— Сәфәреңез мөбарәк улсын! Каю шәһәрәчә варасыз?
— … шәһәренең мәдрәсәсенә варамыз.
— Рәхмәт, борадәр, гыйлемне шулай эзләмәк тиеш, анда барып укуыңыза ничә ел булды?
— Бу барышым тугызынчы сәнә ула, хәтме көтеб итүгәчә янә 4 сәнә уку кирәк.
— Бәрәкалла! Иҗтиһад итә күр, милләтә бер терәк улып, гавамнарымызны тәнвир итүгә сәбәп ул, һәм — гаеп итмә, борадәр — гыйлемгә ихласым булганлыктан сораймын: дәресеңез нидә?
— «Сөлләмел голүм».
— Машалла! «Сөлләмел голүм», «Сөлләмел голүм». Мәдрәсәгездә ничә төрле телләр үгрәтелә?
— Күбрәк гарәби китаплар укыла, фарсидан да бәгъзе китаплар күрсәтелә.
— Каю фәннәр күбрәк укыла: дингә лөзүмле, заманга лиякатьле, мәгыйшәткә зарури булган гыйлемнәрне күпме укыйсыз?
— Бәли, мөмкин кадәр күбрәк сарыф, нәхү, мантыйк, кәлям, осул, хикмәтел һәйәттән һәм табигыятьтән укуга тырышамыз.
— Мәдрәсәңезнең тәртибе ничек: бу фәннәрдән башканы эстәгән кешеләргә укыталармы яки бу фәннәрдән башка фән улмаенча, шул фәннәрне күргәч, хәтме көтеб итәсезме?
— Буйлардан башкалар укылмый; үзеңезгә мәгълүм, безнең мөселман кешегә бундан башка ни кирәк?
— Алай дия күрмәңез, борадәр, һәр шәйне белү — белмәүдән артык. Бундан башкаларны укысак та зарар булмаз.
— Сүзеңез тугъры, ләкин вакыт сыйдырмагач, барын да укып булмайдыр.
— Сарыф, нәхү дигәнеңез нә өчен үгрәтелә?
— Сарыф гарәп кәлимәләренең аслыны белүгә вәзеннәренә күстәрә, нәхү гарәп кәлимәләренең ахырыны дөрест уку өчен үгрәтелә.
— Бу ике фон гарәп телене дөрест уку өчен үгрәтелә икән, шул тел белдерүдән башка сәмәрәләре юкмы?
— Артык нә улса, әфсахәл лисан улан гарәп телене дөрест укый белгәч, башка нә кирәк?
— Гарәп телене дөрест белүдән максудыңыз нә?
— Кирәк китапларны моталәга итәсең, яшь шәкертләрнең сабакыны үгрәтәсең.
— Менә безем имам һәм бер мәдрәсәдә ундүрт сәнә тәхсил әйләмеш иде: үзе җомга саен укыла торган хотбәне яңлыш укый, әллә нәхүне яхшы укымаганмыдыр; һәм үткән сәнә хаҗ сәфәрендә бер яхшы зур шәкерт безем илә бармыш иде. Гарәпләр илә сөйләшкәндә бик терәлеп, чуалып кына сөйләде. Хәтта бәгъзе мәнзилләрдә аның сораган нәрсәсене башкача аңгарып, алып килгән нәрсәсене кабул итмәвемездән аз гына гауга чыкмады.
— Бер кешегә карап әйтеп булмыйдыр: бәгъзеләре бик габи, бәгъзеләре, зәки улса да, игътибарсыз буладыр.
— Мантыйк, кәлям дигәнеңез дә шул телне белдерәмени?
— Юк, бу фән тәмам башка. Шәкертләр, бу фәннәргә җиткәч, кычкырышып-кычкырышып бәхәс кыйлышалар. Мөдәррисемез дә бунлардан башканы күп игътибар кыйлмайдыр.
Мантыйктан дәрес биргәндә яхшы кычкырып, шәп тавыш илә тәкрар кыйлып төшендерәдер. Бу мантыйк дигәнемез тәсауворат, тасдыйкатларә әгъраз затиядән бәхәс идеп, мәҗһүлатә ирешү рәвешләрене күстәрә** һәм фикре сахих илә фикре фасидны аерып белдерә, әмма тәсауворат, тасдыйкат дигәнемез бер-берсенә башка улуы кеби, тәсаувораттагы мәбдәэ көллият хәмс улыр, каулеш-шарих уладыр; тасдыйкаттагы мәбдәэ казыядәге хөкемнәр улып, максад кыяс ула***. Гыйльме кәлям дигәнемез дә фәкать әһле Сөннәтнең мәзһәбенә белдереп, шигый, могътәзилә кеби бәд мәзһәбләри рәд итүгә җавапларны күстәрәдер****.
