Әйе…
Күпләр әйтте шигъри сүзен,
Күтәрелеп биек менбәргә.
Карап торды Тукай
Уйлангандай:
Дәвамыбыз, диеп, кемнәрдә?
Шагыйрьләргә кытлык юк сыман да,
Төрле дә күк хисләр-фикерләр,
Тик нигәдер шигырьләрдән битәр
Истә кала кебек… исемнәр.
Исеменнән генә түгел, сине
Җырларыңнан булсын танырлык,
Җырың туа икән, шундый булсын:
Кеше җанына үтә алырлык.
Бу менбәргә менеп җырлау гына
Җырчы итмәс, талант булмаса.
Сандугач бит үзе күренми дә,
Ә үзәкне өзә ләбаса…
Шәп җырны да харап итүең бар,
Җаның кушып бирә алмасаң.
Ярый, трибун шагыйрь булам, диеп,
Крикун шагыйрь булып калмасаң.
Шигырь һәм җыр – дога уку сыман,
Ихлас булсаң гына саваплы.
Үз җырыңны үзең чыгып җырлау-
Икеләтә, беләм, җаваплы.
Гавам синең исемеңнән элек
Җырларыңнан булсын танырлык…
Тукай абый,.
Их, шундый бер җыр язасы иде,
“Туган тел” җырыңдай җанга төреп,
Бәйрәмеңә алып барырлык….
(Чыганак: Ватаным Татарстан, 1997 ел, 27 апрель).