ТАТ РУС ENG

Бәшир Фәрит Контрастлар художнигы

Кәрим Тинчурин исеме аталганда без иң әүвәл аның талантлы драматург булуын искә алабыз. Аннан соң татар мәдәнияте үсешендә аерым бер урынны биләп торучы эшчәнлегенең башка якларын санап китәбез: режиссер, журналист, педагог, артист… Боларның өстәвенә К. Тинчурин үзенә хас зәвык белән иҗат ителгән хикәяләр остасы да иде.
К.Тинчуринның «Кояш», «Ил», «Эш» газеталарында, «Аң», «Совет әдәбияты» журналларында, шулай ук аерым җыентыкларда дөнья күргән хәзергә мәгълүм 30 хикәясе һәм новеллалар тезмәсеннән торган «Мәрҗәннәр» исемле зур күләмле әсәре бар. Әдипнең хикәя жанрында актив эшчәнлеге 1914 — 1918 елларга — катлаулы, гаять каршылыклы һәм кискен вакыйгаларга (беренче бөтендөнья сугышы, Февраль һәм Октябрь революцияләре) бай заманга туры килә. Тарихтагы ул давыллы көннәр Тинчурин иҗатында да чагылыш тапмый калмадылар.
Әдипнең сугыш темасын яктырткан хикәяләреннән берсе «Искәндәр». Хикәя авторның бу чор татар әдәбиятында ныклап тамыр җәйгән романтизм методында әсәрләр иҗат итүен дә күрсәтә. Кайбер мәкаләләрдә чагылып киткән фикерләргә караганда, язучы биредә мирза фамилиясенең данын югары тоту, шөһрәт һәм дәрәҗә өчен сугышуның, кан коюның мәгънәсезлеген ача («Социалистик Татарстан» газетасының 1987 елның 15 ноябрь санында басылган мәкаләбез дә, редакцион кыскартулар нәтиҗәсендә шул фикерләргә аваздаш булып чыккан). Безнең уебызча, монда мәсьәләгә татар әдәбиятының ул этаптагы үсеш үзенчәлегеннән чыгып, якын килергә кирәк.
Романтизм өчен реаль дөнья белән хыял арасында кискен аерма булу характерлы. Романтик язучылар шәхесне үзгә бер дөньяга күчереп, бик үк табигый булмаган фонда, гадәттән тышрак хәлләрдә сурәтләделәр.
Татар язучылары гадәттән тыш тирәлек итеп татар дворяннары — мирзалар гаиләсен алалар. Әдипләрне алар социаль катлау булудан бигрәк, татар халкы өчен гайре типик, серле, легендалар белән эретелгән дөнья буларак кызыксындыра, тормышка ашмаган хыялларның символы формасында алына. Мәгълүм ки, кайчандыр кодрәтле, чикләнмәгән властька ия булган мирзалар тарихи сәбәпләр аркасында бик аз санлы бер катлауга әверелеп, татар милләтенең гомуми тормышыннан читтәрәк яшиләр иде. С.Алишев күрсәтүенчә, ХУШ йөзнең икенче яртысында инде мирзалар халыкның социаль-экономик тормышында әһәмиятле роль уйнаудан туктаганнар* (*Алишев С . Социальная эволюция служилых татар во второй половине XVI—XVIII веков // Исследование по истории крестьян-ства Татарии дооктябрьского периода.— Казань, 1984. — С. 66.). Шул рәвешчә, мирзалар тормышын сурәтләү татар әдипләре өчен үзмаксат түгел, ул романтик бер алым буларак характерлы. Әлеге тенденция ул чор татар әдәбиятында нык тамыр җәйгән була һәм без аның аеруча көчле чагылышын Г.Ибраһимовның «Яшь йөрәкләр» (1912), С.Җәлалның «Дим буенда» (1914) романнарында күрәбез. «Искәндәр» хикәясендә К.Тинчурин да шул принципны куллана.
