Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле татар хор
культурасын һәм СССР халыкларының музыкаль иҗатын актив
пропагандалаганы өчен 1960 елда Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек
була.
Татарстанның Дәүләт җыр һәм бию ансамбле Татарстан Хөкүмәте
карары белән 1937 елда Татар дәүләт филармониясе карамагында оештырыла.
Җыр һәм бию ансамбле Туниста узган Карфаген фольклор фестивале,
Франциядәге 43–нче Интернациональ фестиваль лауреаты.
Инде 70 елдан артык ансамбль халыкларның милли мәдәният, сәнгать
хәзинәләрен иҗади үзләштереп, заманча вокаль-хореографик сәхнә
әсәрләрен тамашачыларга җиткерә. Ансамбльнең иҗади йөзен формалаштыру
татар профессиональ мәдәниятен үстерү мохитендә, күренекле
фольклорчылар, композиторлар, балетмейстерлар, рәссамнар, язучылар
белән тыгыз элемтәдә барды. Күп гасырлар яшәп килгән музыка, җыр, бию,
һәм әкият, бәетләргә нигезләнеп тудырылган чын нәфис вокаль-хореографик
композицияләр ансамбльнең әле дә сыналган юлдашлары булып тора. Дәртле,
рухи эчтәлекле бәйрәмнәре – «Сабан туе», «Каз өмәсе», яшьләрнең кышкы
кичәләре, җыр, бию, кул эшләрен башкару җыены – «Аулак өй», туйларга,
дини бәйрәмнәргә багышланган мәҗлес–тамашалары замана таләпләренә җавап
бирә. Милли фольклорга нигезләп тудырылган җырлар, биюләр һәм күмәк
уеннар профессиональ югарылыкта башкарыла. Яңартылган программада
тамашачыга әле күрсәтелмәгән милли мәдәниятны берләштергән һәм илнең
аерым регионнарында яшәүче татарларның тормыш, көнкүрешен чагылдыра
торган биюләр күп урын ала. Программада матур бизәкле, күңелгә дәрт
бирүче номерлар күп урын алып тора. Мәсәлән: “Уфа татарлары биюе”,
“Нижгар татар-мишәрләре биюе”, “Пермь татарлары биюе”, “Пиалалар белән
бию”, Самара, Оренбург, Ногайбек татарларының фольклоры һ. б.
Артисларның өс-баш киемнәре сокландырырлык. Алар милли зиннәтләр белән
бизәлгәннәр.
Ансамбльнең репертуарында шулай ук җир шарының төрле илләре
мәдәниятыннан алынган кызыклы җыр һәм биюләр күп. Менә алар: «Ирландия
халык биюе», «Боливия кичләре», грек биюе «Эллада Фрескалары», «Испания
«фламенкосы», аргентина көтүчеләре биюе «Гаучо». Италия, Япония,
Мексика музыкаль мотивларыннан да чыгышлар бар.