Афзалов Гамил Гыймазетдин улы (Гамил Афзал) – шагыйрь, "Айлы кичләр" шигырьләр җыентыгы, "Борылам да карыйм" дигән шигырьләр циклы өчен 1977 елда Г.Тукай исемендәге ТР Дәүләт бүләгенә лаек була.
Гамил Афзал
(1921-2003)
Татарстан Республикасының халык шагыйре Гамил Афзал (Гамил Гыймазетдин улы Афзалов) 1921 елның 23 маенда Татарстанның Актаныш районы Такталачык авылында тегермәнче гаиләсендә туа. Крәстиян хуҗалыкларын күмәкләштерү чорында аның әтисе, гаиләсен ияртеп, Магнитогорск шәһәренә төзелешкә күчеп китәргә мәҗбүр була. Туган авылы мәктәбендә беренче сыйныфны бетереп килгән кечкенә Гамил 1931 елда тезелештә эшләүче татар эшчеләренең балалары өчен ачылган барак-мәктәптә укуын дәвам иттерә, аннары Магнитогорск шәһәренең 35 нче номерлы җидееллык татар мәктәбендә укый. Мәктәптә укыган елларында әдәбият белән нык кызыксына, Г.Тукай, Һ.Такташ шигырьләре тәэсирендә үзе дә каләм тибрәтә башлый. 1937 елда Баку шәһәрендә нәшер ителә торган «Баку эшчесе» газетасында аның «Магнитогорск» дигән беренче шигыре басылып чыга.
Шул ук елда Гамил Афзал Троицк шәһәрендәге татар педагогия техникумына укырга керә. Ләкин беренче курсны тәмамлагач, каты авырып китеп, укуын ташларга мәҗбүр була. Шактый озак вакыт хастаханәдә дәваланып ята, аннан терелеп чыккач, янәдән укырга керү мөмкинлеген тапмыйча, эшкә урнашырга карар кыла. 1940-1949 елларда ул Магнитогорскидагы Металлургия комбинатының механика цехында кара эшче, слесарь, сцепщик-такслажчы, строгальщик булып эшли. Кыен-авыр еллар булуына карамастан, әдәби иҗат эшен дә онытмый; шигырьләр язуын дәвам иттерә, эшче яшьләрдән драма түгәрәге төзеп, шәһәр клубларында, җәйге эстрада сәхнәләрендә, мәдәният сарайларында спектакльләр, концертлар куеп йөри, әдәбият-сәнгать кичәләре оештыра.
1949 елда, янә сәламәтлеге начараю сәбәпле, Г.Афзал заводтагы эшеннән китә, берничә ел тулай торакта комендант, «Большевик» дигән бер промартельдә тегү цехы мөдире булып эшли, аннары, аягын паралич сугып, тагы хастаханәгә эләгә. 1954 елның язында ул «II группа инвалид» дигән язу тотып хастаханәдән чыга. Гамил Афзал алдына үзенең киләчәк тормышын ничек кору турында четерекле мәсьәлә килеп баса. Озак уйланулардан соң ул, ниһаять, Башкортстан якларына — апасы белән җизнәсе янына кайтырга карар кыла.
Башкортстанның Калтасы районы Шәрип һәм Заболотский авылларында яшәгән еллар (1954-1964) Г.Афзалның физик һәм рухи яктан терелүе-ныгуы өчен дә, иҗатының яңача ачылып китүе өчен дә ифрат шифалы тәэсир ясый. Табигать кочагына сыенып утырган, саф һавалы, урманлы, сандугачлы авыл, аның көндәлек мәшәкатьләр белән көн күрүче, садә күңелле, җөмлә саен мәкаль-әйтем, тапкыр, образлы сүзләр кушып сөйли торган җор телле халкы шагыйрьнең рухи дөньясын бөтенләй яңа төсмерләр, шигъри иҗатының эчтәлеген тормышчан кеше типлары, көлкеле-сатирик сюжетлар белән баета. Шушы бәрәкәтле мохиттә шагыйрь, үз сүзләре белән әйткәндә, «төннәр буе кич утырып, чумып-йөзеп» шигырь язарга тотына. А.Шамов, С.Хәким кебек өлкән язучылар үзләренең хатлар аша юллаган киңәшләре белән яшь шагыйрьгә даими ярдәм итеп торалар. Озакламый Г.Афзалның балаларга атап язган бер шәлкем шигырьләре республика конкурсында бүләккә лаек була, ә 1957 елда балалар өчен «Кар сулары» һәм 1958 елда зурлар өчен «Вөҗдан сүзе» исемле беренче ике китабы басылып чыга. Халыкчан юмор белән сугарылган, эчтәлеге белән гаҗәеп заманча һәм үзенчәлекле яңгыраган бу шигырьләр укучылар һәм әдәби җәмәгатьчелек тарафыннан татар поэзиясендә бер яңалык булып кабул ителә. Шуннан соң шагыйрьнең бер-бер артлы шигырь җыентыклары басыла башлый, ул тиз арада халык арасында зур популярлык казанып өлгерә.
Илленче-алтмышынчы елларда Г.Афзал башлыча юмор-сатира жанрында активрак эшли, җитмешенче еллардан башлап исә аның иҗатында фәлсәфи лирика өстенлек ала башлый. Шулай ук ул юмористик һәм сатирик рухта язылган хикәяләре белән дә таныла.
1965 елдан Г.Афзал Әлмәт шәһәрендә яши башлый.
