ТАТ РУС ENG

Миңнуллин Туфан Остаз

1887 елда беренче татар пьесасы язылып, Казанда нәшер ителә. Шул ук елны Пенза ягындагы Таракан дигән авылда (хәзерге исеме — Белоозерка) татар драматургиясенең классигы, күренекле артист һәм режиссер Кәрим Гали улы Тинчурин дөньяга килә. Бу, әлбәттә, очраклы тәңгәллек. Әмма ул елларда туганнарның татар мәдәни тормышын тергезеп җибәреп, аны өр-яңа биеклеккә күтәргәннәрен искә алсак, монда инде очраклылык юк.
1905 ел революциясе изелгән, кимсетелгән халыкларга иркенрәк сулыш алып, иелгән башларын күтәребрәк, тирә-як мохиткә күз салырга, уйланырга һәм үз хакларын дауларга ирек бирде. Менә шунда инде татар халкының ничәмә-ничә йөз еллар буе томаланып торган иҗат чишмәсе җир өстенә бәреп чыкты. Габдулла Тукай, Фатих Әмирхан, Галимҗан Ибраһимов, Галиәсгар Камал, Шәриф Камал, Габдулла Кариев, Җамал Вәлиди… Бу затлы исемнәр арасында, һичшиксез, Кәрим Тинчуринның да үз урыны бар.
1910 елда язмышын татар театры белән бәйләп, гомеренең соңгы көненә чаклы ул шуңа тугрылыклы хезмәт итте. Бай әдәби мирас: егермедән артык драма әсәре, күпсанлы хикәяләр калдырды.
100 ел эчендә татар драматургиясенең хәзинә сандыгына йөзәрләп санарлык әсәрләр өстәлде. Аларның инде байтагы заман сынавын үтә алмыйча онытылган. Кәрим Тинчуринның драма, комедияләре исә, берничә дистә ел элек иҗат ителүләренә карамастан, һаман да сәхнәләребезнең түрендә.
Хикмәт нәрсәдә?
Әдәби тәнкыйть телендә “халыкчанлык“ дигән термин бар. Без аны кирәкмәгән чакларда урынсызрак кулланып, бераз таушалттык шикелле, мәгънәсен тарайта төштек, халыкчанлыкны теге яки бу әсәрнең теленә генә кайтарып калдырдык.
Кәрим Тинчурин исә халыкчан булам дип көчәнми, халыкка хезмәт итәм дигән булып, аңа акыл өйрәтергә алынмый, халык алдында ясанмый. Елый икән, чын күңеленнән елый, елмайганда — эчкерсез елмая, көлә икән, әрнүеннән әче итеп көлә. Кешеләр аны шуңа күрә аңлыйлар: кушылып елыйлар, көләләр, әче итеп көлгәненә үпкәләмиләр.
Карагыз инде ул “Зәңгәр шәл“гә. Кемнәребез генә юк анда безнең. Барысы да үзебезнекеләр. Мәйсәрә, Булат, Заһирә, Шәйхи бабайны әйтмим дә инде, рус Мишка белән чуаш Пәтрәй дә үзебезнеке. Без алар белән бергә гомер кичердек һәм кичерәчәкбез. Хәтта ат карагы Миңлегали белән ялган акча ясаучы Тимуш та безнеке. Булган бит. Ярата да белгәнбез һәм беләбез, кулга корал алып хаклык даулаганда да бүтәннәр белән рәттән торабыз, бәхет эзләп дөньясын гизеп йөрдек һәм йөрибез. Әлбәттә, без ат урлаучылар белән горурланмыйбыз, алар өчен борчылабыз, әмма булгач — нишләтәсең? Халык үзенең ир-егетләрен дә, сукбайларын да бик яхшы таный һәм дөрес бәяли. Шуңа күрә “Зәңгәр шәл“не халык үзенеке итеп саный. Үзенеке итеп санаганны беркайчан да онытмый.
