ТАТ РУС ENG

Марсель Галиев*** ("Безнең туу — үзе ачыш…")

* * *

Безнең туу — үзе ачыш,
киләчәкнең нигезе.
Бүгенге гадәтилектә
югалтмыйк үзебезне.

Вакытында бүген исән
чын Тукайларны күрик.
Яратып кына, көнләшеп,
даһига: «Даһи!» — диик.

Мөмкинлекнең чиген тану —
нинди авыр хакыйкать.
Алда күпме юрау булыр,
Вакыт сынар ничә кат.

Заман үзе сайлап алыр
кемнәрне яд итәргә.
Исемсез килдек дөньяга —
исем алып китәргә!


Комментарий язарга


*