1957-2000 еллар арасында Г.Афзалның өч дистәдән артык китабы дөнья күрә. 1977 елда «Айлы кичләр» шигъри җыентыгы һәм «Борылам да карыйм…» циклына кергән шигырьләре өчен ул Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була. Татар әдәбиятын үстерү өлкәсендәге хезмәт уңышлары өчен «Почет Билгесе» ордены белән (1981) бүләкләнә, 1992 елда исә Татарстан Президенты М.Ш.Шәймиев Указы белән аңа «Татарстан Республикасының халык шагыйре» дигән шәрәфле исем бирелә. Ул шулай ук Әлмәт Язучылар оешмасының Р.Төхфәтуллин исемендәге һәм Чаллыдагы «Аргамак» журналының С.Сөләйманова исемендәге әдәби бүләкләр лауреаты, 1985 елдан Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.
Гамил Афзал 2003 елның 20 августында Әлмәт шәһәрендә вафат була.
Г.Афзал — 1958 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.
Төп басма китаплары
Дөнья матур: шигырьләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1959. — 175 б. — 5000 д.
Өф-өф итеп: сатира-юмор шигырьләре / кереш сүз авт. С.Хәким. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1968. — 187 б. — 7000 д.
Айлы кичләр: шигырьләр / кереш сүз авт. Н.Юзиев. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1977. — 335 б. — 6000 д.
Кышкы озын кичләрдә: хикәяләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1986. — 158 б. — 10500 д.
Шундый-шундый эшләр: юмористик һом сатирик шигырьләр. Казан: Татар. кит. нәшр., 1988. — 223 б. — 10000 д.
Кояшка карап: лирика. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. — 272 б. — 5700 д.
Сайланма әсәрләр: лирик һәм юмористик шигырьләр. — Казан: Татар. кит. нәшр.. 1991. — 400 б. — 3000 д.
Август йолдызлары: лирика, юмор-сатира. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1995. — 207 б. — 3000 д.
Гомер кичүләре: шигырьләр. Казан: Рухият, 2000. — 559 б. — 2000 д.
Туган як моңнары: лирика, юмор, сатира. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2001. — 287 б. —3000 д.
Сайланма әсәрләр: 3 томда. — Казан: Татар, кит. нәшр., 2004. — 3000 д.
1 т.: лирика, юмор, сатира. — 383 б.
2т.: юмор, сатира, лирика, публицистика. – 335 б.
3 т: юмор, сатира, балалар өчен шигырьләр. — 351 б.
Рәхмәт!: лирика, юмор, сатира / төз.-мөх., кереш сүз авт. Л.Шәех. — Казан: Рухият, 2009. — 288 б. — 1500 д.
Күңелем сезнең белән: лирик, юмористик һам сатирик шигырьләр. — Өфө: Китап, 1995. — 272 б. — 2000 д. (Башкорт телендә.)
В строю: стихотворения / пер. с татар. — М.: Сов. писатель, 1960. — 107 с. — 2000 экз.
Бессонной ночью: стихи / пер. с татар. А.Кафанова и А.Зайца. — М.: Сов. писатель, 1966. — 68 с. — 10000 экз.
Иҗаты турында
Хәким С. Мин чәчәкләр җыям // С.Хәким. Үз тавышын белән. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1969. — 201-207 б.
Юзиев Н. Ул матурлык эзли дөньядан // Н.Юзиев. Шигърият дөньясы. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1981. — 255-271 б.
Галиуллин Т. Тау астында салкын чишмә // Т.Галиуллин. Илһам чишмәләре, — Казан: Татар. кит. нәшр., 1968. — 145-151 б.
Фәйзуллин Р. Халыкчан шагыйрь // Р.Фәйзуллин. Сайланма әсәрләр. — 4 том. — Казан: Татар кит. нәшр., 1998. — 87-104 б.
Гаташ Р. Гамь һәм моң илчесе//Казан утлары.—2001. —№5. — 9-116.
Шәех Л. Такталачык үз Афзалын көтә // Татарстан яшьләре. — 2001. — 31 май.
Каюмова Д. Гомер кичүләре // Алабуга нуры. — 2003. — 27 авг.
Юныс М. «Үзе китте, җыры калды…» // Татарстан яшьләре. — 2003. — 25 сент.
Садриев Ф. Йөрәге халык күкрәгендә // Мәйдан. — 2004. — №2. — 139-140 б.
Мирза М. Гомерләр кичкәндә//Мәйдан. — 2004. — №4. — 21-26 б.
Шәех Л. Шагыйрь белән соңгы сөйләшү… // Ялкын. — 2004. — № 5. — 20- 21 б.
Хөрмәтуллина Р. Гамил Афзал әсәрләрендә фразеологизмнарның яңартылып кулланылышы // Милли мәдәният. — 2004. — № 5. — 22-24 б.
Шәех Л. Күңелдә моң-сагыш тирбәлә// Шәһри Казан. — 2004.— 12 июнь.
Вәлиуллин Р. Иман булып калды дөреслек // Әлмәт таңнары. — 2004. — 21 авг.
Шәех Л. «Көлеп калды минем зәңгәр моңым…» // Мәдәни җомга. — 2005. — 25 февр.
Дәүләтов З. Соңгы көннәр хатирәсе // Казан утлары. — 2005. — № 7. — 170-171 б.
Шәех Л. Пәйгамбәргә тиң шагыйрь // Ватаным Татарстан. — 2005. — 26 авг.
Шәех Л. Борылып кайтасы килә!.. // Ялкын. — 2006. — № 6. — 10 б.
(Чыганак: Әдипләребез: Библиографик белешмәлек: 2 томда: 1 том/төз. Р.Н.Даутов, Р.Н.Рахмани. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2009 – 751 б.)