Роберт МиңнуллинТукай минем яшьтә үлгән… Тукай минем яшьтә үлгән. Үләсен ул алдан белгән. Сүнгән чакта шуңа күрә Моңлы җанын безгә бүлгән. Күпме күңел киләчәккә, Мәңгелеккә илтә аны… Миндә дә бит аз булса да Яна һаман Тукай җаны. Төбәп карый күңелемә Рәсеменнән япь-яшь даһи — Минем яшь тә җиткән аңа Даһи булыр өчен бакый! Ә мин янам, янам, янам… Юк әлегө башка чарам. Кыенсына-кыенсына Тукай яшен узып барам.