ТАТ РУС ENG

Бу эш яхшымы?

Хәйрулла байның Шәрәфи тегүче өендә бөтен муллалар алдында, «Фикер» матбагасын громить итәмез, дип котырттыкы өчен гәзитәмезнең мөхәррире эшне судка бирмеш иде. Шул мәҗлестә булган шәһәремезнең ахуннары, муллалары, азанчылары полициягә чакыртылып баргач, күбесе күргәннәрене инкяр итмешләр. Полициягә муллалар җыйналган көн Симсар Галим маклер полиция янында, муллаларны вә гайре чакыртылган кешеләрне котыртып: — Әйдә, Хәйрулла ул — дин башчысы. «Фикер» гәзитәсенең мөхәррире ул — кяфер, аның башы югалсын, Себер китсен,— дип йөргән. Бичара муллалар, шуңа ышаныпмы, Хәйрулладан куркыпмы, белмәм нә өчендер, күргәннәреннән танып: — Хәйрулла бернәрсә дә сөйләмәде,— дип җавап биргәннәр. Эш хәзер бигрәк куәт тапты. Имде судебный следовательдә ялганлап, окружнойда да ялганга ямин итәргә муллалар арасында сүз йөри имеш.
— Бер кяфернең золымыннан котылу өчен, ялганга булса да ямин итү дөрест,— дип Гайниҗамал хәзрәтләр фәтва бирәләр икән. Менә бу эш яхшы эшме, укучылар? Бу муллалар шәригатьне теләсәләр ничек әйләндерәләр әйләндерүен дә, ахыры бик яхшы булып бетмәс бит. Ямин дә итәрләр, ләкин һаман гаепләре беленер. Танулары өчен тиешле җәза куелыр. «Фикер» гәзитәсенең мөхәррире һичбер вакыт муллаларымызга сүз тидермәгән иде һәм хәзер дә тимидер. Тик үзенең өстенә касд кыйлып йөрүчеләргә генә җавап бирәдер.
Менә Гайниҗамал хәзрәт берлә сөйләшеп карыйк әле; Гайниҗамал хәзрәт — байлар кайда, ул шунда. Бер чәй янында ул шәригатьне әллә ничә төрлегә бора. Ул Биниев Шаһиәхмәт үлгәндә, миңа чергән тун калдырма, дип тә талашты. Габделгаффар карт әле булса ул вакыйгане сөйләп йөри. Ул, көче җитсә, кешене тереләй тунап ашар иде, ләкин нә чара, ашатучы юк.

Симсар — арадашчы, комиссионер (монда кушамат).
Вә гайре — бүтән.
Ямин итү — ант итү.
Фәтва бирү — дин-шәригать исеменнән хуплау.
Касд кыйлу — явыз нияттә була.

Комментарий язарга


*