ТАТ РУС ENG

Ибраһим НУРУЛЛИН Сабыйлык үче (Хикәя)

Быел яз салкын килде. Май урталарына кадәр кешеләр кышның авыр йөген иңнәреннән ташлый алмасалар, агачлар, киресенчә, ялангач ботак-тармакларын җилдә шыелдатып утыра бирделәр.
Бүген исә беренче җылы көн. Дөрес, кояш җәйге дәрт белән кыздырырга теләп караса да, Кабандамы, Иделдәме, кайдадыр посып яткан салкынлык, тәнне чиркандырып, үзен сиздергәләп куя. Шулай да җиләннән яки костюмнан  йөрерлек   булган  инде.
Тукай белән Хәбир, пальтоларын «Әльислах» идарәсендә калдырып, урамга чыктылар. Габдулланың өстендә гәүдәсен кечерәйтеп күрсәтә, аңа яшүсмер кыяфәте бирә торган каплама якалы кара тужурка, башында сыек зәңгәр кырпулы студентлар фуражкасы. Хәбир исә бөтенләй бүтән. Гәүдәгә дә ул Тукайдан калку, җилкә дә киңрәк. Шакмаклы саргылт костюм, салам эшләпә, кардай ак күлмәгенең күтәрмә якасы өстеннән бәйләнгән чуар галстук һәм кәкре башлы таяк аны джентльмен итеп күрсәтә.
Алар, почмакны борылып, Евангелистов урамына килеп кергәч, мондый күренеш ачылды: дистәгә якын трамвай, бер-берсенә тагылган шикелле, тезелеп киткән. Әйтерсең лә, урамга обоз туктаган. Вагоннар буш диярлек. Анда-санда гына тәрәзәләрдән артык борчылмаган кыяфәтле йөзләр күренә. Болар ашыкмый яисә тәпи-тәпи йөрүне бик үк сөйми торган кешеләр, күрәсең.
«Обоз»ның аргы очына җиткәч, Хәбир уйлаганча, алар, сулга борылып, «Болгар»га керергә тиешләр иде. Әмма Тукай, ул якка күз дә салмастан, алга карап атлавында булды.
– Без әле кая барабыз? — диде Хәбир. Тукай көлеп җибәрде.
– Ник көләсең, Габдулла әфәнде?
—    Бер исерек татар искә төште. Тротуарның басмаган төшен калдырмый атлап бара, үзе мыгырдана: «Мин әле кая барам, ә? Мин кая барам?»
Иптәшенең күңеле өчен дигәндәй, Хәбир дә көлеп куйды. Ләкин шагыйрьнең йөзенә баштагы җитдилек кайткан иде инде. Юлдашының көлүенә аз гына да игътибар итмәстән, үз-үзенә сөйләнгәндәй:
—    «Мин кая барам»нар күренми әле, — диде. — Булса, кичкә таба инде.
Болак күперенә кергәч, Тукай тукталды да, күпер кырыена таянып, Кабан өстенә текәлде.
Меңләгән тәңкәләр белән җемелдәп, шадраланып торган күл өстенә көймәләр сибелгән. Көймәдәгеләр, әйтерсең лә, ишми, бәлки ишкәкне манып-манып кына ала. Әнә бер кечкенә пароход чуар халык төркемен төяп, акрын гына шуыша-шуыша, ярга якынаеп килә.
—    Максаты аслыебыз шушы түгелдер бит, Габдулла әфәнде?
Тукай дәшмәде. Шагыйрьне сүзгә тартасы килү, бик зур эш чыккандай идарәдән алып китүенең сәбәбен белергә теләү Хәбирдә көчәя бара иде, күрәсең, ул өстәп куйды:
—    Крестовников заводы помой чиләгенең сокланырлык яклары бар инде барын…
Тукай Хәбиргә борылды да, рәнҗегәндәй бераз карап торгач, болай диде:
– Әгәр синең корсак шәрифеңә сабына чаклы сәнәк батырсалар, син ни эшләр идең, мелла Хәбир?
– Хәтәр әйтәсең, Габдулла әфәнде… Мин күлне хурларга теләмәгән идем.
