ТАТ РУС ENG

Арсланов Айрат Рифкать улы – нәфис сүз остасы

Арсланов Айрат Рифкать улы — нәфис сүз остасы, "Туган ягым — Татарстан" дигән һ.б. әдәби концерт программалары өчен 1969 елда Г.Тукай исемендәге ТР Дәүләт бүләгенә лаек була.


 

airat_arslanov.jpg
Айрат Арсланов
(1928–2010)

Айрат Арсланов 1928 елның 10 апрелендә Башкортстанның Бүздәк районы Ахун авылында хезмәткәр гаиләсендә дөньяга килә. Аның балачагы һәм үсмер еллары Иске Балтач авылында үтә. Шунда ул урта мәктәптә белем ала. 1945 елда А.Арсланов Казанга килә һәм 1945-1949 елларда театр училищесында укый. Училище егеттә нәфис сүз сәнгатенә булган мәхәббәтне арттыра.
Училищеда укыганда ук радиода диктор була, аннары Татар дәүләт академия театрында эшли; мәшһүр актерлар белән аралаша, аларның фидакяр хезмәте үрнәгендә тәрбияләнә. Театрда эшләгән вакыт А.Арслановка сүзнең кадерен белергә, сүз белән образ тудырырга, сүзнең логик басымын, эмоциональ басымын аныкларга өйрәтә.
Читтән торып А.В.Луначарский исемендәге Мәскәү театр институтын (ГИТИСны) тәмамлый.
1965 елдан алып ул инде Г.Тукай исеменәге Татар дәүләт филармониясендә – эстрада артисты.
Артистның репертуары гаҗәеп бай: Кол Галидән алып бүген яңа канат җилпи башлаган дистәләгән шагыйрьләр һәм әдипләр иҗаты. Г.Тукай, Һ.Такташ, М.Җәлил, Х.Туфан, Ә.Фәйзи, С.Хәким әсәрләренә атап төзелгән махсус программалар. Ул татар әдәбияты белән генә чикләнми, ничәмә-ничә халык вәкиленең шигырен яттан укый.
Айрат Арсланов нәфис сүз осталарының бөтен Россия күләмендә барган конкурсларында бәйге тоткан кеше: ике мәртәбә (1957 һәм 1974 елларда) лауреат титулын, ә В.И.Ленинның тууына 100 ел тулуга карата үткәрелгән конкурста дипломант исемен яулап ала. “Күңелем Ленин белән сөйләшә” һәм “Туган ягым Татарстан” дигән әдәби концерт программалары өчен ул 1969 елны Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек табыла. Шул ук тырышлык, табигый талант аңа 1974 елда Татарстанның халык артисты дигән зур һәм мактаулы исемне дә алып килә. 1978 елда аңа Россия Федерациясенең атказанган артисты, ә 1981 елда Россия Федераиясенең халык артисты дигән мактаулы исем бирелә. 2010 елның 23 апрелендә вафат була.

 


 

Комментарий язарга


*