ТАТ РУС ENG

Равил Фәйзуллин*** ("Үлемнәре белән үлемсезлек…")

* * *

Үлемнәре белән үлемсезлек
яулап ала безнең шагыйрьләр.
Кемдер сорар: «Кая дәлилең?»
Мин эндәшмим.
Каберләре әйтсен
Тукай,
Кәрим,
Кутуй,
Җәлилнең…

Үлеп күрсәттеләр безнекеләр!
Гомерләре булды, һай, кыска!
Ә бит үлеп үлемсезлек яулау —
бердәнбер юл түгел тормышта…


Комментарий язарга


*