Тукайның күзләренә, иреннәренә җиңелчә көлемсерәү чыкты.
—    Сәнәк сабын алга сузган Хәбир шашкан кеше кебек урамнан чаба. Кабан буена җитүе була, дию, биниһая зур йонлач кулын күл төбеннән сузып, сәнәк сабын эләктереп ала да «Әльислах» сотруднигын устрица урынына йотып җибәрә. Идарәдә — мәхшәр. «Кайда Хәбир? Кайда мәкаләсе? Кайда кыйссасы, фельетоны? Газетаны чыгарырга кирәк!» Ә Хәбир әфәнде дию корсагында. Дөм караңгы. Ут юк, шәм юк. Сөекле ватаныбызның төрмәләре бер якта торсын.
Башта аптырабрак тыңлаган Хәбир шаркылдап көлеп җибәрде.
—   Нәрсә саташа бу дисәм, әнә кая китереп чыгарды!
— Помой чиләге! Син беләсеңме шушы Кабан турында ничаклы риваять бар? Кабаннан башка Казан — Казан түгел, беләсеңме шуны?
— Тәүбә, тәүбә, Габдулла әфәнде, әйттем исә кайттым. Яшәсен Кабан күле! Бетсен аның төбендәге дию!
Тукай Хәбирнең арада чыккан кечкентәй бәрелешне уенга борып юкка чыгарырга теләгән сүзләрен тыңлап бетермәстән кузгалып китте.
– Кара әле, Габдулла әфәнде, синең дию минем корсак шәрифне котыртты бит әле. Берәр тешкә кереп чыкмыйбызмы?
– «Мин әле кая барам» булыргамы?
– Нигә! Матур язның әүвәл көнен ознаменовать итү гөнаһ булмас.
Хәбир күкрәгенең сул ягына шапылдатып сукты да өстәп куйды:
— Акча бар.  Ике борынга тап-таман булыр.
– Ул сары шайтан миндә дә бар: кичә Габдрахман могҗиза күрсәтте. Ләкин башта — максаты аслый.
— Тагын нәрсә?
— Ташаяк.
— Ташаяк? Нәрсә алмакчы буласың?
— Сабыйлык үчемне…
— Төшенмим…
Тукай, аңлатма биреп тормастан, адымын кызулатты. Кабат сорап, җавап алырга тырышу файдасыз иде.
Үпкәләшкәндәй сүз катышмыйча, алар Болак яры буйлап киттеләр.
Быел су күплектән, Болак мөлдерәмә диярлек тулган иде. Көймәдә йөреп күңел ачучылар да бар.
Моннан күп еллар элек кечкенә Габдулла, Яңа бистәдәге әнисе Газизәнең кулына тотынып, нәкъ шушы яр буйлап Ташаякка барган иде. Ул чагында да Болак суы шулай күтәрелгән иде, шундый ук көймәләр, көймә эчендә шундый ук кешеләр кәеф-сафа сөрә иде. Алар ничектер тылсым белән яратылган иң бәхетле кешеләр булып күренгән иде.
Хәзер алай түгел. Зур көймәгә төялеп, гармоньга җырлап бара торганнары, әлбәттә, мастеровойлар. Акчалары күплектән түгел, бәлки бәһәлерәгенә үрелә алмаганга, алар күңел ачуның шушы төре белән канәгатьләнергә мәҗбүр. Тагарактай кечкенә көймәдәгеләр исә гимназист яисә студентлар. Аюдай егет койрыкта утырган хәлдә, җил какканга да сынып китәрдәй нечкә беләкле яшь кызның ишкәк ишеп маташуы да теге вакыттагы кебек сәер тоелмый.
Кинәт Тукай, кереш-фәлән ясап тормастан, әлеге Газизә әнисе белән кабат очрашуы турында сөйли башлады. Юл буе ул, өлгерә алмаудан яисә кемнеңдер комачаулавыннан курыккандай, аз гына да туктап, тынып тормады. Шагыйрьнең гадәтен белә башлаган Хәбиргә бу бер дә гаҗәп тоелмады: кайвакыт Тукайдан көнозын келәшчә белән дә бер кәлимә сүз тартып ала алмыйсың. Бер язылып китсә инде, тик бүлдермә генә.
