«Мөселман иттифакы»на кереп, үзеңне мөэмин вә мөселман дидерәсең килсә, менә шул түбәндәге нәрсәләргә иман китерергә кирәк: 1) байлык, 2) җирлелек, 3) алпавытлык, 4) кәләпүшлелек, 5) Истанбул эчендәге форма илә һәр мөтәкәббирнең күңеленә ригаять итеп тормаклык, 6) җизнилек, кайненелек, 7) кодалык-кодачалык, 8) туганлык-тумачалык, 9) кияүлек-кайнагалык, 10) баҗалык вә гайре моның шикелле мөэмәнен биһ булган нәрсәләр бик күптер. Бу әйтелгәннәрнең һәммәсе дә «миллилек» дигән масдардан иштикакъ кыйлынып алынганнардыр. Бу иттифакъ та инсаннарга инсаният ноктаи назарыннан* карамыйча, кодалык вә кодачалык ягыннан карарга тиештер. Шуның өчен Исмәгыйль Гаспринский бер «Тәрҗеман»ында: «Бән һәр валидәләри сәвәрем, әмма үз валидәми дәһа чук сәвәрем»,— дия багърыйур**. Ләкин Исмәгыйль абзый үзенең торуы капитал өчен, ятуы капитал өчен, миллилек сатуы капитал, «Мөселман иттифакы» ни эшкә ярамаса да, мактавы капитал өчен, нәфсе заты вә мөхәррирлеге капитал өчен булуын, гомум тарафына киткәндә: ишаннар вә муллаларның мәсҗедләргә кереп, ап-ачык капиталга табынуын, алланы онытуын, капитал шомлыгыннан һәр мөселманның исламияткә кире эшләр эшләргә мәҗбүр булуын, кызларның зинага, сәүдәгәрләрнең ялганга, мөхәррирләрнең алдауга, шагыйрьләрнең әллә нинди зарарлы кешеләрне мактауга көчләнүен, ике сәүдәгәр, ике эшче, ике мулланың, көндәш хатыннар шикелле, исламият кушмаган рәвештә мохасәдәсен вә шул капитал өчен исламиятне, инсаниятне бер якка ташлауларын күрсә, «Тәрҗеман»да андый сүзләрне язарга оялыр иде.
Капиталистический строй бетеп, дөньяга социалистический тормыш чыкмыйча, капиталның һәр хакыйкатькә пәрдә булып торуы бетмичә, мин үземезне мөселман дип йөрүдә бер мәгънә дә тапмыйм.
Бу тормышка кальбән разый булган кеше мөселман да түгел, мөэмин дә түгел, инсан да түгел диясем килә.
Бу тормыш бар вакытта үзләрен мөселман дип йөрүчеләр, түгел Коръәннең эчендәге әмерләренә буйсыну, бәлки катыргасы арасына язылган сүзләрен дә ишетмиләр.
Шулай булгач, социализмның рәваҗы өчен үзеңнең бил багълап эшкә керешергә гайрәтең җитмәсә дә, һич булмаса, сүкмәскә вә күңелдән дошман булмаска кирәк.
* Кешеләргә кешелек ноктасыннан.
** «Мин һәр ананы сөям, әмма үз анамны тагын да күбрәк сөямен»,— дип кычкыра.
Мөэмин вә мөселман — «мөэмин» сүзенең төп мәгънәсе Коръән тәкъдим иткән аллага һәм анын җирдәге вәкиле Мөхәммәт пәйгамбәргә ышануны, аның юлыннан баруны аңлата; «мөслим» сүзе исә аллага һәм пәйгамбәргә буйсынуны аңлата.
Мөтәкәббир — үзен эре тотучы.
Ригаять итү — охшарга тырышу.
Мөэмәнен биһ — иман китерә торган, ышанылырга тиеш.
Масдардан иштикакъ кыйлынып — төптән, нигездән ясалып.
Иттифакъ — союз.
Нәфсе заты — үзе, үз шәхесе.
Мохасәдә — көнләшү.
Кальбән — күңеленнән.
Рәваҗы — уңышлы таралуы.