ТАТ РУС ENG

Вахитов Габделхәй Каюм улы (Хәй Вахит) – драматург

Вахитов Габделхәй Каюм улы (Хәй Вахит) – драматург, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында куелган «Беренче мәхәббәт» драмасы өчен 1960 елда Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек була.


07-12-23-06-H_VahitХәй Вахит
(1918-1978)

Драматург һәм шагыйрь Хәй Вахит (Габделхәй Каюм улы Вахитов) 1918 елның 20 декабрендә элекке Казан губернасының Казан өязе (хәзерге Татарстан Республикасының Биектау районы) Мәмдәл авылында урта хәлле крәстиян гаиләсендә туа. 1934 елда җидееллык мәктәпне тәмамлагач, Казанга килеп, театр техникумына укырга керә. Ләкин ике елдан соң техникум ябылу сәбәпле укуын өзәргә мәҗбүр булып, хәзерге Чистай районының Яңа Роман авылына укытучы булып эшләргә килә, аннары, янә Казанга кайтып, 1937-1940 елларда музыка училищесында укый. Училищены тәмамлап, бераз вакыт Республика җыр-бию ансамблендә җырчы булып эшләгәннән соң, Х.Вахит армиягә алына. Ул башта Совет Армиясе җыр-бию ансамблендә җырчы булып хезмәт итә, соңыннан, Ватан сугышы башлангач, разведчик-артиллерист сыйфатында Беренче Белоруссия фронтында барган каты сугышларда катнаша, совет гаскәрләре белән бергә Польша җирләренә хәтле сугышчан юл уза.

1945 елның ноябрендә гаскәри хезмәттән кайтып, Х.Вахит Казан дәүләт консерваториясенең теория-тарих факультетына укырга керә һәм аны 1951 елда тәмамлап чыга. 1956-1958 елларда Мәскәүдә СССР Язучылар берлеге каршындагы Югары әдәби курсларда белем ала. Шул вакыттан алын гомеренең соңгы көннәренә кадәр профессионал язучы сыйфатында фәкать әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә.

Х.Вахит сугышка кадәр үк яза башлый. 1938 елда аның берьюлы ике әсәре — «Соры кортлар» исемле пьесасы һәм «Дулкыннар» дигән шигырьләр җыентыгы басылып чыга, «Канлы куллар» дигән пьесасы исә 1939 елда Минзәлә колхоз-совхоз театры репертуарына кертелеп, сәхнәдә уйнала. Х.Вахит бу елларда шулай ук балалар өчен шигырьләр һәм халык иҗаты әсәрләренә нигезләнеп озын-озын поэмалар да яза («Әкиятләр» җыентыгы, 1940). Балалар әдәбиятына игътибар әдипнең сугыштан соңгы иҗатында да берникадәр вакыт дәвам итә: илленче-алтмышынчы елларда аның кече һәм урта яшьтәге мәктәп балалары өчен язылган шигырьләре, поэмалары тупланган «Безнең авылда» (1951), «Якты юллар» (1953), «Наратлыдан Каенсарга» (1961), «Минем танышларым» (1969) исемле җыентыклары нәшер ителә.

Ләкин Хәй Вахитны талантлы каләм остасы итеп таныткан жанр драматургиядер. Илленче елларның ахырларыннан башлап ул үзенең иҗади көчен тулысынча диярлек шушы жанрга багышлый һәм үз заманының әхлакый проблемаларын үзәккә алып, кешеләр арасындагы, бигрәк тә үз көчләренә таянып, тормышта үз урынын табарга омтылган яшьләр белән өлкән буын арасындагы катлаулы мөнәсәбәтләрне, мәхәббәт темаларын реаль тормыш материалы җирлегендә үтемле, мавыктыргыч итеп яктырткан драма һәм комедияләрен мәйданга чыгара. Аның «Беренче мәхәббәт» (1960), «Рәхим итегез!» (1961), «Кайда соң син?» (1963), «Карлыгач канат кага» (1965), «Соңгы хат» (1966), «Күк капусы ачылса» (1967), «Туй алдыннан» (1969), «Мәхәббәтең чын булса» (1972), «Давыл» (1973), «Ике килен-килендәш» (1976), «Ялгышасың, Нәзирә!» (1976), «Оныта алмасаң нишләрсең» (1977) кебек пьесалары алтмышынчы-җитмешенче еллардагы татар театрлары репертуарының төп исемлегендә йөреп, шул чор татар драматургиясенең, театр сәнгатенең олы бер казанышы буларак тәкъдир ителә. Болардан бигрәк тә «Беренче мәхәббәт» драмасы һәм «Күк капусы ачылса» водевиль-комедиясе зур уңыш казана. Алар, ил күләмендәге аренага чыгып, дистәләрчә милли театрлар тарафыннан сәхнәләштерелә һәм тамашачыларның ихлас мәхәббәтен яулый. 1960 елда «Беренче мәхәббәт» драмасы буенча Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә куелган спектакль өчен әсәрнең авторы Х.Вахит һәм режиссеры Р.Бикчәнтәев Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.

