Тарихның, якты, бәхетле сәгатьләрендә күп шатлыклы, яңа идеяләр рус чынбарлыгының йокыга талган ярларын океан корабыдай уятып җибәргән, давыллы хисләр ташкыны хөрриятнең көчле авазы белән үзенә юл ярган көннәрдә, яшьләрнең каһарманнарча тырышлыклары мохитында татар театры туды. Яшьлек хыялларының сафлыгын каһарманнарча турылык һәм эчкерсезлек белән ачыктан-ачык күрсәтү өчен, татар халкындагы яшьләрчә илаһи, ирләрчә мәгърур бөтен нәрсә яңа сәнгать храмы янына җыелды, һәрвакыттагыча һәм барлык халыклардагыча, яңа башлангыч дошманлык хисләре белән каршы алынды. Алда авыр һәм газаплы көрәш юлы иде. Монафикълар (икейөзле, эчкерле) һәм төрле типтагы томаналар бу изге эшне үз кулларына алган кешеләргә карата хөкем чыгаруда бер авызда булдылар.
…Наданлыкның көчләре шашынган һәм кыргый иде; яшь хыялларның барыр юлында күп чәнечкеләр ята иде; әмма рус интеллигенциясенең иң яхшы вәкилләре калдырган васыятьләрне кайнар рәвештә кабул иткән саф күңелле яшьләр бу киртәләрне җиңеп чыга алдылар һәм үз байракларын тапланмаган хәлдә безнең көннәргә кадәр алып килделәр.
…Социаль мохитка шатлык һәм җылылык нурлары чәчеп, туры һәм ныклы ялкын дөрли; һәм Казанда, «Шәрекъ» клубының бәләкәй бинасында, артист Кариев җитәкчәлегендәге драма артистлары труппасы үзенең мәдәни эшен дәвам итә.
21 мартта, Болгарская бенефисына, Камал тәрҗемәсендә Островскийның «Гроза» пьесасы куелды. «Шәрекъ» клубының тамаша залы шыгрым тулы, хәтта тын алырга да кыен иде. Җаваплы рольдә — Екатерина ролендә бенефистка чыкты. Дөресен әйтим, бу спектакльне карарга бик шикләнеп барган идем. Ләкин, үз ролен чын мәгънәсендә аңлап башкарган Болгарская, бик өметле яшь артистка Байкина һәм, өлешчә, Мортазин-Иманский уеннарьш күрүгә, әлеге шикләнү хисе бик тиз кимеде һәм йөрәк шатланып тибәргә тотынды. Игътибар үзәгендә, әлбәттә, Болгарская иде. Ул Екатерина ролен аңлап һәм тирәнтен төшенеп башкарды; ят нәрсәдә (образда) «МИН»не гәүдәләндерү, аның белән бер бөтен булып кушылу таланты сорала торган күп кенә кыен күренешләрдә талантлы артистка җитди рольләрне уйнарга сәләтле булуын күрсәтте: ул ялган пафостан, бернинди кычкырынулардан башка да, тамашачыларга Островский героеның азатлык сөюче поэтик табигатен ача алды. Кем белә, әгәр күңеле түрендә аны яшертен генә Островский героинясы белән туганлаштыра торган хисләр ярсып тормаса, Болгарская, бәлки, безгә Екатеринаның иң эчке кичерешләрен җиткерә дә алмас иде. …Авыру сәбәпле, Кариевның бу спектакльдә катнаша алмавы бик, бик кызганыч.
Кариев һәм Болгарская! Безнең сәхнәнең бу беренче талантлары гармоник рәвештә бергә кушыла алганда, тамашачыда нинди дулкынландыргыч һәм сафландыргыч хис калыр иде.
Кариев, Болгарская, Байкина — якынлашып килгән яңа тормышның беренче ягымлы нурлары, киләчәк буыннар шатлыгы өчен үз-үзләрен аямыйча, армый-талмый эшләүче сукачы һәм чәчүчеләре. Алар икейөзлелек һәм бозыклык белән тулган бай аристократ салоннарыннан түгел, ә бәлки халык арасыннан күтәрелделәр һәм мещанлык морале белән пычранмаган саф җаннарын бөтен кешелеккә мәхәббәт ялкыны белән дөрләүче чын гуманистик сәнгать өчен корбан иттеләр. Шунда аларның чын бәхетләре; шунда алар алдагы эшләр өчен илһам табарга тиешләр. Үзләренең эшләренә чиксез бирелгәнлекләре белән яшь йөрәкләрне рухландырсыннар һәм мөселман культура дөньясында яңадан-яңа шәмнәр (учаклар) кабызсыннар алар; яшь татар театрында, нурларны бер ноктага җыючы фокустагы кебек, халыкның бөек хыял һәм өметләре бергә туплансын, шагыйрь-гражданин Некрасовның: «Гасырның бөек максатларына хезмәт итеп, гомерен тулысы белән туганы — кеше өчен көрәшкә биргән кеше генә үлемсез»,— дигән сүзләре безнең яшь артист һәм артисткаларыбыз өчен рухландыргыч стимул булсын.
(«Мусульманская газета», 1914 ел, 20 апрель.)
(Чыганак: Габдулла Кариев . Мәкаләләр, истәлекләр, документлар. — Казан, Тат.кит.нәшр., 1976. – 230 б.).