ТАТ РУС ENG

Әхәт ГАФФАР. Соңгы сәгать (Тукай) (Хыялый поэма)

Хөрмәтле  Габдулла Тукайның бер гасырлык олуг юбилеена багышлыйм.
Автор.

 

КАТНАШУЧЫЛАР:
Тукай.
Сәгать хуҗасы.
Апуш.
Гүзәл кыз.
Зәңгәр күзле шагыйрь.
Көләч йөзле шагыйрь.
Ак чәчле шагыйрь.
Аксакал шагыйрь.
Беренче шагыйрь.
Икенче шагыйрь.
Ямщик.
Ишан.
Урам хатыны.
Городовой.

 

Казан. XX гасырның унөченче язы. 2 (15)   апрель,  кич,  7  сәгать 15 минут белән 8 сәгать 15 минут арасы. (Тукай вафат булган көн һәм вакыт.)

 

ПРОЛОГ
Беренче күренеш.

Клячкин шифаханәсе, палата. Бу бүлмәдән савыгып чыккан кеше күп булгандыр,   биредән  җеназалар  да   аз  күтәреп  чыкмаганнардыр. Тимер караватта инде терелүгә өмете өзелгән, ләкин яшәү рухы сүрелмәгән сырхау Тукай ята. Юк, үлем көтеп ятмый, биек мендәргә җайлашып  ятып, тумбочкадагы  яшел  пыялалы  лампа  уты  астында  кесә
сәгате төзәтә. Түшәмгә тәрәзәдән утлар төшеп, алар әкрен генә әйләнеп торган йолдызларны хәтерләтә.

Тукай (үзалдына). Юк әле, әфәндем, ашыкма әле. Бу сәгатьне төзәтми торып, гүргә иңү юк әле ул. Мин сиңа аяк терәп карышам әле, вакыт. Син әле минеке, минеке. Менә шулай-ай… Хикмәт ошбу тәгәрмәчтә бугай. Мин сине әйләнергә мәҗбүр итәрмендер, туганкай. (Сәгатьнең тәгәрмәчен алып карый, ләкин ул көтмәгәндә аның кулыннан идәнгә төшеп китә.) Аһ, хәерсез!.. (Авырлык белән тора, әмма тәгәрмәчне үрелеп алырга хәле җитмәгәнгә, урындыкка утыра.)

Түшәмдәге йолдызлар хәрәкәте туктап кала, алар бер кабына, бер сүнә башлый. Язның   караңгы   кичендә   ишелеп-ишелеп   яуган   соңгы   кары   эченнән аңа  затлы киенгән  бер  кеше  якыная. Ул — шушы  сәгатьнең хуҗасы.


Сәгать хуҗасы. Әссәламегаләйкем, шагыйрь. Йокы алмыймы? Каяле, кая? (Тәгәрмәчне иелеп ала, әйләндереп-әйләндереп карый.) Нишлисең, Тукай?

Тукай. Тире җыеп күн эшлим… Башта үзегезне атагыз. Хәер, кайдадыр күргәнмендер кебек.

Сәгать хуҗасы. Моны күрәсеңме? (Сәгать тәгәрмәченә ымлый.) Мин — шушының иясе. Ягъни мәсәлән, синең вакытыңның хуҗасы. Җитәме?

Тукай эндәшми.

Сәгать төзәтәсеңме? Сиңа сәгать нигә хәҗәт? Соңгы сәгатең җитеп килә. Шәйлисеңме: күктәге йолдызың бик сүрән инде.

Тукай (аңа текәлеп карый). Ә! Син икәнсең. Бу сәгать — синеке. Көндез оныткан булып калдырып киттең. Ватык сәгать. Мин сине яхшы аңладым. «Соңгы сәгатең җитте, шагыйрь Тукай», — димәкче булдыңмы? Ә мин, менә, аны төзәтеп ятам.

Сәгать хуҗасы. Яхшы, яхшы. Сәгать остасы булмасаң да, син вакытны үз файдаңа әйләндерергә маташасың. Синең кулыңнан вакыт тәгәрмәче ничә тапкыр ычкынды әле, дускай?

Тукай. Үз сәгатең ватык булса да, кешеләрнең соңгы сәгатьләре кайчан сукканны бик тәфсилләп саныйсың.

Сәгать хуҗасы. Бигрәк тә синекен — монысы хак. Әйе, синең кулыңнан бу тәгәрмәч кышкы чатнама суыкта, сине асрамага  алган Шәрифә карчык фәкыйрәнең бозлы өйалдында яланаяк ишек ачканнарын көткәндә төшеп китте.

Тукай. Шулай… Бүген мине үлем түшәгенә егып салган үпкә чире шуннан башланды.

Сәгать хуҗасы. Ләкин ходай тәгалә кодрәте белән син ул вакыт үлми калдың.

Тукай.  Алла  кодрәте белән  түгел, — очраклы  төстә.

Сәгать хуҗасы. Шуннан син шагыйрь булдың… Вакыт тәгәрмәче икенче тапкыр синең кулыңнан Уральскида төшеп китте. Мең тугыз йөз бишенче елда. Син эшчеләр маевкасында большевиклар прокламациясе таратканда. Бәхетеңә каршы, жандармның төбәлгән пулясы сиңа тими калды.

Тукай. Мине эшче дустым үз гәүдәсе белән каплап калган икән, бу бәхет аркасында түгел. Бүген мине халык шагыйрь итеп тапый икән, ул шагыйрьлек шул көннән башланды.
Без бишенче елны бер көнне уяндык таң белән!

Сәгать хуҗасы. Шуннан син бер ай буена Урал урманнарында качып яттың, почти большевикка әйләндең.

Тукай. Кызганычка каршы, «почти» гына шул. Социалист булудан узалмадым.

Сәгать хуҗасы. Шулай ук шагыйрь булудан да артмадың.

Тукай. Мин шуңа канәгать, әфәнде.

Сәгать хуҗасы. Канәгать? Нәрсәсенә? Шигырь чыгарып, мөл-мөлкәт җыя алдыңмы? йорт-җирең бармы? Үлгәч, елап озатырлык хатының, бала-чагаң каламы? Күрәсеңме, синең нәрсәң генә юк: дәүләтең юк, йорт-җирең юк, сөйгән хатының юк, куанырдай балаларың юк… Бер нәрсәң юк! Син гап-гади кешеләргә тиешле һәр нәрсәдән мәхрүм, нәүмиз. Син үзеңнең егерме җиде еллык гомереңне «Болгар» нумерларындагы йокысыз төннәргә, дөнья белән ызгыш-талашка исраф иттең. Җыйган бар нәрсәләреңнең иң күбесе — дошманнарың.

Тукай. Хак сөйлисең. Яшәүне яхшыртырга теләп, керләнеп беттем үзем, дөньяны пакьлый алмадым. Җәсэдем-не туфрак берлә күмәрләр, ә ләкин ошбу дөньяда миннән яктыга, нурга, хөррияткә әйдәгән сүз кала.

Сәгать хуҗасы. Сүз? Сүз!.. Сүз иясе белән йөрми ул. Зур кешеләрнең сүзләре генә, никадәр буш вә ялган булмасын, миллион адәмнәргә ирешә. Аларга сүзләрнең куәте яки хакимлеге алдан ук тәэмин ителгән. Ә синең сүзләреңнән әзме кеше борын җыерды, аларны ишетмәс өчен әзме кеше    колагын томалады?    Кем  ишетте сине? Син сүккән патшамы? Син гомереңдә дә кулына орынып карамаган берәр гүзәл кызмы? Әллә сине үзләренә ияләштерә алмаган урам хатыннарымы? Ә бер каләмдәшең «Тукай шагыйрьме, түгелме?» дип, бар җиһанга язып чыкмадымыни? Тордың да динне хурладың, әмма Ишми ишанны сүгеп тарткалашудан гайре нигә ирештең?.. (Тынлыктан соң.) Ә шулай да синең җеназаңа Корьән чыгарлар… Пушкин булып Пушкинга монастырь чиркәвендә яшерен җеназа укыган вакытта урамда бер офицер ямщик мужиктан: «Кемне җирләргә җыеналар анда?» — дип сораган. «Ниндидер Пушкинны», — дип җавап биргән мужик. Әллә сине җирләгәндә:  «Ниндидер Тукай вафат», — димәсләрме?

Кар-буран эченнән Сәгать хуҗасы тарафына Тукайны белгән яки белмәгән кешеләр җыйналыша. Алар арасында Гүзәл кыз да бар. Ул һәр сөйләүченең сүзен тыңлап борчыла, шатлана, икеләнә, раслый,   ышана,   кире   кага — ягъни   җаны-тәне   белән   Тукайны   якларга омтылып тора.

Ишан. Иа аллаһе илаллаһе мөхәммәдрәсулулла!.. Безнең аллаһы тәгаләдән гайре аллабыз юк, вә Мөхәммәт безнең пәйгамбәребез!.. (Таягы белән Тукайга төртеп күрсәтеп.) Ә ошбу адәм кем була? Җаны чыгып бетмәгән бичара бер адәм баласыдыр. Гөнаһларын алла ярлыкасын! (Үзалдына.) Үзенә багышлап, Коръән чыгарга фытыр сә-дакалек хәле дә калмый ичмаса мескеннең! Ала каргадан аласы булган соңгы биш йөз тәңкә әҗерен дә татар шәкертләренең үзе кеби денсезлеккә баш органына васыять иткән диләр.  Андый  гөнаһлардан  алла  сакласын!..

Урам хатыны (аңа). Ай-һай, хәзрәт! Нинди гөнаһларын телгә аласыңдыр. Миңа аның бер тамчы да гөнаһысын татырга туры килмәде. (Көлә.) Чатта сөялеп, аны күпме сагаладым, шулай да аның битараф тәнен кайнар куеныма алып булмады, чукынчык… (Ишанга өстән карап.) Ә менә сине байтак юаткаладым. Кочагың эт теле шикелле салкын иде, тик кесәңдәге көмешләрне байтак сиптең — сәдакалык кына түгел иде! (Кычкырып, аның йөзенә бәреп көлә.) Ә Габдулланың гөнаһысы юк. Бөтен Пассаж кызларының намуслары белән ант итеп әйтәм — юк!

Беренче шагыйрь.
Синең намусың акча кыштырдавына гына ант итмимени әле?

