең хөкеменнән чыкмайлар. Бу фирманың файдасы Макарья базарына бара торган фирмаларныкыннан күбрәк һәм зәхмәтсезрәк буладыр. Мәдрәсәләрдә тычканнар мөсафир булып торалар. Фатир бесплатный, пища хозяйскидыр. Богырысланда булган мөнтазам мәдрәсәгә авыл балаларына барырга рөхсәт юк. Нә карьядә тәхсил юк. Җәһаләтнең кәмал дәрәҗәсендә торалар. Дога сатып файда итәсе килгән кеше безнең тарафка килсен.
 
Фатиха — дога.
Карья — авыл.
Гөруһ-гөруһ — төркем-төркем.
Мөсафир — вакытлы килеп торучы, юлчы.
Мөнтазам — тәртипле.
Нә карьядә тәхсил юк — ни авылда укытмыйлар.
Җәһаләтнең  кәмал  дәрәҗәсендә — наданлыкның  иң югары  дәрәҗәсендә.

Комментарий язарга


*