Бүген Тукай Газизә апа янында булган. Казанга килгәннән бирле бу аларның өченче очрашуы икән.
Газизәнең Габдулла аларда торган чактагы ире Мөхәммәтвәли күптән инде дөнья куйган. Берме, икеме ел ялгыз  яшәгәч,  Газизә  апа, карт анасының һәм туган-тумачасының кыставына каршы тора алмыйча, Печән базарында ыбыр-чыбыр белән сәүдә итүче бер картка кияүгә чыккан. Бу сәүдәгәр, артык диндар адәм булып, тора-бара ишанга кул биргән, ягъни аның мөритенә әверелгән. Хәзер алар Иске бистәнең тыныч урамнарыннан берсендә нык кына таушалган, ләкин әле тагын берәр буынны теге дөньяга озатырлык тәбәнәк кенә агач өйдә яшиләр.
Баштагы очрашу Яңа бистәдәге бер җимерек өйдә, Газизә аланың анасы тора торган подвалсыман бүлмәдә булган.
Төн. Караңгы. Куыксыз лампаның дерелдәп торган зәгыйфь яктысында Габдулла анасының йөзен дә рәтләп күрә алмаганы шикелле, Газизә апа да ана мәхәббәтен җитәрлек түгә алмый кала. Чөнки һич күздән җибәрми өсләрендә торган карчык аның саен кабатлый икән:
—    Кызым, озак юанмагыз. Кияү тар холыклы адәм, алла сакласын.
Аннары алар мөрит өендә очрашканнар.
Газизә апа Габдулланы күпертмә җилкәле киң һәм озын күлмәк, аның өстеннән җиңсез камзул киеп, башына уртача зурлыктагы калфак кадаган килеш каршы ала. Кырык-кырык бишләрдән узмаган диярлек, кара күзле, кара кашлы, түгәрәк йөзле мөлаем гына хатын.
Габдулла башта тартынып кала: анасы ул уйлаганга караганда күп яшь, өсте-башы шактый купшы. Ләкин Газизә апаның ягымлы күкрәк тавышы белән:
—    Әйдә, әйдә, улым, чишен. Үзе — базарда, тартынма,— дип сөйләнә-сөйләнә Габдулланың пальтосын, бүреген салдырып чәйгә элгәч, әлеге тартыну кинәт юкка чыга, шагыйрь үзен бу хатын янында элеккечә бала итеп, кечкенә итеп сизә башлый.
Самовар кайнап тора, өстәл тулы нигъмәт. Ана кеше кыстап-кыстап сыйлый, Габдулла ашап кына килгән булса да, анасының күңелен күрергә теләп, барысыннан да җитешергә тырыша.
Газизә апа, үз чынаягына орынып та карамастан, Габдуллага текәлгән дә утыра бирә. «Кеп-кечкенә идең, нинди сылу егет булып үскәнсең, бәгырем», ди аның күзләре. Ара-тирә Габдулла да аңа күтәрелеп карап куя: «Син пешергән ашлар нинди тәмле, синең яныңда булу никадәр   рәхәт,   әнкәем!»
Бервакыт Газизә апаның яңагы буйлап яше агып төшә. Ул да булмый, яулыгын күзенә каплап, тавышсыз гына үксеп ала.
—    Әни, әни… — ди Габдулла. Бу шәфкатьле хатынның кулын битеннән аласы, күз яшен корытасы, йөрәккә үтә торган ягымлы сүзләр әйтәсе килә. Тик нәрсәдер комачаулый, никтер андый сүзләр табылмый.
Бераздан Газизә апа тынычлана төшә, күзен, битен сөртеп ала да:
—    Ташаякка алып барып, самокатта әйләндерми кайтканым күз алдыма килә дә үзәгем өзелә, — ди.