Ишан. Иншалла, Печән базары иркен сулыш алырдыр. Гаҗәеп хикмәт: бер Тукай ни гомер бөтен Печән базарын таяк тыгып котыртылган шөпшә оясы итеп тотты. Хәер, үзен дә байтак чактылар, хода рәхмәте, хи-хи-хи…

Икенче шагыйрь. Ә син аны, хәзрәт, шөпшә булып кына түгел, еландай чагып тордың. Синең жандармериягә язган һәр әләгеңнең башында — Тукай исеме.

Беренче шагыйрь. Хәзер инде эшнең асылы мондамыни? Киләчәкне кайгыртырга кирәк, милләт ихтыяҗын. Иң әүвәл шуны ачыкларга: Тукай шагыйрьме, түгелме?

Икенче шагыйрь. Үзенең кемлеген расларга, сүзен күпләргә ирештерергә шагыйрьнең бер генә чарасы бар — бердәнбер гомере. (Тукайга.) Нигә бер сүз эндәшмисең, Тукай?

Тукай. Без аны кайдан белик, мескен, үлеп аңлатмагач? Минем үлемемә караганда да дөресрәк сүзем юк инде.

Сәгать хуҗасы. Син үзеңә караганда үлемеңнән соңгы бөеклеккә артыграк ышанасың.

Беренче шагыйрь. Күрмисезмени: ул мескен, сырхау, бәләкәй, бер күзе гарип.

Икенче шагыйрь.
Аның тәненә караганда илһамы көчлерәк, биегрәк.

Урам хатыны. «Гарип»! Аның каравы (Ишанга ымлап) моңа төбәп уклар атканда аңа шул күзен кысып торырга кирәк булмады.

Ишан. Дөнья ләззәтенә селәгәен агызып караучы күзле шагыйрьләрдән гарип күзе белән дә хәерчелекне, караңгылыкны, гаделсезлекне күрүче шагыйрь хәтәррәк. Алла сакласын, алла сакласын!..


Сәгать хуҗасы  сәгатенә күз  төшереп ала  да Тукайга таба юнәлә. Гүзәл кыз  аның юлына төшә,  Тукайның  каршысына тезләнеп утыра.

Беренче шагыйрь. Тукай шагыйрьме, түгелме? (Гүзәл кызга.) Шагыйрь икән, нигә синең генә аңа сонгы сүзең бар? Синең аңа әйтер сүзең бар, ә ул сиңа нигә бер генә кешечә сүз әйтеп карамаган? Ул сине түгел, ярлы-ябагайны яратты, ул сине түгел, ә (Урам хатынына ишарәләп) менә бу чат сакчыларын кызганды. Ул патшаларның тәхетләренә кизәнде, ә синең кулыңа орынырга да кыймады. Ул дөньяның «Печән базары»дай ваклыкларына күпме көчен сарыф итте, ә сиңа тик читтән күз атты да, алды-артына карамыйча, «Болгар» номерында шүрәледәй бикләнеп ятты. Өннәрендә сине түгел, ә төшләрендә хур кызларын кочты.

Берәм-берәм таралышалар. Сәгать хуҗасы белән Гүзәл кыз гына кала.

(Китәргә юнәлеп.) Соң кал аның белән, тот беләген, бел теләген. Уен белеш, һәм, ниһаять, теләгенең ни икәнен.
Тереклектә сиңа орынмаган тәне-җисемен инде үлеме белән бүлеш. (Китә.)

Сәгать   хуҗасы   Тукайның   тумбочкасына   сәгать   тәгәрмәчен   куя.

Сәгать хуҗасы. Инде тәнең сулды, үпкәң черек, бетте вакытың. Соңгы сәгатең суксын дисәң, төзәт. (Караңгылыкка чигенә.)

Тукай. Ялгышасың! Үтте гомерем, һич нәрсәм юклыгы иде дөнья нужасы. Соң сәгатьтә мин рухыма хуҗаларның хуҗасы. Үтте гомерем, булалмадым мәхәббәтнең олтаны. Соң сәгатьтә килде бәхет (Гүзәл кызга күрсәтеп) — хыялымның солтаны. Үтте гомерем, һич нигә ия булмадым гайре каберемнән. Соң сәгатьтә рәхмәт тәкъдиргә — яздырмады хәтеремнән… Ошбу сәгатьнең соң мәртәбә сугуыннан куркыр да төзәтмәс дип уй кордыңмы? һай, бичара! Син нибары сәгать хуҗасы гына! Ә мин, һәр тиенгә, һәр сумга зар-интизар гомер сөргән иң ярлы адәмнәрнең дә иң фәкыйре, соңгы сәгатьтә вакытка иң бай кеше!

Сәгать хуҗасы. А, Тукай! Син һаман үзеңнекен итәсең. Барча күңелләрне кер басканда ак якка юл тотасың. Чын сүз әйтердәй элек, як-ягыңа күз сал идең. Ичмаса соңгы сәгатьтә син үзеңне безнеңчә йөрт, безнеңчә тот!

Тукай.
Мин  сыялмыйм андый шартлар (сәгатькә ымлап), фани дөнья вакытына,
Башны бөксәм, зур җинаятьтер җан хаккына.
(Баса, киенә башлый.)
Ашкынамын мин әйбәт бетмәс урынга, мәңгегә,
Мәңгелеккә, мәңге рухлы, мәнге нурлы, ямьлегә!
Анда мин мәңге көләч, мәңге яшь булмак телим;
Бу кояш сүнсен, җиренә мин кояш булмак телим.
(Сәгать тәгәрмәчен кулына ала.)
Вакытны йөртер кешеләр ул заман миннән күреп,
Файдалансын шунда миннән сәгатен һәркем борып.

Сәгать хуҗасы караңгылыкта югала.

(Гүзәл кызга.) Инде менә мин — синеке. Әмер ит. һәр сүзеңне Коръән аятедәй тыңлыйм. Тәмле сүзең яки шелтәң күңелемә солтан булсын! Әйе, шактый тилмертте шул бу күк төсле күзләрең. Җитте күз, кул җитмәде: күктә шул йолдызларың! (Киенеп бетеп.) Дөньяда һәр нәрсәдән бизгән иде бу яшь йөрәк. Күрде дошман барчасын — сине сөяргә яхшырак. Әй, шигыремнең бар сәләте! — җанымны бирдем мин сиңа. (Гүзәл кызга.) Әйтче, и салкын матур! Каршы ни синнән миңа?

Кул   ишарәсе   белән   Гүзәл   кызны   урыныннан   торгыза.

(Сәгатенә иелә, аның тәгәрмәчен куя.) Яшь кулың бер мәртәбә артык тотып кысмак өчен соңгы сәгатемә төзәтмә кертәм. Тик ташлама өметеңне: бу әкияти соңгы эшем сине үпмәк вә кочмак өчен түгел. (Сәгатьне колагына куеп тыңлый.) Ишетәмсең — китте сәгать. Бар вакытны, бөтен җир йөзен кочагыма алам хәзер берүзем!

Гүзәл кыз, кулын сузып, алга юнәлә, елмаеп, аны үз артыннан әйди.

Кая пар ат! Әй, ямщик, йоклама!

 

Олы юлның тузаны

Икенче   күренеш.
Урам. Җил сызгыра. Буран. Чатка Урам хатыны сөялеп тора. Тукайны күргәч, аңа омтыла. Ләкин ул  илтифат  итмәгәч,  аның  янындагы  Гүзәл кызны  баштанаяк күзеннән кичерә дә, зәһәр елмаеп, тагын үз урынына барып баса.


Тукай
(арлы-бирле йөренә). Кая пар ат! Әй, ямщик, йоклама!

Якынайган шөлдер тавышы ишетелә.

Ишан. Гарадавай! Околоточник!

Сыбызгысын сызгыртып, Городовой   йөгереп   керә.

(Тукайга төртеп, аңа.) Шагыйрь кача, Тукай кача! Тот үзен! Угры түгел, вә ләкин ризасызлар өчен җим чәчә.

Городовой Тукайның җиңеннән тота.

Сәгать хуҗасы (аның кулын алып). Рөхсәт, рөхсәт. Бүген аңа ни губернатор, ни патша! Тәне үлем ятагында, хыялында гына әллә ни ерак китә алмастыр.

Тавыш. Тпрру!..

Ямщик керә.

Ямщик. Кем чакырды? Инде ахшам вакыты, өстәвенә буран — шуңа күрә бәя икеләтә, господа!

Сәгать хуҗасы (аңа). Алып бар әйткән җиренә. Йөгең авыр булмас: нибарысы  (Тукайга ишарәләп) бу шагыйрьнең арык тәне һәм аның (Гүзәл кызга күрсәтеп) буш хыялы.

Городовой (ямщикка). Матри, мужик: бу шагыйрьнең теле хәтәр диләр. Авыз ачып, аның белән бер кәлимә сүз сөйләшмәскә! Политик заразасы йокмасын, упаси господи! Социалистлар аулап та аяк калмый. Көчкә кайтып авам.  (Урам хатыны янына китә.)  Кыш отседова!

Урам хатыны (аңа каршы төшә). Бәлки бергәләп «көш» итәрбез, ә? (Кулларын канат итеп җилпи.) Хәер, социалистлар куып, синең аягың да калмаган. (Китә.)

Ямщик
(Тукайга). Я, кая?

Тукай. Алып бар мине бүген кайда ут, кайда маяк. Җиһанның кыл уртасына, вакытның я үткәненә, я булачагына. Булсын анда дуслар, утырсыннар ут тирәли, көлдә тәгәрәп бәрәңге пешсен. Атлар йөрсен киң яланда утлап-утлап. Ку әйдә буранга каршы, кызганма аттан таяк.

Китәләр.   Шөлдер   авазы   яңгырап   ерагая.

Ялан кыр. Җил сызгыра. Буран.


Ямщик  юл  эзли.   Тукай  туңган,    бөрешкән,   арган — хәлсез,   буылып-буылып   йөткерә.   Гүзәл   кыз   аны   җилдән   ышыклый.

Тукай. Юлдан яздык. Кар бәрә йөзгә рәхимсез… (Алга карана.) Күз ачып булмый карап… Чыкты соң кайдан адаштыргыч буран — бу куркыныч? Аһ, ярабби, бу төсләре бозылган һавалар, бу, зынҗырдан ычкынган төсле, бер-берсенә һөҗүм иткән җилләр җир балаларына яратылмышларының актык сәгате җиткәнен хәбәр бирәмени?.. (Кычкырып.) Ямщик! Үтә вакыт. (Сәгатенә карый, Гүзәл кызга.) Ник дәшмисең? Син ник тыныч? (Буылып йөткерә.) Бөтен Россиядә җил, буран. Бу галәмдә тишек пима, ямаулы бишмәт белән буранлы кара төндә ерак юл тотмыш безгәме соң?.. Россия юлларында маяк урынына дар агачлары. Россиядә яшәве авыр… әсирмен. Соңгы вәгъдәм — челпәрәмә. Караңгыда күренми мин тоткан соңгы кәгъбәм. Соңгы юл, мин шул олы юлның соңгы мыскал тузаны. Соңгы сулыш, соңгы сугыш…  (Утыра, бөрешеп йөткерә).