Хикәя якты, матур тасвирлар белән башлана. Яз башы. Табигатьнең уянып, бөтен тирә-юньгә сафлык, рәхәтлек, ямь тараткан мизгеле. «Йомшак болындагы чәчәкләрне үбә-үбә килгән язгы җилнең» йөзгә бәрелүен тойган хәлдә Искәндәр — Шаһмар мирзаның бердәнбер улы, куанычы һәм мактанычы — үзенең сөйгәне Гөлфәрваз белән күрешергә бара. Алар искиткеч гүзәл гөлләр үскән тын бакчада очрашалар. Шул рәвешчә, хикәянең беренче яртысында мәхәббәт, бәхет, гүзәллек тантана иткән тормыш-идиллия сурәтләнә. Һәм кинәт — сугыш. Сюжетта якты, матур төсләр кара буяулар белән алышына. «Көзге караңгы төн. Мәңге былчырагы кипмәгән черек баткаклык…» Кәм шул «караңгы урман караңгылыгында» җәрәхәтле Искәндәр соңгы сулышын ала. Ул торган урынга килеп төшкән дошман шрапнеле бер секунд эчендә аны юк итә. Искәндәрнең басып торган җирендә аннан ядкарь булып бер чокыр гына кала. Контраст буяулар, капма-каршы булган сурәтләү алымнары аша автор илгә, халыкка чиксез кайгы-хәсрәт китергән сугышның кырыс картинасын тудыра.
К.Тинчурин хикәяләрендә, гомумән, төсләр контрасты зур урын алып тора. Язучының дәһшәтле сугышка протест белән сугарылган «Хәкимҗан агай» хикәясендә кара, кан катыш караңгы буяулар аталы-уллы Хәкимҗан белән Шакирҗан фаҗигасен бөтен тулылыгына ачуда зур ярдәм итәләр.
Тинчурин — контрастлар художнигы, дидек. Бу чынлап та шулай. Язучының бер иш хикәяләрендә трагик тоннар өстенлек итсә, икенче төр хикәяләрендә исә комик, сатирик мотивларның тыгыз хәрәкәтен күрәбез. Бу әдипнең бер үк вакытта иҗат ителгән хикәяләренә дә хас. Әйтик, югарыда атап кителгән «Хәкимҗан агай» һәм нечкә юмор, үткен тел белән язылган «Әтәч» хикәяләре «Аң» журналының 1916 елгы 8 һәм 15 саннарында басылганнар.
Сатира, үткен юмор Тинчуринның күпчелек хикәяләренә хас. Автор үзе дә драматургия мәсьәләләренә багышланган бер мәкаләсендә «гомумән, көлкенең массаны тәрбия эшендә әһәмияте гаять зур булганлыгына» басым ясап узган иде.
Әдипнең «Юбилей», аеруча «Ак чирбик» хикәяләре татар әдәбиятында иҗат ителгән сатирик хикәяләрнең иң көчлеләреннән һәм уңышлыларыннан саналырга лаеклылар. Биредә Тинчурин-художникның сюжет кору, вакыйгаларны тыгыз динамикада алып бару осталыгы тагын да ачыла төшә. К.Тинчурин сатирик хикәяләрендә төп игътибарны җәмгыятьнең зур бер катламын тәшкил итүче, әмма артык күзгә бәрелеп тормый торган, үзләренең кысан, тынчу дөньяларында мәш килүче мещаннарга, вак чиновникларга, төрле тип «тәрәккый пәрвәрләргә» юнәлтә. Болар приказчиклар, йомыркачылар, итекче, читекче, түбәтәйче, талчукчылар, тире-йон җыючылар. Бу типларның үзләре хакындагы фикерләре гаять дәрәҗәдә югары, хыял-максатларының чиге юк. Җәмгыятьтә тоткан урыннары һәм хыял арасындагы контрастлык комик ситуацияне тудыра да инде. Укымыйча, эшләмичә генә шөһрәт казану, түрә булу фәлсәфәсе белән юанган бу адәмнәрне язучы, үткен каләменә алып, аларның мескенлегеннән, коры куык хыялларыннан сарказм белән көлә. «Ак чирбик» хикәясендә приказчик Минһаҗетдинның хатыны Миңсылу белән «Чуаш авылы Шәрәфиләргә» парлы лото кичәсенә бару вакыйгалары сөйләнә. Аларның кыяфәт-холыклары, Миңсылуга ак чирбик сатып алу, ниһаять, озак мәшәкатьләрдән соң кичәгә хәзерләнеп, өйдән чыгып китү күренешләре тоташ комик эпизодлар җыелмасыннан тора. Биредә инде язучы үткен эпитетларны кызганып тормый. Тинчурин кичәге җыелган башка