Карусель вакыйгасы Тукайның ара-тирә тибеп куя торган балачак яраларыннан берсе булса да, гөнаһсыз күзләрен тутырып анасына карый һәм мактангансыман әйтеп куя:
– Бер дә әйләнәсем килмәде инде!
Газизә апаның күзе тагын дымлана.
– Кая ул килмәгән! Сөйрәп алып киттем.
Хатирәгә бирелеп, Габдулланың Җаектагы,  Газизә апаның биредәге тормышы турында  сөйләшеп, алар озак кына утырганнар. Газизә апа тора-тора да:
—    Элекке әтиең исән булса, үзебездә генә торыр идең, — ди икән.
Анасының хәзерге ире белән Тукай бу очрашуга чаклы таныш булмый әле. Шулай да аңарда инде мөритне үз күрмәү тойгысы туып өлгергән. Дөрес, үзеннән унбиш яшькә кече хатынына карт кул күтәргәне юк икән. Киенү-ясануга да акча кызганмый ди. Әмма аның вакчыллыгы, холыксызлыгы, наданлыгы, бигрәк тә көнчелеге Газизә апаның җанын кыйный, тормышын агулый.
Беравык уйланып торгач, Габдулла ничектер җиңел генә әйтеп сала:
—    Кит аңардан, әни! Бүлмә алырбыз да икәү торырбыз.
—    Балакаем! Шулай ансат кына булса икән ул!
Моннан соң инде озак утыра алмыйлар. Газизә апа капылт сикереп тора да табынны ашык-пошык җыештыра башлый.
—    Кайтты…
Кемдер, каты тартып, тышкы ишекне ача. Аяк тавышы, ниндидер кыштырдау.
Өстәл өстен бушатырга өлгермәгән Газизә апа, ничектер кечерәеп китеп, ишек төбенә барып баса. Кинәт чоланда нәрсәдер шапылдап ава, ишек ачылып, өстенә казаки, башына түгәрәк каракүл бүрек, аягына читек-кәвеш кигән озын буйлы чандыр бер кеше килеп керә. Өстен-башын салдырырга атлыгып торган хатынын ул этеп җибәрә дә, үзе чишенеп ташлап, эчкә батып тора торган кечкенә күзләре белән Габдуллага кадала. Аннары өстән дә, астан да тар сакал-мыек белән ихаталанган калын кызыл иреннәрен беленер-беленмәс кенә кыймылдатып, борын тавышы белән мөңгери:
– Ху-у-уш, бу егетне кем дип белик?
– Әйткән идем бит, Габделкәрим, Җаектан… Мөрит күз агы белән хатынына карап ала да:
—    Челәеп торма дим ир-ат каршында! — дип кычкыра.
Газизә апа шунда ук юк була.
– Ни белән кәсепләнәсең, чибәр егет, шуны да белик?
– Китап язам.
– Ахмак сүз әйттең, кем… Китап ул аллаһе тәгаләдән иңгән. Чәч җиткереп, тар чалбар киеп, шайтан такмазалары чыгарып йөрүче кызыл авыз дисәң, дөресрәк булыр.
«Үзең — кызыл авыз. Аның да азгыны», диясе килә Тукайның, әмма ул бүтәнчә җавап бирә:
—    Нишләмәк кирәк, тәкъсир, минем дә кәләпүшне
кыңгыр салып, бии-бии мал сатасым килмимени? Калада химаячең булмагач, китапка тотынмый хәлең юк.
Бусы мөриткә ярыйсы гына ошый.
—    Һем-м-м… Чукынып ук өлгермәгәнсең икән әле. Хуш, нишлибез соң? Болай ит син, егеткәем, кил минем кибеткә. Печән базарында мине белмәгән кеше юк. Габделкәрим дисәң, эте дә, бете дә әйтер. Зур байларның берсенә димләп карармын.
Әмма мөритнең бөтенләй йомшап китәргә исәбе юк әле. Шагыйрьне ул тагын бер кат баштанаяк күздән кичерә дә:
—    Монда килүеңнең әүвәле дә, ахыры да шул булыр, чибәр егет, — ди һәм почмак ягына кул изи. — Бибигазизә карныннан төшкән бала түгелсең. Нәмәхрәм син аңа.