Гүзәл кыз аның янына чүгә.

Туңды җан, катты күңел… Кая чаптың? Кышта очкан күбәләк төсле син дә, Гүзәл кыз… Ни мәгънә соңгы сәгатьне сузудан? Соңгы сәгать — соңгы һәлакәт чоңгылы… Сүнә иман.  Мәрхәмәт,  шәфкать,  мәхәббәт — бар  да  тәмам!

Ямщик кире кайта.

(Аңа.) Таптыңмы юл? Хәер, тапсаң да, ул инде тик авыру җанга ябылган ямаулы бишмәт ише генә — күпме ямасаң да, ертык ямау өстендәге тишек ямау гына… Ник дәшмисең? Һич булмаса, сүзең белән җылыт.

Городовой күренә, Ямщикка  йодрык болгый.

А-а! Городовойдан куркасыңмы? Эчең буш, авызың тулы Городовой тыккан чүпрәк…

Ямщик толыбын  салып,  Тукай  иненә  яба.  Үзе  сырмадан кала,

А! Менә бу — сүз! (Тора.) Һәммә сүздән җылы сүз! (Аның сырмасын капшап.) Урыс бае тыштан чишенсә, эчтән җылырак кала диләр иде. Ә синең, урыс мужигы, үзеңнең җаның өши, ә тавышсыз әйткән сүзең белән дә татарның иманын җылытасың. Рус сүзе белән татар иманы берексә, чакмага чакма бәрү белән бер — чаткы чыга. Чаткылардан ялкын кабына! Ә уттан төтен түгел, хакыйкать дөрли. Кача бүре, ачыла юл, болай булгач, ботка пешә! Сизәм, сизәм: безле көтәләр — дуслар көтә. (Гүзәл кызга күрсәтеп.) Ул көтә, тормыш көтә. (Тураеп, риза, канәгать төстә.) Тән җылынды. Хәзер күңел, җан гына туңа. Аһ, булса тагын шушында бер чынаяк татар чәе!

Ямщик (елмаеп, куен кесәсеннән яссы шешә чыгара). Миндә кайнаррагы бар.

Городовой    йөгереп  керә.   Ләкин  ямщик  кулындагы   аракы   шешәсен куреп, канәгать елмаеп чыгып китә.

Тукай. Һа! Сүзгә рөхсәт юк, аракыга — пожалысты? (Кычкырып көлә.)

Ямщик (шешәгә ишарәләп). Моның каршында городовой янавы гына чүп ул. Патшаның тыйган нәрсәләре до черта — бугаздан буа. Мужиклар белән рабочийлар аракыга орынса гына, патшаның бугаздан алган кулы йомшара. Россиядә ике патша: берсе Государь император Ни-колашка, икенчесе — ее величество водка! Патшага патша юк диләр. Бар! Аның өстендәге патша — аракы.

Тукай. Чөнки ул яхшы белә, мут (шешәгә күрсәтеп): моның томанында мужик белән эшче, берничә генә сәгатькә булса да, нужасын һәм аркасына баскан изү бастырыгын онытып тора. Сәрхушлекнең куе, соры томанында ач балалар егълавы ишетелми, ялангач тәннәрнең туңып өшүе күренми, алга дәшкән якты югала. Менә ни өчен ипинең бәһасе — алтын, аракыныкы — өч тиен алтын (Өч тиен бакыр). Тагын бер патша бар, ямщик агай: ачлык һәм гаделсезлек пат шасы. Син әйткән икесе шуңа хезмәт итә… Юк, ямщик, пролетариат белән шагыйрьгә аракы кирәк түгел. Күрдең ич: городовойларны сәрхүш сүзгә караганда аек дәшмәү куркыта. Син эндәшмәгәндә көчлерәк!

Тын гына сулкылдап елаган  аваз килә. Ямщик  шешәсен  аяк  астына ташлый,  ләкин  иелеп  күтәрә  дә,  карын  сөртеп,  куенына  тыгып  куя.

Елаган тавышка колак салалар, ул  якыная.


Сәгать хуҗасы пәйда була.

Сәгать хуҗасы. Менә сиңа тагын бер очрашу, Тукай. Таныйсыңмы?

Тукай. Бу мин үзем елыйм — кечкенә Апуш булып елыйм.

Караңгы   бураннан   күлмәкчән   һәм   яланаяк  килүче   Апуш     күренә.
Гүзәл кыз малай янына ашыга, каршысына иелеп, кулларына тынын өрә, җылытмакчы була.

Апуш (аңа). Син кем, апа?

Гүзәл  кыз  эндәшми.

Тукай. Бәлки әнкәңдер?

Апуш. Әнкәм? Алайса ник бер кәлимә сүз әйтми?

Габдулла. Әйтте бит инде. Сине әнә ничек җылыта. Мине шулай беркем җылытмады.

Апуш. Мине дә.

Тукай (үзалдына). Әйе, әйе… Хәтерлисеңме: әнинең җеназасын олы капкадан зират ягына күтәреп киткәч, мин: «Кая аппарасыз минем әниемне? Әниемне калдырыгыз! Бирегез миңа әниемне!» — дип, елый-елый йөгергән идем.

Апуш. Шулай йөгергән малай мин ич инде ул!

Тукай. Әйе, син. Син, Апуш, син… Иә, нихәл, Апуш?

Кул биреп күрешәләр.

Апуш. Исән-саумы, Тукай!

Тукай. Әйе, исән, Апуш. (Сәгать хуҗасына, аннары сәгатенә карап ала.) Әлегә исән. Сау гына түгел. Менә, юлда барам. Шушы юлдан ризамын, башка төрле юл да тотмыймын. Аһ, сине сагындым! (Аның аркасыннан кага, башыннан сыйпый, аның да, үзенең дә күз яшен сөртеп ала, елмая.)   
Нигә соң үстем инде һәм нигә «дәү» булдым инде дим;
Нигә, дим, изге мәктәптән, сабый чаклардан айрылдым? Әй, Апуш, Апуш! Сагындым, җаным, сине, ай нинди сагындым мин сине!..

Апуш. Кем соң син? Мине каян беләсең? Мине белгәндә кем идең? Хәзер кем?

Тукай. Мин кемме? Син мин, син. Кайвакытны әйтәм үз-үземә: мәйтәм, нигә мин кечкенә «Апуш» түгел, зуп-зур «Тукай» булдым? дим… Апуш кына булганда мин нинди бәхетле идем!… Сагындым мин сине, ай, бик сагындым, Апуш.

Апуш. Минем кай төшемне сагынасын ди? Мин чәчәк белән дә, зәңгелә белән дә авырдым, башка төрле авырулар да үткәрдем. «Ичмасам чәнчелсә, бер тамак кимер иде»,— дип, минем үлүемне көттеләр. Бер ямщикка утыртып, Казанга җибәрделәр. Ямщик мине Печән базарына алып килеп: «Асрамага бала бирәм, кем ала?» — дип йөрде. И, күп йөрттеләр инде мине.

Тукай. Ну, алай димә! Кысса да монда ятимлекләр, фәкыйрьләкләр сине, изсә до үз ишләреңнән хур вә кимлекләр сине,— тырыш, тырмаш, яшә. Иң мөһиме — бару, ахырынача алга бару, һәрвакыт алга гына бару һәм алда сине ни көткәннән курыкмау. Аңладыңмы?

Апуш. Аңладым да бит… (Тагын елый башлый.)

Тукай. Чү, нигә елыйсың?

Апуш. Туңам.

Тукай,   толыпны   салып,   Апушны   баштанаяк   төреп   бастыра.

Үзеңә дә суык ич.

Тукай (елмаеп). Әй, җир куены җылытыр әле! Син туңма, син. Синең Тукай булып җитеп, күп эшләр эшлисен бар бит әле, Апуш.

Апуш. Алайса ник өйгә кертмиләр? «Пес» итәргә генә чыкканыем, мин кергәнче, ишек бозланып каткан. Бөтенесе йоклый, ачучы юк.

Тукай. Йоклый шул, Апуш, бөтенесе мәрткә киткән кебек йоклый.

Апуш. Ә син ник йокламыйсың? Төн ич инде.

Тукай. Чын-чынлап яшим дигән кешене йокы чире читләтеп үтә ул. йокы — үлемнең агай-энесе. Беләсеңме, Апуш: иртәнге вакыт — көннең бала чагы, өйләгә кадәр — егетлеге; төштән соң ирлек чоры җитә, кич картлыкка тиң, ә тән исә — көннең үлеме.

Апуш. Көн үлмәсен өчен төнлә әз йокларга кирәкмени?

Тукай (елмаеп). Кирәк кадәр йокларга ярый. Тик йокың уяу булсын — үлем төнлә сагалый. Уяу кешеләр явыз дошманнарга бирелми, уяу кешеләргә үлем юк. Ә менә йокысыннан иртәрәк уянган халык озак яши.

Апуш. Халык — кешеләр дигән сүзме инде ул?

Тукай. Кешеләр аерым-аерым йокласа да ярый. Ә халык… халык ул көне-төне уяу торырга тиеш.

Апуш. Чү! Тән җиткәч, бөтен кеше йокларга ята ич! Бөтен кеше йоклагач, халык та йоклый булмыймыни?

Тукай. Үзебез йокласак та, безнең зиһенебез белән хәтеребез йокламаска тиеш, Апуш. Хәтер йокласа, кешеләрнең күзе мәңге ачылмый.

Апуш. Ачылмый шул, Тукай. Күзләре ачылмагач, миңа ишек ачучы да юк… (Елый башлый.)

Тукай (кулъяулыгы, белән аның борынын сөртә, шук төстә). Ачылыр әле, Апуш, юкка борчылма. Тукай булып үсеп җиткәч, сиңа барча ишекләр ачылыр. Берсен-берсе узып, сиңа байлар зиннәтле ишекләрен ачар. Ул гынамы соң — теләсәң, сиңа патша хәзрәтләренең сарай ишекләре дә ачылыр. Тик син байлар, патшалар ишегенә кермә, яме?