персонажларны да, үзләрен соң дәрәҗәдә прогресслаш-кан зур шәхесләр итеп исәпләүче йомыркачы-тәлчукчыларны, аларның «симез йөзенә кершән ягына-ягына онга төшкән таракан кыяфәтенә кергән» «европейский» хатыннарын оста чагыштырулар, гиперболик сурәтләүләр аша ачы көлү белән камчылый. «Юбилей» хикәясендәге идән себерүче Камәретдиннең баш мөдирдән күрмәкче юбилеен уздырып (ягъни аның йомышчы малай булып хезмәт итә башлавына ун ел тулган икән), дан-шөһрәт казынырга маташуы һәм, ниһаять, шуның нәтиҗәсендә «Питерга депутат булып» бару хыяллары да көлке белән тәмамлана. Вак чиновник-кәсепчеләрнең хыялдагы дәрәҗәгә ирешү юллары төрлечә. Әмма бу типларны бернәрсә берләштерә: шөһрәт тә, байлык та аларга тиз булсын, зур булсын һәм бик җиңел килсен. Шундыйларның берсе «Котбетдин төшендә һәм өнендә» хикәясендә сурәтләнә. Әсәрнең герое — эштә дә әллә ни майтара алмаган, сәләте дә чамалы булган Котбетдин «җәмәгать эшлеклесе» булып, рәхәттә яшәп китәргә хыяллана. Моның өчен ул мөселманнарның җомга бәйрәме үткәрүләренә каршы «мировой» чыгыш ясап, шөбһәсез «зур успех казанырга» уйлый. Моның ахыры Котбетдиннең сәхнәдән хурлыклы рәвештә куып төшерелүе белән бетә.
«Йөз мең» хикәясендәге «кечкенә генә бер байда бәләкәй генә приказчик» булган Хәкимҗан исә кинәт кенә баеп китү уе белән яши. Моның өчен бәхет сынаш уенында биш тәңкәлек билетка йөз мең сум отарга план кора һәм шуның хәстәренә дә керешә. Башта әбиләрдән ишетелгән ырымнарны куллана, һәм йөз меңне отуында шиге калмагач кына, билет алырга тәвәккәлли. Әле ул гына да түгел, «урланган акчага билет алсаң, һичшиксез отасың икән» дигән фикерне ишеткәч, күпер алдында утырган «сукыр хәерченең тәлинкәсеннән бер тиенне эләктереп, шуннан туры йөз меңне өстерәп чыгарачак билетны алырга» китә. Менә откан билетларның номерлары газета битләрендә басылып та чыга. «Әмма Хәкимҗан абзыйның төрле тылсымнар белән тылсымланган билетына йөз мең түгел, ике йөз сум да чыкмады». Ләкин ул җирле газеталарга ышанмый, ягъни аның уенча Питердан килгән газеталарда ул инде һичшиксез отачак. Ләкин «Питер гәзитәләре» дә аңа бәхет китермиләр. Багана-багана тезелгән саннарны карый-карый Хәкимҗан акылыннан да яза.
Артык көч, акыл сарыф итмичә генә типтереп яшәү хыялы белән саташкан типларның берсе «Лоточы Фәтхи» хикәясендә дә сурәтләнә. Әсәрнең герое тегүче Фәтхулла «…борып куелган машина шикелле һич үзгәрешсез көннәрен, айларын, елларын куелган бер эз буенча үткәрә иде». Ләкин көннәрдән бер көнне кибетче Мөхәммәтгали лото уенында отып, бик тиз баю мөмкинлеген әйтеп, аны вәсвәсәләндереп китә. Фәтхулла шул кәсепкә керешә һәм ахырда еллар буе бик тырышып җыйган берникадәр байлыгын да оттырып бетереп, тәмам хәерчелеккә төшә.
Лотода зур сумма оту уе белән тәмам мәшгуль булган тегүче үзенең төп эшенә дә күңел бирми башлый. Нәтиҗәдә, берәм-берәм клиентларын да югалтып бетерә: аннан һәрвакыт кием тектерүче «Шакир байның чалбарын 79 сантиметр озынлыгы урынына 49 сантиметр озынлыгында кисеп, бозып ташлаганнан соң, ул да аңардан кием тектерми башлады».
