Урый-урый Казан артын, Кырлайны ла,
Уралыма талгын, ярсу моң агыла.
Шушы моңны якын күреп, бердәй көтеп,
Балкантау да, Каратау да гел сагына…
Дулкын-дулкын яткан Урал тавын ашып,
Гизеп йөри моңлы-дәртле Тукай маршы.
Тукай маршы! Чакыра ул ярсып-ярсып,
Ерак рухташ гүя атлый — барам каршы!
Ишеткәнгә аны Урал куенында,
Йөрәк тибә, күңел тула… Җилләр елый,
Җилләр үкси. Күк ярыла, яңгыр коя…
Чал кылганнар ак каенга кушылып җырлый.
Дәрья булып хисләр таша, моң түгелә,
Җилкендерә йөрәгемне хак көрәшкә.
Ашыктыра кыска гына гомердә дә
Башкарырга халкым өчен зур-зур эшләр.
Көннәрем дә туып тора гел чиратлап:
Берсе — давыл,
берсе — явым,
берсе — кояш…
Гомеремне моң озата гел арадаш.
Йә ул дәртле,
йә ул назлы,
йә ул сагыш…
Чакыра ул кәккүк булып Каратауга,
Озын гомер юрап Тукай мирасына.
Чая рухлы Салаватның ярсуына
Аваздаш бит бөек Тукай сагышлары.
Моң-хәсрәтле, мең хәсрәтле газиз җирдә
Булсын хаким бары җыр һәм ирек язы!
Минем белән көн дә иртән чыксын юлга
Салаватның чая рухы, Тукай сазы.
Салаватның туган йорты — күк Уралны
Урап-урап, ага-таша Тукай маршы.
Шул әһәңнән әсәрләнеп, булып гашыйк,
Давылларга, явымнарга барам каршы!..