Габдулланы ана иркә-назыннан мәхрүм иткән сәбәпләргә тагын берсе өстәлә: ул — нәмәхрәм. Ләкин инде ул кечкенә Апуш түгел, тәкъдиргә ансат кына буйсынмаячак.
Бүген шагыйрь тагын анасы янында булган, бергәләп Ташаякка барырга, Габдрахманнан буып диярлек алган акчага берәр затлы әйбер бүләк итеп, Газизә апаны сөендерергә теләгән. Билгеле инде, бер очтан… карусель атына атланып, аз вакытка булса да сабый чагын кайтару теләге дә күңел почмагында торган. Әмма үкенеч: күршегә генә кереп утырса да, олы тавыш чыгачагын көтеп торган Газизә апа «нәмәхрәм» улы белән Ташаяк кадәр Ташаякка бара аламы соң? Ярый ла тавыш белән генә калса, иренең котырып китеп, дуамаллык эшләү ихтималы да бар икән. Теге көнне нишләгән диң? Хатынының егет белән утырганын тәрәзәдән күргән дә каударланып сәнәк алган. Әле дә ярый, ходай тинтәк башына шик салган. Идәнгә шапылдап төшкән нәрсә шул сәнәк булган икән.
Тукай үзенең хикәясен ничек капылт башлаган булса, шулай ук кинәт кенә очлап куйды. Хәбир моңа үзенең мөнәсәбәтен белдерер өчен авыз ачкан иде, ләкин иптәшенең андый нәрсәне көтмәгәнлеген һәм кирәксен-мәгәнлеген сизеп, тыелып калды. Тыгызланып тулган сагышын түгү ихтыяҗыннан ул, ихтимал, янында юлдашы булмаса, Болак өстенә иелгән зур ябалдашлы өянкегә, хәтта фонарь баганасына сөйләр иде.
Хәбир шулай да бөтенләй сүзсез калуны килештермичә:
— Сәнәк миңа түгел, үзегезгә төбәлгән булган икән, — дип куйды.
— Барыбызга да,— диде Тукай һәм адымын кызулатты.
Алда — Ташаяк. Соңгы чатны гына борыласы калды. Аның тигез һәм тонык гөжләве инде аермачык ишетелә. Оркестр һәм гармонь тавышы, барабан дөпелдәве, тоташ гөжләү өстенә калкып чыгып, үзеңә бер ямь бирә, ярминкә тантанасын  көчәйтә.
Менә Ташаякның нечкә баганалы зур капкасы, ак киндер түбәле такта лареклары, кырмыска кебек мыжгып торган халкы күренде.
Өстендә кызыл, ак, зәңгәр төстәге флаг — дәүләт флагы — кыштырдаган капка баганасы яныннан кысылыбрак эчкә үткәч, Тукай җәһәт кенә ары таба китмәкче иде, балагы нәрсәгәдер эләкте. Аска караса, бер карт чуалып беткән зур сакалын алга сузып, ялварулы күзләрен аңа төбәгән. Габдулла куен кесәсеннән бумажник чыгарып, акчаларын чылтыратып учына бушатты да бер көмешне картның ярык козыреклы фуражкасына салды.
Башы гына икән әле бу. Җиргә тезелеп утырган карт-коры, бала-чага, гарип-гораба кызганычлы тавыш белән суздылар:
— Мөселман кардәшегезгә хәер-сәдәкадан…
— Старому  солдату,   георгиевскому   кавалеру…
— Янгын афәтеннән бөлгән адәмнәргә…
— Христа ради, на пропитание…
Тукай берсенең кружкасына тагын шалтыратып акча төшергән  иде,  балалар  сарыл  алды.
— Абый, миңа да…
— Дядя, копейку…
— Миңа да, миңа да…
Бу хәлне борчылып күзәткән Хәбир катышырга кирәк  тапты:
— Габдулла әфәнде! Болай Крестовников малы да җитмәс.