Апуш. Суыкта катып үләсең килмәсә, керми нишләрсең?

Тукай. Ә син иң суык җир кайда икәнен беләсеңме соң?

Апуш. Беләм — кар базында.

Тукай. Юк шул, белмисең икән әле. Иң суык җир — байлар өендә, патша сарайларында инде ул.

Апуш. Иң салкын җирнең кайда икәнен белмәсәм дә, мин иң җылы төшнең кайда икәнен беләм.

Тукай. Яле, я, әйтеп бак әле?

Апуш. Үзең белмисеңмени?

Тукай. Сәкедә, мамык юрган астындамы?

Апуш. Пычагым да белмәдең! Иң җылы төш — мич башында була ул!

Тукай (көлеп). Менә хак әйттең! Ә мич башларында кемнәр өчен җылы? Ярлылар өчен бит, әйеме? Менә син кар базларына төшәргә өреккән шикелле, байлар, патшалар мич башларына менәргә курка!

Рәхәтләнеп көлешәләр.

Сәгать хуҗасы (көлеп, читтән). Тел дә соң үзеңдә, Тукай!

Тукай (Апушны кочып). Ә мич башларыннан да җылырак җир — чыра яктысында чабата үрә-үрә «Кыйссаи Йосыф» китапларын укучы, балаларга әкиятләр сөйләүче, Пушкин шигырьләрен ятлаучы, бәетләр, җырлар чыгаручы ярлы-ябагай халыкның күңеле, җаны ул, Апуш. Килер вакыт, син әнә шул җылы күңелләрнең киң ишекләрен ачып керерсең  дә,  үзеңне  иң  бәхетле  кеше итеп  тоярсың.  Әй! Дөнья салкыныннан җылама син, юеш борын Апуш! Син әнә шундый бәхет җылысыннан җырла!.. Йә, җылындыңмы инде?

Апуш. Җылындым, Тукай. Чыннан да, бер җырлыйсы килеп китте бит әле!

Тукай. Әйдәле, әйдә!

Апуш (көйләп).
Безнең Кырлайның кызлары киенмәсә дә матур;
Татар башы чокыр-чакыр, себермәсәң дә такыр.
Җанкай җанаш, пумала баш, чыкма урамга яланбаш;
йөрмә, шәкерт, кәләпүшсез, урыс булдың, ярамас.

Ямщик керә.

Ямщик (тыңлап торгач). Во сиптерә, ә?! Апуш.
Кытайский әфлисун килә диләр яшнектә;

Картайгачтын үкенерсең, типтереп кал яшьлектә. (Биеп ала.)
Мәкәрҗәгә баралар тәтәйләрнең ирләре… (Калганын Тукайның колагына көйләп бетерә.)

Көлешәләр.

Җитәме?

Тукай. Әйдә тагын берне әйттер булмаса!

Апуш (көйләп).
Кактым, суктым, эчелде,

Тәңкәләре чәчелде.
Аңа Тукай кушыла.
Бергә:

Эте чыкты өрмәгә,
Кызы чыкты күрмәгә,
Этен алдым пычакка,
Кызын алдым кочакка.

Көлешәләр.

Ямщик (Апушка). Ай да молодец! Мәле шуның өчен кызыл билле  прәннек.   (Кесәсеннән прәннек алып бирә.) Тукай  (җитди). Фани дөнья салкыны туңдыра башласа, мин хәзер дә җырлыйм бит, Апуш. Син менә мондый җырны беләсеңме? (Җырлый.)
Олы юлдан атлар чаба,

Безгә кала тузаны…
Аңа Ямщик кушыла.
Бергә:

Алда гомер бармы, юкмы,—
Сагындыра узганы.

Тукай. Апуш, син дә кушыл. Өчәүләшеп җырлыйк әле. Әйдә, яңабаштан. (Җырлый.)
Олы юлдан атлар чаба…

Тукайның  йомшак тавышына  Апушның  нечкә, чиста  тавышы  кушылгач, Сәгать хуҗасының күңеле тулды ахрысы. Аның алар  янына бакрасы, җырга кушыласы килде бугай.  Әмма  ул тыелып  кала.

Апуш (бүлдерә). Бу җырны ник мин белмим?

Тукай. Бу — бик борынгы җыр. Аны чыгарганда без. булмаган әле.

Апуш. Ә кем булган?

Тукай. Кешеләр булган, атлар булган… Хәтәр сугышлар булган. Дошман кешеләрне кырган, шәһәрләребезне җимергән. Мәгъмүр Болгар шәһәрләре, Болгар авыллары бердә булмаган төсле кырылганнарда беткәннәр, эзләре-дә калмаган. Ә шул заман җырларыбызны уклар да кадамады, туплар да ватмады.

Апуш. Тукай, ә олы юл ни нәрсә ул?

Тукай.   Олы юл… Еракларга илтеп җиткерә торган юл. Ул шундый юл — анда яхшы кешеләр генә сыя.

Апуш. Ә безнең тимерче — сылный Ягур дәдәй әйтә; бер зур юл бар ди — Рәсәйнең буеннан-буена ди. Ул юлдан, ди, яхшы кешеләрне әүвәл богаулап, хәзер сак астында бик еракка алып китәләр, ди.

Ямщик (артка борылып карагач, әкрен). Алып китүен китәрләр, ә вот барысы разом кайтсалар нишләрләр? А? То-то!

Тукай. Гел булмаса, бер кайтырлар… Әйдә, яңабаштан җырлыйбыз. (Җырлый.)
Олы юлдан атлар чаба, Безгә кала тузаны…
(Бүленеп, Апушка.) Ник кушылмыйсың?

Апуш. Соравым  бар.  Безгә тузаны гына каламыни?

Тукай. Тузаны гына шул. Җире байлар кулында. Мөселманнар башларын такыр итеп китәргәндәй, урманнарыбызны кисәләр — безгә кискәндәге чүбе генә кала. Идел, Чулман буйларына кешеләребезне утыртмыйлар — безгә шул дәрьяларыбызның тамчысы гына тия. Балыкларыбызны тоттырмыйлар — үзләре итен, уылдыгын ашый, безгә кылчыгы гына тыгыла. Америка миллионерлары белән урыс  капиталистлары,   бөтен  Казан  губернасын  бетереп, нифтә эзләп йөриләр — тапсалар, безгә тагын корымы гына сыланып калыр инде.
Ут, төтен, фабрик-завод берлә һаман кайный Казан;

Имгәтеп ташлап савын, сау эшчеләр сайлый Казан.
Шулай итеп, Апуш, үзебезгә тиярдәй бәхеттән безгә тузаны гына кала. Барысы да тәхеткә китә. Бәхет, атлар шикелле, безнең тарафыбыздан чабып кына уза… Бу җыр менә нәрсәләр турында. Шуңа өстәп, бу җыр — милләтнең үз үлемсезлегенә ышанычы да.

Апуш. Ә бәхет ни ул?

Тукай. Бәхет… ул, Апуш, якты дөньяга тигез булып килү, ахирәткә азат булып китү. Бәхет ул… җылы бишегең, ышанычлы зиратың булу…

Апуш. Зират булу дисеңме?!

Тукай. Әйе, милли каберстаның булу дә бәхет. Үз зиратың юк икән, хәтерең юк дигән сүз. Анда күмелгән борынгы Болгар ата-бабаларыңны онытсаң, үзеңнең кем икәнеңне дә белмисең инде. Ә хәтерең булмагач, мәрхүмнәр генә үле түгел, тереләр, исәннәр дә үле. Иң куркыныч зират — хәтер зираты. Анда үзеңнең һәм бүтәннәрнең хәтерен җирләсәң, бу җаныңны тереләй күмү белән бер инде… Бәхетнең очы-кырые юк инде аның, Апуш. Бәхетнең зурысы — үзеңнең бәхетле икәнеңне белү. Моннан да зуррагы, Апуш,— барча кешеләрнең дә бәхетле икәнен үз күзләрең белән күрү.

Апуш. Ә иң зурысы, иң, иң?..

Тукай. Ә иң зурысы — кешеләрне ярату, кызгану. Аларның җаны кыйналса, үзеңнеке дә кыйналу.

Тавыш. Габдулла, сиңайтәм! Кая югалдың, дөмеккере?.. Шулай инде ул: үксез бала асрасаң, авызың-борының кан итәр, үксез бозау асрасаң, авызың-борының май итәр… Габдулла дим, кер, урыс сөте эчкере нәрсә!

Апуш (Гүзәл кызга). Иркәләним дисәм, синдәй сөюче, (Ямщикка) ашыйсым килсә, синдәй кызганучы, (Тукайга) җыласам, синдәй юатучы бер дә юк. (Толыптан чыга!) Барчагызга рәхмәтләр яусын! (Китәргә юнәлә.)

Тукай (омтылып). Беразга гына булса да, янымда кал әле, Апуш… Юатучыларың күп булыр әле синең, яратучыларың да, ашатучыларың да. Ә мине синдәй кем юатыр, кем яратыр инде?

Апуш. Миңа вакыт.

Тукай (Сәгать хуҗасына карап). Минем вакытым бар әле, бар. (Апушка.) Кая ашыгасың?

Апуш.   Үзең әйттең ич: кешеләрнең җаны кыйналган җиргә — үз    җанымны да    кыйнатырга. Сау    булып торыгыз!

Тукай. Хуш инде, Апуш! Сиңа үләргә ярамый, бәгырь кисәгем. Синең кешеләргә бик нык кирәгең чыгуы ихтимал әле, бәләкәй Апуш. Синең зур Тукай булып җитәсең бар… Ишекне каты итеп как — бар дөнья уянсын! Уянсыннар да, барлык ишекләрне сиңа ачып куйсыннар. Бикле ишекләргә кер, Апуш. Ачык ишеккә керүе егет эше түгел… Бикле ишекләрне как, бикле!..

Апуш китә. Ямщик сүзсез  генә  Тукай  иңенә толыпны  яба.

Сәгать  хуҗасы   (Тукайга).   Ни уйлыйсың?
Тукай (үзалдына сөйләнгәндәй). Моңарчы Җир шарының күчәре ник авыш торганын аңламый идем. Хәзер төшендем. Үзендә яшәгән кешеләр кайгысын күтәрә алмаганга ахрысы. Сөембикә манарасы да милләт кайгысына чыдый алмыйча авышкандыр ул.

Сәгать хуҗасы. Бала чагың кызганычмы?

Тукай. Юк. Шундый бала чагы булган картлар кызганыч.