Берара “Казан сөлгесе“ тирәсендә бәхәс булып алды. Әсәрнең үзенә дә тел тидереп алгаладылар. Янәсе, Тинчурин безнең муллаларыбыздан көлеп, тарихи дөреслекне ялгыш итеп күрсәткән. Әйе, көлә драматург. Муллалар, ишаннар, аларның хатыннарыннан да көлә. “Американ“ комедиясендә зыялыларыбыздан көлә. Әлбәттә, безгә бу авыр тоела, барысын да ал да гөл итеп күрәсебез килә. Һәм тарихыбызга күз салсак, муллалар арасында халыкка мәгърифәт нуры чәчкән, аны укытырга, белемле итәргә тырышып җан фида кылганнары да аз түгел. Әмма ләкин шул алдынгы карашлы муллаларыбызны типкәләгән, һәртөрле прогресска теш-тырнаклары белән каршы торганнары азмы? Бәлеш төбе кимереп, тел астына әфьюн кыстырып, халыкның язмышына төкереп караганнары булмаганмы? Мәрҗани, Каюм Насыйри, Тукай, Әмирхан кебек бөек зыялыларыбыз янында сафсата сатып, чәйнәшеп йөргән, Тукайларның теңкәсенә тиеп, аларны үлем түшәгенә салган “зыялылар“ юкмы? Нигә алардан көлмәскә? Үз җитешсезлекләреннән үзе көлә белгән милләт — зур милләт инде ул.
Кәрим Тинчурин әсәрләренең гомерен озын иткән икенче нәрсә — аларның зур эрудицияле, талантлы оста тарафыннан язылган булулары.
Тинчуринга чаклы драматургиябезгә олы хөрмәт белән карасак та, анда чын әдәбият өчен җитешсезлек булып саналган вәгазьчелек элементлары күбрәк иде. Характерлар бәрелешендә туарга тиешле фикер аерым бер персонаж тарафыннан декларатив рәвештә әйтелә иде. (Ул чир белән чирләгән әсәрләр бүгенге язучыларда да очрый әле.) Тинчурин, драматургия теорияләрен тирәннән белгән язучы буларак, алардан арынды диярлек. Аның геройлары сәхнәдә һәрберсе аерым характер булып, үз тормышлары белән яшәп, үз сүзләрен сөйли. Кайвакытта алар авторның ихтыярына буйсынмый да сыман. Ләкин бу беренче карашка гына шулай. Чынында исә драматург, үз балаларының холкын бик яхшы белгән ана кебек, барысын да күреп, нишләгәннәрен һәм нишләячәкләрен сизеп тора. Ялгыш юлга керә башласалар гына төзәтеп куя. Мондый сизгерлек, интуиция зур осталарда гына була.
Теманың зарурлыгы турында сөйләнеп, тема мәсьәләсен әдәбиятта беренче планга чыгарып, без, кызганычка каршы, әдәби осталыкны онытып җибәрдек.
Тинчурин комедияләре буенча куелган спектакльләрдә йокы килүдән интегеп утырмыйсың инде. Драматург карап торышка сәхнәгә күтәреп сөйләргә лаек булмаслык вакыйганы да мавыктыргыч итеп сөйләп бирә, исләрең китеп тыңлыйсың һәм карыйсың.
Ә Кәрим Тинчурин әсәрләренең теле!.. Хәер, әсәрләрнең теле дигәндә, мин аны әдәби осталыкка кертмим. Осталыкка өйрәнү нәтиҗәсендә ирешәсең. Телне тою, аңа сизгерлек — табигый талант.
Кәрим Тинчуринны еллар сынавын узарлык художник иткән сыйфатларның берсе — драматургның шәхес буларак бөтенлеге. Ил, халык мәнфәгате өчен көрәш барганда, үз өстенә җаваплылык алырга курыкмаган Тукайлар замандашы буларак, аларның фикердәше дә иде ул. Бүген без театрыбызның уңышлары белән горурланганда, Кариев, Тинчуриннарның хезмәтен ачык күрәбез. Милли культураның үсеш юлларын билгеләгәндә, ныклы позициясе булган шәхесләр һәрвакыт кирәк. Тинчурин — шәхес культы корбаны. Шәхес культының куркынычлылыгы, явызлыгы чын шәхесләрне юлдан алып ташлап, сафларны шәрәләндерүдә булды. Олы шәхесләрнең җитешмәвен, аларга мохтаҗлыкны озак еллар тоеп, сызланып яшәдек без. Менә аларның мирасы кайтты. Һәм алар шундук үз урыннарын алды…

 

(Туфан Миңнуллин. Остаз // Коллектив. Кәрим Тинчурин: истәлекләр, шигырьләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. — 159 б., рәс. б-н).


 

Комментарий язарга


*