ТАТ РУС ENG

Шәүкәт Галиев Тукай рәсеме


Сынап тора сизгер күңел
Безне ерак көннәрдән,
Гүя шагыйрь беркайчан да
Елмаймаган, көлмәгән.

Күзләрендә бәгырьләрне
Үксетерлек моң тулы,
Милләт язмышын сагышлап
Сискәндергән шом тулы.

Елмаймый борчулы күзләр,
Мәэюс карый сызланып,
Үткәннәрдән карый Тукай
Киләчәкне кызганып.

Заманнарның хәвефләре,
Сынаулары азмы соң…
Тукай рухы борчылмаслык
Булсын милләт язмышы!

Апрель, 1995


(Чыганак: Галиев Шәүкәт Сайланма әсәрләр. 5 томда, 1 том. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2002. – 480 б.)


 

Комментарий язарга


*