Күренекле немец шагыйре Гете: “Язучыны аңлыйсың килсә, аның туып-үскән җиренә бар“, — дигән.
Кәрим Тинчурин кебек күренекле драматургның, җәмәгать эшлеклесенең иҗат чыганаклары, тамырлары кайда соң? Шуларны ачыклау теләге белән мин К.Тинчуринның туган ягына юл тоттым.
Менә мин аның туган авылында — Пенза өлкәсенең Беднодемьяновск районы Белоозерка авылында. Биредә иң элек мин К.Тинчуринның җырлап торган туган ягы моңын ишеткәндәй булдым. Бу якларның матурлыгы, ак каенлы урманнарның яме әйтеп бетергесез.
Эзләнәм, сорашам, уйланам, язам. Төрле кешеләрдән сораша торгач, вакыйгалар ачыклана төшә.
К.Тинчуринның әтисе Гали тырыш, урта хәлле крестьян булган. Әнисе Мәхмүдә — шактый зур укымышлы мулла кызы. Казанга укырга да Кәримне әнисе җибәргән.
Халыкның бу якта уен-көлке, җыр яратуын, Тукай әйтмешли, чын иҗатчы булуын әйтергә кирәк. Тинчуриннар гаиләсе турында да биредә бәет чыгарганнар. Ул “Мәмекләр бәете“ дип атала. Анда турыдан-туры Тинчурин гаиләсе кешеләренең исемнәре дә әйтелә.
Тирә-яктагы авылларның манзарасына карап торам. Үткәннәрнең җанлы вакыйгалары күз алдыма килеп баскан кебек була. Ничектер күңелне чеметеп алгандай итә… Үз гомеренең иң матур вакытларын -унөч яшенә кадәрге бала чагын К.Тинчурин биредә үткәргән.
Тинчуриннар гаиләсен картлар бик яхшы хәтерлиләр икән әле. Мин алардан шактый гына истәлекләр язып алдым. Авыл халкы шулай ук биредә Кәрим Тинчуринның якын туганнарының калмавын, аларны Ростов-Дон һәм Ленинград шәһәрләреннән эзләргә кирәклеген әйтте.
Мин К.Тинчуринның туган авылында булган чакта, яңа салынган башлангыч мәктәп бинасына мемориаль такта куелды. Китапханәдә язучының иҗатына багышланган күргәзмә оештырылды. Райком вәкилләре дә, совхоз җитәкчеләре дә К.Тинчуринга бәйләнешле истәлекле урыннарны мәңгеләштерү, материалларны туплау турында уйлануларын белдерделәр. К.Тинчурин туган йорт турында да миңа тәфсилләп сөйләделәр, аны утызынчы елларда башка авылга күчереп салганнар, ул сакланмаган.
Хәзерге вакытта әдип туган йортның нигезе буш, анда сакланып калган иске мәчеттән ерак түгел зур гына бер тал агачы үсә. Аны К.Тинчурин утырткан тал дип сөйлиләр.
Аның туган авылыннан ике километр ераклыкта Татар Шалдавычы дигән зуррак авыл бар. Анда Кәримнең әнисе Мәхмүдә апа туган йортның бер өлеше әле хәзер дә сакланып калган. Шушы Татар Шалдавычында К.Тинчурин мәдрәсәдә укыган. Хәзер бу авылдагы сигезьеллык мәктәп К.Тинчурин исемен йөртә…
(Мәгъсүм Хәбибуллин. Әдип туган якларда // Коллектив. Кәрим Тинчурин : истәлекләр, шигырьләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. — 159 б., рәс. б-н).