ТАТ РУС ENG

Казанда  

Закир («Аркадия»дән «Егет» пароходында кайтып киләләр): — Мин монда килгәч, бер яңа хәбәр ишеттем әле.
Шакир: — Нәрсә ул, сөйлә әле.
3: — Питсул пивоханәләренең бер читенә намаз бүлмәсе ясалып, шунда тәһарәтханәсендә мөселманча итеп бер комган, бер мисвәк алып куячак имеш.
Ш: — Мөнбәр дә куйдырса, бигрәк яхшы булыр иде.
3: — Ни өчен?
Ш: — Җомга вакытында муллаларга кайтып йөрисе булмас иде…
3: — Гали әфәнде, бу Питсул мөселманнарны ник бик ярата икән?
Ш: — Ничек   ярата?
3: — Ул үзенең пароход исемен дә мөселманча «Егет» дип куйган. Ә «Молодец» дип куймаган. Мөселманнар ягына пристань ясатты. Анысы никадәр мөселманнарга файда: төркем-төркем «Аркадия»гә баралар. Мәгълүмрәк кешеләргә вә байларга «Аркадия» бакчасына барырга җәй буена буш билет биргән, ди. Әле мөселманнарга махсус чиркәү аракысы кеби шәригать пивосы чыгара имеш… Бар да мөселманнарга файда. Бакча себерүче, самовар тергезүче, шишә җуучы, самовар агартучыларына кадәр мөселманнан тота. Театрларда уйнаучыларны, шәригатеңезгә сыймый дип, мөселманнан алмый, ди… Шулкадәр мөселманлыкны белеп тора. Әмма кеше соң үзе дә!
Ш: — Шуның өчен аны мөселман агай-эне дә бик үз итә, бик яраталар. Аның «Восточный Бавария»ләрендә безнең мөселман агай-эне тулып ята. Шундый вакытлары була, бөтен пивоханәдә бер рус булмаса да утырырга өстәл булмый…

Мисвәк — теш  чистарту   өчен   үзенә   бер   төр   агачтан  ясалган таякчык.

Комментарий язарга


*