Килеп кердек без бакчага,
Төшкән чакта эңгер-меңгер:
Сталинград язучысы,
Бакудан килгән инженер,
Минскидан — архитектор,
Врач — Чита шәһәреннән, —
Һәм балкыды үлемсезлек
Таудай чәчәк бәйләменнән…
Хисләрем язгы ташкындай
Тышка чыгар кебек тулып.
Җыр остасы бөек Тукай
Менеп баскан һәйкәл булып.
Килгән монда төрле халык,
Һәркайсы тынып калган.
Яшәсәк тә без еракта
Борынгы шәһәр Казаннан.
Россия улы Тукайны
Туган җирем Сталинград
Искә ала һәрвакытта, —
Җырчы исемен әйтә зурлап.
Чын йөрәктән мин шат шуңа:
Россиянең кояшыннан
Якты алып, татар халкы
Менде җырлар кыясына.
Мин яратам татарларның
Кайнарлыгын, батырлыгын;
Җилдәй җитез оча торган
Җырларының матурлыгын.
Мин ышанам: көткән теләк
Иртәгесен эшкә ашар.
Тукай белән бер үк сафка
Такташ, Җәлил менеп басар.
Поэзиянең өч батырын
Зурлап яшәр матур шәһәр.
Канатлы җыр җиргә төшмәс, —
Канатлы җыр мәңге яшәр.
Галимҗан Латыйп тәрҗемәсе.