Илебез өстен караңгылык баскан чакта,
Тираннарның җәбере чиктән ашкан чакта,
Көчле халык, зур халыкның йөрәгендә
Аһ-зар, ләгънәт дәрья булып ташкан чакта,—
Күкрәк киереп арабыздан калыктың син,
Таң йолдызы — Чулпан төсле балкыдың син,—
Мөкаддәс һәм кайнар рухлы сазың белән
Кабындырдың бездә хисләр ялкынын син.
Көйгә салдың халык моңын, халык хисен,
Көрәштең син аның бәхете, җиңүе өчен;
Зур диңгезгә коя торган елга сыман,
Аңа бирдең бөтен өмет, барлык көчең.
Көчле, батыр һәм мәһабәт тавыш белән
Җыр-кылычың уйнап торды яшен сыман,—
Тик дошманнар агулагач тормышыңны,
Егылдың син яраланган лачын сыман.
Ул ел безгә җан тетрәткеч кайгы салды:
Синең япь-яшь гомереңне үлем алды;
Ләкин, шагыйрь, үлмәдең син һәм үлмәссең,
Чөнки халык йөрәгендә җырың калды.
(Чыганак: Тукайга чәчәкләр. Казан: Тат кит нәшр.,1975. – 131 б.)