Бельгиянең Гент шәһәрендә төрек һәм фламан телләрендә нәшер ителүче “Яшь фикер” (“Genç fikir”, № 2, 2013 ел) газетасында халкыбызның якты йолдызы Габдулла Тукайга багышланган мәкалә дөнья күрде. Язманың авторы – төрек теле һәм мәдәнияте укытучысы Мурат Узун.
Габдулла Тукай – татар дөньясының кыска вакыт эчендә дөрләп янып, үзеннән соң якты эз калдырган йолдызы. Ул – татарның гасырлар буе килгән моң-зарын, рухи сулышын шигъри юлга салып аңлаткан, аның үткәненә һәм бүгенгесенә тәнкыйть аша караган, милләтнең милли хисләрен уятучы халык шагыйре. Мәкаләдә нәкъ менә шуңа басым ясала һәм шагыйрьнең үзе яшәгән чорның бөтен нечкәлекләрен аңлаган хәлдә, халкының да заман белән бергә атлавын теләгәнен, шушы уй-хисләренең һәм теләкләренең иҗатында гәүдәләндергәнлеген әйтә автор. “Кыска гына гомере эчендә Г.Тукай халкына бай мирас калдыра. Мәгърифәтнең зур көчкә ия икәнлеген аңлаган шагыйрь халкына да аның әһәмиятен күрсәтергә тырыша. Милләт кайгысы белән янган Тукай балалар өчен дә шактый әсәрләр иҗат итеп калдыра”, — диелә язмада. Моннан тыш, мәкаләдә шагыйрьнең тәрҗемәи хәленә дә урын бирелә.
Билгеле булганча, милләтне милләт буларак таныткан нәрсә – тел. Дөнья тарихында телләрен югалтып, онытылуга дучар булган халыклар юк түгел. Язмада әнә шуларга басым ясап, автор татарларның төрле авырлыклар аша бүгенгә кадәр телләрен саклап килүләрен әйтә һәм алар үрнәгендә ватаннарыннан читтә яшәүче төрекләргә үз телләрен сакларга, гореф-гадәтләреннән читләшмәскә, башка кавемнәр арасында милли йөзен югалтмаска чакыра. Һәм моңа мисал итеп Габдулла Тукайның “Туган тел” шигырен һәм аның төрекчәгә тәрҗемәсен дә тәкъдим итә. Бу хакта Бельгиядән Рәсилә Кәримова хәбәр итә.
tatar-inform.ru