Ике ел узды.
Кариевның үлүенә ике ел узды… Ләкин татар театры аның урынын тутыра алганы юк.
Без Кариевны, артистлар күп булып та, алар үз урыннарын таба алмый каңгырып йөргән чакларда искә төшерәбез; тагын артистта талант чаткылары сизелеп тә, шуны үстерә алмый, шуның өчен тырышмый, юклы-барлы шөһрәтенә карап язгы кырау соңында һәлак булган сансыз гөлләр хакында искә төшерәбез…
Кариевның иң кирәк урыны шул чакта иде.
Ул — гөлләрне кыраудан саклый аладыр иде. Шулай ук корый башлаганнарына вакытында су сибә беләдер иде.
Таркауларны оештырып, аларга серле хыяллар, сурәтләр, авыр минутларда тез буыннары калтырап аварга, егылырга хәзерләнгән артистларны җанландыра, аларга пыяла сарайлар сала, аларны югары-югары тау башларына алып менә аладыр иде.
Карида без шундый артистны сагынабыз.
Мин Карины Казанда 1908 елда очраттым.
Кари моңа кадәр сәхнәнең ачысын-төчесен татыган…
Мәскәүдә, Кавказда, Идел буе шәһәрләрендә үзенең «мөкәррәбин сахаб»лары белән (якын юлдашлары белән) «Сәйяр» труппасы исеменнән гастрольләр биреп йөргән.
Кавказда азербайҗанлыларның атаклы милли трагиклары Гараблинский белән Нариманбәк Наримановның «Надиршаһ»ында сынашкан.
Кариевның тәрҗемәи хәленең бик күп сәхифәләре ачлык, ярдәмсезлек белән чуарлана, ләкин үзенең яратып, рухланып сөйли торган сәйярләреннән берсе — карьерасының беренче дәверендә башыннан үткәннәре иде.
— Без эзләүчеләр идек, — дип, Кари сүзгә керешә. — Ул замандагы татар җәмәгате, татар зыялысы, байлар һәм руханиларның ничек каравыннан әфкяр гаммә ясый (җәмәгать фикере ясый).
Инде татар руханиеның театр мәсьәләсенә ничек каравы билгеле иде. Шуңа күрә без үзебезгә «җылы» караучыларны, без ач булсак та, безне җитәкләүчеләрне эзлидер идек, ди.
Кари тагын җанланып китеп:
— Әй, ул чак шәп иде!.. Сәхипҗамал, Кулалай, Әхметов белән без барыбыз да чите күренми торган зур диңгездә аерым корабтагы юлчылар төсле барабыз. Алга таба карап барабыз. Ниһаясез (чите күренми торган) диңгез, дулкыннары кояштан башка, безнең йөрәкләребездә алда барып чыгарлык, барып терәлерлек бер яр булачагына нык ышанычыбыз гына бар.
Киң Россия туфрагы безнең өчен шундый иде; Мәс-кәүдә ачыгуыбыз, Әстерханда муллалар белән сынашуыбыз, Бакуда Азербайҗан артистлары белән сынашуыбыз — барысы да диңгез фортуналары төсле генә иде, ди.
Аның ышанычлы яры — татар театрының татар мәдәниятында гражданлык алуы иде. Кари гомерендә шуны күрде.
Г. Камал «Безнең шәһәрнең серләре» исемендә комедия язган.
Артистлар галәмендә зур вакыйга булды. Чөнки аларга яңадан-яңа татар тибы кирәк.
Барысыннан да артык Кари шатлана…
Ул «Безнең шәһәрнең серләре»ндә татарның иҗтимагый дөньясының, һәм гаиләсенең эчке якларын бөтен татар дөньясы алдында шигъри рәвештә шәп-шәрә күрсәтә алуы өчен шатлана.
Чөнки ул чагындагы татарның иҗтимагый дөньясы — җәмгыяте хәйрия — Печән базарындагы көфер чаты; мәдәни дөньясы — театр… Кари шушы дөньяларда йөзә, әзерләнә, шунда ул үзенең бөтен талантын күрсәтергә тырыша…
— «Көфер почмагы», «Шкафчы» (Мөхәммәт Хафиз) — болар үзләре генә бер дөнья бәясе! — ди.
Кари «шкафчы» ролен сайлый.
Кари көндәлек эшен оныткан.
Ул көне-төне рольне укый, план төзи, типны өйрәнә, шул турыда моназарәләр, сүз көрәшләре ясый.
Кари һәрнәрсәдән элек реалист артист иде.
Шуңа күрә «шкафчы» ролен урынында өйрәнергә уйлый.
Көфер чатына барып, һәр көнне берәр сәгать Мөхәммәтҗан Хафиз белән «сәясәт» сөйләшә, күп мәсьәләләр хакында аның фикерен сорый.
Кариевның бу дәресе ике ай буенча сузыла. Нәтиҗәсендә Мөхәммәтҗан Хафизның сәхнәдәгесе була.
Кариевның сокландырган бер ягы — аның үз ролен ваклап, нечкәләп өйрәнүе, шуның белән яшәведер…
«Помада мәсьәләсе» вакытында шактый атаклы әсәрләрнең берсе иде.
Кари монда да бу китапның әдәби ягы белән бергә иҗтимагый ягын тоташтырырга тырыша.
Безнең әдәбият бик яңа булганга, типларны үз хәленчә генә күрсәтсәң, тиз аңлатып булмый дигән бернәрсә бар. Артистлар моны бик яхшы беләләр, шуның өчен тип сайлаганда, татар дөньясында иҗтимагый әһәмияте булган кешеләрне сайларга тырышалар.
«Помада мәсьәләсе»ндә Кари — бай ролендә Оренбургтагы Мәхмүд Хөсәеновның тибын ясый.
Ул нигә кирәк?
«Идел буенда аның кадәр татар кызларының ничә яшьтә булуын тикшергән кеше юк, шуңар күрә ул кирәк», — ди.
Шулай итеп, Кари сәхнәдә коеп куйган Мәхмүд бай буладыр иде. Бәлки моның әдәби кыйммәте кечерәк булгандыр, ләкин тарихи әһәмияте зур иде…
Кариевның татар сәхнәсеннән югалуына ике ел булса да, аның шәкертләре аның мәктәбен, аның ысулын дәвам иттерәләр.
Ләкин югарыда әйткән төсле, сәхнә эшен зур эш, иҗтимагый эш итеп карарлык, аның урынын тутырган кеше юкны, бик сыкранып булса да, игътираф (кимчелекне тану) итәргә туры киләдер.
(Чыганак: Габдулла Кариев . Мәкаләләр, истәлекләр, документлар. — Казан, Тат. кит. нәшр., 1976. – 230 б.).