Тукайның ишетмәгәнен, тыңламаганын күргәч, шагыйрьне ул балалар чолганышыннан этеп чыгарды да бер тиен, ике тиенлек бакыр өләште. Бу вакыт Тукайга тузган кара  чәчле  чегән   хатыны   тагылган   иде.
— Клади пятак, красавец, все скажу, все скажу.
Шагыйрь аның учына акча ташлады да, хатынның сүзен тыңлап тормастан,  китеп   барды.
Менә алар такта алачык-лареклар арасыннан атлыйлар, һәрбер сатучы җор тавыш белән товарын мактый, кызыктыра, алучы чакыра. Әйтерсең лә, товарның яң затлысы, шул ук вакытта иң арзанлысы Ташаякка җыелган да, халык моны белмәүдән гафил кала, күп нәрсә оттыра.
Әмма Тукайны болар кызыксындырмый. Хәбирнең төрле төстәге тасмаларын елкылдатып, теле телгә йокмый сату итүче алсу йөзле хохол кызларына күрсәтеп янтауга төртүе дә нәтиҗәсез кала. Хәтта кәмит тә, андагы клоун да шагыйрьне туктата алмый. Югыйсә, кызыгырлык:
—    Грандиозное представление!  За вход — гроши!
Чабыштагы ат кебек ашкынган Тукай, ниһаять, карусель янына килеп туктады да еш-еш тын алган хәлдә күзәтә башлады.
Карусель кызып әйләнә, түбәсеннән салынып төшкән кыйгач япмалары җәелгән. Кызыл күлмәкле, җирән чәчле егет очынып-очынып гармонь уйный, кара пиджак кигәне барабан кага.
Карусельдә күбесе бала-чага. Рәхәткә эреп китеп, тын гына әйләнүчеләре булган кебек, атны камчылагансыз ан селтәнүчеләре, «Я, куып тот!» дип кәефләнеп кычкыручылары да бар. Чыр-чу «иләп утыра торган марҗалар, арслан яки атка атланган егетләр узып-узып китә. Бер сакаллы рус рәшәткә утыргычка кырын яткан да чайкала-чайкала  җырлый.
—    «Мин әле кая барам» булган бу, — диде Хәбир.
Карусель акрыная  башлады, җирән егет гармоньның бакалы ягын югартын китереп кысып куйды, барабанчы  «дөп»  иттереп соңгы  тапкыр  сукты.
Әйләнүчеләрнең беразы икенче тапкырга калып, бүтәннәре төште. Болары урынына икенче төркем ябырылды. Тукай да карусельгә таба бара башлап, Хәбиргә борылды:
— Әйдә,   меник   инде.
– Үзең генә әйлән, Габдулла әфәнде. Мин шушында көтәрмен.
Тукайның гаять җитди йөзенә гаҗәпләнү галәмәте чыкты: ничек инде, Ташаякка килеп, карусельдә әйләнмәскә  мөмкин!
— Килешмәс бит, — диде Хәбир.
— Аннан нәрсә  булган  соң?
Чынлап та, нәрсә булган соң, ник әйләнмәскә? Дөрес, барлык кешенең күзе джентльмен кыяфәтле Хәбирдә булачак. Таныш-белешләрнең дә килеп чыгуы мөмкин. Әмма шагыйрьнең ялварулы да, рәнҗүле дә карашын ничек  аяк  аска  саласың.
Менеп киттеләр. Тукай атка атланды, Хәбир утыргычның эчке ягына сыенды да эшләпәсен батырыбрак куйды.
Кара мыегын өскә бөтереп җибәргән юкарак кына бер кеше акча җыя башлады. Хәбир дә икесенә дүрт тиен түләде. Бу йакыт Тукай, капшагандай итеп, кулын атының  арт саны буйлап йөртә  иде.
Кинәт:
—    Даң!
Барабан белән бергә үк гармонь да сыздырып җибәрде. Карусель, бер чайкалып алгач, салмак кына, йомшак кына йөзеп китте. Тукай ике кулы белән дә нечкә тимер баганага тотынды. «Тотынды» дип әйтү генә җитмәс, егылып төшүдән курыккан баладай, чытырдап ябышкан иде ул.