К.Тинчурин үзенең үткен каләме, көчле сатирасы белән мещан дөньясын тәмам тузгытып ташлап, шундый ачык, тулы образлар тудыра ки, бу хәл үзләрен дөнья тоткасы дип санаган вак сәүдәгәрләрне бик хафага да салган булса кирәк. Мисал өчен, язучының «Гармунчы бизгәге» исемле хикәясендә «кәләпүшче, калфакчы, читекче, капчыкчыларның» эшсезлектән интегүче «мәшһүр» хатыннарына үтергеч характеристика бирелә. Әсәрдә сурәтләнгән Саҗидә образы аркылы автор ул типларның көлке дә һәм бер үк вакытта кызганыч та булган хәл-әхвәлләрен ачып бирә. Каһкаһәле көлү утына дучар булган вак-төяк мещаннар, күрәсең, үзләренең фаш ителүләрен бик авыр кабул иткәннәр. Хикәя басылып чыгуга Казанда сүзләр йөри башлый (әлбәттә, гайбәт куертучыларның башында нәкъ менә мещаннар торуын сиземләү кыен түгел): гармунчы образында К.Тинчурин атаклы Фәйзулла Туишевны сурәтләгән икән дигән хәбәр тарала. Туишев «Кояш»та Тинчуринга ачык хат белән чыга һәм хикәянең үзе хакында түгеллеге турында газетада игълан итүен таләп итә. Аңа җавабында К.Тинчурин әдәби типларда, әдәби геройларда конкрет кешене эзләү һәм күрү бик сәер күренеш икәнлеген, файдасыз бер шөгыль булганлыгын әйтә.
К.Тинчурин хикәяләрендә яктыртылган темалар аның драма әсәрләрендә тагын да үстерелделәр. Бу җәһәттән, әдипнең прозасы татар совет драматургиясенең алтын фондына кергән әсәрләр иҗат итүенә дә зур этәргеч булды: «Акчирбик», «Юбилей», «Йөз мең» хикәяләрендәге типлар белән кабат без драматургның «Назлы кияү» (1916), «Американ» (1923), «Йосыф белән Зөләйха» (1918) пьесаларында очрашабыз; «Киҗрәт» (1918) хикәясендәге вакыйгалар «Тутый кош» (1918), «Җилкәнсезләр» дә (1926) тагын бер кат яктыртылдылар.
К.Тинчуринның проза иҗатында хикәя-новеллалар-дан торган «Мәрҗәннәр» әсәре аеруча зур урын алып тора. «Мәрҗәннәр» — мөһим тарихи вакыйгаларны эченә алган әсәр. Биредә без рус-япон сугышы, Россиядәге беренче революция, татар әдәбиятында аз яктыртылган шәкертләр хәрәкәте, Октябрь революциясе, Казанны ак чехлардан азат итү өчен барган көрәш вакыйгаларына кагылышлы күренешләр белән очрашабыз. Нәр новелла билгеле дәрәҗәдә төгәлләнгән әсәрне тәшкил итә. Төрле эчтәлектәге новеллалар үзара төп герой Сөләйман образы аша бер җепкә тезеләләр. Нәтиҗәдә, күп планлы, күп проблемалы һәм тотрыклы структурага ия әсәр барлыкка килә. «Мәрҗәннәр»нең жанр төрен билгеләгәндә аны новеллалар тезмәсеннән торган роман дип билгеләргә мөмкин булыр иде. Әсәрнең үзәгендә «интеллигенция һәм революция» проблемасы ята. Сөләйман образында табулар, адашулар, газаплы эзләнүләр аша халык бәхете өчен көрәшүчеләр сафына килгән татар демократик интеллигенциясе сурәтләнә.
Йомгак ясап әйткәндә, татар прозасында, аеруча аның хикәя жанрында Кәрим Тинчурин лаеклы урын алып тора. Башлыча кыска бер вакыт аралыгында иҗат ителгән хикәяләре белән әдип үзен оста сюжетчы, телнең чиксез байлыгыннан файдаланып, кабатланмас образлар тудырган үзенчәлекле художник итеп танытты.
                                                                         

1988

(Чыганак: Фәрит Бәшир Сөйлә, каләм! Әдәби уйланулар, тәнкыйть мәкаләләре, рецензияләр. — Казан: Татар.кит.нәшр., 2001. — 143 б.)


 

Комментарий язарга


*