— Могътәзилә ул каю мәзһәб, анлар сезнең мәдрәсәңезгә килеп бәхәс тә итәләрме?
— Юк, анлар безем мәдрәсәгә түгел, безем торан мәмләкәтләрдә дә күренмидер. Китапта исемнәре булганга гына анларны рәд итүгә үгрәнәмез.
— Ул мәзһәбләр башка мәмләкәтләрдә бармы?
— Бер дә белмәйн.
— Андай улса, айларны рәд кыйлурга ник үгрәнәсез? Анларның китапларда язылган исемнәре игътикадыңыза зарар тикерер дип уйлыйсызмы? Анларны рәд кыйлуга үгрәнгәнче үзеңез илә бәрабәр яшәйэн бәд мәзһәбләри рәд итүгә үгрәнсәңез артык улмазмы? Анларның исемнәрене фәкать китапта гына күреп рәд кыйлуга гайрәт күстәрәсез, әмма җисемнәре күз алдымызда, күстәрән хәрәкәтләре йөрәкләремез башында уланларый рәд итүгә ник гайрәт күстәрмисез?
— Анларый рәд итеп нә вар? Анлар безем игътикадка зарар бирмидер.
— Осул дидекеңез ни нәрсәләрне үгрәтеп, хикмәте табигыя дигәнеңез нәләрне белдерә?
— Осуле әдилләи шәргыядән бәхәс итеп, китап сөннәт иҗмагы өммәт вә кыяс илә гамәл итүне белдерә. Хикмәте табигыя ганасыйре әрбәгъәне бәян итеп, хәрәкәте мөртегыйшә, кувәи җазибә кебиләрне күстәрә. Кувәи бәркыя илә кувәи бохарияләре сөйли*****.
Бу хикмәт дигәнеңез яхшы фән икән, шимди барча дөньядагы кешеләрнең файда күрдеке прахуд, тимер юллар, электрик илә ягылмыш утлар. Нәчә-нәчә нәфис сәнаигъләр, хәтсез дәваханәләр, гаҗаиб кеби сөйли торган машиналар — һәпсе хикмәт сәмәрәсе улса кирәк. Әҗәлдән башка авыруларның төзәлүенә сәбәпләр, мөхитләрә юллар салан, котыплара баллоннар илә очып юллар ачан, халыкларның арасына гыйлемнәре сачән — һәпсе хикмаи икән. Әйтүеңезә бинаән, сезең мәдрәсәңездә дә гыйльме хикмәт укыла икән. Мәдрәсәңездән хәтме көтеб итеп чыкканнарыңыз арасында нә ишә ярап, нәдән файда таба белә торган хәкимнәреңез бар? Күстәреңез. «Хәйреннас мән янфәгыннас» мәүҗүбенчә****** гамәл итеп, укыган хикмәтләреннән кешеләрә нә файда күстәрә белгәннәре вар? Сөйләңез.
— Гаҗәп, әфәндем! Сез кирәксез шәйләре сөйләүгә керештеңез. Айларның шәригатькә нә файдасы вар? Безем мәдрәсәләрдә голүме шәргыягә кирәк кадәресе укыла, әмма бу машина ясау, шарларда очу безгә нигә хаҗәт? Бунлар аурупалыларның мәктәпләрендә үгрәтелә.
— Бәрәкалла! Бу бәнем сөйләйән сүзләрем кирәксез улса, сезнең хикмәт укуыңыз битарикыль әүля кирәксездер. Башта санап күстәргән фәннәреңез арасында берсеннән башкасының шәригатькә кирәге канча дия зан идерсез?
— Бигрәк вак сүзләргә керештеңез. Ул бәнем санап күстәрдегем фәннәри укымасалар иде, имамнары кем улыр, гавамга шәригатьне кем үгрәтер иде?
— Вак сөйләвемгә сәбәп наданлыгым, борадәр, гаеп итмәңез. Фәкать гавами тәрбия итәргә әхкяме шәргыяне күстәрүгә мантыйк, хикмәтнең кирәге канча, гыйльме кәлям илә рәд итүгә мәхәлләләрә килән могьтәзиләләренең күренеше нәрәдә соң?