Шагыйрьнең йөзен күрсәгез иде бу минутта! Башын чак кына кыйшайтып, бер ноктага карап тынган. Күзендә — рәнҗүле моңсулык. Шул ук вакытта йөзендә сикәлтәсез тигез хәрәкәттән канәгатьләнү, күңел тынычлыгын  да  шәйләргә  мөмкин.
Ни уйлый, нәрсә кичерә икән ул бу минутта?
Ихтимал, гомеренең таңында, Шәрифә карчыкның бозлы бусагасына басып, ишек ача алмый дер-дер калтырап торганы, яисә капка астыннан шуып чыгып, әнисенең җеназасы артыннан елап йөгергәне, яки инде Латифа әбисенең күз карашыннан куырылып, кашыкка сузылырга кыймый утыруы берәм-берәм аның зиһененнән  кичкәндер.
Бәлки, Ташаякның моннан унбиш-уналты ел элеккеге күренеше күз алдында җанлангандыр.
Менә, яланаяк булса да, чиккән матур кәләпүш кигән Габдулланы әнисе ярминкә эченнән җитәкләп бара. Малай хәйран. Аның зур ачылган күзләре нәрсәгә тукталырга белми. Гомердә исемен дә ишетмәгән маллар дисеңме, гаҗәеп төрле киенгән кешеләр дисеңме, һәркайсы җәннәт ләззәте вәгъдә иткән күңел ачу урыннары  дисеңме.
Уенчыкның яисә татлы ашамлыкның ниндиләре генә юк! Боларны сатучыларда гына түгел, Габдулла кебек үк кечкенә малайлар кулында да күрергә мөмкин. Әнә шәм кебек төз чуклы конфет тоткан берсе калай быргы кычкырта. Икенчесе уенчык ат кочаклаган килеш күзен кыса-кыса маруз ашый.
Менә хәзер Габдулла да рәхәткә тиенәчәк. Аның да быргысы булачак, ул да маруз ашаячак, аның да кулына чуклы конфет килеп керәчәк. Әнисе аны Ташаякка тикмәгә генә алып килмәде ич. Әле ул карап йөри, эзли, сайлый: Габдуллага дигән быргы теге малайныкы ише генә булмасын, чуклы конфетның да озынрагы, марузның да зуррагы  булсын.
Карусель янына килеп чыккач, Габдулла быргыны да, марузны да оныта. Үзен дөл-дөлгә атланган Гали батыр итеп хис итү рәхәте янында тегеләр нәрсә!
Менә хәзер карусель туктар да әнисе аны күтәреп атка   атландырыр,   китәр  очып  Габдулла.
Әмма алай булмады. Карусель бер туктады, ике туктады, Габдулла һаман, үзе кебек, кеше бәхетенә кызыгып тора торган акчасыз малайлар төркемендә кала бирде…
Аннан соң инде барысы да җимерелеп төште: әнисе аны өстерәп диярлек бу төштән алып китте. Габдулла, карусель күздән югалганчы, артына карый-карый барды…
Шулай итеп, чуклы конфетның татылмаган тәме, самокатның насыйп булмаган рәхәте аның кечкенә йөрәгенә яра ясап калдыра.
…Карусель туктады, халык төшә башлады.
—    Габдулла  әфәнде,  килеп җиттек!
Тукай, сискәнеп, Хәбиргә таба борылды. Тегесе утыргычыннан төшкән, таягын уйната-уйната карусель тирәли тотылган тәбәнәк койма янында басып тора иде. Габдулла аттан төште дә Хәбиргә таба бара башлады. Аннары, нәрсәсендер оныткан кебек кире борылып, яңадан аты янына китте.
—    Тагы  бер  әйләнәм.
Карусель тагын йөзеп китте. Шагыйрьнең кыяфәте баягыдай булса да, бу юлы инде ул ат өстендә иркенрәк утыра, йөзе дә яктыра төшкән кебек.
Карусель  туктап, Тукай  аттан  төшкәч,  Хәбир:
— Үч кайттымы, Габдулла әфәнде? — дип  сорады.