Сәгать хуҗасы. Син картлыгыңа җиталмадың. Ләкин сине бәхетле яшәде димәсләрдер.

Тукай. Шагыйрьне бәхетле яшәде димәсеннәр. Шагыйрьне дөрес яшәде, хаклыкны язды дисеннәр.

Сәгать хуҗасы. Шулай әйтүче булырына ышанасыңмы?

Тукай. Өметем бар.

Сәгать хуҗасы. Яхшы өмет. Пушкинчарак. Ул да бер заманны шулайрак өметләнде. Ул менә болайрак дигән иде: «Әгәр дә мин патша булсам, Александр Пушкинны дәшеп алыр идем дә: «Александр Сергеевич, сез шигырьләрне бик матур язасыз», дияр идем…» Ләкин патша аның шигырьләрен мактамады. Син теләгәнчә, дөрес яшәвен һәм хаклыкны язганын аңлап, аның… беренче цензоры булды. Бер генә ил башлыгына да акны ак, караны кара диюче шагыйрь кирәкми. Аларның — дөрес яшәүче һәм хаклыкны язучы шагыйрьләрнең — мәшәкатьләре күп. Җәмгыять алардан башка тынычрак.

Тукай. Тынычлыкка тынычтыр, вә ләкин андый җәмгыятьтә тынчу, сулыш алырга һава юк, һәркемнең койрыгы бозга каткан булыр… Үз шагыйрьләрен белмәү, аларга колак салмау, иярмәү аркасында күпме ил башлыгының бврынын халык йодрыгы канатты? Халык хәлен, ил тормышын ялагайлар, карьеристлар, взяткачылар, эшлексезләр язып биргәнгә карап кына күз алдына китергән патшалар казанда ни пешеп килүен белми.

Сәгать хуҗасы. Ә казанда ни пешеп килә соң?

Тукай.  Инкыйлаб. Революция.

Сәгать хуҗасы (артка чигеп). Ә син социалист кына түгел, Тукай. Реакциянең иң көчәеп, самодержавиенең иң тотрыклы, империянең иң чәчәк аткан елында болай фараз кылу — большевиклык вәсвәсәседер.

Тукай. Капиталистический строй бетеп, дөньяга социалистический тормыш чыкмыйча, капиталның һәр хакыйкатькә пәрдә булып торуы бетмичә, мин үземне шагыйрь дип кенә түгел, хәтта мөселман дип йөрүдә бер мәгънә дә тапмыйм.

Сәгать хуҗасы. Моны нәрсәгә таянып әйтәсең?

Тукай. Халыкка таянып, халыкка.

Еракта ут кабына. Гүзәл кыз, басып, шул утка карап тора, Тукайны шул якка әйди.

Тукай (Гүзәл кызга). Тагын юлга, минем кышта очкан күбәләгем. Без яңадан азат, без — тагын вакыт хуҗасы. Мин сине ялыктырмадыммы әле? Соңгы сәгатьтә мәңгелек сәфәргә чыккан шәүләмнән туймадыңмы? Минем әллә үземә, әллә сиңа соңгы бурычымны түләгәнемне көтәргә түземең җитәрме?

Артта   пар-пар   яшькелт   утлар   җемелдәшә. Ямщик  шунда төртеп  күрсәтә.  Ат кешнәгәне  ишетелә.

(Ямщикка.) Нәрсәгә артка карыйсың, утка калгач бер алдым? Артта ялтырау күрдеңме? (Аның камчысын алып шартлата.) Ут түгел ул — ач бүреләр. Соң инде аларга: тәнне ашап туймаганны, рухны аулап туялмаслар. Әйдә, чап, ямщик, юл — утка! Атларың ку: на! на-на!

Китәләр.   Кар-буранны   алдагы   ут   яктырта,   җил   сызгыруын   бүреләр улавы күмеп китә.

 

Бәрәңге

Өченче   күренеш
Ялан   кыр.   Учак   яны.   Атлар   пошкырып   куя.   Учак   тирәли   кешеләр

утырышкан.   Берәү   сөйли,   аңа   башкалар   кушылып-кушылып   китә.


Әлегә аларның сүзе өзек-эзек кенә килә, көчәйгәннән-көчәя, бер мәлне


һәммәсе  дәррәү  кычкырып   көлеп   җибәрәләр.


Көлешәләр.

Зәңгәр күзле шагыйрь. Актык сәгатебездә кайсыбыз шушылай утырырга хыялланмады икән? Пушкинмы, Тукаймы хыялланмаган?

Көләч шагыйрь. Мин, егетләр, шушылай учак тирәли көлгә тәгәрәткән бәрәңге пешүен көтә-көтә сөйләшеп, соң мәртәбә утырмый калуга муеныма җәллад балтасы төшәр алдыннан бик үкенгән идем.

Аксакал шагыйрь (кисәү агачы белән учакны актара). Бәрәңге пеште, җәмәгать.

Якында  ат кешни. Ерактан аңа   башкасы  кешнәп җавап  бирә.  Якынай-ганнан-якыная   барып,   шөлдер   чыңлавы   ишетелә.

Зәңгәр күзле шагыйрь. Юлчылар якыная ахрысы.

Көләч шагыйрь. Бәрәңге җитәрлек, төн озын — рәхим итсеннәр.

Югарыда   Тукай     белән    Гүзәл кыз,    Сәгать   хуҗасы    һәм Ямщик     күренә.

Сәгать хуҗасы. Синең монда килереңне уйлаган идем, Тукай. Бар уең белән киләчәккә омтылдың. (Кулын җәеп.) Парнас! Канатлы атлар утлап йөри. Учак янында— аларны көтүче шагыйрьләр.  Ә син — остаз. Мэтр!

Тукай (учакка карап). Соңгы учак. Гомеремнең кара упкыны төбендә яткан соңгы алсу мәрҗән.

Югарыдан түбән төшәләр.

Сәгать хуҗасы. Бер сәгатьлек соңгы сулышың бар. Гомереңне буең җитмәгән мәгънә эзләп исраф иттең, инде соңгы тере сәгатеңне дә үле мәгънә мәрҗәненә алыштырасыңмы? Йолдызларга кара: алар синең тәкъдиреңә язганны йөреп бетерделәр.

Тукай. Йолдызлардан мәгънә эзләгән үз эшенең мәгънәсен югалтыр.

Сәгать хуҗасы. Телисеңме, теләмисеңме — үз йолдызыңның сүнүе белән килешергә туры килер.

Тукай. Ләкин максатның сүнүе белән түгел! Максаты янып торганның яшәү мәгънәсе йолдызга әверелә

Сәгать хуҗасы. «Мәгънә, мәгънә!» Бар мәгънәң ыгы-зыгы булды. Шуңа күрә барлы-юклы гомерең дә тораташка әйләнгән яшен, күк күкрәү белән бер.

Тукай. Бәгырем — таш, ә йөрәгем — кара язмыш кочагындагы шушы соңгы учак. Теләгәнмен икән — ул яна тарафында  кулларым  гомер  орынмаган,  ә  азат  хыялларымның канатлары булган Гүзәл кыз. һәм тагын — соңгы сәгатьтә минем белән бергә шигъри атларын көтәргә разый булган киләчәк каләмдәшләрем. Алай булалмый дип карышма. Теләгәнмен икән — нәкъ шулай булыр!

Сәгать хуҗасы. Тик кайда көтү — шунда ач бүреләр. Кан эчүче бүреләр. Тиз килеп җитәрләр.

Тукай  шагыйрьләр   артына  барып  баса.   Гүзәл  кыз — аның  артында. Бер  атның куркынып кешнәве ишетелә.

Ак чәчле шагыйрь (караңгылыкка карана). Әллә бүре бармы? Улыйлар шикелле тоела.
Көләч шагыйрь. Ерак түгел алар — безнең исне сизеп улыйлар. (Зәңгәр күзле шагыйрьгә.) Тарттыр бәрәңгене. Пешкәндер.

Зәңгәр күзле шагыйрь кисәү агачы белән учак көлендәге бәрәңгеләрне тарттыра башлый.

Зәңгәр күзле шагыйрь. Пеште, егетләр. Бәрәңгеләре нинди — табадан яңа төшкән шәп шигырь төсле — кайнар! (Кулында бәрәңге тәгәрәтеп.) Әт-тә-тә-тә!

Тукай. Саумысыз, көтүче иптәшләр?

Ак чәчле шагыйрь. О, энекәшебез килгән икән ләсә!

Көләч шагыйрь. Исәнме, мэтр!

Тукай. Сезнең катыгызда урын биләргә рөхсәтме?

Зәңгәр күзле шагыйрь. Синең урының һәрвакыт түр башында һәм күңел түребездә — рәхим ит!

Тукай (толыбын салып, учак янына җәя дә Гүзәл кызны утырта). Минем сөюем, сөелүем гомерем буена ач-нәүмиз булды, һич югында сине, әйдә, бәрәңге белән сыйлыйм. (Бәрәңге алып, Гүзәл кызга бирә.)

Зәңгәр күзле шагыйрь (Гүзәл кызга). А-а Гөлчәһрә! Карасана, син ләбаса бу! Син дә мондамыни? Җаннарымны дуслар саткан, дошманнарым телгәләгән бер сәгатьтә мине ташлап киттең.
Пәри кызы! Ник чыктың юлларыма,
Утлы кызыл гөлләр тотып кулларыңа.
Гөлләреңне ыргытып бер елмайдың да
Ник яшерендең, төренеп таң нурларына?
Күрмәдең син минем күкрәгемдә
Бөек җырлар таңы атканын,
Сизмәдең син күңлем сахрасында
Арсланнар йоклап ятканын…
Коммунизм килеп җиткәнчегә
Тәүбә итәм кызлар сөяргә…
Ну, их к черту!.. (Һ.Такташ шигыре)
Шуннан бирле яндым-көйдем, кара кисәүгә әйләндем дә үлем дигән карчыкының тифле куенына иңдем. Пеште йөрәк. Аша инде, дустым! (Алдына бәрәңге куя.) Бигайбә!

