Казый — ришвәт вә вәкыфләр ашаучы дигән сүз.
Мөфти — эшсез вазифа ашаучы дигән сүз.
Бай — кеше талап, корсак үстерүче дигән сүз.
Тәкәббер — Казан татары дигән сүз.
Надан — Казан байлары дигән сүз.
Ахун — корсак үстерүче дигән сүз.
Мулла — халыкны наданлыкка чакырып, бәлеш ашап, кымыз эчеп йөрүче дигән сүз.
Мөәззин — мәет юучы, кеше күмүче бер каты йөрәк дигән сүз.
Хәлфә — малай кыйнаучы, балалар суктырып, җан газаплагучы дигән сүз.
Мужик — урам буйларында, чат башларында гайбәт сөйләп утыручы дигән сүз.
Әби — сүз йөртеп, бер өйдән икенче өйгә чәй эчәргә баручы вә яки өйләнгән яшь егет илә яшь кыз арасын бозыштыручы дигән сүз.
Кайнана — киленне жаркой итеп ашаучы вә килен өчен үлмәс борын кабер казып куючы дигән сүз.
Шәкерт — утыз ел мәдрәсәдә ятып, әлифне таяк дип белмәгән кеше.
Бай баласы — көндез йоклап, төн буенча матур апайлар янында гуләйт итеп, ата малын бетерүче дигән сүз.
Мәдрәсә — акчасыз кешеләргә фатир төшә торган җир дигән сүз.
Игътикяф — наданнарга чаршаудан үрмәкүч оясы шикелле тозак кору дигән сүз.
Хәтем — Коръән сатып, акча җыйнау дигән сүз.
Сәүдәгәр — үләксә тиресе ташучы дигән сүз.
Ишан — баш кыйшайтып вә көфер мөһерләре сатып, теләгән кешене оҗмахка вә теләмәгән кешене җәһәннәмгә кертәмен дип йөрүче дигән сүз.
Мөрит — әүвәл ат карагы булып, соңра мыегын кырып, ишанга кул биргән кеше дигән сүз.
Дәҗҗал — бер ягында — җәннәт, икенче ягында җәһәннәм булган замана ишаны дигән сүз.
* Камус — сүзлек.
Лөгать — сүз.
Казый — шәригать хөкемнәре буенча хөкем итүче судья.
Вәкыф — берәр кеше тарафыннан җәмәгать файдасына бирелгән мирас малы.
Вазифа — хезмәт хакы.
Ахун — мәхәллә (шәһәр яки авылның бер мәчеткә караган өлеше) башлыгы, баш ахун — бөтен шәһәр руханилары башлыгы.
Хәлфә — кече укытучы.
Игътикяф — берәр изге саналган урыннан (мәсәлән, мәчеттән) чыкмый, берникадәр вакыт гыйбадәт кылып яту.
Хәтем — Коръән уку.
Көфер мөһерләре сату — кяфер, динсез дип тамгалау, сүгү.