Татар шагыйре Габдулла Тукай әсәрләрен русчага тәрҗемә итүче Венера Думаева-Вәлиеваның күптән түгел Мәскәүдә чираттагы хезмәте дөнья күрде. Бу юлы – немец шагыйре Иоганн Вольфганг фон Гётеның соңгы чор иҗаты белән бәйле танылган шигъри җыентыгы – “Көнбатыш-Көнчыгыш диваны”.
Венера Думаева-Вәлиева рус теленә тәрҗемә итү өчен шагыйрьнең Гамбургта чыккан җыентыгыннан файдаланган: Goethes Werke. Hamburger Ausgabe in 14 Baenden, mit Kommentar und Registe, ausgegeben von Erich Trunz. C.H. Beck, Muenchen. 2008. Bd. 2. Ул әлеге тәрҗемәләрендә немец шагыйре әсәрләрендәге һәр сүзгә, образ һәм басымга игътибар биреп, төгәл тәңгәллеккә ирешергә омтылган.
Мәгълүм булганча, дөнья әдәбиятында Гётеның иҗади мирасы үзенең фәлсәфи эчтәлеге белән кыйммәтле, аны хәтта христиан вәкилләре дә, мөселманнар да үз тарафдары итеп саный. Әгәр шагыйрьнең христианлыкка мөнәсәбәте азмы-күпме аңлаешлы икән, ә аның Коръән сүзләре һәм эчтәлегенә соклануы турында азлар белә. Нәкъ менә Гёте ике – көнбатыш һәм көнчыгыш, христиан һәм ислам цивилизацияләрен, ике менталитетны берләштерергә омтылыш ясый – танылган “Көнбатыш-Көнчыгыш диваны” җыентыгын яза. Бу китапта ул көнбатыш укучысын үзе белән Көнчыгышка сәяхәткә чакыра.
Венера Думаева-Вәлиева 2009 елда да Гёте әсәрләрен русчага тәрҗемә итеп бастырган иде (Мәскәү, “Инсан” нәшрияты), ул китап Россия Язучылар берлегенең “Русь Алтын каләме” премиясе дипломына лаек булды.
Яңа китапта бай белешмә һәм аңлатмалар да китерелә, алар укучыны Россиядә Гётеның иҗади мирасын өйрәнгән күпсанлы фәнни тикшеренүләр белән таныштыра.