Көләч шагыйрь. Европа төрмәләрендә үлем көтеп яткан чакларымда белгияле, италияле, поляк дусларым-көнгә бер бирелгән бәрәңгеләрне миңа бүлдерәләр иде. Тигез итеп бүлдем, гадел итеп. Разый иделәр. Арадан иң кечкенәсен үземә алып калганда үпкәлиләр, орышалар иде. (Гүзәл кызга.) Әмма арадагы шул иң бәләкәй, шуңа күрә иң тәмле тоелган бәрәңгене хыялымда синең белән бүлешеп ашаганда тамак бигрәк тә туя торган иде. Эх, Әминә! Телисеңме, бүген сиңа иң эресен берүзеңә бирәм? (Гүзәл кыз алдына бәрәңге куя.) Төшләремә кереп, күпме йөдәткән нәрсә — син, балабыз һәм учак көлләрендә пешкән шушы бәрәңге!..

Ак чәчле шагыйрь (Гүзәл кызга сынап карагач). Ба, Луиза! Йөрәгеңнең соңгы канын сатып, мин синсез торган урыннарга сохарилы, пешереп киптерелгән бәрәңгеле посылкалар җибәреп торган гүзәл хатын — синме соң бу?..
Алдарсың дип уйлый идеммени? —
Ә син мине алдагансың ич:
Өзелер хәлгә җиткән гомеремне син
Җаның белән ялгагансың ич! (X. Туфан шигыре.)
Илгә кайттым. Учак яктым.
Күмерләре төшкәч, иелеп-ие-леп, менә-менә авар кебек булып, өстенә бактым.
Ахак күмерләр эченнән сине эзләдем, тик табалмадым — югалттым…
Ә син менә икән. Инде хәзер үзең тамак ялга, бу дөньяда бәрәңгедән гайре нием бар тагын?! (Гүзәл кызга бәрәңге бирә.)

Аксакал шагыйрь (Гүзәл кызга). Хәтерлимсең, Мөршидә, тышта буран булган бер көнне туебызда без шушылай табын тирәли бер утырган идек. Табын гынамы соң! Дөрләп янган учак иде ул! Яшьлек белән соңгы очрашу. Язмышларыбызнын олы бер сынавы алды.
Безнең сынау алдындагы туйда
Бу ак чәчле туйны ярды соң!
Бар тавышка: “Ачы, ачы!” — диде,
Сизгән кебек ачы язмышны.
Көләч йөзле шагыйрь басты торып:
«Шампански,— диде,— ач элек…»
Ачтым… «Ачы»,— диде, шуннан бирле
Яна йөрәк, яна ачынып. Ике катлы тәрәз
аша карап, Тукай аша карап дөньяга,
Язмышның кыл уртасын ярдык.
Бәрәңгене ярган кебек итеп,
Тоз сипкән күк яңа ярага (С.Хәким шигыреннән үзгәртеп алынды).
(Бәрәңге ярып, Гүзәл кыз алдына куя.) Шул туйда дуслар бүләк иткән кул сәгате фронтта кинәт туктап калды, күңелгә шик керде, борчу иңде. Сәгатьне төзәткән арада күңелем янына дусларымны җыеп барладым. Иптәшләр кайда, кемнәр бар, кемнәр юк?.. Инде якты дөньяда син дә мин генә. һичкем юк, ләкин бар да бар, бар да монда.


Шаулашып,    Урам    хатыны,    Беренче   шагыйрь,    Икенче шагыйрь    һәм    Ишан   пәйда    була.

Урам хатыны. Һа! Любовь — это не картошка, любовь белән шаярма! Шагыйрьләр сөйгәннәрен бәрәңге белән сыйлаган учак яны — карт ишан кочагы белән бер.

Ишан. Син минем фәрештәләр иңгән кочагыма нигә бәйләнәсең? Кесәм белән җылынгач, Шөкереңне әйт тә азгын телеңне тешлә. (Бәрәңге әрчеп ашый, кикереп куя.) Әлхәмделилла!
Беренче шагыйрь (Икенче шагыйрьгә) Тукай бүген бай, әфәнделәр! Әйдә, җыел! (Карта чыгарып, башкаларга.) Ни уйныйбыз? «Тем» мы, банкамы? Күзне кыздырып, көмеше, алтыны, банкноты ятмыйдыр ятуын ялтырап та кыштырдап, һич булмаса, Тукайның бәрәңгесен отып булмасмы. (Ишанга карта сузып.) Ач, тәкъсир, картаны.

Ишан (кул селти). Иттем инде тәҗрибә: уйнау начар эш. (Икеләнеп торгач.) Хуп, мәйле. Фаразан. Мин — риза.

Дүртәүләп карта уйныйлар.

Тукай. Әйдә, оттырсын бәхетсез, отсын, әйдә, бәхете бар. Мин — кунакчыл бер җыручы. (Ямщикка.) Миндә — бар ярлы-гидай. (Беренче һәм Икенче шагыйрьгә ишарәләп.) Яныма яшьләр килә. (Урам хатынына төртеп.) һәм сәүдәгәр. (Ишанга күрсәтеп.) Бай углы бай. (Гүзәл кызга ымлап.) Күктән иңгән тулган ай… (Учак тирәсендәгеләргә кулын җәеп.)  Ә болары әлегә ят миңа.  Бу Миңнулламы, Фәйзулламы — кем?  Әллә Мөхәммәт,  әллә  Габделәхәт— берсен дә белми, әллә кем.

Аксакал шагыйрь. Без — шагыйрьләр, остаз. Шәкертләрең.

Тукай. Сезне шагыйрь диләрме? Шигырь язмак белән шөгыль диләрме? Кайсыгыз? Кем мөхәррир, әдип? Карагыз соң чыгарып бер җыру, бәет, я гаруз (шигырь үлчәме). Күз ачып йомганчы. Я әйткәнче «ә» дип. Мин тыңлыйм, итсәгез гарыз (Тәкъдим итү, алга китереп кую (гарәпчә)). Беләсезме икән шигырь язуның ни икәнен? Төннәр буена йокламауның газабын вә тәмен? Хәер, нинди төннәр, нинди төннәр?! Кояш чыкса да — төн, баеса да — төн. Таң атмаган да кебек. Бар да йоклый. Керфек йомсаң, үзең дә йоклыйсың. Ләкин уй уяу кала. Аны йоклатасың тик үзең уянасың. Бер елыйсың, бер көләсең. Елый алгач, көлә алгач, тагын яшисе килә.

Мин язам, шунда күрәм: лампа эчендә май кими;
Алда кәгазьгә ташыйлар, күңелемә уйлар сыймый.
Якты йөз берлән алам каршы авырлык, авыруын;
Чүпкә дә санамыйм   йөрәккә кап-кара кан савуын…
Мин караңгылык эчендә уйланып яткан көйгә,
Нечкәреп күңлем, елыйм да, бер сүз әйтәм лампага:
Ни бәхет! дим, иртә, кич син тагын да янмасаң,
Бу ятыштан мин дә мәхшәр җитмичә кузгалмасам!

Чөнки бөтен Казан үз сасысына исерә. Оста табип сыман, милләтнең тәненнән бозык канын агызасы килә!

Беренче шагыйрь. Агыздырыр ул сиңа канын, бар! Печән базарына чыктың исә, танавыңнан бәреп агызырга торалар. Ташла барысын. Син язганнан патша манифест чыгарамы? Бәйләнмә сәясәткә! Хакыйкатькә сусагансың икән — шәраб беткәнме?

Урам хатыны. Милләтеңне ни сөеп тә сөелмисең икән! (Гүзәл кызга ымлап) Нигә сине сөйгәнгә бәрәңге генә ашатасың, нигә ширбәт, мәхәббәт белән сыйламыйсың?

Ишан. Кулың кычытса, карта бар.

Беренче шагыйрь. Хөрлек дисең! (Урам хатынын иңеннән кочып.) Менә ул — хөрлек! Нишләсәң дә рөхсәт! «Тышта кар, янда яр — бар да бар». Менә бу рифма! Ә син «кар»ны «дар» белән рифмалыйсың. Яз рәхәтне. Илһам шунда. Әйтер идем, шактый кыйммәт илһам — язганнарыңа акча кызганмыйча, егылып ятып укырлар. Син сайлап язма, бөтенесе өчен яз. Тамагың тук, өстең бөтен, җаның тыныч булыр ичмаса.

Тукай. Алай да яздым:
Теләп шөһрәт вә хөрмәт, күккә бер чаклар очулар  күрдем,
Һава юктан, көчем беткәч, тагын җиргә төшү күрдем.
Юк, мин хәзер бөтенесе өчен язмыйм инде. Мин хәзер һәркем өчен язам.
Җиңел уй, йөз кызарткыч төрле хисләр, сезгә мең ләгънәт!
Яшә тугры караш, төпле гакыл, меңнәр яшә хезмәт!
Ишетәсезме? Бөтенесе өчен язар өчен кешелегеңне җую кирәк. Ә һәркем өчен язу юлында шпиклар шикаяте, городовойлар зинданы вә падишаһ каторгасы көтә. (Учак якындагыларга.) Сезне, шулай итеп, шагыйрь диләрме? Я кайсыгыз? Карагыз соң чыгарып бер җыру, бәет я гаруз. Тыңлыйм.

Беренче шагыйрь. Мин шагыйрь дип күкрәк какмыйм. Син генә ул: «Хәзрәте Пушкин вә Лермонтов, Тукай — өч йолдыз ул», — дип күкрәк кагасың. Ә мин — бүтән.

Тукай. Бар алайса, гомерең буена, эт булып, шул өч йолдызга өр.

Беренче шагыйрь. Нигә өрергә? Мин җырлыйм. (Урам хатынын кочып.) Җырларлык илһамчыларым бар. Шуңа күрә хәтта тәһарәт алганда да җырлыйм.

Икенче шагыйрь. Әйтәм җирле язганыңнан тәһарәт суы исе килә.

Көлешәләр.

Ишан. Күңелсез китте. Мин кайтам инде, җәмәгать. Абыстайның шулпасы куермасын. (Китә.)

Тукай. Йә, шагыйрьләр, мин көтәм.

Аксакал шагыйрь. Өстән килгән әмер белән язарга күнекмәгән шул без, остаз.

Ак чәчле шагыйрь. Өстән килгән әмер — йөрәк өчен хәмер белән бер.

Тукай. Алайса, эчтән килгән әмергә баш ияргә кала, шулай бит?

Көләч шагыйрь. Менә бусы — нәкъ үзе, остаз! Хәзер мин эчтән бер әмер ишетәм: үлеп бәрәңге ашыйсы килә.

Тукай. Бәрәңге! Тема түгелмени? Күктән йолдыз чүпләп, кем дә яза. Шуның өстенә бәрәңге — һәркем өчен аңлашыла. Халыкка көн дә актуаль тема.
И бәрәңге! Син, бәрәңге! Кил бәрәңге, җан ашым;
Син генә тәмләтәсең бар ярлылар, байлар ашын.

