ТАТ РУС ENG

Нигьмәтҗанов Мәхмүт Нигъмәтҗан улы — музыка белгече

Нигьмәтҗанов Мәхмүт Нигъмәтҗан улы — музыка белгече, "Татар халык җырлары" һәм "Идел буе татарларының халык җырлары" һ. б. хезмәтләре өчен 1985 елда Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.


Мәхмүт Нигъмәтҗанов

Татар халык иҗатын җыю тарихы XIX гасырның беренче яртысында К. Фукс, И. Снегирев, М. Иванов һ. б. дан башлана. XIX гасырның икенче яртысында татар халык иҗатын җыю һәм аларны өйрәнү традициясен татарлардан К. Насыйри башлап җибәрүе мәгълүм. Ә инде халык моңнарын язу, нотага салу эше бары тик XX гасырда (этнограф Рыбаковның схематик язмаларын искә алмасак) С. Габәши тарафыннан башлап җибәрелә. Бу өлкәдә А. Ключарев, А. Эйхенвальд, М. Мозаффаров зур эш башкаралар.
Халык иҗатын җыю һәм фәнни нигездә өйрәнүгә нигез салучы — күренекле фольклорчы Хәмит Ярми була. Гомумән, татар фольклористикасы өлкәсендә, фәнни нигездә халык иҗатын җыю 1940—1950 еллардан соң гына башлануы мәгълүм.
Татар халкының музыкаль фольклорын туплау һәм халыкка җиткерүдә Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, республиканың Г. Тукай бүләге лауреаты, профессор М. Н. Нигъмәтҗанов зур хезмәт куя.
Мәхмүт Нигъмәтҗан улы Нигъмәтҗанов 1930 елда Татарстанның Саба районы Олы Арташ авылында туа. Әнисе Нурҗиһан — күренекле дин мәгърифәтчесе Хаҗи Җәләлетдин кызы, әтисе Нигъмәтҗан — шахтер, тирә-юньдә данлыклы гармунчы була. Мәхмүт бик кечкенәдән әнисенең көйләп китаплар укуын һәм бәет-мөнәҗәтләрнең моң-аһәңнәрен тыңлап, әтисенең гармунда халык көйләрен өздереп уйнавын ишетеп үсә. Аның балалык һәм үсмер еллары дәһшәтле сугыш чорына, туры килә. 11 яшьтән әнисен җирләгән Мәхмүткә тормыш арбасына җигелергә туры килә.
Мәхмүт сугыш елларында Белгород шәһәренең балалар йортына эләгә. Бәхетенә, әнә шунда рояльдә үзлегеннән уйнарга өйрәнә һәм анда оештырылган кичәләрдә, концертларда башкаручыларга кушылып уйный башлый. Ә 1943 елда Мәскәү «Метрострой» заводына гади эшче булып эшкә урнаша. Соңыннан Кадиевка шәһәрендә һөнәр училищесында, ә сугыштан соң Юдино тимер юл училищесын тәмамлап, паровоз машинисты ярдәмчесе булып эшли. Училище оркестрында трубада, тромбонда уйный. Мәскәү тимер юл техникумында укыган чакларында Мәхмүт төрле уен коралларында (фортепиано, труба, тромбон, аккордеон, балалайка, гөслә) уйнарга өйрәнә.
1951 елда Мәхмүт Нигъмәтҗанов Казан университетының физика-математика факультетына укырга керә, ләкин тумыштан бирелгән сәләт аны Казан консерваториясенә китерә. 1953 елда М. Нигъмәтҗанов Казан консерваториясенең композиция теориясе бүлегенә укырга керә.
М. Нигъмәтҗанов, консерваториядә укыган елларында үзенең киләчәктәге төп иҗади юнәлеше: халык иҗатын җыю максатыннан оештырылган экспедицияләрдә катнашып, халык җырларын, борынгы йолаларын, йола белән бәйле музыкаль фольклорын туплау белән кызыксына башлый. Әстерхан, Себер, Урал якларында яшәгән татарларның да, керәшен һәм мишәрләрнең дә музыкаль фольклорын туплауга үзеннән зур өлеш кертә. Галим 3 меңнән артык җыр язып ала, шулар нигезендә татар халык җырлары турында китаплар яза. Аның китаплары, мәкаләләре Россия күләмендәге һәм халыкара конференцияләрдә, симпозиум, форумнарда сөйләгән докладлары чит ил фольклорчыларының игътибарын җәлеп итә. Галим венгр галимнәре белән иҗади элемтә урнаштыра, берничә тапкыр Венгриягә лекцияләр укырга барып кайта.
М. Нигъмәтҗанов — «Идел буе татарлары җырлары», «Музыкаль Татарстан», «Музыка һәм заман», «Аккордеонда уйнарга өйрән», «Татарская народная музыка» китаплары авторы да.
Галим озак еллар СССР Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында эшли, музыка училищесы, педагогия университеты һәм консерваториядә музыка теориясе укыта.

(Чыганак: Сәйфуллин Р. Т. Музыка дәресләре: 5—7 нче сыйныфлар: Укытучылар өчен методик кулланма.— Казан: Мәгариф, 2004.— 183 б.).


 

Комментарий язарга


*