Иске тормыш җимерелә, кан, һәлакәт, газап эчендә яңасы туып килә. Моның өчен пролетариат, ярлы авыл халкы әллә ничаклы корбаннар бирә, әллә ничаклы яшь көчләрне, талантларны фида кыла.
Тормышның фаҗигаләре шундый тизлек белән уйналып, бер-бер артлы агып торалар ки, аерым кешеләрнең язмышларына тукталырга имкян (мөмкинлек) да булмый.
Шулай булса да, Габдулла Кариев хакында берничә сүз әйтми калырга мөмкин түгел.
Аның вафаты, безнең бер артистыбызны гына, иптәшне генә югалту түгел, йөрәкнең бер кисәген өзеп, тормышның бер читен җимереп ала.
Үзенең шөһрәте белән татар дөньясын яңгыраткан Габдулла Кариев түбәннән, татар тормышының төбеннән, ярлы, караңгы авыл эченнән күтәрелде.
Шуннан күтәрелеп, хальжның аңламавы, салкын караулары, башта һичкемнең тәкъдир итмәве, бетмәс-төкәнмәс ачлыклар, матди кыенлыклар, иге-чиге булмаган газаплар, михнәтләр аша барып, татар театр мәйданында беренче урынны алды гына түгел, татар дөньясында сәнаигы нәфисә тудыручыларның берсе, беренчесе булды. Кариев өчен тормыш, дөнья, бәхет, сәгадәт юк, тик театр бар, шул театрны үстерү өчен яну, шуның шатлыгы белән шатлану, кайгысы белән көю бар иде.
Һәм ул шулай янып дөньядан үтте.
Тормышның төбеннән, ярлы крестьян эченнән чыккан Кариев, моннан берничә ел элек үз сыйныфының юлыннан, демократик нигезеннән бераз читкәрәк тайган, аннан ары Исхаков, Туктаров компанияләренә эләгеп, бераз адашып киткән икән, монда, Кариевның үзеннән бигрәк, заман агышының тәэсире гаепледер.
Кариев бу хатасын тиз аңлады, мең мәшәкать белән булса да, колчакстанны ташлап, яңадан асылына — пролетариат һәм крестьян хезмәтенә, совет туфрагына кайтты. Ул колчакстандагы тормышы хакында сөйләгәндә:
— Мин унбиш ай карагруһлар эчендә газап чиктем, — ди торган иде. Элек, сыйнфый мәнфәгатьләрдән хәбәрсез чагында, татар сәнаигы нәфисәсе өчен ничаклы янып эшләгән булса, хәзер пролетариат театры юлында тагы да зуррак өмет, күбрәк гайрәт белән хезмәт итәргә планнар төзи иде.
Ләкин үлем адәмнең өметләре, планнары белән хисаплашмый шул!! Кайбер мәҗидләр (даулы, мактаулы) үзләренең куәтләре беткәннән соң да яшиләр. Кайберәүләр әллә ничаклы иҗади көчне үзләре белән кабергә алып китәләр.
Кариев соңгылардан булды.
Шуңа күрә дә аның үлүе яңа чәчәкләнеп килгән татар пролетариат театры өчен бик олуг югалтудыр.
Авыр. Газаплы. Ләкин ни эшлисең?
Мондый югалтуларның авырлыклары йөрәкне каплаган минутларда, татар-башкорт пролетариат һәм крестьянының яңадан-яңа талантлар тудыруы хакында өметләнү белән юанабыз.