Ядкарьләрдә – Тукай рухы Казанның Габдулла Тукай әдәби музее өлкән фәнни хезмәткәре Ләйсән Медведева татар шагыйре Габдулла Тукайның музей даими экспозициясендә тәкъдим ителгән шәхси әйберләре турында сөйли. Ел саен Габдулла Тукайны (1886-1913) искә алу көнендә Казанның Габдулла Тукай әдәби музеенда "Төп нөсхә көне" үткәрелә. "Ядкарьләрдә — Тукай рухы" дип аталган әлеге чарада музей кунакларына Татарстанның Милли музее, Милли архивы һәм Милли китапханәсе фондларында сакланган Габдулла Тукайның шәхси әйберләре, фотосурәтләре, үзе исән вакытта дөнья күргән китаплары күрсәтелә.