ТАТ РУС ENG

Р. ШӘЙМӘРДАНОВ, Ә. ХУҖИӘХМӘТОВ Нургали Нади (1882-1940)


Мәшһүр педагог Нургали Сибгатулла улы 1882 елның 20 августында Саратов губернасындагы Сөләй авылында дөньяга килә. Башлангыч белемне әти-әнисеннән һәм күрше Карлыган авылы мәктәбендә ала. Шуннан соң Дома һәм Пәлдәнгә мәдрәсәләрендә укый. 1894 елда 12 яшьлек Нургалине атасы Казандагы «Касыймия» мәдрәсәсенә китереп бирә. Анда җиде ел укыганнан соң, үзенең белемен киңәйтү өчен, Нургали “Укытучылар мәктәбе”нә укырга керә. Ул вакытта анда милләтебезнең күренекле яшьләре Хөсәен Ямаш, Гафур Коләхмәт, Гаяз Исхакый да белем алган була. Нургали алар белән якыннан аралаша. Әлеге мәктәпне 1904 елда тәмамлагач, Өфе губернасына   мөгаллим булып эшкә китә. Шундагы   татар мәктәпләрендә тугыз ел эшләгәннән соң, тәҗрибәле мөгаллимне Ырынбурга җирле үзидарә карамагындагы татар балаларын гимназиягә әзерләү мәктәбенә эшкә чакыралар.
Октябрь социалистик инкыйлабын Нургали Надиев Ырынбурда каршылый.
Мәгариф эшен җайга салуда актив катнаша. 1918 елда яңа ачылган Татар халык мәгарифе институтына директор итеп билгеләнә. Биредә җиде ел эшләгәннән соң, Татарстан Мәгариф Халык Коммиссариаты чакыруы буенча Казанга килә һәм гомеренең ахырына кадәр шунда яши.
Казанда ул башта — татар педагогика техникумында уку-укыту эшләре бүлеге мөдире, аннары — Татарстан Мәгариф Халык Коммиссариаты каршында Академик Үзәк рәисе урынбасары, ә 1930-нчы елларда Казан дәүләт педагогика институтының педагогика мөнбәрендә — доцент, ә ахырда Татар фәнни-тикшеренү институтында өлкән гыйльми хезмәткәр вазифаларын башкара.
Нургали Надиев педагогика-методика һәм укыту тәгълиматына караган шактый күп фәнни хезмәтләр иҗат итә. Аның «Мәктәп тәртибе мәсьәләләре» (Казан, 1928), «Мәктәп эшен проектлар методы буенча оештыру» (Казан, 1930), «Мәдәният эшенең бердәм планы һәм халык мәгарифе системасы» (Казан, 1931) кебек хезмәтләрен атарга була. Болардан тыш, ул русча хезмәтләрне татарчага тәрҗемә итү өлкәсендә дә эшли. Г. Бусыгин, М. Озеровның «Икмәк уңышы өчен көрәштә укучыларның роле» дигән хезмәтен, шулай ук «Мәктәпкәчә учреждениеләрдә тәрбия эшен ничек оештырырга?», «Башлангыч мәктәптә эшнең сыйфаты» кебек мәкаләләрне татар теленә тәрҗемә итеп чыгарган. Нургали Надиев үзенең уй-фикерләре белән газет-журналлар аша да бик теләп уртаклашкан. 1910 елдан башлап «Шура», «Мәктәп», «Мөгаллим», соңрак «Мәгариф» һәм «Просвещение и жизнь» журналларында үзенең күпсанлы фәнни-педагогик мәкаләләре белән актив катнаша.
Академик Үзәктә эшләгәндә күренекле мәгърифәтче дәреслекләр һәм ысулнамә кулланмалар төзүгә, аларның сыйфатына җитди әһәмият бирә. Мөгаллифләр алдына дәреслекләр язуда мөһим таләпләр куя. Аның фикеренчә, дәреслек төзүче мөгаллиф мәктәпне һәм тормышны яхшы белергә тиеш, ә дәреслекнең үзе исә халыкның тормышын дөрес чагылдырырга, баланың милли, мәдәни, яшь һәм шәхси үзенчәлекләрен исәпкә алырга, аңа күп техник белем һәм күнекмә бирүгә юнәлдерелгән булырга тиеш. Күренә ки, таләпләр хәзер дә көн үзәгендә.
Гомумән, Нургали Сибгат улы Надиевның хезмәтләрендәге идея-фикерләр бүген дә әһәмиятен югалтмаган, уку-укыту эшен тагын да камилләштерүгә уңышлы хезмәт итә ала.

 

(Чыганак: Шәймәрданов Р.Х., Хуҗиәхмәтов Ә.Н. Татар мәгарифе тарихы: Казан: Школа, 2009. – 344 б.).


 

Комментарий язарга


*