Х.Вахит опера либреттолары һәм музыкаль комедияләр авторы буларак та билгеле. Аның «Самат» (1957, Х.Вәлиуллин музыкасы), «Дим буенда» (1965, Х.Вәлиуллин музыкасы), «Җиһангир» (1976, Р.Гобәйдуллин музыкасы) операларына язган либреттолары һәм «Мәхәббәт җыры» (1971, С.Садыйкова һәм Р.Гобәйдуллин музыкасы), «Кияүләр» (1972, С.Садыйкова һәм Р.Гобәйдуллин музыкасы) исемле музыкаль комедияләре бар.

Татар драматургиясен һәм татар театр сәнгатен үстерүдәге хезмәтләре өчен Хәй Вахитка 1968 елда Татарстанның, ә 1978 елда «Россия Федерациясенең атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исемнәр бирелә.

X.Вахитның яшьлек романтикасы, йомшак юмор, лиризм белән өртелгән, композицион яктан оста корылган, кызыклы, гыйбрәтле сюжетлы, халыкчан сурәт һәм образларга бай телле әсәрләре берничә буын театр тамашачысының рухи ихтыяҗына хезмәт итте һәм хәзер дә, театр сәхнәләрендә бик еш уйналып, эмоциональ һәм тәрбияви көчендә халыкка хезмәтен дәвам иттерә.

Ул 1978 елның 7 июлендә Казанда вафат була.

Х.Вахит — 1956 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

 

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Яшерен эзләр: драма һәм скетчлар. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1958. — 124 б. — 7000 д.
Беренче мәхәббәт: драма. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1962. — 94 б. — 10000 д.
Рәхим итегез!: лирик комедия. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1963. — 75 б. — 9000 д.
Кайда соң син? (Чакыру җыры): лирик поэма. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1964. — 95 б. — 8000 д.
Карлыгач канат кага: комедия. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1965. — 92 б. — 7000 д.
Беренче мәхәббәт: пьесалар, скетчлар / кереш сүз авт. М.Хөсәен. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1968. — 368 б. — 10000 д.
Күк капусы ачылса: пьесалар. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1973. — 168 б. — 10000 д.
Мәхәббәтең чын булса: пьесалар. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1976. — 144 б. — 8000 д.
Яшьлек юллары: пьесалар / ахыр мәкалә авт. А.Әхмәдуллин. — Казан: Татар кит. нәшр., 1978. — 488 б. — 14000 д.
Пьесалар. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1984. — 192 б. — 9000 д.

 * * *

В нашей деревне: стихи / пер. с татар. — Казань: Таткнигоиздат, 1954. — 64 с, – 10000 экз.
Весна идет: стихи / пер. с татар. М.Полякова. — М.: Детгиз, 1954. — 64 с. – 20000 экз.
Если любовь настоящая: пьесы / пер. с татар. — М.: Сов. писатель, 1979, – 400 с. — 15000 экз.

 

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Гыймранова Д. «Мәхәббәтең чын булса» // Соц. Татарстан. — 1973. — 1 февр.
Гыйззәт Б. Хәй Вахит һәм аның геройлары // Казан утлары. — 1978. – №12. — 150-156 б.
Әхмәдуллин А. Драматургның үсү юлы // А.Әхмәдуллин. Сәхнә әдәбияты һәм тормыш. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1980. — 202-220 б.
Арсланов Г. Кеше булу җиңелме? // Соц. Татарстан. — 1983. — 13 март.
Шәкүров С. Олы талант // Соц. Татарстан. — 1988. — 20 дек.
Әхмәдуллин А. Драматург Хәй Вахит // Мирас. — 1997. — № 12. — 29–36 б.
Габдуллина Г. Хәй Вахит драмаларында уңай герой һәм аның күңел дөньясы // Милли мәдәният. — 2002. — № 2. — 72-74 б.

 ***

Кумысников Х. Он поет молодость // Сов. Татария. — 1968. — 20 сент.
Махмутов Х. В почетном ряду // Сов. Татария. — 1978. — 19 дек.

 

(Чыганак: Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек: 2 томда: 1 том / төз. Р.Н.Даутов, Р.Ф.Рахмани. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2009. – 751 б.)

Комментарий язарга


*