Зәңгәр күзле шагыйрь. Афәрин! Мин инде җиңелдем, хурлауга әзер. Шулай да, җиңелүемне алдан ук сиңа багышлыйм, остаз. (Кулына бәрәңге ала, йөрэнеп, уйлап килгәч.)
Кайнарсың син —
Тормыш күпме кыйнаса да,
Кайнарлыгын сүндермәгән,
Канатларын сындырмаган
Тукай йөрәгедәй кайнар
Кайда да син.

Көләч шагыйрь. Минем сызмаларым, гадәтенчә, әз-мәз кызлар турында да. (Зәңгәр күзле шагыйрьнең бәрәңгесен ала.)

Ярмалысың — йөз гасырда тапталып та
Кер кунмаган олы юлдай,
Намусына тап алмаган,
Фәкать Тукай табалмаган
Яр мәллә син?
(Бәрәңгене Ак чәчле шагыйрьгә тапшыра!)

Ак чәчле шагыйрь. Минем дә бераз моңым бар, кушылыйм әле
Ак тәнлесең —

Дөнья яшен һәм рәнҗешен
Читкә куеп бөтенесен,
Ни теләп тә, Тукай яшәп
Бетермәгән гомер ише
Аһ, тәмлесен!

Аксакал шагыйрь (елмаеп). Бүген минем әллә-нинди көнем: сөйлисе килүне тыңлыйсы килү басарак төшә. Тын гына, акрын гына мин Тукайны тыңлар идем. Үзе пешергән ботканы ул ничек ашар икән? (Бәрәңгене аңа бирә.)

Тукай. Син хәйләкәр, аксакал: иң зур шигырь — сүзсез гакыл. Мин дә, синең кебек, күп вакытлар дәшми генә өстен чыгар идем. Ә халык дәшмәүне өнәми. Халык алышуны,   кайнашуны,   әрләшүне,    кыйнашуны    өстен   күрә. Җиңеләйгәнне таптый, оныта. Эт айга өрде исә, һичшиксез, эт җиңгәнгә санала. Нигә? Ай эткә җавап кайтармаганга. Ә мин дәштем, дәшмичә булдыра алмадым. Бөтен Рәсәй этләренә каршы дәштем. Шуңа мине санламадылар, яратмадылар. Чөнки этләр, мин каршы дәшкәнгә карап, өрүдән туктамады. Киресенчә, тагын да котырындылар.
Беренче    шагыйрь. Алай икән,  дәшүеңнән ни мәгънә?

Икенче шагыйрь. Бу аларның һәлакәтен якынайтты. Чөнки котырган этләрне юкка чыгаралар.

Тукай. Татар халкы шушыңа кадәр этләргә сөяк булды, тик шуны белмәделәр: кимерелгән сөяк чистара, череми: аны корт алмый. Кимерелгән сөяк агара! Безне кимереп, читкә ташламакчылар иде. Вә ләкин җавап кыска булды!
Кара йөзләр безне булмас эшкә тәклиф иттеләр:
Сезгә монда юк ирек, солтан җиренә кит! — диләр.

Зәңгәр   күзле   шагыйрь.
Китмибез без, безгә анда мондагыдан эш кыен:
Мондагы ун урынына ул җирдә унбиш шпион.

Көләч   йөзле   шагыйрь.
Без күчәрбез, иң элек күчсен безем әмсарымыз,
Һәм дә кайтсын монда үткәргән безем әгъсарымыз.

Ак   чәчле   шагыйрь.
Монда тудык, монда үстек, мондадыр  безнең әҗәл;
Бәйләмеш бу җиргә безне тәңребез (гыйээе вә жәл).

Аксакал   шагыйрь.
Иң бөек максад безем: хөр мәмләкәт — хөр Русия!
Тиз генә кузгалмыйбыз без, и гөруһе ру сияһ!

Ямщик.
Ап-ачык бу бер җаваптыр, сүз-дә түгел, басмада:
— Если лучше вам, туда сами пожалте, господа!

Тукай. Афәрин! Безгә үз җиребез һәм шул җиребезнең бәрәңгесе җитә. Бәрәңге икән — бәрәңге! Сәгадәтендә бәрәңгенең сәнгатенә дә бәрәңге кирәк!

Тукай.
Хәзрәти Пушкин язды авылда үз Евгениен,
Мин исә җырлыйм фәкать монда бәрәңгенең көен.

Сәгать   хуҗасы (Тукайга). Соңгы сәгатендә дә — бәрәңге?

Тукай (аңа). Кайда шагыйрь — шунда син йөрисең. Поминкага килгән кабер казучыдай.

Сәгать хуҗасы. Беләсеңме нигә икәнен? Кешелек иза чиккән шагыйрьләрне ярата. Гөлбакчада чәчәк аткан шигырь түгел, ә зинданнарда шыткан шигырь еракка ишетелә. Иректә азатлык дип кычкырмыйлар. Шуңа күрә сез миңа рәхмәт кенә укырга тиешсез. Шагыйрь булган җирдә, һәр нәрсәнең күләгәсе булган кебек, мин дә бар, господа! Мин Пушкинның Дантесы, Лермонтовның Мартыновы. Мин Акмуллага очкан таш, (Тукайга ) сиңа каршы өргән эт, (Зәңгәр күзле шагыйрьгә) сине кыйнаган тәнкыйтьче, (Көләч йөзле шагыйрьгә) синең приговорга кул куйган гестапочы, (Ак чәчле шагыйрьгә) сиңа кәгазь, каләм бирмәгән төрмә сакчысы. Я, әйтегез: сезнең кайсы шигырегез иң көчлесе? Миңа каршы язылганы түгелмени? «Иректә йөргәннең уе тоткын, тоткында ятканның уе — коткы»   дигән   мөселман   мәкален   онытмагыз.

Тукай (Сәгать хуҗасына). Синең миннән соң сузылган канлы юлың озын — чакрым баганасы саен аягыңны күтәрәсең. (Бәрәңге суза.) Мә, бәрәңге аша. Шагыйрьләр күп, сиңа гайрәт кирәктер — авыр күсәкләр айкарга хәл җый, алтатар тоткан кулың калтырамасын. Эшең эт йоны санынча — шагыйрь булып дөньяга килгән һәр кешегә соңгы сәгать өләшәсең бар. Аша, туен. Утыр, табынга катыш.
Зәңгәр күзле шагыйрь (Сәгать хуҗасына). Сине сыйлап, әллә ни тәкъдим итә алмыйм: бәрәңгең бар, мә — тоз. Тоз миндә күп. һәр ярамда, бигрәк тә канымда — син сипкән тоэ. Онытмадыңмы әле, шигырьләремне хөкем иткән судта әсәрләремдә пролетар тир — тозы юк дип агу чәчкән идең?

Көләч йөзле шагыйрь. Сәгать хуҗасы? Ә мин аңа рәхмәтле, егетләр! Канлы балтасы астына башымны салганчы, ул миңа алты ай ярым вакыт бирде. (Көлеп.) Кыйный-кыйный яздырды. Кулыма карандаш сөрмәсе генә тотарлык итеп богау салды, йокламаска дип, күзләремә көчле ут төбәде. Төрмә камералары саен син китереп япкан тәрҗемәчеләрем эшләп торды — язганнарымның табадан төшкән берен русчага, немецча, французча, инглизчә, полякчага әйләндерә бардылар. Их, эшләп тә күрсәттек соң, егетләр! Башыбызны балта белән чапканда елмаюыбызга хәйран калдылар. Бөтен дөньяга «Татарлар елмаеп үлделәр» дигән даныбыз таралды. Дошманның коты очты, ә безнең шигырьләр дөньяга очты!

Ак чәчле шагыйрь (Сәгать хуҗасына). Миңа карата син бигрәк тә юмарт булдың: унтугыз елга илдән аерып, ялгызлыкта иҗат иттердең, һичкемнән комачаулык иттермәдең. Хәсрәтеннән кара көйсен дип, папиросларны мул бирдең. Ә папиросның юка кәгазенә утлы фикерләр мәңге җуелмастай төшүен белмәдең.

Икенче шагыйрь. (Беренче шагыйрьгә). «Тукай шагыйрьме, түгелме?» — дип авыз суы корытасыз. А, туган! Азмы сукканны вә какканны күтәрде ул ятим?! Азрак үстерде сыйпап тик маңгаеннан милләте. Сөртеп яшен, төкереп зиннәт һәм акчасына, гашыйк булды гомере буе бәрәңге бакчасына… Үпкәсеннән кан төкерә, бәгыре каткан таш булып. Тик дөньяга каргыш һәм таш белән ормый. (Сәгать хуҗасына.) Күр әнә! Соңгы сәгатендә дусларына да, син дошманына да бәрәңге ашата. Бөек шагыйрь!

Тукай. Нишләтим соң? Ачлар барында нәфес туклыгы турында җырлый алмыйм. Бу тормышның миңа ак оегы, киндер чабата, ыштыры һәм көтүчесе, ямщигы, үгеэ, сыер, сарыклары, тагын бүресе, җен, шүрәлесе — барчасы газиз. Мине — ятимне — күпләр ашатты-эчертте. Шуңадырмы, тәнем зәгыйфь булса да, рухым көчле. Карап үстергән кешеләр мине ярата. Мин дә үземне аларны яратудан мәхрүм итә алмыйм. Күпләрне яраткан шагыйрь (Гүзәл кыз янына килеп) берне генә сөя алмый. Бу — тәкъдир түгел, бу — иман.

Сәгать хуҗасы. Бөтен шагыйрьләр хатын-кызны данлап җырлый. (Зәңгәр күзле шагыйрьгә.) Син язмадыңмы?

Зәңгәр күзле шагыйрь (Урам хатынына ишарәләп.) Тик моның турында түгел. Мин әйтмим ул чибәр түгел, акылсыз дип. Ямьсезләр, акылсызлар сатып алырлык көнгә калуына ул гаепсез. Ләкин… (Гүзәл кызга.)
Нәрсә   җитә   ана   булуга;
Хатыннарның бөтен матурлыгы,
Бөтен күрке ана булуда.

Сәгать хуҗасы (Көләч йөзле шагыйрьгә). Ә син әз яздыңмы?

Көләч   йөзле   шагыйрь (Гүзәл кызга).
Илдән киттем, ил һәм синең өчен
Автоматым асып аркама.
Илемне һәм сине алыштырсам,
Җирдә тагын миңа ни кала? (М.Җәлил шигыре.)