* Әңгәмә, яки ике кешенең кызу фикер көрәштерүе.
** Бу логика дигәнебез сурәтләүләр, раслаулар, очраклы нәрсәләр турында сүз көрәштереп, билгесез нәрсәгә ирешү үрнәкләрен күрсәтә.
*** Сурәтләү биш чыганактан (капшап, күреп, ишетеп, тәм татып һәм иснәп караудан) барлыкка килә, сурәтләп күрсәтү—шәрехләп (аңлатып бирү) дигән сүз ул; раслау чишелергә тиешле мәсьәлә буенча хөкем йөртү, фикерләү нәтиҗәсендә килеп туа, чагыштыру була.
**** Дин гыйлемнәре дигәнебез дә бары тик Сөннә сектасындагыларның сектасын гына белдереп, шига, могътәзилә кебек бозык секталарны кире кагу өчен җавапларны күрсәтә.
***** Юридик фәннәр шәригать дәлилләре хакында сөйләп, китап Сөннәт сектасының халык бердәмлеге һәм үрнәкләр, мисаллар китерү юлы белән эш итүне белдерә. Табигать фәннәре исә табигатьнең дүрт элементы (җир, су, һава, ут) хакында сөйләп, дулкынланып (дерелдәп, селкенеп) тора торган хәрәкәт, җирнең үзенә тарту көче кебек нәрсәләрне күрсәтә. Электр көче белән пар куәте турында сөйли.
****** «Кешеләрнең изгесе — башкаларга файда китерүче» («Кеше булган кешедә мең кешенең эше бар» мәкаленә тәңгәл килә) дигән мәкаль буенча.
Борадәр — туган, дус, иптәш.
Сәнә — ел.
Хәтме көтеб итү — укуны тәмамлау.
Бәрәкалла! — Бик яхшы! Бик әйбәт! (Гаҗәпләнгәндә әйтелә торган гыйбарә: «алла ни биргән булса, шул» дигән мәгънәдә.)
Иҗтиһад итү — тырышу.
Гавамнарымызны тәнвир итү — (кара) халыкны агарту.
Машалла! — нинди шәп! Нинди һәйбәт! (Гаҗәпләнгәндә, куанганда әйтелә торган гыйбарә: «алла ни теләгән булса, шул» дигән мәгънәдә.)
Бәгъзе — кайбер.
Лөзүмле — кирәкле.
Лиякатьле — яраклы.
Мәгыйшәт — тормыш.
Бәли — әйе.
Сарыф — морфология.
Нәхү — синтаксис.
Мантыйк — формаль логика.
Кәлям — дин гыйлемнәре (богословие).
Осул— юридик фәннәр, законнар; юриспруденция.
Хикмәтел һәйәт — астрономия.
Эстәү — теләү.
Шәй — нәрсә, әйбер.
Кәлимә — сүз.
Вәзен — гарәп теле морфологиясендә сүз калыплары — формалары; парадигма.
Сәмәрә — файда, нәтиҗә.
Әфсахәл лисан — телләрнең матуры.
Моталәга итү — уку, өйрәнү.
Тәхсил әйләмеш иде — укыган, белем алган иде.
Хотбә — мәчеттә сөйләнә торган вәгазь.
Мәнзил — урын, тукталыш ясаган урын.
Габи — аңгыра, надан.
Зәки — зиһенле, зирәк.
Тәкъдир кыйлу — телдән сөйләп аңлату.
Тәсауворат, тасдыйкат — сурәтләүләр, раслаулар.
Фикре сахих — дөрес фикер.
Фикре фасид — ялгыш фикер.
Торан мәмләкәт — торган дәүләт.
Игътикад — ышану, инану.
Тикерү — китерү.
Хикмәте табигыя — табигать фәннәре.
Нәфис сәнаигъ — матур (художестволы) сәнгать төрләре.
Һәпсе — барысы да.
Хикмәт сәмәрәсе — фәлсәфә җимеше.
Мохит — диңгез.
Хикмаи — фәлсәфәдән чыккан.
Бинаән — караганда.
Ишә — эшкә.
Хәким — философ, фикер иясе.
Голүме шәргыя — шәригать турындагы гыйлемнәр.
Битарикыль әүля — аннан да битәррәк.
Канча дия зан идәрсез? — Ничек дип уйлыйсыз?
Әхкяме шәргыя — шәригать хөкемнәре.