— Ул үчне кайтарып бетерү өчен, мелла Хәбир…
Шагыйрь әйтеп бетермәде: аның игътибарын койма янында өелешеп торган малайлар төркеме үзенә тарткан иде. йа ходай, нәкъ моннан унбиш ел элеккеге кебек! Кайсының калак сөяге, кайсының корсагы ялтырап күренә. Чебиләгән аяклар. Авызлар ярым ачылган, күзләр карусельдәге бәхетле балаларга төбәлгән.
Тукай ашыгып кесәләрен актарырга кереште. Ике көмеш һәм өч-дүрт бакырдан башка акча калмаган иде.
— Хәбир, бер кочак чуклы конфет!
— Габдулла әфәнде… Пирәшләргә булган идек бит.
— Бар  инде!
Хәбир киткәч, Габдулла балалар янына килде.
— Әйләнәсегез  киләме, егетләр?
Малайлар ятсынып Тукайга карадылар. Кайберсе, ул-бу була калса томылып очарга дип, табаннарын җайлап куйды.
– Нәрсә, акча юк дисезме? Бар ул акча! – Тукай Хәбирчә итеп күкрәгенә сугып куйды.
– Үзем түлим.
Малайлар ышанырга да, ышанмаска да белмичә, бер-берсенә карангалап, тик кенә торалар иде.
— Я! — диде  Тукай. — Атланыгыз  аргамакларга!
Малайлар, кинәт кубып, этешә-төртешә ихата эченә ташландылар. Мыеклы кеше аларның юлын бүлде:
— Куда! Куда! Назад!
— Тимәгез, үзем түлим,— диде Тукай. Мыек шагыйрьне башыннан аягына кадәр күздән кичерде дә башын  чайкап  куйды.
— Ничәү?
Габдулла, билгеле, санамаган иде.
— Егерме.
Акча җитмәде. Билет сатучы мыегын тырпайта башлаган иде, Тукай:
— Хәзер иптәш килеп җитә, тутырыр,— диде.
Ул арада ике кулына да учы җиткән кадәр чуклы конфет тотып, Хәбир әйләнеп кайтты. Тукай мыекка ымлап:
— Түлә калганын,— диде дә, конфетны алып үзенең «пассажир»ларына өләшә башлады. Балалар бу яхшы абыйга күнегеп өлгергәннәр иде булса кирәк, шагыйрьнең бу эшен табигый хәлгә юрап, конфетны тартынмый-нитми алдылар.
Гармонь чинап җибәрде, барабан гөрселди башлады, карусель җай гына кузгалды да авызлары колакка җиткән малайларны йөздереп алып китте. Тукай саубуллашкандай фуражкасын салып болгады. Ләкин аның кулыннан берничә минутлык бәхет алган балалар аңа карамыйлар, аны онытканнар иде инде… Шагыйрьнең моңа хәтере калмады, билгеле. Үзе дә шулар кебек булмаганмыни  ул?
Тукай кызып әйләнә торган карусельгә тагын бер күз ташлады да кузгалып китте. Бераз дәшми бардылар. Аннары Хәбир акрын  гына әйтеп куйды:
—    Пирәш  очты.
Тукай, корт чаккандай, ялт ител Хәбиргә борылды һәм ниндидер сәер ут кабынган күзләре белән яндырып карады.
– Пирәш тә пирәш!  Пирәштәмени хикмәт!
– Болай гына әйтәм, Габдулла әфәнде… Сабыйлык үче  кайту үзе  ни  тора.
– Кайтмады  ул үч.
– Тагын киләсең,  димәк?
—    Берни дә төшенмәдеңмени  соң, мелла Хәбир? Өлешсез калган сабыйларның үчен кем кайтарыр? Үзләре? Үскәч?  Карусельдә әйләнепме? Юк, Хәбир, алай үч кайтару кирәк булмасын өчен, дөньясын әйләндерергә  кирәк, беләсеңме, дөньясың!    

1961.

 

(Чыганак: Ибраһим Нуруллин. Тукай турында хикәяләр — Казан: Тат.кит.нәшр., 1966).


 

Комментарий язарга


*