Сәгать хуҗасы (Ак чәчле шагыйрьгә). Сине инде әйткән дә юк. Тез чүкмәдең мең изага, табындың тик Луизага.
Ак   чәчле   шагыйрь (уйчан, Гүзәл кызга).
Кайт, — дип хатлар килделәр…
Юллар озын иделәр. Кайттым.
—  Бусы — алкалары,
Бусы — кабере,— диделәр.
Әгәр —  тагын килсәләр,
— Сау! — дип хәбәр бирсәләр,
Вулканнарга керер идем,
Шундадыр син… дисәләр (Х.Туфан шигыре).

Тукай. Кочагыма дөнья сыйды. Ә сөю-сәгадәт күкрәк читлегемдә бик астында тыпырчына. Ничек хөр булсын соң ул, дөньясы зиндан булгач? (Моңсу көлеп.) Мин, шәкертләрем, шуңа күрә сөюемне ач тоттым. Бәрәңге белән сыйлап! Баллы, тук, канәгать тормыш — мәхәббәтнең төрмәсе… Инде менә башламас борын гомеремне төгәлләдем. Нигә мин кулына орынырга да базмаган утлы сөюне читлектә тотарга? (Гүзәл кызга.) Оч! Кит мәңгегә! Минем янда булганда син пычакка-пычак килгән дөреслек һәм ялган, якты һәм караңгы, сафлык һәм бозыклык уртасында. Тегермән ташлары арасы синең өчен түгел. Син — алтын бодай бөртеге, минем җаным сине шыттыра алмады. Бәлки, кемдер бүтән — саф, дәртле, көчле берәү мәңгелек максатыңа җиткерер.
Хуш, җаным, сөймим хәзер сине вә синнән башканы, Син сөя бир, ал да тагын берне, миннән башканы. Сонгы сәгатьтә минем гомерем киселми, ә бәлки мин үзем, ярдан аерылган боз кебек, синнән бик еракларга китәм. (Гүзәл кыз янына чүгә.)
Дәртем сыймый эчкә, тулып тышка таша,
Ак кулыңнан тотыйм, тотыйм, җибәр диеп,
Гаклым бер. Ә шул вакытта кул талаша.

Атлар кешнәгәне ишетелә.

(Сагаеп тыңлана.) Бар, кузгал. Ишетәсеңме, атлар кешни. Шигъриятнең канатлы аты сине теләгән җиреңә җиткезер. Миннән беренче һәм соңгы бүләк…

Бүреләр

Шул ук күренеш.
Атлар   кешнәгәне,   чабышканы   хәвефлерәк   ишетелә.   Җил   сызгыра. Караңгыда утлар елтыраша, бүреләр улый. һәммәсе дә торып йөренә, сагаеп, караңгыга карый.

Беренче шагыйрь (каранып). Ние гаҗәп? Шагыйрьләр җыелган урынга ач бүреләр тартыла.

Беренче шагыйрь. Йөгән кидерелмәгән атларны бүреләр ашый.

Икенче шагыйрь. Ә син карап торырсыңмы? Шагыйрьләрнең атларына бүреләр ташланганда коткармассыңмы?

Беренче шагыйрь. Минем илһам атларым ышанычлы урында: алтын тәңкәле йөгәннәре белән банк сандыкларында май җыялар. (Көлә, Икенче шагыйрьгә.) Ә син
нишлисең?

Икенче шагыйрь. Минем атларым дөньяга чыкмаган шул әле. (Күкрәген тотып.) Алар монда. Мин шуларны саклыйм. (Читкә китә.)

Сәгать хуҗасы. Бу — соңгы сәгать, Тукай. Учагың сүнә. Сиңа вакыт. Минем аркада бәхетле син: шигырьләреңнең нинди язмышка дучар булганын белми китәсең. Син монда юк инде, ни хәл итәсең. Илһам атларыңның бүреләр белән тартышкан җиргә бар алмыйсың.

Тукай. Борынгылар: «Үз уемда күптән җиткән җиргә ни өчен барып торырга?» дигәннәр. Тормышның асылын белгәнгә, миңа канлы көрәшнең ахыры да билгеле.

Шагыйрьләр караңгыга каршы саф булып басалар. Ак чәчле шагыйрь учакны  дөрләтеп  җибәрә.  Гүзәл  кыз  Тукай  янына  баса.  Иң  алда — Ямщик.   Ләкин   Городовой  пәйда   булып,  аны   читкә  куа.

Зәңгәр күзле шагыйрь. Артта — вәхшәт, алда — дәһшәт… (Тукайга.) Ян — ягыңнан урап алды газраиллар гаскәре. (Барысына да.) Күрегез! Атларыбыз әйләнәсендә улап, ерткыч бүреләр әйләнә… Тукта, әнә берсен урап алдылар! Кемнеке?! Бирегез ат миңа? Кем, әй! Мин атланыйм! Могҗиэ көчләр бармы?

Ак   чәчле   шагыйрь (аңа).
Шигъри Тауга тик шуңарда,
Пар канатта бар фәкать;
Тик шуңарда үз булуда
Һәр әдәби бәрәкәт,
Тик шуларга күз йомуда
Һәр иҗади һәлакәт (Х.Туфан шигыре).
Зәңгәр күзле шагыйрь (Ак чәчле шагыйрьгә). Бирегез, атланыйм!

Ак   чәчле   шагыйрь (ничарасыз).
Атларымның тезләрендә
Иске яра эзләре…
Тулпарымның тезләрендә
Изге яра җөйләре…
Зәңгәр күзле шагыйрь (учактан утлы кисәү ала). Ах, бүреләр! Без барында сезгә тормыш харам. Прочь юлдан! Сезнең фәхеш эзне каннан койган байрак ялкыны белән көйдерер өчен әле без бар!.. (Алга атлый.)

Көләч  йөзле  шагыйрь.  Ак чәчле  шагыйрь һәм Аксакал  шагыйрь,  бәрәңгеләрне таш  урынына  кысып,  югары  күтәрәләр,  аның  артына  басалар.

Тукай (Сәгать хуҗасына). Анда ни буласын мин инде беләм.
Күк булып күкрәр һавада хөр яшәү даулашлары;
Ялтырар изге көрәшнең хәнҗәре, алмаслары.
Йөрмәсен бәгъре өзек милләт киеп кашсыз йөзек,—
Без аның бик зур фәхерле (мактанычлы, олы (гарәпчә)),  чын брильянт кашлары!

Киттек. (Сәгатьне Сәгать хуҗасына бирә.) Сәгатең бозык — алдагыны күрсәтми. Әмма безнең вакыт төзек. Туктамады. Алга бара.

Урам хатыны. Ач бүрене ач халыкның бәрәңгесе белән «туендырмакчылар»! (Көлә.)

Беренче шагыйрь (Тукайга төртеп, аңа). Ул ышана. Бүрек ташлап котылмакчы бүредән.

Бүреләр бик якын гына улыйлар.

Зәңгәр күзле шагыйрь. Басыгыз, әй адашкан һәм канга баткан горур халкым! Күктән сөрелдең. Исемеңне чүп-чар күмде. Саклыйк данны, сатмыйк канны!

Ишан. Рәхмәтең шушымы? Беэ, дин әһелләре, мөэмин-мөселман дөньясын өч йөз кырык ел буена чиста тоттык. Берәрсе марҗага өйләнсә, бәкегә дөмектердек, урыска кияүгә чыкса, йөзенә кара ягып, урам әйләндердек. Син дә милләт дип җан аттың. Синең исемең дә Габдулла — алла колы дигәнне белдерә бит. Без бер юлда була ала идек ләбаса!

Тукай. Бергә булган чак та килер әле, ышандыра алам.

Ишан. Бәрәкалла! Шулай димсең? Кайчан, кайда?

Тукай. Тиздән. Теге дөньяда.

Ишан. Әстәгыфирулла! (Китә.)

Беренче шагыйрь. Дөрләдең, яндың. Ә һәр учактан көл генә кала. (Китә.)

Тукай. Мин янмаганның черегәнен беләм.

Икенче шагыйрь. Ах, нинди җилләр исә! Шагыйрь үлгән җирдән көл тарала, ә күмерләр көйрн, йөрәк көйри. Йөрәк ярасына дару кирәк — коры дары.  (Китә.)

Апуш. Иң зур бәхет ни ул, Тукай?

Тукай. Яшәвең эшләүдән гыйбарәт булу, Апуш. Иң мөһиме — бару, ахырынача алга бару, һәрвакыт алга гына бару һәм алда сине ни көткәннән курыкмау.

Сәгать хуҗасы. Син үзеңне киләчәктә дә белерләр дип ышануыңны нәрсәгә таянып әйтәсең?

Тукай. Килер заман, һәр язучының үзен, сүзен вә шәхси тормышын инәсеннән җебенә кадәр тикшереп чыгарлар әле. Моны кемнәр һәм кем хакына эшләнәсен мин ачык беләм инде.

Аксакал шагыйрь (Зәңгәр күзле шагыйрьгә, Көләч йөзле шагыйрьгә, Ак чәчле шагыйрьгә). Ах, нинди мәҗлес кичердек! Мәҗлес түгел, безнең җаннарның берегү туе.
Туй бер килә, күргәнем юк иде
Әлегә кадәр мондый туйларны.
Туй мәҗлесен аягүрә басып,
«Туган тел»не җырлап яптылар.

Ак күлмәк кигән Гүзәл кыз күренә, ул, Тукайны җитәкләп, шагыйрьләр арасына алып керә.

Бу мәҗлестә хуҗа булып түрдә
Үзе утыра иде Габдуллаң.
«Тел» ил белән бергә тоташты.
Ил каршына кырлар уртасыннан
Озата барды Тукай туташны.

Туй дөньяның уртасыннан бара,
Кайда туктар, белмим, билгесез,
Мин шат бүген, мин бәхетле бүген,
Барыбыз да «Туган тел»ле без (С.Хәким шигыре).

«Туган тел»не җырлап китәләр.

Тукай.
Җырлый-җырлый үләрмен мин үлгәндә дә,
Дәшми калмам Газраилне күргәндә дә;
«Без китәбез, сез каласыз!» — дип җырлармын,
Җәсәдемне туфрак берлә күмгәндә дә.

Пәрдә.

Тәмам.
1985 елның ноябре — 1986 елның январе.

(Чыганак: Гаффаров Әхәт. Сызылып таңнар атканда: Пьесалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1988. – 296 б.).


 

Комментарий язарга


*